Инфоурок Начальные классы КонспектыУрок конспект технологии в 4 классе на тему "Роза из гофрированной бумаги" (татарский класс)

Урок конспект технологии в 4 классе на тему "Роза из гофрированной бумаги" (татарский класс)

Скачать материал


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМБЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

ЧАЛПЫ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ






Чалпы урта мәктәбенең 4 классында

 ФГОС таләпләренә туры китереп

уздырылган  ачык дәрес эшкәртмәсе

Сахапова Г.Я

2014 – 2015 уку елы


Тема:Роза чәчәге ясау (гофрированный кәгазьдән)

Максат:

  1. Предметларның төсләренә һәм гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясау үзенчәлекләренә, композиция төзү серләренә төшендерү. Укучыларның гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясауның юлларын дөрес күзалларга ярдәм итү.

  2. Укытучы белән укучының бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә гофрированный кәгазьдән роза чәчәген ясау ысулларына төшендерү һәм аны матур итеп ясау серләренә ирешү.

  3. Эш вакытында төгәл, пөхтә эшләү серләренә өйрәтү, иҗади караш булдыру, эстетик тәрбия бирү. Табигатькә карата мәхәббәт уяту.

Универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру.

Шәхес буларак: үз тирәңдә дуслык, җылылык атмосферасы тудыру; дәрестә актив, тәрбияле, кайгыртучан иптәш булу.

Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра белү, үз алдына максат куя белү, нәтиҗә ясау, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу. Танып – белү: Предметларның төсләренә һәм гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясау үзенчәлекләренә, композиция төзү серләренә төшендерү. Укучыларның гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясауның юлларын дөрес күзалларга ярдәм итү.

Коммуникатив: төркемдә эшләгәндә бер – берсен тыңлый белү, сөйләшү барышында үз фикерен телдән яки язмача җиткерү, үзара килешү, алган мәгълүматларны куллана белү.

4.Җиһазлау:

1. Материаль-техник база:

башлангыч класс кабинеты;

инструментлар, кирәк әсбаплар: кайчы, чәчәк шаблоннары, клей карандаш, линейка, җеп, карандаш.

материаллар: тимерчыбык, гофрированный кәгазь.

2. Дидактик әдәбият:

презентация;

гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясау өчен технологик карта;

гофрированный кәгазьдән роза чәчәге үрнәкләре;

гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясау өчен этаплы эш үрнәге.

3. Техник чаралар:

ноутбук с операционной системой Windows;

мультимедийный проектор;

экран.

Дәрес тибы: катнаш

Укыту методлары:

Объяснительно-иллюстративный

Демонстрацион

Репродуктив

Өлешчә эзләнү (эвристический)

Предметара бәйләнеш: ИЗО, әйләнә-тирә дөнья,физика

Дәрес структурасы:

Дәресне оештыру (1 минут).

Укучыларның белемнәрен актуальләштерү (2 минут).

Үткән материалны кабатлау (5 минут)

Уку мәсьәләсен кую (3 минут)

Уку мәсьәләсен чишү (4 минут)

Белемнәрне ныгыту һәм системага салу, практикада куллану (25 минут).

Дәресне йомгаклау (5 минут).



1. Дәресне оештыру, мотивация.

сәламләү;

- Безгә бүген кунаклар килде. Исәнләшик әле. Хәерле көн! Балалар, кояш елмайган кебек сез дә бер-берегезгә елмаеп карагыз әле, кырыеңдагы, каршыңдагы иптәшеңә елмай!

-Хәерле көн, уң күршем!

-Хәерле көн, сул күршем!

-Хәерле көн, дусларым!

-Сезгә рәхәт булдымы? Шушы яхшы кәефләрне дәрес ахырына кадәр җиткерик.

укучыларны барлау;

укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

2.Бала нинди авырлык белән очраша?

-укучы гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясауның технологиясен белми.

3.Авырлыктан чыгу юллары.

-чәчәк, букет турында мәгълүмат ала.

-укучы гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясауның технологиясен укытучы ярдәмендә өйрәнә.

-үзе мөстәкыйль рәвештә ясый.

4. Уку мәсьәләсен кую.

-укучылар әле яңа гына нинди бәйрәм булды?(дөрес, 23 февраль)

- февраль аеннан соң нинди ай килә?(дөрес, март ае)

-дөрес, март ае, ә март ае елның нинди фасылы?(яз)

-март аенда нинди бәйрәм була?(8 март бәйрәме)

-ничек уйлыйсыз, әниләр һәм кызлар нинди бүләкләр яраталар микән?

-күпчелеге чәчәкләр бәйләме (букеты) ярата.

-без дә әниләргә чәчәкләр бәйләме бүләк итик.

-ләкин сез бит әле кечкенә, чәчәкләр бәйләме сатып алырга акча эшләмисез.

-бу очракта нишләрбез?(үзебез ясыйк)

-чыннан да, әйдәгез, үзебез ясыйк!

-мин сезгә чәчәкләр турында слайд күрсәтәм, без аннан үзебезгә ошаганын сайларбыз.(слайд)

Бу букетларны, кешеләр ясаган композицияне кайларда кулланып була? (өйне бизәп була, бәйрәмнәрне бизәргә була, бүләк итеп була)

 Букет”-сүзе Француз теленнән алынган. Ул матур итеп җыелган чәчәкләр төркемен аңлата. Чәчәк букетларын борынгыдан бүләк иткәннәр.

  Чәчәк бүләк итү-ул бик зур сәнгать.Ә букетны ясау өчен бик күп айлар өйрәнәләр, хәтта еллар.Чәчәк бүләк иткәндә, кешенең ничә яшьтә булуын, кемгә икәнен һәм ни өчен икәнен белергә кирәк. Аның нинди төр чәчәк яратканын белсәң, бигрәк тә яхшы.

Һәрбер чәчәкнең төсе нәрсәнедер аңлата. Мәсәлән, ак төс-чисталык, пакълык, самимилыкны аңлата. Күпчелек ак төстәге чәчәкләрне туйда бүләк итәләр. Кызыл роза-матурлыкны, мәхәббәтне аңлата. Ә хезмәттәшләргә, дәүләт бәйрәмнәренә флаг төсен чагылдырган чәчәкләр уңай булачак.

- Әйдәгез, бергәләп роза чәчәгенең төзелешен искә төшерик.(Слайд)

-Слайдларда без роза чәчәкләренең төрле төсләрдә булуын күрәбез (Слайд)

-Бүген без гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясыйбыз, аны ясау бик җиңел.Без төсле кәгазьдән төрле әйберләр ясадык, ләкин гофрированный кәгазь төсле кәгазьдән аерыла. Аны төрле формага китереп була, аңардан ясаган чәчәкләр бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыгалар. (Слайдлар)

5. Практик эш «Гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясау»

5.1. Укытучының кереш инструктажы:

гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясау өчен кирәкле әйберләр:

1. Гофрированный кәгазь

2.Тимерчыбык d= 0,5 мм, 1 штук – 25 см.

3. Чәчәкнең шаблоннары : таҗлар, яфраклар.

4. Карандаш.

5.Линейка.

6.Җеп.

7. Клей карандаш.

8. Кайчы.

9. Ваза

5.2.Роза чәчәген ясауның технологиясе:

1.Кәгазьне алабыз, линейка ярдәмендә үлчибез, кисәбез.

2.Карандашка урыйбыз, әзерләп куябыз (3 штук)

3.Яшел төсне алабыз, линейка ярдәмендә үлчибез, кисәбез (сабак, яфрак)

4.Тимерчыбыкны алабыз, аңа яшел кәгазьне тыгыз итеп урыйбыз, ябыштырабыз.

5.Чәчәк таҗларын берәм- берәм урнаштырабыз һәм җеп белән тыгыз итеп урап куябыз.

6.Җеп күренмәслек итеп аны яшел кәгазь белән ябыштырып куябыз, аннан соң яфракны ябыштырабыз.

Роза чәчәген группаларда эшлиячәкбез, эшкә тотыныр алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп китик.

-эш барышында кайчы белән сак бул!

-клей белән эшләүне искә төшерик!

-эш барышында игътибарлы бул!

6. Укучыларның мөстәкыйль эше.(сингапур методын куллану)

Укучылар укытучы ярдәме белән һәм шул ук вакытта слайдлардан карап роза чәчәген ясауның технологиясен өйрәнәләр. Группаларда эшлиләр, сингапур структурасын кулланалар ”Сималтиниус раунд тейбл” (слайдлар)

7.Физминутка чәчәк ясаган вакытта үткәрелә (сингапур структурасы: ”Фолоу зе лидер”

-укучылар,бер музыка астында хәрәкәтләр ясыйлар, музыканы туктаткач, укучыларга сорау бирелә.

-салават күперендә ничә төс?


C:\Users\гульнара\Desktop\сингапур.jpg

8. Яңа күнекмәләр булдыру.

9. Йомгак инструктаж.

Укучыларның мөстәкыйль эшенә анализ ясау;

укучыларның типик хаталары;

ни өчен бу хаталарның килеп чыгуын ачыклау;

- әзер чәчәкләрдән композиция төзү.

10. Өйрәнгән материалны ныгыту.

ни өчен безгә ясалма чәчәкләр кирәк? (Өйне бизәү өчен)

роза чәчәге ясау өчен нинди материаллар кулландык?(Гофрированный кәгазь, клей, кайчы, карандаш, тимерчыбык, җеп)

- роза чәчәге ясауның эзлеклелеген әйтегез!

-тимерчыбык турында нәрсәләр беләсез? Ул нәрсәдән ясала? Аннан нинди әйберләр ясыйлар?(Слайд)

11. Эш өстәлен тәртипкә китерү.

12. Нәтиҗә чыгару:

дәреснең максатына ирештек;

һәр укучы тырышып эшләде;

Эшләрдән күргәзмә (әзер чәчәкләр вазага куела).

үзегез ясаган чәчәк композициясенә карагыз!

хис-тойгыларыгызны белдерегез!

13. Рефлексия.

фикерләрегез белән уртаклашыгыз.

-букетлар, чәчәкләр турында нәрсәләр белдең?

Әгәр вакыт калса, сингапур структурасын кулланып ”Сималтиниус раунд тейбл”(мин, бүгенге дәрестә нәрсәләргә өйрәндем, бер-бер артлы фикерләрен язалар, соңыннан бер укучы җавапларны укый)





























Чәчәкне бергә эшләү алымнары

Металл исемнәрен,тимерчыбык турында

Һәр кешенең чәчәге үзенчәлекле

Төгәл сызарга, кисәргә

Мин, бүгенге дәрестә нәрсәләргә өйрәндем

hello_html_m260a8cfa.gif

7


Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок конспект технологии в 4 классе на тему "Роза из гофрированной бумаги" (татарский класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель ремонтной службы

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 866 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.10.2015 1322
    • DOCX 85.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сахапова Гульнара Ясировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сахапова Гульнара Ясировна
    Сахапова Гульнара Ясировна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5284
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Инклюзивное образование в начальной школе

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 159 человек

Курс повышения квалификации

Мотивационное сопровождение учебного процесса младших школьников «группы риска» в общеобразовательном учреждении

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания предмета «Родной (русский) язык» с учетом реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 234 человека из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 167 человек

Мини-курс

Основы гештальт-терапии: история и теория

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 16 человек

Мини-курс

Психология детства и подросткового возраста

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 106 человек из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 64 человека

Мини-курс

Формирование социальной ответственности и гармоничного развития личности учеников на уроках

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе