Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / "Урамда гыйнвар салкыннары" темасына план-конспект

"Урамда гыйнвар салкыннары" темасына план-конспект

  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:

Казан шәһәренең 130 нчы мәктәбе









План – конспект

7 нче сыйныф

Урамда гыйнвар салкыннары










Башкарды: Исламова Э.Х.





Казан 2015


Дәреснең темасы: Урамда гыйнвар салкыннары.

I Дәреснең максатлары:

  1. Фәнни максат: Укучыларда кышкы салкыннар темасына караган лексиканы арттыру.

  2. Тәрбияви максат: Дәрестә бирелгән текст аша укучылар күңелендә кышкы табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү.

II Бурычлары:

  1. 3 нче күнегүдәге һәм 4 нче күнегүдәге бирелгән сүзләр өстендә эшләү;

  2. 3 нче күнегүдәге текстны укып тәрҗемә итү;

  3. 6 нчы күнегүдән шигырьне уку һәм 8 нче күнегү ярдәмендә фикер алышу.

III Принциплар:

  1. Дидактик принциплар:

    1. Фәннилек;

    2. Әдәбиятне сүз сәнгате буларак укыту;

    3. Укыту һәм тәрбия берлеге;

    4. Оптимальлек принцибы;

    5. Укучыларга индивидуаль якын килү;

    6. Системалылык;

    7. Гуманлылык принцибы.

Укыту ысуллары:

  1. Аңлату-күрсәтү;

  2. Өлешчә эзләнү.

IV Алымнар:

  1. Сорау – җавап;

  2. Әңгәмә;

V Җиһазлау:

  1. Дәреслек;

  2. Плакат;

  3. Картина.

VI Дәреснең төре:

  1. Яңа материалны аңлату дәресе.

VII Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт. 7 нче кл. өчен татар теле д-леге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р.Р. Нигъмәтуллина. – Казан: Мәгариф, 2007. – 155б.























Дәрес планы

I Оештыру этабы: 1м

  1. Сыйныф белән исәнләшү.

II Актуальләштерү этабы: 2м

  1. Өй эшен җыеп алу.

III Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру этабы: 30м

  1. Яңа лексиканы алу.

а) Тактада бирелгән сүзләрне укып чыгу, аларны истә калдырырга тырышу;

ә) Картина буенча җөмләләр төзеп кыш турында сөйләү;

б) Сөйләм барышында бер укучыдан синхрон тәрҗемә иттерү;

в) 3 нче күнегүдәге текстны укып тәрҗемә итү;

г) 6 нчы күнегүдәге шигырьне уку һәм дәвам итү;

д) 8 нче күнегү ярдәмендә шигырь өстендә эшләү.

IV. Дәресне йомгаклау этабы: 10м

  1. 5 нче күнегүдә өйрәнелгән сүзләр белән 2 минут эчендә җөмләләр төзергә һәм берничә укучыга укытып чыгу;

  2. Укучыларның дәрестә ирешкән уңышларын бәяләү.

V Өйгә эш бирү: 2м

  1. 79 нчы биттәге истә калдырасы сүзләрне сүзлеккә язып куярга;

  2. 3 нче күнегүдәге текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.






Дәрес барышы

I Оештыру этабы:

У. Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Хәлләрегез ничек? Балалар, кем бүген сыйныфта дежур? ... кемнәр бүген дәрестә юк?

у. Бүген дәрестә барыбыз да бар.

II Актуальләштерү этабы:

У. Ярар, булды. Рәхмәт. Сезгә өйдә сочинение язып килергә кирәк иде. Хәзер шуларны җыябыз. Алга җибәрегез.

III Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру этабы:

У. Хәзер китапның 79 нчы битен ачып куясыз да тактага карыйсыз. Балалар, бүген без сезнең белән яңа темага керәбез. Теманың исеме – Урамда гыйнвар салкыннары. Әлеге теманы өйрәнер өчен без менә шушы сүзләрне белергә тиешбез. Аларны белмичә без бүген эшли алмыйбыз. Әйдәгез, бу сүзләрне укып чыгыйк әле. Кем укый? Әйдә, Артем укып чык әле.

(Артем укый: авырая - тяжелеет /становится тяжелым, караңгылана – темнеет / становится темным һ.б.)

У. Булды, утыр. Тагын бер кабатлап чыгыйк әле.

- Тяжелеет ничек була?

- Караңгылана?

- Становится ясным?

- Темнеет? Һ.б.

у. – авырая,

- становится темным,

- аяза,

- караңгылана һ.б.

У. Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер тактадагы рәсемгә игътибар итик әле. Сез ничек уйлыйсыз, бу кышның кайсы ае икән?

у. Гыйнвар ае.

У. Әйе, дөрес, бу гыйнвар ае. Карагыз әле, балалар, картинада җилле, буранлы кыш сурәтләнгән. Сез кышны яратасызмы?

у. Әйе, яратабыз. Юк, яратмыйбыз.

У. Ни өчен? Әйдә, Әмир, әйтеп кара әле.

у. Мин кышны салкын булганга яратмыйм.

У. Кышкы урман, балалар, бик матур була. Анда агачлар да, җәнлекләр дә икенче төрле. Агачлар барсы да ап-ак, җир дә ак. Кошлар тавышы да, җәнлекләр тавышы да куркынычрак ишетелә. Карда төрле-төрле эзләр күрергә була. Әнә, урамда да бит ничк матур, монда, шәһәрдә алай ук күренми ул, ә авылга әби-бабаларыгызга кайткач күргәнегез бардыр. Әуңа күрә кышкы табигатьне яратырга кирәк. Аның матур якларын күрә белергә һәм сакларга кирәк. Кызганычка каршы, хәзерге вакыттагы аучылар, агач кисүчеләрне күрәбез, ишетеп беләбез. Ә сез, укучылар, ничек уйлыйсыз? Сезнең бу кешеләргә карата мөнәсәбәтегез ничек?

у. Без аларга карата начар мөнәсәбәттә, чөнки алар табигатебезне җимерәләр.

У. Шулай итеп, укучылар, без табигатьне, аның матурлыгын, сафлыгын күрә һәм саклый белергә тиешбез. Сез минем белән килешәсезме?

у. Әйе, килешәбез.

У. Әйдәгез, хәзер картина буенча җөмләләр төзеп кыш турында сөйләшеп алыйк әле. Әйдә, Рөстәм, син татарча җөмләләр уйла, ә Камилла аны русчага тәрҗемә итә. Тәрҗемәче булып карыйк әле. Сез барыгыз да тыңлыйсыз!

у. Кыш көне бөтен җир ак була. – Зимой все бывает белым.

Без чана, чаңгы шуабыз. – Мы катаемся на санках и на лыжах. Һ.б.

У. Ярар, монда озак тукталып тормыйбыз. Алга таба барабыз. Теона, 3 нче күнегүнең биремен укы әле.(укый: Текстны төшеп калган сүзләрен куеп укыгыз. Тәрҗемә итегез). Ярар, утыр. Менә бу сүзләрнең тәрҗемәсе тактада. Аста бмирелгән сүзләрне өстәп укыйбыз хәзер һәм тәрҗемә итеп барабыз. (эшлиләр).

3 нче күнегү.

Гыйнвар кышның икенче ае, кыш уртасы. – Январь второй месяц зимы, середина зимы.

Ул елның иң салкын ае булып санала. – Он считается самым холодным месяцем года.

Көчле салкыннар да, бураннар да еш була бу айда. – В этом месяце часто бывают сильные морозы и метели.

Бакчалар, урманнар калын кар көртләре астында йоклый. – Сады, леса спят под толстым слоем снега.

Елгаларда, күлләрдә боз катламы да көннән-көн калыная. – В реках, озерах с каждым днем утолщается слой льда.

Салкыннан аяк астында кар шыгырдый. – От холода под ногами скрипит снег.

Чәчләргә ак бәс куна, авыздан пар чыга. – На волосы садится белый иней, изо рта выходит пар.

Аяз көндә күк йөзе зәңгәрсу була. – В ясную погоду небо бывает голубым.

Төнлә йолдызлар якты булып яналар. – Ночью звезды горят ярко.

Төньяктан салкын һава килгәндә, температура 40 – 45 градуска кадәр төшәргә мөмкин. – Когда с севера приходит холдный воздух, температура может опуститься до 40 – 45 градуса.

Көннәр озая һәм яктыра. – Дни становятся длинными и светлыми.

Кояш көннән-көн югарырак һәм күктә озаграк тора. – Солнце с каждым днем поднимается все выше и светит дольше.

Ай ахырында көн озынлыгы сәгать ярымга арта. – В конце месяца продолжительность дня на полтора часа увеличивается.

Ә күк йөзе көн саен ныграк зәңгәрләнә. – А небо голубеет день от от дня.

Якты кояш нурлары астында кар бөртекләре дә зәңгәр булып күренә. – Под ясными лучами солнца даже снежинки кажутся голубыми.

Шуңа күрәдер гыйнвар аен элек рус халкы просинец дип йөрткән. – Наверное поэтому раньше русские месяц январь называли просинец.

У. Молодцы, балалар. Димәк, текстта сүз нәрсә турында бара?

у. Гыйнвар ае турында.

У. Ә хәзер, балалар, бу текстка һәрберегез берәр сорау куйсын. Ягез әле, сорауларны бирегез.

у. Ни өчен гыйнвар аен просинец дип йөрткәннәр? – Чөнки бөтен җир зәңгәрсу була.

Гыйнвар кышның ничәнче ае? – Гыйнвар кышның икенче ае.

У. Булдырдыгыз! Ә хәзер шигырь укыйбыз. Ул гади генә шигырь түгел, табышмак та. Игътибар белән тыңлагыз. Кайсы рәт беренче әйтә, шул җиңә. Башта үзем укыйм. Яңа елда яңа кар;

Җемелдәр дә, елкылдар...

...

Кайсы айда?

...

у. Гыйнварда.

У. Ә хәзер шигырьнең русчасын безгә Адель укып китсен әле.

у. Новый год еще в пороге

...

У. Әйдәгез, тагын Катя да укысын әле татарчасын.

у. Яңа елда яңа кар;

Җемелдәр дә елкылдар

...

У. Балалар, ардыгыз да бугай, әйдәгез, физкультминутка ясап алабыз. Торабыз.

Физкультминутка.

Мин сезгә бер дип әйткәндә – кул чабабыз,

Ике – бармакларны шартлатабыз,

Өч – куллар белән аякларга сугып куябыз,

Дүрт – аяклар белән идәнгә тибәбез.

Булды. Утырыгыз. Хәзер тагын эшләп алабыз. Әйдәгез 8 нче күнегүнең биремен укы әле Булат. (укый: Җөмләләрне дәвам итергә.). Камилә, әйдә, син дәвам ит әле җөмләләрне.

у. Ай ахрында көн озынлыгы сәгать ярымга арта . Төньяктан салкын һава килгәндә температура 40 – 45 градуска кадәр төшергә мөмкин.

V Дәресне йомгаклау этабы:

У. Димәк, балалар, без сезнең белән яңа сүзләр белән таныштык. Кабатлап алыйк әле.

- Караңгылана ничек булды әле безнең?

- Яктыра?

- Аяза?

у. – темнеет, становится темным.

- светлеет, становится светлым.

- яснеет, становится ясным.

У. Бүгенге тема буенча сорауларыгыз бармы, балалар? Әйдәгез, 5 нче күнегүдә җөмләләр төзик әле шушы сүзләр белән.

у. Кышын тиз караңгылана.

Берничә көн кар яумаса күк йөзе аяза. Һ.б.

VI Өйгә эш бирү:

У. Хәзер көндәлекләрне аласыз, өй эшен язабыз. Яңа өйрәнгән сүзләрне сүзлегегезгә күчерәсез. Мин икенче дәрестә тикшерәм. Сүзлекләрне онытмагыз, алып килегез. Ә өченче күнегүдәге текстның эчтәлеген өйрәнәсез.

VII Билгеләр кую:

У. Көндәлекләрегезне бирегез.

Тактада:

Плакат: Аяза – яснеет / становится ясным

Калыная – толстеет / становится толстым

Караңгылана – темнеет / становится темным

Авырая – тяжелеет / становится тяжелым

Җиңеләя – становится легким

Зәңгәрләнә – синеет / становится синим

Сүзләр: якты-светлый

Калыная-толстеет

Ак-белый

Озаграк-дольше

Озая-удленяется

Көчле-сильный

Зәңгәр-синий

Салкын-холодно

Зәңгәрсу-голубой

  1. Урамда гыйнвар салкыннары” картинасы

Студент: Укытучы:



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 15.11.2015
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров335
Номер материала ДВ-157559
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх