Инфоурок Другое Другие методич. материалыУрок. Дәрес эшкәртмәсе. "Антонимнар"

Урок. Дәрес эшкәртмәсе. "Антонимнар"

Скачать материал

      Максатлар: 1. Укучыларны антоним сүзләр белән таныштыру,     аларда билгеле бер күнекмәләр булдыру;

2. Сөйләм һәм язу телен үстерү;

3. Телгә мәхәббәт уяту.

Материал: 1. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5 нче    с-фы өчен д-лек / Р. А. Юсупов, К. З. Зиннәтуллина,           Ч. М. Харисова, Т. М. Гайфуллина – Төзәт. һәм тулыл. дүртенче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 159 б.: рәс. б-н.

2. Татар халык иҗаты: Хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2004. – 479 б.

3. Сафиуллина Ф. С. “Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр: Югары һәм урта уку йортлары өчен. – Тулыл. 2нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 344 б.

Җиһазлау: күрсәтмәлелек, карточкалар.

Дәреснең тибы: яңа белем бирү дәресе

Дәреснең методлары: әңгәмә, күрсәтмәлелек, уен, күнегүләр, карточкалар, китап белән эшләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес планы

I Актуальләштерү:

   1. Укучыларны барлау;

   2. Өй эшен тикшерү;

   3. Күрсәтмәлелек белән эшләү.

II Яңа белем һәм күнекмәләр бирү:

        1. Антонимнарны аңлату:

        2. Китаптан кагыйдәне уку.

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1.                      Китаптан күнегү эшләү ( 204 нче күнегү);

2.                      Карточка эшләү ( үз антоним парын тап!);

3.                      Туп белән уен уйнау;

4.                      Таҗларда язылган җөмләләрнең хаталы сүзләрен төзәтү;

5.                      Йомгаклау.

IV Өй эше ( 205 нче күнегү)

 

Дәрес конспекты

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Кәефләрегез әйбәтме?

Укучылар: Исәнмесез! Әйбәт.

Укытучы: Минем дә кәефем әйбәт. Дәрестә барыгыз да бармы?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Бик әйбәт булган. Укучылар, әйдәгез дәфтәрләрегезне җыеп бирегез әле. Ә мин сезгә икенче  дәфтәрләрегезне таратам. Балалар, игътибар белән тактага карагыз әле. Анда мәкаль һәм табышмаклар язылган. Әйдәгез әле аларны берәм-берәм укып үтик.

1. Яхшы сүз – җанга дару,

   Яман сүз – канга агу. (М.)

2. Белемле көн күргәндә, белемсезгә төн килгән. (М.)

3. Белемне алу суганнан ачы, азагы балдан таталы . (М.)

4. Иртә белән – тау,

   Кич белән – болын. (Т.)

5. Кәгазь өстен карайта,

   Дөнья йөзен агарта. (Т.)

Укытучы: Укучылар, әйдәгез әле башта мәкальләрнең эчтәлеген, табышмакларның җавапларын әйтеп үтик. Беренче мәкальне кем әйтә?

Укучы: Яхшы сүз ул һәрвакыт рәхәтлек китерә, ә яман сүз начарлыклар кына китерә, дигәнне аңлата, минемчә.

  Укытучы: Ярар, молодец. Икенче мәкальне карыйбыз.

Укучы: Белем ул яктылык алып килә, ә белемсез кеше караңгылыкта яшәгән кебек була. Аның күзләре йомык.

Укытучы: Молодец. Өченче мәкальне ничек аңлыйсыз?

Укучы: Белем алу бөтен кешегә дә авыр, ләкин белем алынгач, ул безгә тормышта бик булышачак, ярдәм итәчәк, рәхәтлек китерәчәк.

Укытучы: Әйбәт. Һәм безнең ике табышмак калды.

Укучы:  Иртә белән – тау,

              Кич белән – болын. (Т.) Бу – минемчә, эш, яки вакыт. Чөнки иртә белән безнең эш, вакыт тау хәтле күп була, ә кич белән беткән була.

Укучы: Кәгазь өстен карайта,

            Дөнья йөзен агарта. (Т.) Бу каләм була.

Укытучы: Молодцы, укучылар. Ә хәзер игътибар итегез әле калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә. 1 нче мәкальдә - яхшы-яман, дару-агу;      2 нче мәкальдә көн-төн, 3 нчедә ачы-баллы. 1 нче табышмакта иртә-кич;        2 нчесендә карайта-агарта. Укучылар, бу нинди сүзләр икән?

Укучылар: Антоним сүзләр.

Укытучы: Молодцы! Әйе, бу антоним сүзләр, чөнки алар капма-каршы мәгънәгә ия. Әйдәгез әле, бүгенге число, сыйныф эше, теманы дәфтәрләрегезгә язып куегыз. Һәм калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне парлап дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз. <...>

Укучылар, антонимнар – капма-каршы мәгънәле сүзләр ул. Антонимнар сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмнең сәнгатьлеген көчәйтә. Әйдәгез әле, китаптан кагыйдәне укып алыйк.

