Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Урок для 3 класса по чтению "Челтерәгез чишмәләр"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 15 ДЕКАБРЯ!

Конкурс "Я люблю природу"

Урок для 3 класса по чтению "Челтерәгез чишмәләр"



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Челтерәгез, чишмәләр.

Максат:

1.Суның табигый байлык икәплеген ,изге җир булуын балаларга төшендерү.

2.Укучыларның сөйләм телен үстерү .

3.Чишмәләргә сакчыл караш , мәхәббәт тәрбияләү .

4.Табигатьнең байлыгын , матурлыгын күрә,аңлый белергә өйрәтү.

1.Оештыру моменты.

(Укучылар тезелеп учак янына утыралар )

Сара Садыйкова көе ,Г.Бәширов сүзләре . "Җидегән чишмә "көе астында,видеомагнитофоннан авыл күренеше күрсәтелә ,сөйләү.


Туган авыл...Туган җир ...

Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр . Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты,нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар . Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас,истә кала торган урыннары күп

Биек-биек таулар, зәңгәр сулы диңгезләр булмаса да, бездә тау астыннан челтерәп аккан чишмәләр күп. Чишмәләр... алар бөтен төбәктә дә моңлы, җырлы урман буйларында, тургайлар моңына күмелеп челтериләр. Элек-электән кешеләр сулыклар, чишмәләр булган урынга килеп урнашып тормыш итә башлаганнар. Димәк алар чишмәләрнең яшәү чыганагы икәнен белгәннәр, сусыз яшәү мөмкин түгелен аңлаганнар.

Һәр авылның тирә-юнь табигатен су чыганаклары бизи . Халыкның тормышы су белән бәйле. Сукаеш авылы да бик уңайлы җиргә урнашкан. Авылның менә дигән көтүлекләре,печәнле болыннары,урманнары бар. Елгаларда зәңгәр күзле чишмәләрнең саны исәпсез-хисапсыз. Чишмәләр -барлык сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары. Кешенең гомере башланып киткән кебек үк, инешнең дә башлангычы бар. Бу — чишмәләр. Чишмә, тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга, бөдрә дулкыннар ясап, әкрен генә ага. Аның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр.

Чишмәләр турында:””Башы-тауда, аягы диңгездә” дигән табышмак бар. Ул чишмәләрнең җитез, йөгерек, халыкка хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли.

Чишмәләр... Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар?!

Чишмәләр – тереклек чыганагы, җир куенының  җиденче  катламнары  аша бәреп чыгучы саф сулар алар. Зур дәрьялар, Иделебез,  Кама,  Агыйделләр  үзләренең  мул  сулары  белән  чишмәләргә  бурычлы бит. Һәр  елга  башы – чишмә,  ә  инеш – елгалар  диңгезләрне  тулыландыра.  

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Беришесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, җаннарны сөендерә, күңелне шатландыра. Икенчеләренең тавышы янына килгәч кенә ишетелә, гүя ул үз алдына гына сөйләшә, барыр юллары, үтәсе араларының озынлыгы турында сөйли. . Өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга, әйтерсең лә ул җир асты юлларын уза-уза ялыккан, арыган. Аның якты кояш нурларын күрергә зарыккан сулары өскә күтәреләләр, яктылыкка ашкыналар.

Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, табигатьтә ямь калмаячак.

Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Яшел чирәмле чишмә юлы безгә тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр кайнап чыгуын без һәрвакыт үзебезнең йөрәк тибеше аша тоябыз.

     Җир – Анабыз  биргән  иң  зур  байлыкларның  берсе – ул  эчәр  суыбыз. Ә  эчәр  су  дигәндә, без инде, иң   беренче  итеп, өянкеләр  күләгәсеннән бәреп   чыккан   саф чишмәләребезне   күздә   тотабыз.  Чишмә булган җирдә   яшеллек   тә,   сайрар кошлар да, аерым бер ямь дә була.  Су, һава, җир – бер чылбыр. Шуларның берсе генә сау булмаса да, кеше үзе сәламәт була алмый.  Чишмә челтерәгәнен тыңласаң - колакларың изри, бер йотым салкын суын эчсәң, җаның сихәтләнә.

1. Тау астыннан ургып-ургып

Бер чишмә ага,

Челтер, челтер, челтер килеп

Иделгә таба.

Татлы сулы, затлы сулы

Чишмә була ул.

Тамчы булып чәчәкләргә

Тамып куна ул.

Сусаучылар су эчәләр

Аннан иелеп.

Сандугачлар су коена

Анда җыелып.

2. Ә.Исхак "Чишмә"

Челтер -челтер чишмә ага,

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем-җем итә

Көннең алтын нурлары.

Тау астында чишмәбез,

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбе

Безнең чишмә борыла-борыла

Зур инешкә коела

Идел суы шундый бик күп

Чишмәләрдән җыела.

3.Туган авылым.

Туган авылым -тау куенында,

Борма инеш буенда .

Кайларга гына барсам да,

Һаман минем уемда.

Хәтфә таулар ,зифа таллар,

Җиләкле үзәннәрең,

Синдә генә сихри моңы

Тылсымлы чишмәләрнең.

Сылу кызларның тукыган

Ашъяулыгын ,сөлгесен,

Чуклы чәчәкле шәлләрен ,

Кушып йөрәк җылысын.

(Т. Кәримова)


Әйе, безнең авылыбызда чишмәләр күп. Чишмәләр- барлык төр сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганагы. Чишмә яшәүдән туктаса, елга күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак.
-Балалар, чишмәне икенче төрле ничек атыйлар? (балалар җавабы)
-Әйе, бик дөрес “кизләү” дип тә йөртәләр.
-Чишмәләргә улаклар ни өчен куялар?
- Ни өчен чишмә янына агачлар утырталар?(балалар җавабы)
-Балалар, авылыбызның нинди урамга урнашуын игътибар иткәнегез бармы? Мондый матур урынны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр бит. Күрәсез, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгән. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклары булган урын кирәк икән.
Салкын чишмә суы әле хәзер дә авылның иң кадерле сыйларыннан санала. Авылның иң изге газиз бер өлеше итеп, яратып, халык чишмәләргә ягымлы исемнәр дә кушкан: Буралы чишмәсе, Бөтнек чишмәсе, Камалый, Тегермән, Изгеләр, Галләм чишмәләре. Бу чишмәләрнең һәрберсенең тарихы бар.
-Ягез әле, балалар сез чишмәләр тарихын әби-бабалардан сорашып, язып килдегез. Хәзер шулар белән танышыйк. (Балалар чыгышы)
Әйе һәр чишмәнең тарихы кызыклы. Чыннан да искиткеч матур бит авылыбызның табигате. Безнең бабаларыбыз акыллы кешеләр булганнар. Чишмә- суларны күз карашыдай саклаганнар. Балалар, безнең шагыйрьләребез чишмәләр турында матур-матур шигырьләр дә иҗат иткәннәр. Мин сезне Г.Афзалның


Чишмә башы” шигыре белән таныштырасым килә.
Бер эсседән качып,
Бер суыктан,
Кыргыйлыктан җаннар көйгәндер
Тау астыннан чишмә тибеп чыккан,
Бер яхшылык булсын дигәндер.

Тау итәген ярып чишмә типкән,
Салкын гына суы саф көмеш
Челтер- челтнр итеп агып киткән,
Дөнья буйлап киткән саф килеш.
Анда килеп намаз укыганнар
Мосафирлар дога кылганнар.
Чишмә башы- изге урын диеп
Тәсбих әйтеп торган урманнар 

Әгәр сихри чишмәнең теле булса, ул сезгә менә нәрсәләр әйтер иде:

Без ага башлаганга күп еллар үтте, элекке матурлыгыбыз югала бара, суларыбыз кими, ярларыбыз җимерелә, чишмә башларыбыз томалана. Хайваннар күбебезгә баса, имгәнәбез, суыбыз җир астына кача. Безнең тирә- юнебезгә рәшәткәләр кирәк. Төбебезнең ел саен чистартылуын телибез. Вак һәм эре елгаларга су бирер идек, чөнки вак елгаларыбызның суы бетүгә таба бара. Тирә-юнебезгә агачлар утыртсыннар иде. Агач үсмәгән урында дым юк, дым юк җирдә су булмый. Бабайлар заманында безгә күбрәк әһәмият бирелә иде. Кайчандыр балалар да яныбызга килеп, чишмә башларыбызны чистарталар иде. Хәзер алар мопед, велосипедларга утырып, кырыебыздан выжлап кына үтәләр. Безнең янга килү, безне карау өчен күп вакыт кирәкми югыйсә- дип әкрен генә челтерәүләрен дәвам итәләр.
Чишмәләр челтерәвеннән, аларның шундый зарларын ишеткәндәй булдым.

Әйе, юлаучылар да арган җаннарына чишмә суыннан көч алып ял итеп китәләр. Чишмәләр игътибарга аеруча мохтаҗ. Сызылып аткан җәйге авыл таңын сәламләп каршылаган зәңгәр чишмәләр җыры кемгә генә якын түгел, кемнең генә күңел кылларына тәэсир итми кала икән?

Әйдәгез балалар, көмеш һәм саф сулы чишмәләребезгә ярдәм итик, чистартыйк, аларның җыры беркайчан да тынмасын иде.








Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДA-015655

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>