Дәрес - лабиринт
Максат: 1. Лексика буенча алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.
2. Теоретик белемнәрне практикада
куллану.
3.Иҗади сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау: таблица, компьютер, презентация, сүзлекләр.
Дәреснең барышы:
1).Инструктаж үткәрү. Дәреснең максаты белән
таныштыру.
а) Сүзлек өстендә эшләү.
б) Таблица белән танышу.
в) Командаларга бүленү.
2). Лабиринттагы биремнәрне үтәү.
1 . Терминнарны
беләсеңме?
1 команда
1.Лексикология
нәрсәне өйрәнә?
а)
сүзләрнең мәгънәсен;
ә)
билгеле бер телдәге сүзләр әйтелмәләр җыелмасын;
б)
телнең лексикасын өйрәнә.
2 команда
1.Лексикография
дип нәрсә атала?
а)сүзлекләр
төзү турындагы фән;
ә)сүзлекләр җыю
турындагы фән;
б) сүзләрне
җыю, тәртипкә салу.
2. Кем төгәлрәк? (язма рәвештә)
1 команда
Күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табып, төрләрен билгелә:
1. Кояш ятып йоклагач, күзен ача йолдызлар.
Кояш тора башлагач, күзен йома йолдызлар.(М.
Рзфыйков)
2. Зөбәрҗәт төсле яшькелт нур белән түбәләмә тулып утырган түгәрәк алан моңсуланып ялгыз
калды, мәҗлестәгеләр, вак көмеш тәңкәләр
сибелгән урман сукмакларыннан, шау-шу килеп, үз станнарына кайтырга чыктылар. 2 команда
1) Ләкин булган кадәргесен бик пөхтәләп тышлап, китап
битләре керләнмәсен өчен көмеш кәгазьдән тоткыч ясап, кадерләп кенә саклый
иде. (Ә. Еники)
2) Һарун белән Мансур тиз-тиз генә эшләрен бетерделәр дә,
усал телләр күзенә эләккәнче, алданрак ашап алырга булдылар. (Н. Фәттах)
3. Ялгышма! ( телдән)
а) Бирелгән мисалларда омоним булган сүзләрне
табыгыз, төрләрен билгеләгез: (презентациядән төрләре күрсәтелә)
1 команда
1) Берни дә күрмим, ишетмим, Җир һәм галәм кап-кара.
Анаң күкрәгенә ятып, Йөрәген тыңлап кара. {И. Юзеев)
2) Ул баш әйтә: Син вагоннан төш хәзер,
Бик якынлашты кирәкле төш хәзер. (Г. Тукай)
2 команда
1) Тегермән әйләнә, әйләнсә дә, тартылмыйдыр ярма.
Мәшәкатьләнмә бушка көчәнеп, юл уртасын ярма.(Г. Тукай)
2) Ком тавында уйный Кадыйр, ясый ул әллә ниләр. Комсыз түгел
бит мин, нигә миңа Малайлар «комсыз», диләр. (Ш.Галиев)
3) Тик укытучы гына менә
Куйды бүген «ике»ле
Берне түгел, икене!
Әни, бәлки, ачуланмас?
Юк шул, белмим, икеле. (Р. Миңнуллин)
б) Оксюмороннарны табыгыз.( язма)
1 команда
1. Шуннан хатын сузып яткырды бу котырган камыр
батырны. (М. Җ.)
2) Малай исә шомлы ләззәткә чыдый алмый кычкырып елап җибәрә
һәм тагын аръяк болынга таба торып йөгерә. (М. Галиев)
2 команда
1. Гыйшык — төтенсез ут, ачкычсыз йозак, дәвасыз сырхау, тәмле
шәраб, йокысыз сәфәрдер. 2. Миңа Казан турында ишетү — ләззәтле газап, Сезнең
Казаннан китүегезне белгәч, күңел җәрәхәтем тагын яңарды. (И. Г.)
4. Тест сорауларына җавап. ( һәр командадан бер
кеше компьютерда эшли)
5. Иң эрудитлы! (
язма)
1 команда
а)Фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен әйтегез, синонимнарын табыгыз.
Сират күперен
кичү; лаф ору; шар салу; теңкә корыту; зиһен таралу; җик күрү; сафсата сату;
дарысы юеш;.
2 команда
Кыл кыймылдатмыйча, иләк белән су ташу, комнан аркан
ишү, корыны бушка аудару, җил куу, өстән тау төшү, юлдан яздыру, тамырын корыту
б)
Фразеологизмнарның русча тәрҗемәсен язарга
1 команда
Телеңне тыю,
җиде кат җир астында, урманга утын төяп бару, утлы табага бастыру, колакка
киртеп кую, кылын тартып карау.
2 команда
Уклау йоткан,
корыны бушка аудару, түбәсе күккә тию, ике агач арасында адашу, җан-фәрманга
чабу, авыз ачып тору,
6. Иң оста
рәсем ясаучы!
Фразеологик
әйтелмәләрнең килеп чыгышын аңлат һәм рәсемдә күрсәт.
1 команда :
агач атка атландыру
2 команда:
кәкре каенга терәтү
7. “Минем
мәктәбем” темасына, карап үтелгән лексик берәмлекләрне кулланып, хикәя язарга.
3) Йомгаклау.
Нәтиҗә ясау.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.