Химия IX сыйныф
Тема: Алюминий.
Дәреснең максатлары
Белем алу күнекмәләре: амфотер элемент буларак алюминийның физик һәм химик
үзлекләре,кулланылышы турында белемнәр системасы формалаштыру.
Белемнәрне үстерү:
укучыларда критик фикерләү, мөстәкыйльлек, алган белемнәрне практикада куллана
белү сәләтен үстерү.
Тәрбияви: белем алуга
уңай мотивация, җаваплылык хисе һәм дөрес үзбәя бирүне тәрбияләү.
Дәрес тибы:
тема буенча белемнәр куллану.
Җиһазлау:
алюминь фольга, алюминий чыбыгы, алюминий банка, кружка һәм кашык.
Укучыларга лаборатор тәҗрибә үткәрү өчен
җиһазлар: алюминий (гранулалары, чыбык кисәге,упаковка банкасы кисәге, хлорид
кислотасы, натрий гидроксиды, алюминий хлориды, спиртовка, тоткыч, пробиркалар,
шырпы)
Дәрес
барышы.
I.ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.
Укчыларда уңай халәт булдыру.МЕНЖМЕНТ буенча
утырту,саләмләү
II.АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ
Легенда буенча бер уйлап табучы үзенең
хуҗасына көмешкә ошаган, җиңел металдан ясалган кәсә бүләк итә. Әмма моның
ахыры аянычлы була,уйлап табучыны үлем җәзасына хөкем итәләр, чөнки хуҗа
үзенең көмешенең бу яңа металл тарафыннан бәясе төшүдән курка. Әмма бу хәл
чынлыкта матур әкият кенә.Бүгенге көндә бу металдан башка көнкүрешне күз алдына
китереп булмый.
1. ЭДЬЮМЕП. Слайдка күз салыйк: бу предметларны нәрсә берләштерә.
(алюминий)
2. Анограмманы чишеп артыгын ачыклагыз.
ЛЕРРУОГОД – УГЛЕРОД
НМИЙЕКР – КРЕМНИЙ
ИКСОЛОДР – ККИСЛОРОД
ДДРООВ – ВОДОРОД
ЛЙМИНИАЮ – АЛЮМИНИЙ
(алюминийдан кала калган химик
элементлар металл булмаганнарга керә)
III. Яңа белемнәр үзләштерү
Дәресебезнең темасын әйтеп бирерсез дип
уйлыйм.
-Әйе, Алюминий.
Мин бүгенге дәресне “ 13 номеры-бәхелеме әллә
юкмы?”дип атар идем.Бу тәкъдим буенча сезнең фикерләрне ишетәсем килә.
-Алюминий Д.И.Менделеевның химик элементлар
периодик системасы таблицасында 13 тәртип номеры астында урнашкан. Бу сан
турында имеш-мимешләр дә әз йөрми, ягъни мистик сан.
1.Алюминий барлык яктан да килгән рекордсмен, аларны
санап карагыз:
-Тыгыз; электрүткәрүчән, сыгылмалы,
ялтыравыклы төскә ия,Җир шарында киң таралган.
2.Металларның химик үзлекләреннән чыгып,
алюминийга хас үзлекләрне дә әйтеп карагыз.
Неме+ алюминий; катлаулы матдә+алюминий – бу
очракта металлардан аермалы буларак нинди үзлек хас? (Селтеләр белән тәэсир
итешүе). Хәзер шуны тәҗрибәдә исбатлыйбыз.
IV.ЛАБОРАТОР ТӘҖРИБӘ:
1.Куркынычсызлык
кагыйдәләрен истә тотабыз
Алюминий+ кислота= тоз+ водород;
Алюминий+селте = тоз + су;
2.Слайдка күз салыйк. Алынган реагентлар һәм килеп
чыккан реакция продуктларның туры килгәннәрен ачыкларга.
А. AlCl3 + H2
1. Al +O2
Б . AlCl3
2. Al + H2
В. AlCl3 + H2O
3. Al +Cl2
Г. AlCl3 + Hg
4. Al + HCl
Д. AlCl3 + HgCl2
5.Аl +NaOH
Е. NaAlO2 +H2
6. Al +HgCl2
Ж. Al(OH)3 + H2
7. Al + Fe2O4
З. Al(OH)3 + Na
И.Al2O3 + Fe
К.Al2O3
Дөреслекне тикшерү өчен
ачкыч:
1
|
2
|
3
|
4
|
5
|
6
|
7
|
К
|
Ж
|
Б
|
А
|
Е
|
Д
|
И
|
Нәтиҗә:алюминий амфотер үзлеккә ия.
Амфос сүзе тәрҗемәсе (синеңчә
дә минечә- дә дигәнне аңлата).
Нинди фәннәрне өйрәнгәндә бу
сүзләр белән очраштыгыз, искә төшерегез: (амфибия –җир – су хайваннары коры
җирдә суда да яшиләр, амфора – кувшин белән ваза формасын алган савыт,
амфитеатр – арена һәм күзәтү залын берләштергән бина).
3.Проблемалы сорау:
Математиклар әйтүенчә кушылучының урынын алмаштырудан сумма үзгәрми, ә менә
химиядә бу закончалык һәрвакытта да үтәлми, моңа үзебез дә тәҗрибә ярдәмендә
инаныйк.
А)алюминий сульфидына
тамчылап селте өстибез, утырым хасил була.
Б)селтегә алюминий сульфатын
кушканда утырым төшми.
Нәрсә белән аңлатыла?
(амфотер үзлеккә ия булганын күрсәтә).
4.Табигатьтә
алюминий нинди хәлдә очрый? Катнашмы әллә ирекле хәлдәме?
Алюминийның табигый
кушылмаларын тәкъдим итәм: сапфир, рубин, корунд, аларның тагын кушылмалары-ай
ташы,лазурит, сапфир, аквамарин, бирюза.
5.Алюминийны куллану буенча бәя бирегез:
Хәзер телевизион реклама әйтүенчә,иң
сыйфатлы упаковкага алюминий кулланалар,ни өчен? (һава, яктылык,җылылык
үткәрми,продуктларны озак вакытка саклап була)
Уңай һәм тискәре якларын
санагыз һәм стандартлы. Стандартсыз кулланылыш ысулларын тәкъдим итегез.
6.Алюминий төзелеш өчен
нәрсәсе белән яхшы?
-Югары технологияле;
-Коррозиягә чыдамлылыгы да
югары;
-Архитекрура ягыннан да
үзенчәлекле;
-тыгызлыгы аз булуга
карамастан, ныклы;
-түбән температурада эшләп
була;
-искра барлыкка китерми;
-рециклинг, икенчел эшкәртеп
була.
V.НЫГЫТУ.
Соңгы бирем:слайдта язылган фикерләрне
дөресме(+) ,түгелме (-) икәнен ачыклагыз.
Ирекле хәлдә очрый +
Җиңел металл +
Селтеләр һәм кислоталар белән реагирлаша+
Коррозиягә каршы тормый –
Оксидлардан металларны кайтара +
VI.ЙОМГАКЛАУ.
Парковка (укучыларның дәрескә карата
фикерләрен белү)
Укчыларга билге кую.
Өй эше :*42 өйрәнергә, алюминий катнашында
эверелеш чылбырын төзергә,
Иҗади бирем кроссворд төзергә.
Сау булыгыз, дәрес өчен рәхмәт. Молодцы!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.