Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Укучыларга әйләнә тирә буенчы тестлар

Укучыларга әйләнә тирә буенчы тестлар


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Игътибарыгызга III сыйныфта “Әйләнә – тирәбездәге дөнья” (Авторы А.А. Плешков) дәреслегендәге темалар буенча йомгаклау тестлары тәгъдим итәм.

Тест №1

Тема : “Дөнья ничек төзелгән”

Максат: Укучыларның тема буенча алган белемнәрен үзләштерү дәрәҗәсен

ачыклау.

1.Терек булмаган табигатькә карый:

А) кеше, хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр, микроблар;

Б) кояш, җир, күк, кеше, кеше кулы белән ясалган әйберләр;

В) кояш, күк, болытлар, җир, ташлар, яңгыр, кар, кеше кулы белән ясалган әйберләр;

2. Терек табигатькә карый:

А) кеше, хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр һәм микроблар;

Б) кояш, җир, күк, кеше, кеше кулы белән ясалган әйберләр;

В) кояш, күк, болытлар, җир, ташлар, яңгыр, кар;

3. Терек табигать терек булмаган табигатьтән түбәндәгеләр белән аерыла:

А) алар сулыйлар, тукланалар, үсәләр, нәсел калдыралар, үләләр;

Б) алар сөйләшәләр, йөгерәләр һәм сикерәләр, көләләр һәм елыйлар,

үсәләр, үләләр;

В) алар үсәләр, әйләнә-тирә табигатьне үзгәртәләр, үләләр;

4. Терек табигатьне саклар өчен кешеләр нәрсә эшлиләр:

А) тыюлыклар төзиләр;

Б) фермалар, көтүлекләр төзиләр;

В) парклар, скверлар төзиләр;

5. Терек табигать белән әйләнә-тирә арасындагы бәйләнешне өйрәнүче фән:

А) биология;

Б) психология;

В) экология;

6. Дәүләт символы булып тора:

А) гимн;

Б) президент;

В) Кремль;

7. Имформацияне сакларга ярдәм итә:

А) күзаллау;

Б) уйлау;

В) хәтер;

8. Илебезнең төп законы:

А) устав;

Б) кодекс;

В) конституция;

9. Россиянең башкаласы:

А) Санк-Петербург;

Б) Нижний Новгород;

В) Мәскәү;

10. Һәрбер дәүләтнең була:

А) үзенең территориясе, дәүләт чикләре, баш шәһәре, дәүләт теле;

Б) үзенең территориясе, милли киемнәре, дәүләт теле, хуҗалыгы;

В) үзенең дәүләт чикләре, милли традицияләре, дәүләт теле, үзенең территориясе;


Тест №2

Тема: “Бу гаҗәеп табигать”

Максат: “Бу гаҗәеп табигать” бүлеге буенча белемнәрен тикшерү.

1.Һава нинди үзлеккә ия?

А) кояш нурларын үткәрә, күк йөзе кебек зәңгәр, тавыш үткәрә, иссез;

Б) үтәкүренмәле, төссез, иссез, җылыны начар үткәрә, җылытканда киңәя, ә суытканда кысыла;

В) исе әйләнә тирәдәге предметларга бәйле, җил белән һавада тузан күтәрелә;

2. Ни өчен һаваның чисталыгын сакларга кирәк?

А) табигать матур булсын өчен;

Б) пычранган һава аркылы предметлар начар күренә;

В) пычранган һава кеше сәламәтлеге өчен зыянлы;

3. Кайсы су әйләнеше чылбыры дөрес бирелгән:

А) болыт-су тамчысы-сулыклар өслеге-суның парга әйләнүе-су пары-

болыт;

Б) болыт-сулыклар өслеге-су тамчылары-су пары-болыт;

В) болыт-су пары-сулыклар өслеге-су памчысы-болыт;

4. Кыяларның җимерелүенә нәрсәләр сәбәпче?

А) җәнлекләр;

Б) үсемлекләр;

В) гөмбәләр һәм микроблар;

5. Туфрак нәрсәләрдән тора?

А) микроблардан, үсемлек тамырларыннан, туфракта яшәгән төрле хайваннардан;

Б) һавадан, судан, черемәдән, комнан, балчыктан һәм тозлардан;

В) һавадан, судан, черемәдән, комнан, балчыктан,тозлардан һәм микроблардан, үсемлек тамырларыннан, туфракта яшәгән төрле хайваннардан;

6. Үсемлекләр турындагы фән:

А) ботаника;

Б) зоология;

В) астрономия;

7. Кайсы туклану чылбыры дөрес төзелгән?

А) нарат-тукран-бөҗәкләр;

Б) суалчаннар-кәбестә-гөберле бака;

В) арыш-тычкан-елан-бөркет;

8. Хайваннар турындагы фән:

А) ботаника;

Б) зоология;

В) экология;

9. Кайсы хайваннар “Кызыл китап”ка кертелгән?

А) тигр, морж, фламинго, бөркет;

Б) сыер, ат, каз, әтәч;

В) дуңгыз, сарык, үрдәк, күркә;

10. Хайваннарны саклау өчен балалар нәрсә эшли алалар?

А) сирәк очрый торган җәнлекләрне өйдә үстерәләр;

Б) табигатьтә үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен үтәү;

В) браконьерларны тоту;


Тест №3

Тема: “Без һәм безнең сәламәтлек”

Максат: Балаларның “Кеше организмы төзелеше” буенча алган белемнәрен гомумиләштерү, үз сәламәтлекләрен кайгыртырга өйрәтү.


1.Организмны белү ни өчен кирәк?

