Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Укучыларның тикшеренү-эзләнү эше "Әгерҗем- туган төбәгем"

Укучыларның тикшеренү-эзләнү эше "Әгерҗем- туган төбәгем"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Әгерҗе бюджет муниципаль районы Әгерҗе шәһәре муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе 4нче санлы урта мәктәп.









ӘГЕРҖЕМ ТУГАН ЯГЫМ









Башкарды: София Нестерева, 3а сыйныфы.

Җитәкче: Гайнуллина Л.М. татар теле һәм әдәбияты укытучысы







2015



ПЛАН:

1.Кереш өлеш. 3

2.Төп өлеш. 4

Әгерҗем – туган ягым. 4

3.Йомгаклау. 5

4.Кулланылган әдәбият 6

5. Кушымта 7-11





































КЕРЕШ ӨЛЕШ

Әгерҗекәй,туган яккаем-

Йөрәгемә үскән ак каен,

Болыннарда чапкан аткаем,

Синнән гүзәл җирне тапмаем.

Һәр кешенең туган, үскән җире бар. Минем дә туган, үскән җирем – Әгерҗе шәһәре. Әгәр берәр ерак җиргә барсаң, үзеңнең туган җиреңне искә төшерәсең һәм сагынасың. Туган яктан да кадерлерәк җир юк дөньяда.Мин дә Әгерҗе шәһәре турында күбрәк белергә һәм кызыксынырга уйладым. Һәм үземә шуны максат итеп куйдым.

Әгерҗе – республикабызның иң читтәге, иң аулак районнарыннан берсе. Казаннан аңа барып җитәр өчен, Киров өлкәсе һәм күршебез Удмуртия җирләрен уза-уза, дүрт йөз километрлар чамасы юл үтәргә кирәк. Бәлки, шуңа күрәдер, бу районда журналистлар да, язучылар да сирәк була.

Әгерҗе – Татарстанның төньяк районы. Ул йөз чакрым озынлыгындагы гигант чөй булып, Удмуртия җиренә кереп тора. Әгерҗенең табигать шартлары республикабызның көньяк һәм урта полосаларыннан нык кына аерыла.

(Кушымта 1)

Әгерҗедән чыгып бераз гына киткәч тә, күз күреме җирдә күксел урманнар башлана. Алтмыш чакрым җир узасың, урманнар кимеми, ишәя, ерагая бара төсле. Иге-чиге күренмәгән зәңгәрлек каядыр офык артларына китеп югала. Тайга урманнарының башы менә шунда инде, ди халык.

Быел Әгерҗе районы оешуга – 80, ә Әгерҗе шәһәре төзелүгә 75 ел. Ямьле җәй көне райондашлар, биредән чыккан күренекле шәхесләр белән бергә әлеге бәйрәмне зурлап билгеләп үтәчәкләр.

(Кушымта 2)







ТӨП ӨЛЕШ

Әгерҗе – район буйсынуындагы шәһәр (1938), район үзәге. Иж елгасының уң кушылдыгы булган Әгерҗе инеше буенда урнашкан. Казаннан 380 км. ераклыкта Казанга, Екатеринбурга, Ижауга баручы эре тимер юл үзәге. Шәһәрнең мәйданы 8,6 кв. км. Халкы 19,6 мең (1993), шуларның 50% -татарлар, 38,3% - руслар, 7,2% - удмуртлар, 1,3% - марилар. 1646 елдан бирле билгеле. 1920 елга кадәр Вятка губернасына керә. 1920 елдан Татарстан составында, 1921-24 елларда кантон үзәге. Шәһәрдә 3 урта мәктәп, 1 гимназия, 27 һөнәр бирү училищесы, мәчет, тимер юл предприятиеләре, төзү материаллары заводы, ашлык кабул итү предприятиесе, урман хуҗалыгы, мәчетләр, чиркәү, сәламәтлекне ныгыту өчен спорт корылмалары һәм башка бик күп учреждение-предприятиеләр бар.

(Кушымта 3)

Әгерҗе - тимер юлчылар шәһәре. 1914 елда Үзәкне Себер – Урал белән тоташтыру максатларыннан салына. Ул шәһәрнең йөзен, тормыш- көнкүрешен бик нык үзгәртә.Тормыш бер эзгә төште дигәндә генә, Октябрь инкыйлабы давыллары бөтерелә башлый. Аның бер учагы нәкъ менә Әгерҗе төбәгенә туры килә. Биредә кызыл гаскәр белән акларның Колчак армиясе берләшә. Халык тагын бер мәртәбә “сират күпере”н кичә. Бу чор истәлеге булып шәһәрдә кызыл командир В.М.Азинга салынган һәйкәл тора.

Әгерҗе- тарихи төбәк. Ул үзенең Иж-Бубый мәдрәсәсе белән данлыклы.

(Кушымта 4)



















ЙОМГАКЛАУ

Әйе, Әгерҗе – матур як. Үз кыенлыклары, үз уңышлары бар аның. Алар өйрәнелергә тиеш. Аның гүзәл сыйфатлары башкаларга да күчсен. Гомерегез буена кайда гына яшәсәгез дә, туган җирегезне,туган телегезне яратыгыз, онытмагыз. Әти-әниләрегезгә, туган йортыгызга, белем биргән укытучыларыгызга, мәктәбегезгә, газиз туган илегезгә мәхәббәтегезне белдерергә беркайчан да тартынмагыз.

Без – Әгерҗе ягы кешеләре дә – үзебезнең туып үскән ягыбыз белән ихластан горурланабыз. Чөнки безнең яклар сокланырлык матур да, аның тарихы да бик бай, кешеләре дә бик уңган – алар якты күңеллеләр, шәфкатьлеләр.

Шулай итеп,мин үз максатыма ирештем дип уйлыйм. Туган ягым, Әгерҗе шәһәре, турында тагын да күбрәк белдем һәм аның белән горурланам.



(Кушымта 5)



























КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:

  1. Мансур Вәли-Барҗылы. Әгерҗем - йөрәк җырым. Казан, 2004.

  2. Әгерҗе хәбәрләре” газетасы. 2008 ел.

  3. Мәйдан” журналы, Чаллы, 2008 ел.














































КУШЫМТА 1





C:\Users\Рузиля\Desktop\здание\70ел\Изображение 001.jpg

КУШЫМТА 2



C:\Users\Рузиля\Desktop\Миляуша\лейсира\IMG_0427.jpg

















КУШЫМТА 3

C:\Users\Рузиля\Desktop\здание\IMG_2029.jpg



КУШЫМТА 4

C:\Users\Рузиля\Desktop\здание\70ел\Изображение 014.jpg

КУШЫМТА 5

C:\Users\Рузиля\Desktop\здание\Изображение 325.jpg



















































9



Краткое описание документа:

Әгерҗе – район буйсынуындагы шәһәр (1938), район үзәге. Иж елгасының уң кушылдыгы булган Әгерҗе инеше буенда урнашкан. Казаннан 380 км. ераклыкта Казанга, Екатеринбурга, Ижауга баручы эре тимер юл үзәге. Шәһәрнең мәйданы 8,6 кв. км. Халкы 19,6 мең (1993), шуларның 50% -татарлар, 38,3% - руслар, 7,2% - удмуртлар, 1,3% - марилар. 1646 елдан бирле билгеле. 1920 елга кадәр Вятка губернасына керә. 1920 елдан Татарстан составында, 1921-24 елларда кантон үзәге. Шәһәрдә 3 урта мәктәп, 1 гимназия, 27 һөнәр бирү училищесы, мәчет, тимер юл предприятиеләре, төзү материаллары заводы, ашлык кабул итү предприятиесе, урман хуҗалыгы, мәчетләр, чиркәү, сәламәтлекне ныгыту өчен спорт корылмалары һәм башка бик күп учреждение-предприятиеләр бар.

Әгерҗе - тимер юлчылар шәһәре. 1914 елда Үзәкне Себер – Урал белән тоташтыру максатларыннан салына. Ул шәһәрнең йөзен, тормыш- көнкүрешен бик нык үзгәртә.Тормыш бер эзгә төште дигәндә генә, Октябрь инкыйлабы давыллары бөтерелә башлый. Аның бер учагы нәкъ менә Әгерҗе төбәгенә туры килә. Биредә кызыл гаскәр белән акларның Колчак армиясе берләшә. Халык тагын бер мәртәбә “сират күпере”н кичә. Бу чор истәлеге булып шәһәрдә кызыл командир В.М.Азинга салынган һәйкәл тора.

Әгерҗе- тарихи төбәк. Ул үзенең Иж-Бубый мәдрәсәсе белән данлыклы.

Автор
Дата добавления 12.05.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров250
Номер материала 276856
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх