Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү өчен яңа технологияләр куллану
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) в соответствии с ФГОС" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 224 курсов со скидкой 40%

Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү өчен яңа технологияләр куллану

библиотека
материалов

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧҮПРӘЛЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БЕРЕНЧЕ НОМЕРЛЫ ИСКЕ ЧҮПРӘЛЕ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ










Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр кулланып, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү









1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яруллина Флера Миннәтулла кызының эш тәҗрибәсеннән.

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел ярдәмендә кешенең һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Тел шулай ук шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Нәкъ менә шул башка милләт мәдәнияте белән “бәрелеш, каршылык” рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларга яхшы таныш та инде.

Рус телле балаларга татар телен өйрәнү чит телне өйрәнү кебек үк. Ә чит телгә өйрәтү тарихы 100 еллар белән исәпләнә. Шул исәптән укыту методикасы да күп тапкырлар алышынды: басым әле укуга, әле тәрҗемә итүгә, әле аудированиегә, әле бөтенесен бергә кушуга ясалды. Бөтен методлар арасында үзенең гадилеге һәм эффектив булуы белән игътибарны җәлеп итеп торганы шул телдә аралашу методы. Фәнни телдә әйтсәк, коммуникатив укыту технологиясе.


Коммуникатив укыту технологиясе

Коммуникатив укыту технологиясенең нигезен аралашу тәшкил итә. Аралашу- чит телгә өйрәтүче бөтен интенсив курсларның асылында ята.

Коммуникатив технология нәрсәсе белән үзенчәлекле соң? Шул якларын карап үтик:

шәхескә юнәлеше ягыннан: мәгълүмати;

эчтәлек характеры һәм төзелеше буенча: өйрәтүче, гомумбелем бирүче, гуманлы;

идарә итү тибы буенча: заманча традицион укыту;

оештыру формалары: бөтен төр форма булырга мөмкин;

балага якын килү: хезмәттәшлек;

өстенлекле метод: диалогик+уен;

модернизацияләү юнәлеше буенча: укучылар эшчәнлеген активлаштыру.

Максатчан юнәлешләр:

- аралашу ярдәмендә икенче бер чит телдә аралашырга өйрәтү;

- шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен үзләштерү.


Рус телендә сөйләшүче балалар татар теле һәм әдәбияты аша мәдәни компетенциягә ия булсыннар өчен, түбәндәге эш төрләре тәкъдим ителә.

1) Өйрәнелә торган телдә сөйләшүчеләрнең милли-мәдәни үзенчәлекләрен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә торган татар әдәбияты үрнәкләре – әдәби текстлардан алынган өзекләр белән танышу.

2) Татар халкының мәдәни казанышлары, күренекле шәхесләре турындагы уку текстлары.

3) “Сез беләсезме?” рубрикасы кысаларында аерым сүзләрнең, кеше исемнәренең этимологиясе турында кыскача белешмә бирү.

4) Җанлы сөйләшү үрнәкләре. Алар , бер яктан, укучыларны татар телендә кабул ителгән сөйләм этикеты калыплары белән таныштыра, икенче яктан, аларны гамәли үзләштерергә һәм аралашуда куллануга этәрә.

5) Халык авыз иҗаты үрнәкләре. Алар белән эшләү ике этапка аерыла:

- Халык авыз иҗаты үрнәкләрен тәрҗемә итү һәм алар нигезендә тел күнегүләрен эшләү. Бу төр күнегүләр аша укучылар, бер яктан татар мәдәнияте белән таныша, яңа лексик берәмлекләрне үзләштерә, икенче яктан, тел һәм тәрҗемә итү күнегүләрен дөрес башкарырга күнегә.Мәсәлән, “Җөмләләрне сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итегез”, “Татар халык мәкальләрен тәрҗемә итегез, ия белән хәбәрне табып әйтегез”, “Мәкальләрне укыгыз, иярченле кушма җөмләгә мисал китерегез” һ.б. Шуны да истә тотарга кирәк: бу төр күнегүләр белән эш иткәндә, укучыларның грамматик күнекмәләрен активлаштыру белән беррәттән, кызыклы мәкаль-әйтемнәрне, җор сүзләрне, сынамышларны истә калдыруга да игътибарны арттыру кирәк. Шуңа күрә тел күнегүләре бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән биремнәр белән чиратлашырга тиеш. Мәсәлән, “Мәкальне кулланып, диалог төзегез”.

- Халык авыз иҗатының мәгънәсенә төшендерү күнегүләре. Нәкъ менә шундый күнегүләр мәдәни компетенцияне формалаштырырга ярдәм итә. Мәсәлән, “Татар һәм рус мәкальләрен туры китереп языгыз”, “Бер мәкальнең эчтәлеге буенча кечкенә хикәя языгыз”һ.б.

Бу алда санап кителгән эш төрләре түбәндәге алымнар ярдәмендә тормышка ашырыла алалар: диалог, сорау-җавап, уен, рольле уен , әңгәмә .

Коммуникатив компетенция – күнекмәләрне булдырудан гыйбарәт. Яшь үзенчәлекләрен, укучының тоткан статусын, әңгәмәдәшнең үзенчәлеген исәпкә алып иптәшлеге, танышлыгы ягыннан төрле әңгәмәдәш белән контактка керә белү. Аралашуның кагыйдәләрен һәм нормаларын бозмыйча, невербаль (кул хәрәкәтләре, мимика) чаралар кулланып, монологик һәм диалогик формаларда аралаша белү.

Бу урында өстәп тагын шуны әйтергә кирәк, әңгәмәдәшеңне сабырлык белән тыңлый белү, үз фикереңне әдәпле рәвештә җиткерә белү, аргументлаштыра белү, үз фикереңдә тора белү, аралашуның уңышлылыгына бәя бирүдән гыйбарәт.

Балада коммуникатив компетенция яки дөрес сөйләшергә өйрәтү - бик дәвамлы эш: һәр дәрестә, тәнәфестә, өйдә, төрле сыйныфтан тыш чараларда, кыскасы һәрвакыт бара торган эш.

Татар теле дәресләрендә төп максатыбыз - укучыларны мөстәкыйль рәвештә ижади фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, образлы,логик яктан эзлекле һәм төгәл сөйләүгә әзерләү.


Рус телле укучылар коммуникатив технлогия нигезендә үткәрелгән дәресләрдә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешергә тиешләр:

төрле төрдəге тыңлап аңлау күнегүлəрен үти белү;

сүзлəрне, җөмлəлəрне аңлап тəрҗемə итə белү; тəкъдим ителгəн

текстны тыңлап, эчтəлеге буенча сорау бирə, сорауларга җавапбирə белү;

аутентик яки адаптациялəнгəн əдəби əсəрлəрдəн өзеклəрне, инфор-

мацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мəкалəлəрне

тыңлап аңлап, эчтəлеге буенча фикереңне əйтə, аралашуга чыга белү;

сыйныфташларыңның сөйлəмен тыңлап аңлау һəм аларга үз фи-

кереңне аңлата белү, алар белəн əңгəмə кору, əңгəмəдə катнаша белү.

Диалогик сөйлəм үсерү өчен

сорау, җавап, килеш(мə)ү, шиклəнү һəмбашка репликаларныдөрес

кулланып əңгəмə кору, сөйлəшə белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һəм яңадан башлый белү;

парда, төркемдə сөйлəшү барышында үзфикереңне аңлата, раслый,

дəлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйлəм бары-

шын ачыклый белү;

терəк схемалар кулланып, ситуация буенча əңгəмə кора белү;

татар сөйлəм этикеты үрнəклəреннəн урынлы файдаланып əңгəмə

кору, сөйлəшə белү.

Монологик сөйлəмгә ирешү өчен

тəкъдим ителгəн темалар буенча тиешле эзлеклелектə

текст төзи һəм аның эчтəлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягə үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны

хəбəр итə белү;

монологик сөйлəмдə кереш, эндəш сүзлəрне кулланып, орфоэпик

һəм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгəлҗиткерə белү;

өйрəнгəн текстны үз сүзлəрең белəн сөйлəп бирə белү;

өйрəнгəн шигырьлəрне яттан сəнгатьле сөйли белү.





hello_html_5beeb7e2.jpghello_html_46045e03.jpg




hello_html_m44614eda.jpg






Сөйләм культурасын формалаштыру


Сөйләм культурасын формалаштыру дәресләрендә төрле күләмдә һәм төрле алымнар куллану яхшы куренеш. Шулай эшләгәндә генә укучыларда тел культурасын тәрбияләп була, чөнки укучылар мәктәптән дөрес сөйләргә өйрәнеп,оста сөйләшерлек дәрәҗәдә эзерләнеп чыгарга тиешләр.Татар теле укытучысының һәр дәресе шушы максатны тормышка ашыру юнәлешендэ булырга тиеш дип саныйм.

Хәзерге программаларда, методика китапларында һәм мәкаләләрдә татар теле һәм уку дәресләрендә сөйләм үстерү сүзләрне әдәби дөрес әйтү өстендә, сүз, җөмлә, сөйләм культурасын формалаштыру өстендә эшләү дип, киң мәгънәдә аңлатыла. Сөйләм үстерү логик фикерләү сәләтен үстерү белән дә тыгыз бәйләнә.

Грамматик, пунктуацион һәм орфографик яктан дөрес булган, тирән эчтәлекле итеп логик дөрес төзелгән сөйләм генә камилләшкән сөйләм булып санала.Фикерләү сәләте һәм сөйләм осталыгы үсү уку, грамматика һәм дөрес язу дәресләре белән табигый үрелеп бара.

Татар теле дәресләрендә сөйләм культурасын формалаштыру өчен, дәреслекләрдә бирелгэн төрле күнегүләр, мөстәкыйль эшләр үткәрү өстенә тагын түбәндәге эшләрне дә тәкъдим итәбез:

1) картина яки төрле фильмнар, презентацияләр күрсәтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү һәм соңыннан инша яздыру, яисә изложение өчен алынган текстны аудиоязмадан тыңлап, аның эчтәлеген сөйләтү, соныннан аны яздыру. Бу алым укучыларны ижади эшкә өйрәтә.

2) чыгыш ясарга өйрәтү. Моның өчен укучылар чыгышның планын төзиләр, аннары аны язалар, презентация ясыйлар. Язган текстны укучы элек үзалдына сөйләп карый, соңыннан аны кычкырып сөйли. Болай эшләгәндә, ул үзенең тавышын, интонациясен ишетә, ялгышларын сизә һәм аны төзәтә ала. Мәктәптә һәм мәктәптән тыш урыннарда чыгышлар ясау шулай ук укучылардан ижадилык һәм мөстәкыйльлек таләп итә. Шуңа күрә аларны төрле темаларга (әдәби, әхлак, дуслык) рефератлар язарга һәм соңрак халык арасында чыгыш ясарга өйрәтәбез. Доклад һәм чыгышларның тексты һәрвакытта да гаять әһәмиятле.

3) сыйныфтагы иптәшләренең чыгышларына яки жавапларына бәя бирү яисә рецензия ясау, аның кимчелекле һәм уңышлы якларын күрсәтү. Бу алым укучыларны игътибарлы булырга, сөйләүчене тыңларга, аны әңгәмәдә катнашырга өйрәтә. Шул рәвешле аларның сөйләм телен, орфоэпик грамоталыкларын үстерергә ярдәм итә, укучы үзенең сөйләмен әдәби тел нормаларына туры китереп төзергә тырыша. Сөйләмнең әдәби тел нормаларына нигезләнгән булуы, аны тиз һәм дөрес аңларга ярдәм итә, аның матурлыгын, аһәнлеген арттыра. Гомумән, сөйләм культурасын формалаштыру үз эченә түбәндәгеләрне ала:

- татар әдәби теленең фонетик закончалыклары нигезендә орфоэпик нормаларны үзләштерү;

- укучыларның сүз байлыгын сыйныфтан-сыйныфка киңәйтү, алардан тиешенчә файдалану осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү бару;

- телнең грамматик тезелешеннән, бигрәк тә синтаксистан иркен файдаланып,төрле-төрле синтаксик төзелмәләрне куллану;

- укучылар сөйләменең интонацион яктан дөрес формалашуына,эмоциональ бизәкләргә мөмкин кадәр бай булуына ирешу;

- укучылар сөйләмендә әдәбият дәресендә өйрәнелгән сүрәтләү чараларын активлаштыру.


Укучыларны дөрес сөйләшергә өйрәткәндә,тел байлыгын үстерү буенча татар теле дәресләрендә фонетика белән бәйләнешле эшләр үткәрү мөһим.

Дөрес сөйләүгә өйрәтү максаты белән үткәрелгән аерым дәресләрдә диктор сөйләмендәбирелгэн текстны магнитафон язмасында кат-кат тыңлатырга мөмкин.

Уку-укыту процессында яңа технологияләр куллану - заман таләбе. Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: балаларны яратудан тыш аларның фикерләү сәләтен үстеру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү, үз фәнеңне бик яхшы белү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру. Ә моның өчен мөгалимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Менә шушы методика кысаларында балаларда кызыксыну бер дә бетмәслек итеп эшләр өчен миңа яңа укыту технологияләре ярдәмгә килде.

Укыту һәм тәрбия эшендә югары сыйфатка ирешу максатыннан түбәндәге технологияләрне кулланам: мәдәниятлар аралашуы технологиясе, мәгълүмати компьютер технологиясе, шәхси якын килү технологиясе, - проект һәм эзләнү технологиясе, уен технологиясе, иҗади үсеш технологиясе, сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән технология.

Рус телле укучылар коммуникатив технлогия нигезендә үткәрелгән дәресләрдә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешергә тиешләр:

төрле төрдəге тыңлап аңлау күнегүлəрен үти белү;

сүзлəрне, җөмлəлəрне аңлап тəрҗемə итə белү; тəкъдим ителгəн

текстны тыңлап, эчтəлеге буенча сорау бирə, сорауларга җавапбирə белү;

аутентик яки адаптациялəнгəн əдəби əсəрлəрдəн өзеклəрне, инфор-

мацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мəкалəлəрне

тыңлап аңлап, эчтəлеге буенча фикереңне əйтə, аралашуга чыга белү;

сыйныфташларыңның сөйлəмен тыңлап аңлау һəм аларга үз фи-

кереңне аңлата белү, алар белəн əңгəмə кору, əңгəмəдə катнаша белү.

Диалогик сөйлəм үсерү өчен

сорау, җавап, килеш(мə)ү, шиклəнү һəмбашка репликаларныдөрес

кулланып əңгəмə кору, сөйлəшə белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һəм яңадан башлый белү;

парда, төркемдə сөйлəшү барышында үзфикереңне аңлата, раслый,

дəлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйлəм бары-

шын ачыклый белү;

терəк схемалар кулланып, ситуация буенча əңгəмə кора белү;

татар сөйлəм этикеты үрнəклəреннəн урынлы файдаланып əңгəмə

кору, сөйлəшə белү.

Монологик сөйлəмгә ирешү өчен

тəкъдим ителгəн темалар буенча тиешле эзлеклелектə

текст төзи һəм аның эчтəлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягə үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны

хəбəр итə белү;

монологик сөйлəмдə кереш, эндəш сүзлəрне кулланып, орфоэпик

һəм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгəлҗиткерə белү;

өйрəнгəн текстны үз сүзлəрең белəн сөйлəп бирə белү;

өйрəнгəн шигырьлəрне яттан сəнгатьле сөйли белү.


hello_html_5beeb7e2.jpghello_html_46045e03.jpg


hello_html_m44614eda.jpg


Иҗади үсеш технологиясе

Тел һәм әдәбият дәресләрендә иң күп кулланган технология - иҗади үсеш технологиясе. Төрле текстлар, хикәяләр белән эшләү укучыларның иҗади фикерләвен үстерергә омтылыш тудыра. Укылган әсәрләр буенча әңгәмә кору, образларга, вакыйгаларга карата үз фикереңне әйтә белү укучының ижади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра, фикерләү һәм танып белү сәләте үсә. Мөстәкыйль, иҗади эшләр сыйныфтан сыйныфка катлаулана, тирән фикерләр таләп итә. Нәкъ менә әдәбият дәресләрендә иҗади үсеш технологиясен отышлы куллану укучыларның креативлыгын ача: язучыларның иҗат лабораториясе серләрен төшендерә, дәресләрне кызыклы итә. Проектлар яклау, китап уку конференцияләре уздыру укучыларны мөстәкыйльлеккә юнәлтә, үзләренең холыкларына бәя бирергә, үз-үзләрен тәрбияләргә юл ача.

Мәгьлүмати-компьютер технологиясе

Заман таләбе буенча татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати-компьютер технологиясен куллануга аерым өстенлек бирәм. Беренчедән, бу технологиянең төп чарасы булган компьютер, проектор сыйныф тактасын да, тарату материалын да, дәреслекләрне дә алыштыра ала. Ул бөтендөнья пәрәвез челтәре - интернет аша кирәкле мәгълүматны табарга, аралашырга, бәя бирергә өйрәтә һәм иң мөһиме — аны куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә.

Татар телен укытуны мәгълүматлаштыру иң элек, мәктәпнең материаль- техник базасы, укытучының компетентлыгы белән бәйле. Мин исә, дәресләремне интернетка чыгу мемкинлеге булган ноутбоклы, компьютерлы, видеопроектор, мультивизор, DVD һәм башка техник чаралар белән җиһазландырган кабинетта уздырам. Әлеге технология кулланганда балалар белән индивидуаль эшнең күләме арта, ә төркем белән эшләгәндә практик

Эшчщнлеге нәтиҗәле була.

hello_html_2d8dba76.jpg


Проект технологияләре дә өлешчә кулланыла.

Предметара бәйләнеш проект эшчәнлегендә ачык чагылыш таба. Бу очракта берничә дидактик мәсьәлә чишелә ала: бу информацион система эшен ныгыта, укучыга үзен кызыксындырган уку материалын табарга ярдәм итә. Укучының проект эшчәнлегендә кызыксынуы арта, үзе проблеманы таба, аны чишәргә тырыша.

Мәдәниятлар аралашуы технологиясе

Күптеллелек шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәдәниятлар аралашуы технологиясен куллану да аерым игътибарга лаек. Теләсә кайсы милләт язмышы аның башка халыкларга булган мөнәсәбәтендә, карашында ачык чагыла. Укучыларда толерантлык сыйфатларын тәрбияләүнең иң матур үрнәге рус һәм татар әдәбиятын интеграцияләп укытканда күренә. Әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларын, әсәрләрен һәм анда күтәрелгән проблемаларны ике милләт әдәбиятын янәшә куеп анализлауны укучылар кызыксынып кабул итәләр. Бигрәк тә татар әдәбият дәресләрендә Г.Тукай белән А.С.Пушкинның, М.Ю.Лермонтов белән Дәрдемәнднең, Г.Ибраһимов белән Островскийның, Ф.Әмирхан белән И.С.Тургеневның кайбер әсәрләренә чагыштырма анализ ясыйм. Моннан кала, бер милли әдәбият кысаларында да ике дөнья, ике мәдәният тормышын, аның асылын ачып бирергә мөмкин. Рус һәм татар халкының фольклоры - авыз иҗаты мисалында да кешелекнең дөньяны күзаллавы, танып белүе, мәдәни һәм кешелеклелек кыйммәтләрен таптыру билингваль, толерантлы шәхес формалаштыруга этәргеч бирә. Әдәбият иң элек Кеше тәрбияли. Әлеге технологияне куллануымның төп миссиясе – мәдәниятле, гомумкешелек һәм гомуммәдәният кыйммәтләрен үзләштергән, милләт язмышында үз урынын тапкан, файдалы шәхес тәрбияләү.

Шәхси якын килү технологиясе

Заманча технологияләрне, рациональ метод һәм алымнарны комплекслы куллану укыту процессының нәтиҗәлелеген күтәрә. Әмма боларны гына белү укытучы эшен жайга салмый. Иң мөһиме - укучыны "өйрәнеп" укырга өйрәтү.

1) Фән буенча укучыларның уку мөмкинлекләрен ачыклау

2) Индивидуаль мөмкинлекләрен исәптә тотып, эш алып бару.

Укытучы буларак, һәр укучыны аерым өйрәнеп, бөтен сыйныф белән эшләүгә якын килергә тырышам. Куйган максатка барганда укучылар белән эш төрле формада булырга мөмкин. Аерым эшләүнең максаты укуда артта калучы укучыларга ярдәм итү генә түгел, бәлки барлык укучының да сәләтен үстерүгә hәpьяклап ярдәм итүдән гыйбарәт. Балаларның белем дәрәҗәләренә карап, биремнәрне төрләндерүнең дә әһәмиятен зур дип уйлыйм. Көчлерәк укучы язучы иҗаты буенча компьютер презентациясе эшләсә, уртача укыганы биографик мәгълүмат туплый, йомшак укучы я шигырь ятлый, я эчтәлек сөйләргә әзерләнеп килә. Укучыларымны, шул исәптән белемнәрне авыррак үзләштерүчеләрне дә, дәрестән тыш эшләргә тарту, аларның омтылышларын һәм сәләтләрен үстерүгә, фәнне тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итә.

Сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән технология.

Әлеге технологиядән башка бер генә дәрес тә үткәрелми, шул исәптән, татар теле дәресләрендә дә даими рәвештә ясала торган физик күнегүләр, эш төрләрен чиратлаштырып бирү, логик уеннар, төркемнәрдә эш, укучыларны парта артында дөрес утырту, кабинетны зәвык белән җиһазлау, тактага язу таләпләре үтәлә.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләрне файдалану югары нәтиҗәләргә юнәлдерелгән укыту процессын яңача кору, укучыларны актив эшчәнлеккә тарту, заман таләпләренә җавап бирерлек шәхес тәрбияләү өчен кирәк.

Заманча технологияләрне файдалангач, нәрсә үзгәрде?

Укучыларның танып-белү активлыгы артты.

Укытуның сыйфаты күтәрелде.

Укучыларның да, укытучыларның да иҗади мөмкинлекләре кинәйде.

Әлеге технологияләрне куллану минем эшемне системага салырга, югары нәтиҗәләргә ирешергә, сөйләм теле үстерүгә бирә.

Гомумән әйткәндә, укучыларны мөстәкыйль рәвештә иҗади фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, образлы, логик яктан эзлекле һәм төгәл сөйләмгә әзерләү; укучыларның эзләнү, тикшеренү һәм иҗади фикерләү эшчәнлеген активлаштыру; гомумкешелек һәм гомуммәдәният кыйммәтләрен сеңдерү,күптеллелек шартларында толерантлы шәхес тәрбияләү минем хезмәтемнең төп бурычлары булып тора.


Дәрестән тыш эшләр.

Мәктәп эшчәнлеге тулысынча шәхескә, аны формалаштыруга юнәлтелгән. Шәхесне формалаштыру турыдан-туры укытучыга, аның педагогик һәм методик осталыгына бәйле. Укытучы эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – дәрестән тыш чараларда да укучыга шәхес итеп карау, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Укытучы дәрестән тыш эшләрдә үз укучысын күбрәк ача, аларның мөмкинлекләрен, сәләтләрен күрә. Шунлыктан игътибарны татар теле һәм әдәбияты дәресләренә генә түгел, ә дәрестән тыш эшләргә дә юнәлтәм. Ә аны түбәндәге принципларга таянып алып барам:

- укучыларны сәләтләре, омтылышлары ягыннан эшчәнлеккә тарту;

- уку белән дәрестән тыш эшчәнлекнең бердәмлегенә ирешү;

- дәрестән тыш чараларның кызыклы итү.

Дәрестән тыш эшләрне ике формада уздырам:

- индивидуаль эш

- төркем белән эш

Индивидуаль эшләр күбрәк сәләтле укучылар белән фәнни хезмәтләр, вакытлы татар матбугаты белән танышу, өйоәнү, мәктәп программасында булмаган матур әдәбият әсәрен анализлау, фәнни-эзләнү эшләре белән шөгыльләнүдә күренә. Укучыларым ел саен төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгышлар ясый, олимпиадаларда катнаша, алдынгы урыннар яулый, грамоталарга һәм дипломнарга ия була.



Сәләтле укучылар белән эш проектының планы.



КЕРЕШ ӨЛЕШ.



Бурычлар:

- сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;

- һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү.

Сәләтле укучыларны түбәндәге сыйфатлар буенча туплау:

1) махсус тест буенча югары күрсәткечкә ия булган балалар;

2) иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган балалар;

3) эшчәнлекнең нинди дә булса өлкәләрен (музыка, рәсем сәнгате, математика, шахмат һ.б.) уңышка ирешкән балалар,

4) мәктәптә яхшы укучы балалар (академик сәләтлелек).


Сәләтле балалар белән эш түбәндәге юнәлешләрдә оештырыла:

I.Тел гыйлеме.

II.Тәрҗемә

III. Язучылар иҗаты

IV. Татарстанның күренекле шәхесләре


ПЛАН.



Эчтәлеге.

Үткәрү

вакыты.

I

1

Тел гыйлеме буенча өстәмә белемнәр бирү, индивидуаль биремнәр эшләтү




Сүзлекләр белән эшләү. Тел байлыгын үстерү өстендә эш. (Синонимнар, аңлатмалы, фразеологик әйтелмәләр һ.б. сүзлекләр белән эшләү)

План буенча

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен тәкъдим ителгән өстәмә методик ярдәмлекләр белән эшләү. (“Татар теле өйрәнүчеләргә” Р.Р. Нигъмәтуллина, “Татар теленнән контроль эшләр, тестлар”Р.Н.Фатыйхова, “Олимпиадаларга әзерләнү”), кроссвордлар, башваткычлар чишү, аларны үзләреннән төзергә өйрәтү;

ел дәвамында

- район күләмендәге конкурсларга әзерләнү, катнашу. “Зирәк тиен” татар теленнән региональ конкурста катнашу

елга бер мәртәбә

2

Тәрҗемә



Татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү. Гади күнегүләрдән катлаулы текстларны тәрҗемә итәргә өйрәтү.

ел дәвамында

Диалог төзергә, хикәяләр һәм әкиятләр язарга күнектерү.

План буенча

Ситуатив күнегүләр буенча сөйләм күнекмәләрен үстерү.

ел дәвамында

Грамоталылык өстендә эшләү, кагыйдәләрне урынлы куллана белү.

Сыйныфтан тыш һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашу.

Ел дәвамында

3

Язучылар иҗаты



Язучылар иҗаты турында өстәмә мәгълүмат бирү, интернет сайтларында музейлары белән таныштыру, газета-журналдагы мәкаләләрне файдалану. Якташ язучы һәм шагыйрьләр иҗатын тирәнтен өйрәнү(З.Нури, Ш.Мөдәррис, Р.Рәкыйпов, Һ.Атласи, Р.Сираҗи)

ел дәвамында

Язучылар иҗат иткән әсәрләр буенча викторина уздыру, спектакльләр карау. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, мәкалә, шигырь, хикәя яздыру , аларны район газетасы “Туган як” һәм “Сабантуй” газеталарына тәкъдим итү.

ел дәвамында

4

Татарстанның күренекле шәхесләре










Татарстанның күренекле шәхесләре( сәнгать һәм әдәбият-мәдәният өлкәсендә хезмәт иткән рәссамнар, артистлар, һ.б.турында) өстәмә мәгълүмат бирү, иҗатын өйрәнү. Музейларын, күргәзмәләрен карау. Татарстанның истәлекле һәм тарихи урыннарына экскурсия оештыру.

Атнага 2 тапк.

Күренекле шәхесләр иҗаты буенча рефератлар, проектлар әзерләү.



ел дәвамында





Татар теле һәм әдәбиятыннан ирешелгән уңышлар.

Уку елы

Республика, район күләмендә

Урын

Катнашучының фамилиясе, исеме

Сыйныф

2007/2008

Республика буенча олимпиада

4 нче призлы



Никишкина С.А.



9 сыйныф

2008/2009

Республика буенча олимпиада

4 нче призлы

Никишкина С.А

10 сыйныф

2009/2010

Республика буенча сочинениеләр бәйгесе “Минем яраткан укытучым”

Актив катнашкан өчен диплом

Яруллина А.Ф.

7 сыйныф

2010/2011

Республика буенча олимпиада

Призер


Куликова Е.Н.




10 сыйныф



2010/2011







Район буенча олимпиада






1 нче урын






Смирнова Ю. Ю





9 сыйныф








2010/2011







Республика күләмендә Хуҗа Бәдигыйгә багышланган 3 нче фәнни тикшеренү укулары




Җиңүче


Яруллина А







9 сыйныф

2011/2012



Район буенча олимпиада



1 нче урын


Куликова Е.Н.



10 сыйныф


2012/2013


Район буенча сочинениеләр бәйгесе “Коррупциягә “Юк” дип әйтәбез”


1 нче урын


Яруллина А.



10 сыйныф


2012/2013



2012/2013




Район буенча олимпиада


Республика буенча олимпиада



1 нче урын



призер


Романов Е.




Романов Е.


10 сыйныф




10 сыйныф




Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-017408

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"