А) сәламәтлек саклау һәм ныгыту өчен;

Б) кеше уйлый, сөйләшә, хезмәт итә белсен өчен;

В) үзенең мөмкинлекләреңне дөрес файдалану өчен;

2. Сызыклар белән тоташтыр:

Күзләр Ис сизү

Колаклар Тәм сизү органы

Борын Күрү органы

Тире Ишетү органы

Тел Тиеп сизү органы

3. Сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен нинди матдәләр кирәкле:

А) Майлар;

Б) Углеводлар;

В) Витаминнар

4. Скелет һәм мускуллар нинди орган системасын тәшкил итә?

А) Ашкайнату;

Б) Кан әйләнеше;

В) Терәк-хәрәкәт;

5. Кан йөрешенә нинди орган йогынты ясый?

А) Үпкәләр;

Б) Йөрәк;

В) Ашказаны;

6. Сәламәтлек өчен нәрсә зыянлы?

А) Саф һавада уеннар;

Б) Аз хәрәкәт итү;

В) Йөзү, чаңгыда йөрү;

7. Йогышлы авырулар түбәндәге юллар белән күчәләр:

А) Һава аркылы;

Б) Азык белән;

В) Су белән;

8. Кайсы матдә кеше организмын җимерә һәм соңгы чиктә үтерә?

А) никотин;

Б) алкоголь;

В) наркотик;

9. Органнар тиешенчә эшләр өчен нәрсә кирәк?

А) кислород;

Б) углекислый газ;

В) азот;

10. Скелет нинди роль уйный?

А) скелет эчке органнарны имгәнүдән саклый;

Б) мускулларны хәрәкәткә китерә;

В) тәннең терәге булып тора;


Тест №4.

Тема: Безнең иминлегебез.

Максат: “Безнең иминлегебез” темасы буенча белемнәрен тикшерү.


1. Сызыклар белән тоташтыр:

01 газ хезмәте;

03 янгын сүндерүчеләр;

  1. ашыгыч ярдәм;


2. Юл аркылы чыкканда нинди булырга кирәк?

А) көчле, кыю, төз;

Б) игътибарлы, сак;

В) акыллы, матур.

3. Автомобиль юлларына велосипед белән ничә яшьтән чыгарга ярый?

А) 10 яшьтән ;

Б) 14 яшьтән;

В) 18 яшьтән;

4. Тыючы билгеләр нинди төстә була?

А) кызыл өчпочмак формасында;

Б) кызыл әйләнә формасында;

В зәңгәр әйләнә формасында;

5. Кызыл өчпочмак эчендә:

А) Тыючы билгеләр;

Б) информацион-күрсәткеч билгеләр;

В) Кисәтүче билгеләр;



6. Трансформатор будкасы нәрсә белән куркыныч?

А) югары көчәнештәге ток;

Б) дусларың бикләп куярга мөмкин;

В) караңгы һәм куркыныч;

7. Яшен вакытында кая яшеренергә кирәк?

А) Биек агач астына;

Б) металл койма янында;

В) коры чокырда;

8. Нәрсә ул экологик иминлек?

А) агулы үсемлекләрдән саклану;

Б) ерткыч хайваннардан саклану;

В) пычранган тирәлекнең зарарлы тәэсиреннән саклану;

9. Зарарлы матдәләр булган азык нәрсәгә йогынты ясый?

А) кешенең кәефенә;

Б) кешенең сәламәтлегенә;

В) кешенең аппетитына;

10. Чистарту станцияләрендә нәрсә кушалар?

А) азот;

Б) хлор;

В) бром;



Тест № 5.

Тема: “Икътисад нәрсәгә өйрәтә?”

Максат: “Икътисад нәрсәгә өйрәтә?” темасы буенча белемнәрен тикшерү.


1. Ихтыяҗларны канәгатьләндеоү өчен кирәкле әйбер-предметлар ничек атала?

А) икътисад;

Б) хезмәт күрсәтү;

В) товарлар;

2. Башка кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен башкарыла торган гамәлләр?

А) экономика;

Б) хезмәт күрсәтү;

В) товарлар;

3. Нәрсә табигый байлыкларга керми?

А) һава;

Б) файдалы казылмалар;

В) эш коралары;

4. Нинди файдалы казылманы шахталардан чыгаралар?

А) ташкүмер;

Б) нефть;

В) торф;

5. Кара ипине нинди бөртекле культурадан пешерәләр?

А) арыштан;

Б) бодайдан;

В) тарыдан;


6. Нәрсә ул бюджет?

А) эш хаклары һәм стипендияләр;

Б) акча;

В) керемнәр һәм чыгымнар;

7. Дәүләт керемнәрне кайдан ала?

А) гражданнарның хезмәт хакларыннан;

Б) оешма һәм фирмаларның доходыннан;

В) граждан һәм оешмалардан җыелган налогтан;

8. Нинди бюджет яхшырак?

А) керемнәр чыгымнардан күбрәк;

Б) керемнәр һәм чыгымнар тигез;

В) керемнәр чыгымнардан азрак;

9. Россиянең акча берәмлеге:

А) сум;

Б) доллар;

В) евро;

10.Бер товар белән икенче товарны турыдан-туры алмаштыру ничек атала?

А) бартер;

Б) сату-алу;

В) бүләк итешү;


Кулланылган әдәбият.

  1. А.А. Плешаков “Әйләнә- тирәбездәге дөнья” 3 сыйныф “Мәгариф” 2008.

  2. О.И. Дмитриева, Т.В. Максимова “Поурочные разработки по курсу окружающий мир” Москва “Вако” 2007.

  3. Е.И. Тихомирова “Тесты по предмету “Окружающий мир”” Издательство “Экзамен” Москва 2007














57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 23.08.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров687
Номер материала ДA-012623
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх