Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Укучым Фазылова Айлинаның "Хәлекәй авылы кешеләренең иҗатта гадәттән тыш сәләтлелеге сере"

Укучым Фазылова Айлинаның "Хәлекәй авылы кешеләренең иҗатта гадәттән тыш сәләтлелеге сере"



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

12


Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение начальная общеобразовательная школа с. Стерлибашево

МР Стерлибашевский район РБ





Секция: Лингвистика


Хәлекәй авылы кешеләренең

иҗатта гадәттән тыш сәләтлелеге сере”



Фазылова Айлина Фанузовна


4 А класс, МБОУ НОШ с. Стерлибашево

МР Стерлибашевский район



Научный руководитель: Каримова Лилия Махмутовна,

учитель татарского языка и литературы













ЭЧТӘЛЕК


  1. Кереш………………………………………………………………….……2

  2. Төп бүлек…………………………………………………………………..3

  3. Йомгак……………………………………………………………….….….7

  4. Библиография…………………………………………………………….9

  5. Кушымта 1………………………………………………………………10

  6. Кушымта 2 ………………………………………………………………12

  7. Кушымта 3……………………………………………………………….14





















КЕРЕШ


Стәрлебаш районының Хәлекәй авылыннан бүгенге көндә 14 язучы - шагыйрь, 2 журналист, 3 артист, 11 татар теле һәм әдәбияты укытучысы чыкканлыгын белдем. Болар – бары да табигатьнең матурлыгын күрә белүдән, шушы гүзәллеккә соклана алудан микән? Иҗатка гадәттән тыш сәләтлелек нилектән икән? Менә шушы сорауга җавап табу иде минем теләгем.

ТЕМАНЫҢ АКТУАЛЬЛЕГЕ:

Туган ягыбызны, аның авыллары тарихын, халкы язмышын өйрәнү кирәклеге. Кеше үзенең туган җирен, аның тарихын, кешеләре язмышын күбрәк белергә тиеш.


ТИКШЕРҮНЕҢ МАКСАТЫ:

Хәлекәй авылы кешеләренең иҗатта гадәттән тыш сәләтлелегенең сере нидә икәнлеген ачыклау.

ТИКШЕРҮНЕҢ БУРЫЧЫ:

Бу фаразны чишүгә якын килү.


ТИКШЕРҮ МЕТОДЛАРЫ:

  1. Әнидән һәм укытучыдан сорау.

  2. Укытучым Кәримова Лилия Мәхмүт кызының шәхси архивындагы китапларны уку.

  3. Хәлекәй авылының тарихын өйрәнү.

  4. Интернет челтәрендә үземнең битемне булдыру.

  5. Интернет аша хат алышу.

  6. Хәлекәй дигән группага керү.

  7. Район газетасы “Стәрлебаш чишмәләре” эше белән танышу.

  8. Район язучылар союзы председателе Гыйззәтуллина Н.К. белән очрашу.

ПРЕДМЕТЫ: Татар әдәбияты.

ОБЪЕКТЫ: Хәлекәй авылыннан чыккан язучылар.

ТИКШЕРҮ ӨЧЕН БАЗА:

Гаилә, укытучы, класс җитәкчесе, шагыйрьләр, аларның ата-аналары, дуслары, танышлары, район язучылары, Район язучылар союзы председателе Гыйззәтуллина Наилә Кадыйр кызы, редакция хезмәткәре Фаягөл Йосыпова.


ПРАКТИК ӘҺӘМИЯТЕ:

Татар теле дәресләрендә, класстан тыш эшләрдә, “Шәҗәрә” бәйрәмендә, җирле материалны үзләштерү өстендә эшләгәндә куллану өчен.


ГИПОТЕЗА:

Хәлекәй авылы кешеләренең иҗатта гадәттән тыш сәләтлелегенең сере бу авылның табигатенең матурлыгында.

ТӨП ӨЛЕШЕ


Татар теле дәресләрендә укытучыбыз Кәримова Лилия Мәхмүт кызы үзенең якташларыФәйзи Гомәров, Равил Шаммас, Хәлил Салихов, Наилә Гыйззәтуллина турында сөйләде, Хәлекәй авылының матур күренешле рәсемнәрен карадык. Безнең Стәрлебаш башлангыч мәктәбендә булган стендны күрсәтте. Анда районыбызның данлыклы һәм республикага билгеле булган күренекле шагыйрьләре, язучылары, артистлары урын алган. Чынлап та, бу стендта Хәлекәй авылыннан: шагыйрләр Равил Шаммас, Фәйзи Гомәров, актер Риф Мозаһитовлар бар иде.

Һәм мин Хәлекәй авылына гына хас мондый сәләтлелекнең серен белергә уйладым.

Бу эшемне мәктәп китапханәсеннән башлап җибәрдем. Биредә мин энциклопедияләрдән Хәлекәй авылыннан чыккан шәхесләрне барладым.

Райондагы халык саны белән, Хәлекәй авылы халкы санын чагыштырдым. Бу авыл халкы районда бары тик бер бөтен уннан сигез процент кына.

Ә менә ике мең алтынчы, ике мең тугызынчы елларда чыккан «Язма гөл чәчәкләре» китабында Хәлекәй авылыннан булган авторлар унөч процент булса, «Стәрлебаш балкышлары» журналында басылган авторлар арасында Хәлекәй авылыннан беренче санда егерме процент, ике мең ундүртенче елда чыккан бишенче санда ундүрт процент тәшкил итә.

Миндә шундый сорау туды: ничек кечкенә авылда бу кадәр республикага, илгә танылган шагыйрьләр, язучылар, артистлар, журналистлар чыккан икән?

Мин тикшерүләремә нигезләнеп шуны әйтә алам: бу авылдан бүгенге көндә 14 язучы - шагыйрь, 3 журналист, 3 артист, 11 татар теле һәм әдәбияты укытучысы чыкканлыгын белдем.

Укытучым Кәримова Лилия Мәхмүт кызының шәхси архивыннан барлык Хәлекәй авылыннан чыккан шагыйрьләрнең китаплары белән таныштым.

Шагыйрьләр: Фәйзи Гомәров, Равил Шаммас, Хәлил Салихов, Наилә Гыйззәтуллина, Лилия Сабитова - Кәримова, ФаелФәягөл Сабитова, Зөлфәт Әсфандияров, Гөлфия Уразбахтина, Динар Латыйпов, Айсылу Баһаветдинова, Айдар Баһаветдинов һәм үзенең беренче класста гына укуына карамастан шигырләр язучы Илиана Зәйнуллина.

Журналистлар: Вәли Халитов, Гали Гомәров, Фаягөл Йосыпова.

Артистлар: Риф Мозаһитов, Минрахман Галиев, Галимә Рафикова.

Татар теле укытучылары: Галиева Зөбәрҗәт, Миңлегөл Хисмәтуллина, Гөлсинә Басырова, Лилия Кәримова, Эльвира Галиева, Гөлнара Ходайбирдина, Гөлназ Кулсарина, Земфира Ахмерова, Гөлшат Хәйруллина, Екатерина Байгилдина, Вероника Байгилдина.

Хәлил Салихов язган “Хәлекәйнең чал тарихы” китабыннан Хәлекәй авылына нигез салынуы тарихын өйрәндем. 2014 елда үзенең 260 еллыгын билгеләгән бу авылның данлы үткәне һәм бүгенгесе бар. “1754 елның 3 маенда мишәрләр белән Юрматы волосте башкортлары арасында төзелгән килешү буенча юридик яктан Хәлиулла бабай хөрмәтенә Хәлекәй дип аталган яңа авыл барлыкка килгән.” – дип язган үзенең “Хәлекәйнең чал тарихы” исемле китабында Хәлил Салихов.

Хәлиулла исә Пенза якларыннан чукындырулардан качып килгән морза (дворян) була. Хәлиулла белемле, гарәпчә дә белгән морза була. Шулай ук киң күңелле, кешелекле, кечелекле, ярдәмчел кеше булуын сөйли торган булганнар.

1836 нчы елда Хәлекәй авылында беренче мәдрәсә ачыла. Анда малайлар гына укыган, аларның саны 10-15 тән артмаган. 1929 нчы елда Сары елга, Яңа Хәлекәй авылларында күмәкләштерелгән хуҗалыклар төзелә.

Беренче мәктәп 1913 нче елларда ачыла. Биредә Кадыйм Вахитов, Галләм Әсфандияров, Мөхәмматша Җәлилов, Зәйнәп Хөснетдинова, Шәрип Мәкъсүтовлар укыта. Менә шушы мәктәпне тәмамлап чыккан бик күп язучылары, шагыйрьләре бар Хәлекәйнең.

Аннары Фәйзи Гомәров күп еллар җитәкчелек иткән “Стәрлебаш чишмәләре” газетасы редакциясенә юлландым. Биредә мин аның хәбәрчеләре белән әңгәмәләштем. Аеруча, Хәлекәй авылында туып-үскән, әлеге вакытта биредә хәбәрче булып эшләгән Фаягөл Йосыпова белән очрашу истә калды. «Мин Хәлекәй авылы кешеләренең иҗатта гадәттән тыш сәләтлелеге серен, бу авылның искиткеч матурлыгы белән бәйләр идем: иксез-чиксез урманнар, чәчкәгә күмелеп утырган болыннар, киң кырлар. Укытучым Галиева Зөбәрҗәт Әнүр кызының йогынтысы да бик зур,- диде ул.

Ә Стәрлебаш район язучылары берләшмәсе җитәкчесе Наилә Гыйззәтуллина белән мин таныш. Чөнки мин аның иҗаты турында Акмулла премиясенә 20 еллыкка әзерләнгәндә танышкан идем. Аннары Наилә Гыйззәтуллинаның 60 еллык юбилеенда мин аның апасы Рәмилә ролен уйнадым. 3Б класс укучысы Алсу Гәделшина Наилә ролен башкарды. Шуңа күрә аның белән очрашу безнең икебезгә дә шатлыклы булды. Наилә апа миңа үзенең китапларын бүләк итте, Минем соравыма төгәл җавап бирде. Беренчедән, ул бу авылга нигез салучы Хәлиулла морзаның бик укымышлы, кешелекле кеше булганлыгына басым ясады. Аннары, чокырда утырганлыктан, җирнең үзәгенә якын булуы да тәэсир итәдер, диде.

Интернет челтәрендә “Хәлекәй” дигән группага кердем, бу группага кергән кешеләр белән фикер алыштым. Хәтта күпләре белән дуслашырга да өлгердем. Шунысы игьтибарга лаек, һәммәсе миңа башлаган эшемдә уңышлар теләде, алар миңа бик яхшы һәм уңай тәэсир иттеләр.

Социаль челтәрдә үземнең битемне булдырдым. Нинди максатта эшләвемне аңлаттым. Интернет аша Хәлекәй авылында туып-үскән, яисә Хәлекәй авылын белгән, туганнары булган 20 кешегә менә мондый хат яздым:

Сез ничек уйлыйсыз: республикага, районда билгеле булган язучылар, шагыйрьләр арасында нилектән Хәлекәй авылыннан чыккан кешеләр күпчелекне тәшкил итә?

Мәсәлән, бу авылдан чыккан Фәйзи Гомәров, Равил Шаммас, Хәлил Салихов, Наилә Гыйззәтуллина, Гөлсинә Басыйрова, Лилия Сабитова, Фаил Вахитов, Зөлфәт Әсфәндияров, Фаягөл Йосыпова, Гөлфия Уразбахтина, Айсылу Баһаветдинова, Динар Латыйпов, Айдар Баһаветдинов һәм беренче класста гына укуына карамастан Илиана Зәйнуллина да шигырь яза. Нилектән бу бәләкәй генә авылдан шулкадәр иҗатка җаны-тәне белән бирелгән кешеләр чыккан?”

Бу авылда туып-үскән кешеләрнең әдәбиятны, сәнгатьне яратуларын, иҗат сөючеләрнең күп булуын аңлатуларын сорадым.

Миңа җавап биргән кешеләр арасында озын гомер юлы үткәннәр дә, мәктәптә генә укучы балалар да, үзләре шигырь язган кешеләр дә, әдәбияттан бөтенләй читтә булганнар да бар иде.


Кыска җавапларны түбәндәге таблицада күрсәтәм:


Сорау

Җавап

1.

Сез ничек уйлыйсыз: республикага, районда билгеле булган язучылар, шагыйрьләр арасында нилектән Хәлекәй авылыннан чыккан кешеләр күпчелекне тәшкил итә?

Мәсәлән, бу авылдан чыккан Фәйзи Гомәров, Равил Шаммас, Хәлил Салихов, Наилә Гыйззәтуллина, Гөлсинә Басыйрова, Лилия Сабитова, Фаил Вахитов, Зөлфәт Әсфәндияров, Фаягөл Йосыпова, Гөлфия Уразбахтина, Айсылу Баһаветдинова, Динар Латыйпов, Айдар Баһаветдинов һәм беренче класста гына укуына карамастан Илиана Зәйнуллина да шигырь яза. Сез ничек уйлыйсыз, нилектән бу бәләкәй генә авылдан шулкадәр иҗатка җаны-тәне белән бирелгән кешеләр чыккан?

1.Туган яклары матур, талантлы кешеләре күп. (Гөлнур Латыпова, 53 яшь, Мәләвез)

2.Суы тылсымлы булганга. (Ләйсән Мәҗитова, 40 яшь, Стәрлебаш)

3.Шигырьләр алар үзләре языла, аңлатырлык түгел. (Баһаветдинов Айдар, 18 яшь, Уфа)

4. Бу очракта геннар йогынты ясый.

(Камила Латыпова, 8 яшь, Хәлекәй)

5.Шагыйрьләр, язучылар авылдан чыга инде ул. Безнең авылны алганда, аның табигатенең матурлыгы тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Минем очракта, укытучым – Галиева Зөбәрҗәт Әнүр кызының роле дә зур. (Гөлфия Уразбахтина, 25 яшь, Уфа)

6.Бу авылның табигате йогынты ясаган һәм тәрбия нәтиҗәсе дип уйлыйм. (Ильмир Вәлиев, 27яшь, Красный Ключ)

7. Анда бик матур табигать һәм яхшы күңелле кешеләр яши. Динар Латыпов минем ике туган энем. (Алена Азеян (Галиева), 27 яшь, Хабаровск)

8. Аларны туган яклары матурлыгы рухландыра дип уйлыйм мин. Мин үзем Динар Латыйповны яхшы беләм, ул бик талантлы кеше. Аның белән сөйләшкәндә ул үзенең туган авылын еш искә ала. (Рада Тимербаева, 21 яшь, Уфа)

9. Бу авылда бик талантлы кешеләр яши. (Ләйсән Сәетгәрәева, 26 яшь, Стәрлетамак)

10. Минемчә, бу авылның искиткеч матурлыгы белән бәйле. Бу иксез-чиксез урманнар, чәчкәгә күмелеп утырган болыннар, киң кырлар. Мондый матурлыкта бары тик талантлы, сәләтле кешеләр генә туырга тиеш. (Алсу Хәйбуллина, 34 яшь, Стәрлебаш)

11. Димәк, яхшы геннар. (Гөлназ Рафикова, 36 яшь, Стәрлебаш)

12. Хәлекәйлеләр чиста чишмә суы эчәләр һәм шуңа күрә алар арасында иҗади, эш сөюче кешеләр күп. (Таһир Базарбаев, 54 яшь, Стәрлебаш)

13. Бу ходай тарафыннан онытылган җирдә юллары да булмау сәбәпле, кешеләре яхшы күңелле һәм шуңа күрә үзләре турында, тирә-як кешеләре, табигатьләре турында шигырьләр язып яталар. Андый авыл башка юк. Афарин, аларга! (Йосыпов Илфак, 33 яшь, Стәрлебаш)

14. Мин бу авылның матурлыгы биредә яшәүче халыкны иҗатка дәртләндерә дип уйлыйм. Шулай ук кешеләре дә үз туган якларын яраталар, хезмәт кешеләре белән сокланалар, алар турында матур әсәрләр иҗат итәләр. (Гөлнара Шәяхмәтова, Дүртөйле районы, 57 яшь)

15. Мин бу авылның сихри көчен аның елга суларының шифалы булуыннан күрәм. Хәлкәй авылы бөтен яктан да таулар белән уратып алынган, шуңа күрә ул оя кебек бөтен начарлыклардан саклый. (Миңлегали Хөснетдинов. Стәрлетамак, 52 яшь.)


Әлфия Ниязгулова. Стәрлебаш авылы, 57 яшь.

Бу мәсьәләне чишүне геннарны өйрәнү күзлегеннән карарга кирәк дип уйлыйм. Чөнки күп кенә сәләтләр геннар аша бирелә. Хәлекәй – бәләкәй авыл, барысы да диярлек туганлык җепләре белән бәйләнгән. Димәк, иҗатка гадәттән тыш сәләтлелек сере дә шунда дип уйлыйм. Моң тагын авылдашлар үрнәгендә тәрбияләүне дә өстәсәң – нәтиҗә күренеп тора. Эшеңдә уңышлар телим.

Фәрит Баһаветдинов. Хәлекәй авылы, 54 яшь.

Кадерле Айлина кызым! Син бик зур эшкә тотынгансың. Чөнки Хәлекәй авылында шигырь язмаган өй бармы икән? Минем Гөлфия кызым да бик матур шигырьләр яза. Балалар бакчасына йөргәндә үк ул укый, “Өмет” газетасындагы мәкаләләрне аңлап укып, шулар буенча әңгәмәләшергә ярата иде. Хәлекәй мәктәбендә укыганда да бик яхшы укыды. Минемчә, язучылар, шагыйрьләр хискә бирелүчән, кешелекле, йомшак күңелле кешеләр. Хәлекәй авылы бик матур табигатьле авыл. Шулай ук укытучыларның өлеше дә бик зур. Сиңа сәламәтлек, укуыңда һәм тормышыңда зур уңышлар телим.

Гөлнара Ходайбирдина. Стәрлетамак шәһәре, 40 яшь.

Исәнме, Айлина! Хәлекәй авылы кешеләренеңиҗатта гадәттән тыш сәләтлелеге серен мин авыл халкының бер-берсе белән туганлык җепләре белән бәйләнгән булуыннан күрәм. Яисә, икенче төрле әйтсәк, геннар дәрәҗәсендә тикшерергә кирәк бу очракны. Мәсәлән, Гөлфия, Айсылу, Айдар туганнар, Ә Равил Шаммас – шулай ук алар нәселеннән чыккан кеше. Лилия апа һәм Фаягөл апалы-сеңелле туганнар. Наилә Гыйззәтуллина белән Илиана да туганнар, ә менә Динар Латыйповның карт картәнисе бәетләр яза иде.

Ләйлә Абайдуллина. Стәрлебаш авылы, 35 яшь.

Бик яхшы! Мин шушындый катлаулы мәсьәләләрне чишергә җөрьят иткән укучылар булуына бик шатмын! Чөнки мондый сорауларга җавапны табу да икеле. Ә бәлки син тапкан җавап тагын бер фараз гына булып чыгар. Мин бу Хәлекәй авылы кешеләренең иҗатта гадәттән тыш сәләтлелеген бу авылның утырган урыны, салкын чишмәләре, искән җилләре һәм шаулы урманнары белән бәйләр идем. Ә бәлки үсешкә, иҗатка омтылыш буыннан-буынга күчеп килгән сыйфаттыр? Ә бәлки шуларның барысы да бер-берсенә бәйледер? Боларның барысы да бары тик фараз (гипотеза) гына. Минем җавабым шундый. Уңышлар теләп калам сиңа!

Фаягөл Йосыпова белән очрашу истә калды. «Мин Хәлекәй авылы кешеләренең иҗатта гадәттән тыш сәләтлелеге серен, бу авылның искиткеч матурлыгы белән бәйләр идем: иксез-чиксез урманнар, чәчкәгә күмелеп утырган болыннар, киң кырлар. Укытучым Галиева Зөбәрҗәт Әнүр кызының йогынтысы да бик зур,- диде ул.

Наилә Гыйзәтуллина: Беренчедән, ул бу авылга нигез салучы Хәлиулла морзаның бик укымышлы, кешелекле кеше булганлыгына басым ясады. Аннары, чокырда утырганлыктан, җирнең үзәгенә якын булуы да тәэсир итәдер, диде.




















ЙОМГАК


Менә шушындый эзләнүләрдән, җаваплардан соң, Хәлекәй авылы кешеләренең гадәттән тыш сәләтлелеге бу авылны оештырып, биредә беренче өйләрен корган Хәлиулла морзаның (дворян) генетик төзелешенең буыннан-буынга күчүедер дип уйлыйм. Ә инде гүзәл табигать, таулар арасына сыенып, Күндерәк елгасы буенда урнашкан, җирнең үзәгенә иң якын булган авыл буларак, биредә эшләгән укытучыларның белемле, халкының бер-берсенә карата ихтирамлы, йомшак күңелле булуыда моңа ярдәм иткән. Шушылар барсы бергә иҗатка сәләтлелеккә җирлек тудырган дип уйлыйм.

Интернет аша алган җавапларны мин таблицага теркәдем. Тикшердем, аларны группаларга бүлдем, санадым. Алган җавапларны санаганнан соң, менә нинди нәтиҗә чыкты:


  1. Табигатнең матурлыгы – 10 кеше

  2. Геннар төзелеше тәэсире – 10 кеше

  3. Авылның җир үзәгенә якын булуы – 4 кеше

  4. Тәрбия нәтиҗәсе – 6 кеше

  5. Үрнәк булу – 3 кеше
















hello_html_m3bd87ddc.png


Менә шушындый эзләнүләрдән, җаваплардан соң, Хәлекәй авылы кешеләренең сәләтлелеге:

1. бу авылга нигез салган Хәлиулла морзаның генетик төзелешенең буыннан-буынга күчүе,

2. гүзәл табигате,

3. авылның җир үзәгенә якын булуы,

4. укытучыларның белемле,

5. яшь буынга үрнәк кешеләр булу нәтиҗәсе.












Библиография:


  1. Башкортостан”, Краткая энциклопедия, Уфа, 1996, 669 стр.

  2. Писатели земли Башкирской”, Справочник, Уфа, 2006,495 стр.

  3. Хәлил Салихов. “Хәлекәйнең чал тарихы”, Стәрлетамак, 2004, 127 бит.

  4. Язма гөл чәчәкләре”, Стәрлетамак, 2006, 367 бит.

  5. Язма гөл чәчәкләре”, Стәрлетамак, 2009, 191 бит.

  6. Русча-татарча сүзлек”, Москва “Русский язык”, 1991, 721 бит.

  7. Стәрлебаш балкышлары”, Стәрлебаш, май, 2007, 36 бит.

  8. Стәрлебаш балкышлары”, Стәрлебаш, декабрь, 2014, 66 бит.

  9. Тулпар”, Уфа, февраль, 2008, 80 бит.

  10. Әллүки”, Уфа, май, 2009, 16 бит.

  11. Казан утлары”, Казан, 2012, №11,191 бит.

  12. Равиль Шаммас, “Березовый сок”, Москва, 1987. 63 стр.

  13. Рауил Шаммас, “Гүмер гөлләмәһе”,Өфө, 1990, 184 бит.

  14. Рауил Шаммас, “Яраларзы һөйөү дауалар»,Өфө, 1995, 223 бит.

  15. Хәлил Салихов, “Күңелем гөлләре”, Стәрлетамак, 2005, 184 бит.

  16. Фәйзи Гүмәров, “Йөрәк дауаһы”, Өфө, 1986, 160 бит.

  17. Фәйзи Гүмәров, “Кыуанабыз-йыуанабыз”,Өфө, 1996, 240 бит.

  18. Наилә Гыйззәтуллина, “Мин бәхетле”, Уфа, 2007, 96 бит.

  19. Наилә Гыйззәтуллина, “Күңелем чишмәләре”, Стәрлетамак, 2009, 127 бит.

  20. Наилә Гыйззәтуллина, “Хисләремне ачам сезнең алда”, Уфа, 2014, 115 бит.

  21. Гөлсинә Басыйрова, “Ай шәүләсе”, Стәрлетамак, 2013, 67 бит.








Кушымта 1

Районда халык санының чагыштыру диаграммасы

Хәлекәй авылында бары тик 350 кеше генә яшәвен белдек һәм аны районда кешеләр саны белән чагыштырып карадык. 1,8 % тәшкил итә.

hello_html_43fd2723.gifhello_html_e62614e.gif 2006 һәм 2009 елларда район язучылар оешмасы берлегендә “Язма гөл чәчәкләре” дигән китап чыкты. Бу китапка районыбызда туып-үскән язучы һәм шагыйрьнең иҗат җимешләре басылган. Бу китапта районыбыздан чыккан язучылар, шагыйрьләр, илебезнең төрле тармакларында эшләп, шигырьләр, хикәяләр язучыларның иҗаты дөнья күргән. «Язма гөл чәчәкләре» китабында Хәлекәй авылыннан булган авторлар 13 процент тәшкил итә.



2007 нче елда чыккан “Стәрлебаш балкышлары” журналының 1нче һәм яңарак кына чыккан “Стәрлебаш балкышлары” журналының 5нче санына игътибар итсәк, менә шундый күрсәткеч килеп чыга.


hello_html_5d71f3df.gif

«Стәрлебаш балкышлары» журналында басылган Хәлекәй авылыннан булган авторлар 1 нче санда 20 процент тәшкил итсә, 2014 нче елда чыккан 5 нче санда 14 процент тәшкил итә.




















Кушымта 2

БИРЕДӘН ЧЫККАН ШАГЫЙРЬЛӘР

Фәйзи Гомәров 1926 елның 3 нче мартында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң укуын Стәрлебаш урта мәктәбендә дәвам иттерә. Биредә ул шигырьләр яза башлый. 1966 елдан “Ленин юлы” гәзитенең мөхәррир урынбасары, аннары шушы гәзитнең мөхәррире булып лаеклы ялга чыкканчы эшли.

Шушындый җаваплы эш башкаруына карамастан, ул әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. 1965 нче елда “Алсу чәчәкләр” дип аталган шигырьләр китабы басылып чыга. Аннан соңгы елларда аның тагын 11 китабы басылып чыкты. Берүк вакытта ул сатирик шагыйрь дә, лирик та, балалар өчен шигырьләр язучы да.

Шагыйрь һәм прозаик Равил Шаммас 1930 нчы елның 9 ноябрендә Хәлекәй авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Стәрлетамак педагогия институтында белем ала. Аннары ул Зилаер һәм Стәрлебаш районында балалар укыта. 1958 елдан ул Стәрлебаш район газетасында эшли, соңыннан “Кызыл таң” республика газетасында эшли. Шагыйрьнең “Таң елмаюы” исемле тәүге китабы 1967 нче елда дөнья күрә. Бүгенге көндә ул бик күп китаплар авторы, “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”.

Салихов Хәлил Корбангали улы 1930 елда Хәлекәй авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1941 елда Хәлекәй башлангыч, 1949 елда Стәрлебаш урта мәктәбен тәмамлый. Стәрлетамак педагогия институтының физика-математика факультетында белем ала. Стәрлебаш татар мәктәбендә директор, математика укытучысы булып эшли. “Хәлекәйнең чал тарихы”, “Күңелем гөлләре” китапларының авторы.

Наилә Гыйззәтуллина 1954 елда Хәлекәй авылында ишле колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак технология техникумын, соңыннан Мәскәү технология институтын тәмамлый. Хәзер ул Пенсия фондының Стәрлебаш идарәсенә җитәкчелек итә. Бер үк вакытта Стәрлебаш язучылар союзы рәисе вазифасын да башкара.

Лилия Сабитова - Кәримова 1964 елда Хәлекәй авылында туган, Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, “Ленин юлы” газетасы редакциясендә хәбәрче, комсомол райкомында оештыру бүлеге мөдире, Стәрлебаш башлангыч мәктәбендә укытучы.Шигырьләре “Стәрлебаш чишмәләре”,“Кызыл таң”, “Башкотостан” газеталарында, “Тулпар”, “Агизел”, “Казан утлары”, “Стәрлебаш балкышлары” журналларында, “Язма гөл чәчәкләре” китапларында басылып чыкты.

Гөлсинә Басыйрова Хәлекәй авылында 1962 елда туган, Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган, 1993 елдан Стәрлебаш 1 санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, 2013 елда үзенең “Ай шәүләсе” исемле китабын бастырып чыгарды.

Фаел Вахитов, 1969 елда Хәлекәй авылында туган, шигырьләр яза, Көергәзе районында яши.

Фәягөл Сабитова, 1978 нче елда Хәлекәй авылында туган, “Стәрлебаш чишмәләре” газетасы хәбәрчесе, шигырьләр яза.

Зөлфәт Әсфандияров Хәлекәй авылында 1980 елда туган, шигырьләр яза, Стәрлетамак шәһәрендә яши. Гөлфия Уразбахтина, 1989 нчы елда Хәлекәй авылында туган, Уфа «Нур» татар дәүләт театрының әдәби бүлеге мөдире, шигырьләр яза.Динар Латыйпов, 1994 елда Хәлекәй авылында туган, Башкорт дәүләт университеты студенты, шигырьләр яза. Айсылу Баһаветдинова, Хәлекәй авылында 1993 елда туган, Башкорт дәүләт университетының 5 курсында укый, шигырьләр яза. Айдар Баһаветдинов, Хәлекәй авылында 1997 нче елда туган Уфа шәһәренең автотранспорт колледжында укый, шигырьләр яза.

Илиана Зайнуллина Стәрлебаш башлангыч мәктәбенең 2нче классында укуына карамастан, шигырьләр яза.





















Кушымта 3

Мин авылым улы”

Фәйзи Гомәров


Иҗат йорты.

Монда шундый халык –

Исемнәре һушны алырлык!

Мәскәүдән дә,

Башка мәркәздән дә...

Түгел хәтта кеше танырлык.

Мин дә шунда.

Килеп сорашалар:

Син шагыйрьме?

Кайсы каладан?

Җавап бирәм:

Мин – авылдан, - димен,-

Ата-бабам үскән даладан!


Берәүләре, кулым кысалар да,

Рәхәтләнеп алып көләләр:

Авыл - авыл инде. Талантлар бит

Калаларда яши, үләләр...

Икенчеләр хәтта сөйләшми дә,

Әгәр әйтсәм: мин дип, авылдан

Имеш, авыл чабатасы ничек итеп

Заман арбасына тагылган?

Авылымны мең калага бирмәм,

Аны җаным кебек үз күрәм.

Җыр да язам, хәтта сезнең өчен

Халкым белән иген үстерәм!


Хәлекәй чокыры”

Равил Шаммас


Җир куенына кошлар оя кора,

Оя кора гади чокырга.

Шул ояда чыккан кошчыкларын,

Канат биреп, күккә очыра.

Тау куенында яткан туган авылым

Хәлекәй чокыры”

Очар канатны синнән алдык.

Безне, күккә чөеп,

Олы Ил иңенә тараттың.

Озын юлга чыктык, тау артылдык,

Барысы да синнән башланды.

Әле менә шуны уйладым да,

Тетрәп киттем, күзем йәшләнде.


Әле менә шуны уйладым да,

Хәлекәем, сиңа әйләндем.

Тәүге яфраклары синдә бит ул

Күңелем җыя алган бар ямьнең.

Хәлекәй чокыры” малайлары дигәч,

Кәмсенә дә идек үскәндә.

Әле исә сөенәм: “Хәлекәй чокыры”

Җанга бигрәк якын икән дә.

Бүген минем өчен “Хәлекәй чокыры”

Иң кадерле исем дөньяда.

Горурланам: без үскәнбез икән

Менә дигән алтын ояда.


Үскән бишегем

Хәлил Салихов


Хәлекәем – минем туган җирем,

Хәлекәем – үскән бишегем.

Шул оядан кип кешеләр чыкты

Тулы ачып бәхет ишеген.

Кырлары да, таулары да юмарт,

Кешеләре – алчак, сөйкемле.

Шуңа алар бер-берсен сөя

Таһир белән Зөһрә шикелле.

Яшәү яхшы, тормыш алга бара,

Гореф-гадәтләр дә матурлар.

Яңа, олы йортлар калкып чыга,

Кешеләре эшкә маһирлар.


Хәлекәйгә

Наилә Гыйззәтуллина


Туган төяк иң изге җир” диеп,

Ата-баба әйткән күптәнгедән,

Хәлекәйне данлап язучылар

Ачыш түгел, моны күпләр белә.

Мактаулы да, данлыклы да авыл

Белә микән моны үзләре дә?!

Авылыбыз чокырда булганга

Якынырак җирнең үзәгенә.

Шифа гына, үзәктән чыккан

Чишмәләре, эчкән сулары да,

Иңләп-күкрәп изге икмәк үсә,

Уңдырышлы үзле басуларда.

Урнашкан ул таулар ышыгына,

Гүя сихри оҗмах бишегендә.

Оҗмахта бит тик изгеләр яши,

Халкым аңа тиңләү тиешле дә.

Таудан карап күзәткәндә

Бал кортларымыни умартада.

Халкым монда бар да уңганнардан

Тормыш гүли башлый таң атудан.

Могҗизадай рухи көч тудыра,

Монда җырны, шигъри юлларны да.

Күпме халкым әле сине данлар,

Хәлекәй авылым гомер елларында?!


Күңелем синдә кала.

Лилия Сабитова-Каримова

Авылымның шушы тын кичләрен,

Йөрәгемә салдым.

Каеннарым,

Тагын кайтырмын мин.

Күңелем сездә калды.

Яфракларың шавын,

Ишетермен һаман,

Үләннәрнең чыгы,

Кипми, сездә калам.

Көннәремне ямьләп,

Күндерәгем ага,

Ташлама ятларга –

Күңелем синдә кала.


***

Хәлекәемнең кичләре

Җаныма моңнар сала:

Сылукаем!

Бер кайтырсың:

Күңелең бездә кала...

Күндерәк-елгам камышы

Серемне отып ала:

Җаныкаем, сакла берүк,

Сөюем синдә кала.







57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 01.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров137
Номер материала ДВ-301032
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх