Урок и презентация по татарскому языку на тему "Сүз ясагыч кушымчалар" (4 класс)

Предпросмотр материала:

Выберите файл для просмотра:

Всего файлов: 2

docx pptx

 Тема:         Сүз ясагыч кушымчалар.

Максат:     Сүзнең мәгънәсен үзгәртүче кушымчалар турында күзаллау булдыру.

                   Сүз ясагыч кушымчалар  ялгап,тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү,            укучыларның уйлау,фикерләү сәләтен,иҗади  активлыгын,дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

                    Үзара дуслык,ярдәмчеллек сыйфатлары  тәрбияләү.

Дәрес тибы:           уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Предметара бәйләнеш:      рус теле ,әйләнә-тирә дөнья.

Материал:   дәреслек(И.Х.Мияссарова,К.Ф.Фәйзрахманова ),  кызыклы грамматика         (С.Г.Вагыйзов).

Җиһазлау:      презентация  “Сүз ясагыч кушымчалар”, тест.

Эшне оештыру төрләре:   фронталь,индивидуаль,парлап эшләү,төркемнәрдә.

 

Дәрес барышы

I.                   Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру (мотивлаштыру)

1.      Укучыларның  дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

-          Исәнмесез, укучылар. Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр.

-          Әйбәт үтсен көнегез,

Фән серен күп белегез,

Җиңел булыр укулар

Матур булсын язулар

Дәфтәр саен бишле булсын

Ерактан көлеп торсын.

II.                Актуальләштерү.

1.      Өй эшен тикшерү.

Балалар, мин сезгә туган авылыбыз турында хикәя язарга биргән идем. Хикәяләрегез бик матур булган. Һәрберегезнең авылыбызны яратуы күренеп тора. (слайд)

2.      Дәфтәрләрдә эш. Матур язу күнегүләре. (Сс     Тт     Кк сүз тамыр кушымча).

III.             Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

Хәзер хикәяләрегездә кулланган сүзләрне язабыз: ямьле, болынлык, җиләклек, авылдаш, матурлык, эшчән. Бу сүзләрнең тамыр һәм кушымчаларын билгеләргә кирәк. Сорауларга җавап бирү.

-          Нәрсә ул тамыр?

-          Нәрсә ул кушымча?

-          Кушымчалар ничә төрле була?

-          Төрләндергеч кушымчалар турында нәрсә әйтә аласыз?

-          Ясагыч кушымчалар турында нәрсә әйтә аласыз?

IV.             Уку мәсьәләсен кую.

Укучыларның тамыр һәм кушымчаларны аерып әйтүләре (-лык, -ле, -даш, -дәш). Димәк, бу кушымчалар сүздә нинди роль башкара? Сүзне үзгәртәме, бәйлиме?

-          Яңа мәгънәле сүзләр барлыкка килә. Шулай булгач, без сезнең белән нинди кушымчалар турында өйрәнербез. (слайд)

-          Таблица белән эш, кушымчаларны искә төшерү.

V.                Танып- белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

1.      Мин сезгә бер әкият- хикәят сөйлим. (слайд).

2.      Эш тамырыннан тамырдаш сүзләр язу (тактада). Эшче, эшчән, эшле, эшсез, эшлә, эшлекле- болар нинди сүзлэр? (тамырдаш).

Алар нинди кушымчалар ярдәмендә ясалганнар? (нәтиҗә чыгару).

Димәк, тамырга ясагыч кушымчалар ялганып, яңа мәгънәле сүзләр барлыкка килде. Сүзнен төп мәгънәсен үзгәртүче кушымча сүз ясагыч кушымча дип атала. Алар ярдәмендә исем, фигыль, сыйфатлар ясала.

VI.             Динамик пауза (физкультминутка).

VII.          Яңа белемнәрне ныгыту.

1.      Дәреслек белән эш. 57 нче күнегү. Сүз ясагыч кушымчалар ялгап, яңа сүзләр ясап яз: а) исем+ сүз ясагыч кушымча (5 сүз), б) фигыль+ сүз ясагыч кушымча (ач+ кыч, бор+ гыч, кис+ кеч, сөз+ геч, бас+ кыч, чәч+ кеч. Сүзләрне дәфтәрләрдә мөстәкыйль язу, тамыр һәм кушымчаларын билгеләү.

2.      58 нче күнегү. Бирелгән кушымчаларны ялгап, сүзләр уйлап яз (слайд), уку, тикшерү.

3.      Иҗади бирем. Яңа сүзләр кертеп, 3 җөмлә төзеп язарга.

VIII.       Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү.

1.      Хәзер уен уйнап алыйк. Ул “3 нче артык” дип атала (слайд). Төркемнәргә икешәр юл бирү (телдән).

2.      “Кем күбрәк” уенын уйнап алыйк (2 төркемдә) (слайд).

А) Урман- урманлы, урмансыз, урманчы, урманчылык, урманлык

Б) Юл- юллы, юлсыз, юллык, юлчы, юлдаш, юлдашсыз, юлдашлык.

3.    Ә хәзер тест биремнәрен эшлик (слайд).

 1. Тамыр-

А) Сүзнең төп мәгьнәсен белдерә.

Ә) Яңа мәгънәле сүз ясый.

 2. Урманчылык сүзенең тамыры-

А) Урман

Ә) Урманчы

3. Ясагыч кушымчалар-

А) Сүзләрне бер- берсенә бәйли.

Ә) Яңа сүз ясый.    

 4.    Сүз ясагыч кушымча булган рәтне билгелә-

А) Ашамлык, балыкчы, юлдаш

Ә) Җил, су, көн..

Б) Бакчага, өйдә, урманнан.

Дәфтәрләрен алмаштырып, бер- берсенекен тикшерәләр, эшләрен бәялиләр (слайд)

IX.             Уку эшчәнлеген йомгаклау.

1.      Рефлексия.

Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Нәрсәләрне белдегез? Нәрсәләр авыр тоелды?

2.      Белемнәрне бәяләү.

3.      Өй эше. Ясагыч кушымчалы сүзләр кергән хезмәт турында 3 мәкаль язарга.

  

 

 

Урок и презентация по татарскому языку на тему "Сүз ясагыч кушымчалар" (4 класс)

5

(2 оценки)

    RAR

Файл будет скачан в формате:

    RAR

Автор материала

Гайсарова Минзиля Минегалиевна

учитель начальных классов

  • На сайте: 11 лет и 1 месяц
  • Всего просмотров: 18731
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 4
  • 18731
    просмотров
  • 4
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Гайсарова Минзиля Минегалиевна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~230

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: