Инфоурок Другое КонспектыУрок "Иярченле кушма җөмләләр"

Урок "Иярченле кушма җөмләләр"

Скачать материал

Тема: Иярченле кушма җөмләләр

Дәреснең максатлары:

1)    укучыларның иярченле кушма җөмләләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү,  җөмлә төзелешенә һәм мәгънәсенә бәйле рәвештә тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү;

2)    укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү;   төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;

3)     табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа, презентация, физкультминут өчен бию көе, схемалар.

Кулланылган сингапур структуралары:  ТЭЙК ОФ –ТАЧ ДАУН, Сималтиниус  Раунд ТЭЙБЛ,  ТИК-ТЭК-ТОУ,  ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР.

Дәрес барышы

I. Оештыру. 

Укытучы. 1. Хәерле көн, укучылар! Барыбызга да яхшы кәеф, нәтиҗәле эш теләп, дәресебезне башлыйбыз. Дәрес барышында белемнәребезне системалаштырырбыз, уңышларыбызга куанырбыз, кимчелекләребезне бетерү өстендә эшләрбез. Дәресебезгә татар халкының атаклы мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрен эпиграф итеп алабыз:

“Кеше булыр өчен  гәүдә булу гына  җитми, гыйлем булу да шарттыр. Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз”.

 

II. Актуальләштерү.

1.     1.     ТЭЙК ОФ –ТАЧ ДАУН   (ТЭЙК ОФ – бас, ТАЧ ДАУН – утыр)

Укытучы әйткән фикерләр белән килешүче укучылар  урыннан торып баса, килешмәүчеләр  утырган килеш  кала.

  • Иясе дә, хәбәре дә булган җөмлә кушма җөмлә була. (Юк)
  • Ике яки  берничә хәбәрлектән торган җөмлә кушма җөмлә була.  (Әйе)
  • Тезмә кушма җөмләдә  гади җөмләләр үзара  көттерү паузасы  ярдәмендә теркәлә. (Юк)
  • Тезмә кушма җөмләдә  бәйләүче чара булып санау интонациясе килә ала. (Әйе)
  • Тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләр арасына   сызык  куела ала. (Әйе)
  • Тезмә кушма җөмләдә  бәйләүче чара булып  ияртүче теркәгечләр катнаша. (Юк)

Нәтиҗә.

III.  Яңа төшенчәләр,  күнекмәләр формалаштыру.

Экранда китерелгән җөмлә буенча эш.

    Яфраклар коелган, шуңа күрә агачлар моңсуланып калган.

– Хәбәрлек санына карап, җөмләнең төрен билгеләгез. Бу нинди җөмлә?

– Җөмләләр үзара нинди чара  ярдәмендә бәйләнгән?

– Җөмләләр арасындагы бәйләнешнең төрен билгеләгез.

– Бу нинди җөмлә?

Димәк, укучылар, без бүген нинди җөмләләр  турында сөйләшербез? (Тема ачыклана).

1.     “Иярченле кушма кушма җөмлә”гә кагылышлы җөмләләр язу күздә тотыла.

Сималтиниус  РаундТЭЙБЛ  структурасы кулланыла.

      Һәр укучыга аерым битләр таратыла.  Уйлар  өчен 10 секунд вакыт  бирелә.  Укучылар “Иярченле кушма җөмлә” белән бәйле җөмләләр   яза. Укытучы туктата. Эшләрен сәгать теле уңаена түгәрәк буенча бер-берсенә җибәрәләр. Үз эше килеп җиткәч,  сүзләр язуны дәвам итәләр.

Төркемдәге  2 нче  укучы башкарылган эш белән  таныштыра, калганнары билгеләп бара. Нәтиҗә ясала.

1.     Модельләштерү.

– Иярчен  җөмлә  төзелеше ягыннан нинди төрләргә  бүленә? (Схемада күрсәтелә)

           – Схемада мәгънәсе буенча иярчен җөмләләрнең кайсы төрләре  күрсәтелмәгән? ( Укучылар төшеп калган  иярчен җөмләләрне табарга тиеш.)

    Модельгә нигезләнеп, кагыйдәләр искә төшерелә.  Һәр төркемнән 3 нче  укучы әйтеп карый.

1.     Халык авыз иҗаты әсәрләрендә  кулланылган иярченле кушма җөмләләр.

Сынамышлар.

  • Көз озын килсә,  яз соң килер.
  • Имәндә чикләвек күп булса,  кыш салкын килә.
  • Суган кабыгы калын булса,    кыш салкын була.
  • Әгәр беренче кар коры булса,  җәй яхшы булыр, ашлык уңар.

Бирем. Беренче ике җөмләнең схемасын төзергә.

  • Мәкальләр.
  • Кем эшләми, шул ашамый.
  • Кемнең эше бар, шуның ашы бар
  • Кем үзен тыйнак тота, аны һәрчак хөрмәт итәләр.
  • Ни чәчсәң, шуны урырсың.

Бирем. Соңгы ике җөмләнең схемасын төзергә.

– Бу сынамышларда иярчен җөмләләр    мәгънәсе  буенча нинди  төргә карый?

– Мәкальләрдә иярчен җөмлә төзелеше ягыннан нинди төрдә кулланылган?

 

 

 

 

 

 

1.     Иярченле кушма җөмләләрдә  тыныш билгеләре куелышы.

Синтетик

Иярченле кушма  җөмлә

Аналитик

Иярченле кушма  җөмлә

1.(…-са), [  ].2.(…-ү белән), [  ].

3.[…(…-ү белән)…].

4. [… (…не)… ].

5. (  ) [    ].

 

1. [ ], (чөнки…).2. ( ), [шуңа күрә…].

3. [ ], (әйтерсең…).

4.(кайда…), [шунда…].

5. [… шул]: ( ).

6. [ ]: ( ).

Иярченле кушма җөмләләрдә  тыныш билгеләренең куелышы, кагыйдәләр искә төшерәлә.

    IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.     1.     “ТИК-ТЭК-ТОУ” структурасы кулланыла.

 “Табигать” темасы буенча бер  сүздән  торган 9 карточка тәкъдим ителә.

Карточкалар 3 х 3 итеп таратып куела. Диагональ, өстән аска, уңнан сулга куелган  3 сүзне кертеп,  иярченле кушма җөмлә төзергә кушыла.

Табигать

тиңсез

хәзинә

саклау

чишмәләр

кадер

юкка чыгу

матурлык

кошлар

“Табигатькә сакчыл караш” дигән тема буенча фикер алышу дәвам итә.

Бер җөмләгә  синтаксик анализ ясала.

  “ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР” структурасы  буенча физкультминут.

Укучылар бер-бер артлы тезелеп баса. (Бию көе яңгырый).

Алда баскан  укучының хәрәкәтләрен арттагылар кабатлый.

(Музыка туктагач,  алдагы укучы артка күчә,  кабат бию көе җибәрелә, икенче укучы лидер була, уен  шулай дәвам итә.)

1.     Дәреслектәге 80 нче күнегү эшләнә.

1, 3 нче укучы бирелгән текстан иярченле кушма  җөмләләрне таба.

2, 4 нче укучы  тезмә  кушма  җөмләләрне билгели.

V. Рефлексия.

– Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала?

– Төзелеше ягыннан иярчен җөмләләр нинди төрләргә бүленә?

– Синтетик иярченле кушма җөмләдә  нинди тыныш  билгеләре куела?

– Аналитик иярченле кушма җөмләдә нинди тыныш билгеләре куела?

Укучыларга билгеләр кую.

VI. Өй эше. “Табигать  ул  – үзебез!” дигән темага иярченле кушма җөмләләр төзеп,  кечкенә  күләмле  инша  язарга кушыла.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок "Иярченле кушма җөмләләр""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Спортивный психолог

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 839 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.01.2017 625
    • DOCX 23 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ишмуратова Сания Мевлетовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ишмуратова Сания Мевлетовна
    Ишмуратова Сания Мевлетовна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 43241
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Развитие мотивации к обучению

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 156 человек из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 159 человек

Мини-курс

Расстройства пищевого поведения: обзор и основы психологической работы

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 21 человек

Мини-курс

Figma: основные принципы дизайна и композиции

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 106 человек из 40 регионов
  • Этот курс уже прошли 15 человек