Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына
багышланган
музейда үткәреләчәк мероприятие.
Кич утыра солдаткалар.
Язгөлемнең
җыры “Сугышка озату”
Илгизә:
Ул елларны ничек онытасың,-
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына,
Алып көче тоеп үзендә.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Шаулап калды иген өлгереп,
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше, карты-барысы өзелеп.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Елап калды күпме хатыннар.
Туйда кигән күлмәкләре калды,
Күпме бала калды, ятимнәр.
Гөлия: И, сугыш башлануга алты ай
үтеп тә китте. Авылда хәзер картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды.
Нәсимә: Шулай да тормышны алып
барырга кирәк –игенен дә игәргә, балаларны да ач, ялангач итмәскә, гомер буе
бетмәс-төкәнмәс төсле тоелган налогын да илтеп түләргә кирәк. Әле менә, җыелып,
сугыштагыларга җылы киемнәр, оекбашлар бәйлибез.
Гөлия: Заманалар җиңелдән түгел
шул. Авылда нинди эш булса да эшләрбез, бөтен авырлыкларга да түзәрбез, тик
кара печатьле кәгазьләр генә килмәсен иде.
Нәсимә:
Шулай
булмаган кая, алма кебек хатыннар балаларын кочаклап, ирсез, сабыйлар- әтисез,
җиләк кебек кызлар – ярсыз калалар бит. Әйдә әле, Гөлия, җырлап җибәр әле,
йөрәк януларын басып.
Гөлия: Шушы оекбаш үземнем Кәбиремә
насыйп булса ярар иде. Почмагына тамга да салдым. Кемгә генә туры килсә дә,
аяклары җылыда йөрсен, өшемәсен.(Оекбашын тотып җырлый)
Нәсимә: Бу оекбашымны җыйнаграк итеп
бәйләргә тырыштым. Сәлимнең аягы бик кечкенә шул. Сугыш башланып, ике атна
үтүгә, үзе теләп китте, балакаем. “Үзең бик кечкенә, нишләрсең анда,
бәбкәм?”-дигәч, “Һич кайгырма, әнкәй, җиңү белән әйләнеп кайтырбыз!”- дип китеп
барды. (Карашын еракка төбәп) Хәзер кайларда йөрисең икән, балакаем?
Сәрия:
И, күрегезче
Гөлия апаның самовары кайнап та өлгергән!
Гөлия:
Әйе, сугыш,
сугыш дип бирешмәскә кирәк, шикәр иркен булмаса да, шикәр ваткычын да өстәлдән
төшергән юк, такта чәешне дә сез җыелган хөрмәткә генә саклап тотам.
Гөлдәния: Менә бу каба – әбием
истәлеге, аңа аны бабам бүләк иткән булган.
Нәсимә: Күршенең шушы киндер тукый
торган станогы бигрәк уңайлы, күпме киндер тукыдым аның станогында, рәхмәт
яусын иде үзенә.
Илгизә: Гөбесен күрегез
әле! Май язарга ничек уңайлы булуын әйтеп тә тормыйм, кайсан керсәң дә борып
чыгармый.
Гөлия: Белсәгез, менә бу бишектә
минем кышын бишектә, ә урак өстендә күпме балам үсте, хәзер исә алар барысы да
сугышта, туган илебезне яклап көрәшә, исән-имин генә була күрсеннәр.
Фирая:
Хәерле
кичләр, исәннәрмесез! Менә Илгизәгә хат китердем әле.
Сәрия:
Кая, кызлар,
Рәистәндер инде?
Гөлдәния: Илгизә, әйдә тизрәк укы
инде. Ниләр яза икән Рәис?
Хат укыла
Сугыш бетте!( видео)
Рәиснең кайтуы.
Көндәлек уку.
Катюша
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.