Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Урок- Эссе "Я- учитель".
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Урок- Эссе "Я- учитель".

библиотека
материалов



Эссе “Мин -укытучы”

Миңа сорау бирсәләр:

- Бәхет ни ул? - дисәләр,

Бәхет – шушы: укучылар

         Кеше булып үссәләр.


Клара Булатова



... Бөтен тереклек бу доньяда үзенә генә хас булган кагыйдәләргә буйсынып яши. Туа, үсә, укый. Әйтик, каен яфрагы беренче язгы кояш нурларын күргәч тә, шул кояшка үрелергә өйрәнә. Ә инде өйрәнгәч, бу мизгелне исендә калдырырга тырыша һәм аны бүтән киләчәк яфракларга да бирә. Шулай ук кеше дә борынгы заманнардан бирле, үсеш дәверендә, төрле авырлыкларны үтү юллары эзләгән. Аны тапкач үзенең киләсе буыннарынада тапшырырга тырышкан. Шулай итеп, доньяда беренче укытучылар- белемне саклаучы һәм аны алга сөрүче кешеләр, туган. Меңнәр ел үтүенә карамастан, укытучының роле үзгәрмәгән. Ул яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул. Бу җәһәттән укытучысыз кешелек доньясын күз алдына да китерү мөмкин түгел.

Минем укытучылык язмышымда, әлбәттә, үземнең остазларым да зур йогынты ясагандыр. Иң беренчесе- әнием Зөләйха Фазылҗан кызы Әхмәлетдинова – мәктәп баларлары өчен көенеп, ут йотучы, тормышта бар нәрсәне җиңеп алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен, үзен аямыйча, эш һәм ял сәгатен санамыйча сызганып эшләүче кеше. Икенчесе- мәктәп бусагасыннан кулын биреп каршы алган беренче укытучым, Валентина Алексеевна Яшина - киң холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы кеше, өченчесе- әтием Гилемхан Гильмугали улы Гәрәәев- олы тормышка чын-чынлап юл күрсәткән һәм бүгенге көндә дә маяк сыман юлымны яктыртып торучы. Алар үрнәген күреп, аларга сокланып, күпме матурлык, сафлык, чисталык бөркелә бит бу якты, бөек затлардан дигән уйларым укытучылыкка илткән сәбәпләрнең берсе булгандыр мөгаен.

Моннан 27 ел элек мин дә нәкъ менә шушы һөнәрне үз тормышымда сайладым. 22 ел буе Кушнаренко 1-нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытам. Шушы еллар дәверендә минем бер генә тапкыр да “эх, нигә укытучы язмышын сайладым икән” дип уйлап та, хәтта башымда андый фикер дә туганы булмады. Үз эшемә һәрчак җитди карадым, тугры калдым. Балаларга шул ук вакытта аларның яшьтәше, дусты булырга тырыштым, ләкин шул ук вакытта укучыларның булган барлык сорауларына җавап табучы, барысын да аңлатып, җайга салып торучы Укытучы булырга тырыштым.

Очар кошлар күккә омтылгандай

         Көн дә мәктәбемә юл алам,

         Сабый күңеленә ачкыч табып,

         Белем орлыклары мин салам.

         Туган телем – татар теле аша

         Тормыш серләренә өйрәтәм,

         Авыр булуына карамастан,

         Хезмәтемнән табам бары тәм.

         Һәрбер укучымның уңышына

         Сабыйларча ихлас сөенәм.

         Биек-биек белем тауларына,

         Алар түгел, гүя мин менәм.

Укытучы - бәхетле кеше, чөнки аның кулында Кешелек бәхете. Укытучы булу өчен һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк!

Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора.

Минем бурыч – укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау, балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру, һәм, иң мөһиме, һәрьяктан тулы үсеш алган, әхлаклы шәхес тәрбияләү.

Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була. Ләкин дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле хәйләләр уйлап табам – шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам. Укучылар алдында абруең булсын өчен, хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур дип уйлыйм. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәмә оештырып, кызыксынулары бер дә бетмәслек итеп эшләргә тырышам: аларны төрле идеяләр белән рухландырам, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям.

Кешелекнең киләчәге- укытучылар кулында. Без балалар күңеленә нинди орлык салсак, хезмәтләребезнең җимешеләре дә шундый булачак. Үз һөнәребезне яратып, хезмәтебезгә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән.










































Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 11.01.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров154
Номер материала ДВ-328428
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх