297898
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 5.520 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.200 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 70%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокДругоеДругие методич. материалыУкучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынты ясаучы компьютер технологиясенең эффектлылыгы һәм нәтиҗәлелеге

Укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынты ясаучы компьютер технологиясенең эффектлылыгы һәм нәтиҗәлелеге

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынты ясаучы компьютер технологиясенең эффектлылыгы һәм нәтиҗәлелеге

Ганиева Алсу Сахиулловна

Iнче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Менделеев шәһәре беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына яңа педагогик технологияләргә таянып эшләү, уку-укыту эшендә аларның барсын да күпмедер дәрәҗәдә куллану максатларын куя. Информацион технологияләрнең зур тиз­лек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә. Укыту процессын информатизацияләү мәгариф өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләр тудыра, чөнки аны белем бирүдә бик нәтиҗәле итеп кулланып була. Заманча технологияләр кулланып эшләү – укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү ул. Бүгенге уку-укыту процессында иң әһәмиятле урынны заманча технологияләрнең берсе булган компьютер технологиясе алып тора.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин үзем укыта торган дәресләрне кызыклы, нәтиҗәле, файдалы итүдә, уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такталарны, мультимедиа проекторларын, компьютер технологияләрен кулланам. Төп максат – укучыларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә  үз урынын алырлык толерант шәхес тәрбияләү.

Мультимедиа технологияләрен куллану яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. Укучыларның белемнәре формалаштырыла, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре барлыкка килә, телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. Дәрестә компьютердан файдалану максатчан һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Әлеге технологияләрне яңа материалны өйрәнү дәресләрендә, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшергәндә, проектлар методы белән интеграль дәресләр үткәргәндә кулланам. Укучыларга компьютер технологияләре ярдәмендә төрле күнегүләр бирәм, яңа темага керер алдыннан проблемалы ситуацияләр тәкъдим итәм. Әдәбият дәресләрендә язучы биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштырам, читтән торып сәяхәт итү кебек эш төрен кулланам, язучы иҗаты буенча куелган әсәрләрдән яисә спектакльдән өзекләр күрсәтәм, нәфис сүз осталары язмаларын тыңлатам. Шулай ук дәрестән тыш чараларда, түгәрәкләр үткәргәндә, ата-аналар җыелышы уздырганда, компьютер технологияләрен куллануның уңай нәтиҗәләр бирүен күрдем.

Хәзер мәктәбебездә турыдан-туры интернет челтәренә тоташып була. Әдәбият дәресләрендә видеоматериаллар, спектакльләр карау өчен бик уңайлы. Зур экранда иллюстрацияләрне төрле зурлыкта яки аның аерым өлешләрен генә, иң әһәмиятлеләрен аерып алып, төрле төсләр белән күрсәтергә мөмкин. Иллюстрацияләрне текст белән бәйләргә яки музыка фонында бирергә була. Болай эшләгәндә бала күреп һәм ишетеп кенә калмый, иң әһәмиятлесе анда эмоцияләр барлыкка килә. Ә эмоцияләр, кичерешләр аша бирелгән белем үстерелешле укытуның нигезе булып тора.

Татар телен укытудагы бүгенге көн таләпләре һәм укучыларга Дәүләт йомгаклау аттестациясен бирергә кирәк булу, укытучыларны иҗади эзләнүләргә этәрде. ДЙА  тестларына дөрес җавап бирү өчен, фәнне яхшы белү белән бергә, тестлар белән дә эшли белергә кирәк. Тестлар төзү һәм чишү өчен компьютерга кертелгән махсус программалар, интернет челтәрендәге он-лайн тестлар куллану укытучы хезмәтен күпкә җиңеләйтә.

Өлкән сыйныф укучылары белән эшләгәндә, проектлар методын куллану отышлы. Мондый алым белем бирү процессының нәтиҗәлелеген үстерә, укучыларны киләчәк тормышка әзерли, укыту нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны, белем алуга кызыксынуны арттыра. Проект эше – теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Күпчелек очракта бу эш төркемнәрдә эшләнә һәм берничә этаптан тора. Әзерлек этабында проблема күрсәтелә, эш планлаштырыла, эзләнү методлары билгеләнә. Алга таба төркемнәрдә мәгълүмат җыеп эшкәртелә, нәтиҗәләр ясап, отчет языла. Соңыннан эшкә йомгак ясап, бәя бирелә.

Шулай ук бу метод укучыларны компьютер белән эшли белергә, текст процессоры ярдәмендә төрле документлар, график иллюстрацияләр әзерләргә, электрон таблицада гамәлләр үтәргә, гади программалар төзергә, электрон почтадан һәм интернеттан файдаланырга өйрәтә.

Әгәр укытучы үзе үзләштергән методлар,алымнар белән генә эшләсә, аның хезмәте бик чикләнгән булыр иде. Андый укытучы белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешүдән генә туктап калмый, ә шәхес буларак та үсүдән туктый. Инновацион алымнар куллану гына укытучының ителлектуаль үсүенә ярдәм итә. Ул аны яңа белемнәр, яңа мәгълүматлар эзләүгә этәрә һәм аларны укыту-тәрбия эшчәнлегендә тормышка ашырырга булыша.

Краткое описание документа:

Общая информация

Номер материала: 160816

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Основы религиозных культур и светской этики: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс «Мерчендайзинг»
Курс повышения квалификации «Основы местного самоуправления и муниципальной службы»
Курс повышения квалификации «Основы построения коммуникаций в организации»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС технических направлений подготовки»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС медицинских направлений подготовки»
Курс профессиональной переподготовки «Организация менеджмента в туризме»
Курс повышения квалификации «Психодинамический подход в консультировании»
Курс профессиональной переподготовки «Метрология, стандартизация и сертификация»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по водоотведению и очистке сточных вод»
Курс профессиональной переподготовки «Техническая диагностика и контроль технического состояния автотранспортных средств»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика музейного дела и Охраны исторических памятников»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление службой рекламы и PR»
Курс профессиональной переподготовки «Информационная поддержка бизнес-процессов в организации»
Курс профессиональной переподготовки «Стандартизация и метрология»
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Онлайн-конференция Идет регистрация