Укучы: (кагыйдәне укый)

Укытучы: Молодец. Сорауларыгыз юкмы әлегә, укучылар?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Ярар. Ә хәзер 204 нче күнегүне эшлибез. Монда бирелгән сүзләрнең антонимнарын табырга кирәк. Дәфтәрләрегезгә 204 нче күнегү дип язып куегыз.

204 нче күнегү

Арзан-кыйбат, яхшы-яман, чиста-пычрак, сәламәт-авырту, дөрес-хата, матур-ямьсез, зур-кечкенә, эссе-суык, ягымлы-дорфа, батырлык-куркаклык, сөю-күрә алмау, яратмау, кыенлык-җиңеллек, ирешү-ирешмәү, тоткын-азат.

Укытучы: Ярар, молодцы. Ә хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Бу карточкаларның биреме – үз антоним парын тап, дип атала. Монда сезгә ике колонкада сүзләр бирелә. Аларның антоним парлары бар, ләкин алар бер-берсен югалтканнар. Сезгә карандаш белән һәр сүзнең парын табарга кирәк. Карточканың артына исемегезне язарга онытмагыз. <...>

Укытучы: Ә хәзер мондый уен уйнап алабыз: барыбыз да басабыз. Мин бер сүз әйтәм һәм тупны бер кешегә бирәм, ул мин әйткән сүзгә антоним әйтергә тиеш. Һәм тупны миңа кире ыргыта.

СҮЗЛӘР:

 җиңел – авыр                   тыйнак-әрсез

Тәбәнәк-биек                    тырыш-ялкау

Түбән-югары                    начар-яхшы

Карт-яшь                           озын-кыска

Акыллы-тиле                    көлү-елау һ. б.

Укытучы: Бик әйбәт, укучылар! Ял итеп тә алдык, темабызны да онытмадык! Ә хәзер, укучылар, тактада чәчәк үскән. Ләкин ул гади генә чәчәк түгел. Аның артында хаталы җөмләләр язылган. Хәзер сез чиратлап тактага чыгасыз да җөмләне укыйсыз. Ул җөмләләрдә кайбер сүзләрне антонимнар белән алыштырырга кирәк. Тактага алыштырыласы сүзне антонимы белән парлап язасыз һәм җөмләнең хатасын төзәтеп, күчерәсез. Аңлашылдымы, укучылар? Башлыйбыз.

Таҗлардагы җөмләләр:

1. Эссе кыш рәхимсез җылысын быел күп күрсәтте.

2. Әйбәт укыган өчен Рамил көн саен икеле ала.

3. Кич белән шундый матур кара кар яуды.

4. Кич белән җыенып мәктәпкә киттем.

5. Җылы вакытта мин үземнең яраткан киез итекләремне киеп йөрим.

6. Хәерче Фәрит быел өч катлы йорт салып чыкты.

7. Торт шундый ачы, миңа бик ошады!

8. Сыйныфка чыгып, дәрескә әзерләнә башладык.

9. Көн шундый карангы, күктә йолдызлар да күренми.

 Алыштырыласы сүзләр парлары белән:

1.                      Эссе -салкын, җылы-суык;

2.                      әйбәт-начар;

3.                      кара-ак;

4.                      кич-иртә;

5.                      җылы-салкын;

6.                      хәерче-бай;

7.                      ачы-татлы;

8.                      чыгып-кереп;

9.                      көн-төн.

Укучылар, мин сезнең белән бик канәгать! Шулай итеп без сезнең белән бүген антонимнарны өйрәндек. Антоним сүзләр нинди сүзләр була инде ул?

Укучы: Капма-каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип атала.

Укытучы: Дөрес. Антонимнар, балалар бер үк сүз төркеменнән булырга тиеш. Онытмагыз. Киләсе дәрестә антонимнар темасын дәвам итәрбез.           ( Билгеләр кую.) Укучылар, сезгә өй эше итеп 205 нче күнегү бирелә. Монда антонимнарның астына сызып, күчерергә кирәк. Сорауларыгыз булмаса, дәрес тәмам. Сау булыгыз!

Укучылар: Сау булыгыз!

 

 

 

       

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок. Дәрес эшкәртмәсе. "Антонимнар""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Товаровед-эксперт

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 995 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.11.2015 1819
    • DOCX 47 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Насибуллина Фанзиля Габбазовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 7865
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Мини-курс

Реклама для роста бизнеса: эффективные стратегии и инструменты

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 37 человек из 20 регионов

Мини-курс

Теория вероятности и комбинаторика в современной математике

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методические навыки и эффективность обучения школьников на уроках литературы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе