Инфоурок Биология ПрезентацииУрок и презентация по биологии на тему "Грибы-паразиты" (на татарском языке)

Урок и презентация по биологии на тему "Грибы-паразиты" (на татарском языке)

Скачать материал

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Грибы - паразиты.docx

Дәрес темасы: Паразит гөмбәләр.

 

Дәреснең этаплары

Укыту материалының эчтәлеге, укытучының эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлегенең формалары һәм төрләре

 

 

1.Оештыру

моменты

 

 

 

 

 

 

Укытучы дәрескә уңай психологик халәт булдыра.

Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. (Урман һәм кош тавышлары)

Укучылар, карагыз һәм тыңлагыз әле. Без сезнең белән кайда хәзер?

Ә урман белән  сезнең үткән атналарда өйрәнгән  дәрес темалары  арасында нинди бәйләнеш бар соң? (Без сезнең белән нинди организмнарны өйрәнәбез?)

Бүген безнең үзенчәлекле дәрес. Бүген без сезнең белән урманга гына түгел, ә басуларга, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларына сәяхәткә барырбыз. Ә сәяхәткә чыгар алдыннан “Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын”, - дигән мәкалъгә нигезләнеп, бер-берегезгә иптәш сайлагыз әле. Моның өчен без “Клок Баддис” ысулын кулланырбыз.

Сезнең партада фломастерлар һәм кәгазьләр, аларны алабыз  һәм сәгать ясыйбыз: түгәрәген сыздык , цифрблатларын язып куйдык. 9,12,3,6 саннарын түгәрәклибез һәм шушы вакытларда сез иптәшкә кемне сайлар идегез, шуларны ачыклыйбыз.

Ә хәзер сәгать 9 да парлашкан парлар минем янга килеп үзләренең статусларын  сайласыннар әле.

Сез сәяхәт вакытында урманчылар, агрономнар, врачлар ролендә булырсыз.  Төрле профессия кешеләренә  ныклы белемнәр кирәк.

-Сез нинди белемнәр тупладыгыз соң, әйдәгез шуларны тикшереп карыйк әле.

Укучылар торып басалар һәм утыралар.

 

Тыңлыйлар һәм җавап бирәләр

Кулларын күтәреп җавап бирәләр.

 

 

 

 

 

Тыңлыйлар һәм эшлиләр

 

 

Укучылар статусларын килеп ала.

 

2. Белемнәрне тикшерү

-Укучылар, без сезнең белән нинди организмнар патшалыгын өйрәнәбез?

- Хәзерге вакытта гөмбәләрнең ничә төре билгеле?

- Гөмбәләр өйрәнә торган фән ничек атала? Кем белә?

Ә хәзер мин һәр төркемгә биремнәр бирәм.

1 төркем – аналитиклар

2 төркем – тикшерүчеләр

3 төркем – практиклар

Укучылар җавап бирәләр

 

Укучылар биремнәрне алалар һәм эшли башлыйлар

 

 

3. Белемнәрне актуальләштерү, дәреснең темасын һәм максатын билгеләү

Экранга игътибар: видеофрагмент күрсәтелә.

Кем моны “Бу – сихер” дип уйлый кызыл түгәрәкне күтәрә.  Кем моны “Бу – авыру” дип уйлый – яшел түгәрәкне күтәрә.

Кем җавап бирергә кыенсына – сары түгәрәкне күтәрә.

10 с. уйлагыз һәм җавап бирегез.

- Укучылар, гөмбәләр ничек тукланалар?

- Туклану характеры буенча гөмбәләр нинди ике группага бүленә?

- Сапрофитлар ничек тукланалар?

- Ә нәрсә ул симбиоз?
-
Нинди организмнар паразитлар дип атала??

- Без сезнең белән нинди гөмбәләрне өйрәндек?

- Ә бүген нинди гөмбәләрне өйрәнәбез?

Дәфтәрләрегезгә числоны һәм дәрес темасын язып куегыз.

100 меңләп төр гәмбәнең 10 меңнән артык төре паразит гөмбәләргә керә. Алар үсемлекләрне зарарлап, уңышны киметәләр, кешедә һәм хайваннарда авырулар китереп чыгаралар, торакларны җимерәләр.

- Шуңа күрә безнең алда нинди проблема барлыкка килә соң?

Дәфтәрләргә язып куегыз.Бу сорауга без яңадан өйләнеп кайтырбыз, әлеге сорауга җавап бирү безнең дәреснең нәтиҗәсе булыр.

Әйдәгез бергәләп дәреснең максатын һәм бурычларын билгелик.

-         Без нәрсә өйрәнәчәкбез?

-         Үз алдыгызга сез нинди бурычлар куясыз?

Укучылар җавап бирәләр

 

Укучылар үз фикерләрен түгәрәкләр ярдәмендә күрсәтәләр

 

 

 

 

 

Дәреснең темасын әйтәләр һәм дәфтәрләренә язып куялар «Паразит гөмбәләр»,

 

Проблема формалаштыралар:

 Паразит гөмбәләргә каршы ничек көрәшергә?

 

Укучылар дәреснең максатын һәм брычларын билгелиләр.

 

 

4. Яңа материалны өйрәнү

Паразит гөмбәләр бик күп организмнарны зарарлыйлар, шул исәптән кеше организмын да. Организмның авырганын ничек билгеләргә була соң?

Дөрес, күп кенә авыруларны тышкы билгеләре буенча билгеләргә мөмкин. Паразит гөмбәләр китереп чыгарган авыруларны да тышкы билгеләре буенча билгеләргә була. Һәм бу билгеләрне  белергә дә кирәк.

Паразит гөмбәләрне өйрәнү өчен сез нинди план төзер идегез?

План:     1. Паразит гөмбәнең исеме

1.     Зарарлаучы организмнар һәм тышкы билгеләре

2.     Көрәш һәм саклану чаралары

Ә шундый зур информацияне ничек итеп системага салырга булыр?

Әйе , без алар турында информацияне таблицага  тутырырбыз.

Ул таблица сезнең эш дәфтәрегездә  бар – 35 биттәге 55 биремне ачыгыз әле.

Таблиц өч баганадан тора

Паразит гөмбәнең исеме

Зарар күрүче организмнар

Билгеләре

Көрәш чаралары

 

 

 

 

Мин хәзер һәр өч парга биремнәр бирәм. Сез шул биремнәрне үтәп, таблицага  өйрәнгән гөмбә турында мәгълүматне язып куегыз. Сезгә 5 минут вакыт бирәм.

Беренче пар басуларда, икенче пар – яшелчә бакчаларында, өченче пар – җиләк-җимеш бакчаларында очрый торган гөмбәләр белән танышалар.

Беренче группа өчен бирем:

1.     § 16 (82 бит) “Каты кисәү” текстын укы һәм таблицага кирәкле информацияне яз.

2.     Дәреслектән “Арыш анасы” текстын һәм өстәмә информацияне укы, дәреслектә арыш анасы рәсемен кара һәм таблицаны тутыр.

3.     Ни өчен арыш анасы белән агулануны  “убыр тартышуы”  яки “Антония уты “ дип  атаганнар?

Икенче  группа өчен биремнәр:

1.     Яшелчәләрнең паразит гөмбәләре турында өстәмә информацияне өйрәнегез, аларның рәсемнәрен китаптан табыгыз.

2.     Бәрәңгедә тагы нинди авырулар була. Дәреслек текстыннан ул авырулар турында укып танышыгыз (83 бит).

3.     Алар турында  таблицага языгыз.

Өченче группа өчен биремнәр:

1.     Җиләк-җимешләрнең паразит гөмбәләре турында өстәмә информацияне өйрәнегез, аларның рәсемнәрен китаптан табыгыз.

2.     Петри чашкасындагы алмалар нинди гөмбә белән зарарланганнар? Дәлилле җавап бирегез.

3.     Алар турында таблицага языгыз.

Эшчәнлеккә  көйләү

 

Укучыларның җаваплары тыңлана.

 

 

 

 

 

Укучылар җавап бирәләр.

 

 

Укучылар планның бүлекләрен әйтәләр

 

 

 

Укучылар җавап бирәләр.

 

 

 

 

Таблицаны  өйрәнәләр, төзәтмәләр кертәләр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар биремнәрне үтиләр таблицаны тутыралар, җавап бирергә әзерләнәләр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

5.  Группаларның

эшен тикшерү

 

 

 

 

 

 

Физкультминутка.

Безнең беренче сәяхәтебез басуга булыр. Укучылар, сез безнең басуларда үсүче нинди иген культураларын беләсез?

Аларны нинди паразит гөмбәләр зарарлыйлар икән?  Беренче парны тыңлап китик әле. Сез нинди гөмбәләр белән таныштыгыз.

Аларны игътибар белән тыңлагыз, алар сөйләгән гөмбәләр турында таблицагызга язып куегыз.

 

Безнең алдагы сәяхәтебез – урманга. Урманга без сезнең белән бергәләп барырбыз. Ә урманга барганда бераз зарядка да ясап алырбыз.

Әйдәгез, матур итеп парта кырыена чыгып басыйк, минем белән бергә сез дә кәрсәткән күнегүләрне кабатлагыз:

Без барабыз урманга,

Гөмбәләр үскән анда.

Гөмбәне без алабыз

Һәм кәрзингә салабыз.

Тагы берне алабыз,

Һәм кәрзингә салабыз.

Өченчесен алабыз,

Анысын да салабыз.

Бер алып һәм бер салып,

Кәрзиннәрне тутырып,

Иркенләп һава сулап

Эшлик хәзер утырып.

Ә игътибар сезнең – экраннарда. Игътибар белән видеофрагментны карагыз, анда нинди гөмбә турында сөйләнә.

(Каты гөмдә – трутовик турында видеофильм кәрсәтелә)

Каты гөмбәләрнең төрләре бик күп. Сез аларның кайберләрен 52 рәсемдә күрәсез. Дәреслекнең 82 битендәге “Каты гөмбәләр” тексты белән танышып,  алар турында таблицага язып куегыз.

 

Ә хәзер безнең сәяхәт - Яшелчә бакчасына. Без икенче парны тыңлап китербез. Алар нинди паразит гөмбәләр белән таныштылар икән?

Бәрәңгедә тагы нинди авырулар була соң?

 

Сәяхәтебезне җимеш бакчасында дәвам итәбез. Анда җимеш агачларын нинди паразит гөмбәләр заралый микән, тыңлап китик әле. Сүз өченче парга.

Сезнең алда тәлинкәдәге алмалар нинди паразит гөмбә белән зараланган соң?

 

 

5. Кешедәге гөмбә авырулары

Паразит гөмбәләр хайваннарны һәм кешене дә зарарларга мөмкин.

Микозалар   (от др.-греч. μύκης — «гриб»)  паразит гөмбәләр китереп чыгара торган авырулар. (дәфтәргә язу). Бу гөмбәләр төрле тире авырулары китереп чыгаралар. Әгәр үзегездә авыру билгеләре күренсә, кичекмәстән врачка барырга кирәк. Хәзер без  врач-дерматологны тыңлап китербез

- Бу авырудан ничек сакланырга кирәк соң?

 

Укучылар җавап бирәләр

 

Беренче пар укучыларның чыгышларын тыңлыйлар, дәфтәрләренә кирәкле мәгълүматларны язалар

 

 

 

 

 

Укучылар күнегүләрне ясыйлар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар фильмны карыйлар, 52 рәсемне карыйлар, текст белән танышалар, таблицаны тутыралар.

 

 

 

Икенче пар укучылары караяк һәм фитофтора турында сөйлиләр.

 

Җавап бирәләр.

 

Укучылар  җимеш череге, соры черек, парша турында сөйлиләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

6.Материалны ныгыту

1. Дәрес башында без нинди проблема куйган идек?

- Паразит гөмбәләргә каршы ничек көрәшергә соң?

2. Сезнең алда агач, ул каты гөмбә – трутовик белән зарарланган. Укучылар, өйдәгез аңа ярдәм итик әле. Агачка паразит гөмбәдән арынырга сезнең белемнәрегез ярдәм итәр.

3. “Ышанам- ышанмыйм”

Укучылар алган беләмнәрен гомумиләштерәләр.

 

 

Укучылар җавап бирәләр.

 

7. Үзконтроль

Ә хәзер алган белемнәрегезне тикшерерне тест ярдәмендә тикшереп карарбыз.

Укучылар  тест сорауларына җавап язалар..

 

8. Рефлексия

Экранда сез тәмамланмаган җөмләләрне күрәсез. Аларны тәмамлап үз фикерләрегезне әйтегез әле.

Укучыларның фикерләре тыңлана.

 

 

8. Өй эше

Өй эшен языгыз:

1.§16, дәфтәрдәге язмаларны укырга,

84 биттәге сорауларга җавап бирергә

2. Иҗади бирем  – өйрәнгән терминнарны кулланып кроссворд төзергә 

3. Индивидуаль бирем –  презентация әзерләргә:

«Үсемлекләр дөньясындагы рекордлар»

«Кеше тормышында үсемлекләрнең

әһәмияте»

Укучылар өй эшен язалар.

 

9. Үзбәяләмә

Дәрескә йомгак ясау

Укучыларның эшчәнлеген бәяләү.

Безнең агачка карагыз әле, сез аны үзегезнең белемнәрегез белән каты гөмбәләрдән арындырдыгыз. Бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне алга таба да кулланып, табигатьне саклаучы, аны яратучы булып калыгыз, табигатьнең чын дуслары булыгыз.

Укучылар бәя бирәләр.

Умеют видеть связь между деятельностью и результатом.

Адекватно оценивают себя, видят что усвоено, что подлежит усвоению.

 

 


 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок и презентация по биологии на тему "Грибы-паразиты" (на татарском языке)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор по управлению персоналом

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ грибы-паразиты.ppt

Скачать материал "Урок и презентация по биологии на тему "Грибы-паразиты" (на татарском языке)"

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • 1

    1 слайд

    1

  • 2

    2 слайд

    2

  • 3

    3 слайд

    3

  • 4Паразит гөмбәләрДәрес темасы

    4 слайд

    4
    Паразит гөмбәләр
    Дәрес темасы

  • 5ПроблемаПаразит гөмбәләргә каршы 
ничек көрәшергә?

    5 слайд

    5
    Проблема
    Паразит гөмбәләргә каршы
    ничек көрәшергә?

  • Дәреснең максаты:6 Паразит гөмбәләрнең төрле төрләре белән танышу
 Алар китер...

    6 слайд

    Дәреснең максаты:
    6
    Паразит гөмбәләрнең төрле төрләре белән танышу
    Алар китереп чыгарган авыруларны ачыклау
    Паразит гөмбәләргә каршы көрәш чараларын өйрәнү

  • Паразит гөмбәләрне өйрәнү планы:7 Паразит гөмбәнең исеме
Зарарланучы организм...

    7 слайд

    Паразит гөмбәләрне өйрәнү планы:
    7
    Паразит гөмбәнең исеме
    Зарарланучы организмнар
    3. Авыруның тышкы билгеләре
    4. Көрәш чаралары

  • 8Таблица 
Паразит гөмбәләр

    8 слайд

    8
    Таблица
    Паразит гөмбәләр

  • 9Бөртекле культураларның паразит гөмбәләре

    9 слайд

    9
    Бөртекле культураларның паразит гөмбәләре

  • 10Районда игелә торган бөртекле культураларарпаарышбодайкукурузсолы

    10 слайд

    10
    Районда игелә торган бөртекле культуралар
    арпа
    арыш
    бодай
    кукуруз
    солы

  • 11

    11 слайд

    11

  • 12

    12 слайд

    12

  • Кисәү гөмбәсе - головня13 Иген культураларын зарарлый
Бөртекчәләрне тарката...

    13 слайд

    Кисәү гөмбәсе - головня

    13
    Иген культураларын зарарлый
    Бөртекчәләрне тарката һәм кара тузанга әверелдерә
    Орлыкларны фунгицидлар белән эшкәртү

  • 14Фунгицидлар   (лат. «fungus» - гөмбә «caedo» - үтерәм) – паразит гөмбәләрне...

    14 слайд

    14
    Фунгицидлар  (лат. «fungus» - гөмбә «caedo» - үтерәм) – паразит гөмбәләрне үтерүче химик матдәләр

  • 15Арыш анасы - спорынья Кыяклы иген культураларын зарарлый.
 
Зарарланган үс...

    15 слайд

    15
    Арыш анасы - спорынья

    Кыяклы иген культураларын зарарлый.

    Зарарланган үсемлекләрнең бөртекләре кара шәмәхә мөгезләргә әверелә.

    Әлеге мәгезләрнең он яки азык белән катнашмасы «убыр тартышуы» яки «Антония уты» дигщн авыру китереп чыгара.

  • 16

    16 слайд

    16

  • Арыш анасы17

    17 слайд

    Арыш анасы
    17

  • 18Чистарту  машинасы

    18 слайд

    18
    Чистарту машинасы

  • 19 Паразит гөмбәләр

    19 слайд

    19
    Паразит гөмбәләр

  • 20

    20 слайд

    20

  • 21

    21 слайд

    21

  • 22Агачлардагы паразит гөмбәләр

    22 слайд

    22
    Агачлардагы паразит гөмбәләр

  • 23 Паразит гөмбәләр

    23 слайд

    23
    Паразит гөмбәләр

  • 24Яшелчә культураларының гөмбә авырулары

    24 слайд

    24
    Яшелчә культураларының гөмбә авырулары

  • 25Караяк – черная
                      ножка Яшелчәләрнең үсентеләрен зарарл...

    25 слайд

    25
    Караяк – черная
    ножка
    Яшелчәләрнең үсентеләрен зарарлый

    Үсентеләрнең сабаклары чери

    Үсемлекләрне куе чәчмәскә һәм артык дымландырмаска

  • 26Фитофтора  Бәрәңге, томат үсемлекләренең яфрак, сабак, җимеш һәм бүлбеләрен...

    26 слайд

    26
    Фитофтора
    Бәрәңге, томат үсемлекләренең яфрак, сабак, җимеш һәм бүлбеләрен зарарлый.
    Зарарланган үсемлекләрнең әлеге органнары каралалар һәм чериләр
    Бәрәңгене саклауга салыр алдыннан 2-3 сәгать кояш астында киптерергә, сабакларны җыеп яндырырга кирәк.

  • 27Чәчү әйләнеше

    27 слайд

    27
    Чәчү әйләнеше

  • 28 Паразит гөмбәләр

    28 слайд

    28
    Паразит гөмбәләр

  • 29Җиләк-җимеш культураларының гөмбә авырулары

    29 слайд

    29
    Җиләк-җимеш культураларының гөмбә авырулары

  • 30 Алмаларны һәм грушаларны зарарлый
 Зарарланган урында көрән тап барлыкка к...

    30 слайд

    30
    Алмаларны һәм грушаларны зарарлый
    Зарарланган урында көрән тап барлыкка килә һәм җимеш чери
    Черек җимешләрне җыеп юк итәргә кирәк.
    Җимеш череге 

  • 31 Сусыл җимешләрне (чия, бакча җиләге) зарарлый.
 Җимешләр соры ончыл кунык...

    31 слайд

    31
    Сусыл җимешләрне (чия, бакча җиләге) зарарлый.
    Җимешләр соры ончыл кунык белән каплана.
    Зарарланган җимешләрне җыеп юк итәргә кирәк.
    Соры черек

  • 32Парша Җимеш агачларын зарарлый
 Җимешләрдә кутырланып торучы таплар барлыкк...

    32 слайд

    32
    Парша
    Җимеш агачларын зарарлый
    Җимешләрдә кутырланып торучы таплар барлыкка килә. Җимешләр үсүдән туктыйлар һәм коелалар.
    Үсемлекләрне зарарланудан саклау өчен чәчәк атканда фунгицидлар сиптерергә кирәк.

  • 33 Паразит гөмбәләр

    33 слайд

    33
    Паразит гөмбәләр

  • 34Хайваннарда һәм кешедәге гөмбә авыруларыМикозалар  –  паразит гөмбәләр ките...

    34 слайд

    34
    Хайваннарда һәм кешедәге гөмбә авырулары
    Микозалар  – паразит гөмбәләр китереп чыгарган авырулар

  • 35Тимрәү – стригущий лишай Кеше һәм хайваннарда гөмбәләр китереп чыгара торга...

    35 слайд

    35
    Тимрәү – стригущий лишай
    Кеше һәм хайваннарда гөмбәләр китереп чыгара торган йогышлы авыру. Ул тиредә, тырнак һәм чәчләрдә була.
    Зарарланган тире купшаклана, ак кабырчыклар белән каплана, чәчләр әкренләп сынып, кыркылалар
    Врач - дерматологта дәваланырга кирәк

  • 36 Паразит гөмбәләр

    36 слайд

    36
    Паразит гөмбәләр

  • 37Гөмбә авыруларына каршы көрәш чаралары:

Агулы препаратлар белән эшкәртү
Ор...

    37 слайд

    37
    Гөмбә авыруларына каршы көрәш чаралары:

    Агулы препаратлар белән эшкәртү
    Орлыкларны чистарту
    Авыру җимешләрне һәм сабакларны юк итү
    Паразит гөмбәләргә каршы торучы сортлар булдыру
    Чәчү әйләнеше куллану
    Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү

  • 38Фикерләр дөреслелегеБәяләү:
1 хата -  “5”  ле
2 хата – “4”  ле
3 хата – “3”...

    38 слайд

    38
    Фикерләр дөреслелеге
    Бәяләү:
    1 хата - “5” ле
    2 хата – “4” ле
    3 хата – “3” ле

  • 39Өй эше1. §16, дәфтәрдәге язмаларны укырга,
84 биттәге сорауларга җавап бире...

    39 слайд

    39
    Өй эше
    1. §16, дәфтәрдәге язмаларны укырга,
    84 биттәге сорауларга җавап бирергә

    2. Иҗади бирем – өйрәнгән терминнарны кулланып кроссворд төзергә

    3. Индивидуаль бирем – презентация әзерләргә:
    «Үсемлекләр дөньясындагы рекордлар»
    «Кеше тормышында үсемлекләрнең
    әһәмияте»

  • 40Бүген дәрестәМин белдем…
Мин өйрәндем…
Мине гаҗәпләндерде...
Минем алган бе...

    40 слайд

    40
    Бүген дәрестә
    Мин белдем…
    Мин өйрәндем…
    Мине гаҗәпләндерде...
    Минем алган белемнәр кирәк…
    Миңа дәрес ошады
    Миңа дәрес ошап җитмәде
    Миңа дәрес ошамады

  • 41Паразит гөмбәләр – кешенең  ярдәмчеләре

    41 слайд

    41
    Паразит гөмбәләр – кешенең ярдәмчеләре

  • 42Энтомофор гөмбәләр чебен, озынборын, саранчаларның күпләп үлеменә китерә....

    42 слайд

    42
    Энтомофор гөмбәләр чебен, озынборын, саранчаларның күпләп үлеменә китерә.
    Галимнәр аларның спораларын зарарлы бөҗәкләргә каршы корал итеп кулланалар.
    Көрәшнең мондый ысулы биологик көрәш ысулы дип атала.
    ЭНТОМОФОР ГӨМБӘЛӘР

  • 43  Кытайда, Япониядә әлеге гөмбәне дөге һәм шикәр камышы плантацияләрендә ку...

    43 слайд

    43
    Кытайда, Япониядә әлеге гөмбәне дөге һәм шикәр камышы плантацияләрендә кулланалар.
    Гөмбә бүлеп чыгарган үсү гормоны үсемлек органнарының үсешенә йогынты ясый.
    ГИБЕРЕЛЛА

  • 44Чага –  каен гөмбәсе. Ул төрле яман шешләрнең үсүен акрынайта һәм ашказаны-...

    44 слайд

    44
    Чага – каен гөмбәсе. Ул төрле яман шешләрнең үсүен акрынайта һәм ашказаны-эчәк трактының эшчәнлеген яхшырта.
    ЧАГА

  • 45Агач корылмаларын таркатучыларЙорт гөмбәсе

    45 слайд

    45
    Агач корылмаларын таркатучылар

    Йорт гөмбәсе

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 478 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.11.2016 993
    • ZIP 41.8 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гарифуллина Фарида Шараповна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гарифуллина Фарида Шараповна
    Гарифуллина Фарида Шараповна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 9088
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ЕГЭ по биологии в условиях реализации ФГОС СОО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 92 человека из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 556 человек

Курс повышения квалификации

Методика подготовки к ЕГЭ по биологии в соответствии с новой структурой и содержанием КИМ

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 140 человек

Курс профессиональной переподготовки

Биология и химия: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель биологии и химии

500/1000 ч.

от 8900 руб. от 4150 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 58 человек

Мини-курс

Художественная гимнастика: углубленная физическая подготовка

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методология и организация образовательного процесса по информатике

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Вероятность и статистика: формирование общеучебных умений и навыков

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе