1627221
столько раз учителя, ученики и родители
посетили официальный сайт ООО «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015

Скидка 0%

112 курсов профессиональной переподготовки от 3540 руб.

268 курсов повышения квалификации от 840 руб.

МОСКОВСКИЕ ДОКУМЕНТЫ ДЛЯ АТТЕСТАЦИИ

Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана 26 сентября 2017 г. Департаменотом образования города Москвы

Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыУрок литературное чтение на татарском языке "Муса Джалиль. Красная ромашка"

Урок литературное чтение на татарском языке "Муса Джалиль. Красная ромашка"

Выбранный для просмотра документ #U041a#U043b#U0430#U0441#U0441#U0442#U0430#U043d #U0442#U044b#U0448 #U0443#U043a#U0443 #U0434#U04d9#U0440#U0435#U0441#U0435.pptx

библиотека
материалов
Класстан тыш уку дәресе Тема: М.Җәлил «Кызыл ромашка» Максат: М.Җәлилнең торм...
 Китап – белем чишмәсе
Кем күп белергә тели, Китап була кулында. Менә хәзер сүз башлыйбыз Шул якын д...
Балалар китаплары
Муса Җәлил
М.Җәлил «Кечкенә дусларга» Китап Рәсем куй……………..
М.Җәлил кайда һәм кайчан туган? Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җ...
Муса беренче белемне кайда ала? Муса 6 яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, га...
Муса Җәлилнең сугышта иҗат иткән шигырьләр җыентыгы «Маобит дәфтәрләре» Муса...
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге Сүзлек рәсеме Укчы- 2 )Җәяүле гаскәрдә утлы а...
Өй эше 1. Шигырьне рольләргә бүлеп, сәнгатьле укырга әзерләнергә. 2. «Кызыл р...

Описание презентации по отдельным слайдам:

1 слайд Класстан тыш уку дәресе Тема: М.Җәлил «Кызыл ромашка» Максат: М.Җәлилнең торм
Описание слайда:

Класстан тыш уку дәресе Тема: М.Җәлил «Кызыл ромашка» Максат: М.Җәлилнең тормыш юлы,иҗатына кыскача мәгълүмат; сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; матур әдәбият укуга кызыксыну уяту, китапка сакчыл караш, туган илне ярату хисе тәрбияләүне дәвам итү.

2 слайд  Китап – белем чишмәсе
Описание слайда:

Китап – белем чишмәсе

3 слайд Кем күп белергә тели, Китап була кулында. Менә хәзер сүз башлыйбыз Шул якын д
Описание слайда:

Кем күп белергә тели, Китап була кулында. Менә хәзер сүз башлыйбыз Шул якын дус турында. Укый аны өлкәннәр дә, Укый аны балалар. Шулай гыйлем чишмәсеннән Алар белем алалар. Б.Рәхмәт

4 слайд Балалар китаплары
Описание слайда:

Балалар китаплары

5 слайд Муса Җәлил
Описание слайда:

Муса Җәлил

6 слайд М.Җәлил «Кечкенә дусларга» Китап Рәсем куй……………..
Описание слайда:

М.Җәлил «Кечкенә дусларга» Китап Рәсем куй……………..

7 слайд М.Җәлил кайда һәм кайчан туган? Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җ
Описание слайда:

М.Җәлил кайда һәм кайчан туган? Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый.

8 слайд Муса беренче белемне кайда ала? Муса 6 яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, га
Описание слайда:

Муса беренче белемне кайда ала? Муса 6 яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә

9 слайд Муса Җәлилнең сугышта иҗат иткән шигырьләр җыентыгы «Маобит дәфтәрләре» Муса
Описание слайда:

Муса Җәлилнең сугышта иҗат иткән шигырьләр җыентыгы «Маобит дәфтәрләре» Муса Җәлил кызы Чулпан белән. Рәсем куй

10 слайд
Описание слайда:

11 слайд Татар теленең аңлатмалы сүзлеге Сүзлек рәсеме Укчы- 2 )Җәяүле гаскәрдә утлы а
Описание слайда:

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге Сүзлек рәсеме Укчы- 2 )Җәяүле гаскәрдә утлы ату кораллары белән коралланган хәрби хезмәткәр. (608 бит)

12 слайд Өй эше 1. Шигырьне рольләргә бүлеп, сәнгатьле укырга әзерләнергә. 2. «Кызыл р
Описание слайда:

Өй эше 1. Шигырьне рольләргә бүлеп, сәнгатьле укырга әзерләнергә. 2. «Кызыл ромашка» шигыренә рәсем ясарга. Үзегезнең туган җирегезне, халкыгызны яратучы чын КЕШЕ булып үсегез!

Выбранный для просмотра документ #U0422#U0443#U0433#U0430#U043d #U044f#U0433#U044b#U043c #U0434#U04d9#U0440#U0435#U0441#U0435.ppt

библиотека
материалов
Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч...
Максат Укучыларны Актаныш районы Һәм Иске Айман авылы тарихы белән таныштыру;...
Ямьле җирем-газиз туган ягым Туган җирем-алтын бишек.
Мәйданы - 2037,8 кв.км а/х җирләре - 109882 га урман-куаклыклар - 8,9% халкы...
Матурлары,батырлары белән Гүзәллеге белән мактаныч. Гомеремнең ак юл башы бу...
Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар,якын безнең авылга ул, Авыл...
. Минем туган авылым-Иске Айман. Ул Татарстанның Актаныш районына керә. Авылы...
җыр-һәм бию ансамбле
Кара туфрак, яшел чирәм, Алтын иген. Ипи исе. Бу- туган җир. Иң кадерле, иң б...
“Өянкеләр сәлам әйтеп кала Актаныштан искән җилләргә...” Гамил Афзал

Описание презентации по отдельным слайдам:

1 слайд Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч
Описание слайда:

Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч класс укытучысы Муратова Айгөл Фәндәм кызы “Туган ягым” (2 класс)

2 слайд Максат Укучыларны Актаныш районы Һәм Иске Айман авылы тарихы белән таныштыру;
Описание слайда:

Максат Укучыларны Актаныш районы Һәм Иске Айман авылы тарихы белән таныштыру; Ана телебездә үз фикереңне төгәл, дөрес әйтүне камилләштерү, тел байлыгын арттыру; Укучыларда үз туган җирләренә карата мәхәббәт хисе тәрбияләүне дәвам итү.

3 слайд Ямьле җирем-газиз туган ягым Туган җирем-алтын бишек.
Описание слайда:

Ямьле җирем-газиз туган ягым Туган җирем-алтын бишек.

4 слайд
Описание слайда:

5 слайд
Описание слайда:

6 слайд
Описание слайда:

7 слайд
Описание слайда:

8 слайд
Описание слайда:

9 слайд
Описание слайда:

10 слайд
Описание слайда:

11 слайд
Описание слайда:

12 слайд
Описание слайда:

13 слайд Мәйданы - 2037,8 кв.км а/х җирләре - 109882 га урман-куаклыклар - 8,9% халкы
Описание слайда:

Мәйданы - 2037,8 кв.км а/х җирләре - 109882 га урман-куаклыклар - 8,9% халкы - 32869 татарлар – 98,07% марилар – 1,83% калган өлеше – руслар, башкортлар

14 слайд Матурлары,батырлары белән Гүзәллеге белән мактаныч. Гомеремнең ак юл башы бу
Описание слайда:

Матурлары,батырлары белән Гүзәллеге белән мактаныч. Гомеремнең ак юл башы булган Ак каеннар иле Актаныш.

15 слайд
Описание слайда:

16 слайд
Описание слайда:

17 слайд Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар,якын безнең авылга ул, Авыл
Описание слайда:

Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар,якын безнең авылга ул, Авылыбызның ямен,суы тәмен беләм, Шуңа күрә сөям җаным –тәнем белән. Г.Тукай.

18 слайд
Описание слайда:

19 слайд
Описание слайда:

20 слайд
Описание слайда:

21 слайд
Описание слайда:

22 слайд
Описание слайда:

23 слайд
Описание слайда:

24 слайд . Минем туган авылым-Иске Айман. Ул Татарстанның Актаныш районына керә. Авылы
Описание слайда:

. Минем туган авылым-Иске Айман. Ул Татарстанның Актаныш районына керә. Авылыбыз елга буена урнашкан. Аның тирә-ягын матур урманнар, киң болыннар, кырлар урап алган. Туган авыл!Синнән башка Бер җирдә ямь юк сыман, Кайларда булсам да мин Һаман сине юксынам.

25 слайд
Описание слайда:

26 слайд
Описание слайда:

27 слайд
Описание слайда:

28 слайд
Описание слайда:

29 слайд
Описание слайда:

30 слайд
Описание слайда:

31 слайд
Описание слайда:

32 слайд
Описание слайда:

33 слайд
Описание слайда:

34 слайд
Описание слайда:

35 слайд җыр-һәм бию ансамбле
Описание слайда:

җыр-һәм бию ансамбле

36 слайд
Описание слайда:

37 слайд
Описание слайда:

38 слайд Кара туфрак, яшел чирәм, Алтын иген. Ипи исе. Бу- туган җир. Иң кадерле, иң б
Описание слайда:

Кара туфрак, яшел чирәм, Алтын иген. Ипи исе. Бу- туган җир. Иң кадерле, иң бөек, Һәм изге җисем. М.Разов

39 слайд “Өянкеләр сәлам әйтеп кала Актаныштан искән җилләргә...” Гамил Афзал
Описание слайда:

“Өянкеләр сәлам әйтеп кала Актаныштан искән җилләргә...” Гамил Афзал

Выбранный для просмотра документ #U043a#U043b#U0430#U0441#U0441#U0442#U0430#U043d #U0442#U044b#U0448 #U0443#U043a#U0443 #U0434#U04d9#U0440#U0435#U0441#U0435.docx

библиотека
материалов

Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч класслар укытучысы Муратова Айгөл Фәндәм кызының 4 нче класслар уку дәресе эшкәртмәсе.

Тема. Муса Җәлил . «Кызыл ромашка» шигыре.

Максат:

Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗатына кыскача мәгълүмат ; сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; матур әдәбият укуга кызыксыну уяту,китапка сакчыл караш тәрбияләү, туган илне ярату хисләре тәрбияләүне дәвам итү..


Җиһазлар: М. Җәлилнең портреты, шагыйрьгә багышланган альбом, проектор, китаплар күргәзмәсе, ромашкалар, пилотка, музыка.


Барышы:

1.Оештыру өлеше.

-Хәерле көн, балалар! Исәнмесез!

Дежур укучы чыгышы.

Рәхмәт. Класстан тыш уку дәресен башлыйбыз. Ә дәрес темасын бергәләп табарбыз.Хәзер төркемнәрдә эшләп алыйк.

Бирем.(Укытучы биремнәр тарата.)

-Бу биремнәрдә бер сүз яшерелгән.Шушы сүзне табарга кирәк.Моның өчен парлы хәрефләрне табып сызып куегыз һәм бер генә булган хәрефләрне табып, шул хәрефләрдән сүз төзеп әйтегез.Һәр төркем бер сүз таба. Бу нинди сүзләр икән?

(Төркемнәрдә эшләү, сүзләр һәм җөмлә төзү)

Китап ,белем ,чишмәсе.

2.(1.Слайд). Китап –белем чишмәсе.

-Димәк, балалар бүген без китаплар турында сөйләшүебезне дәвам итәбез.

3.Музыка астында укытучы шигырь укый.

3.Слайд. Кем күп белергә тели

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.



Укый аны өлкәннәр дә ,

Укый аны балалар.

Шулай гыйлем чишмәсеннән

Алар белем алалар.

4.Слайд. Балалар китаплары күргәзмәсе.

4. -Татар халкы элек-электән үк белемле, гыйлемле булуы белән дан тоткан . Китапларны әбиләребез чигүле, ак тастымалларга төреп иң кадерле урыннарда саклаганнар. Китап – белем чишмәсе. Китап укыган кешенең күңеле матур була.

Кулыңа китап тотып, матур рәсемнәренә сокланган , беренче китабыгызны сез хәтерлисезме?

-(Балалар җавабы.)

-Әниең, я әтиең, я булмаса әбиең укыган әлеге китап Г.Тукайның «Шүрәле»се, Ш.Галиевнең «Шәвәли»е, Р.Миңнуллинның шигырьләре булгандыр. Бәлки кызыклы, матур, ачык төсләр белән бизәкләнгән әкиятләр китабыдыр.

Ләкин кайсы гына авторның, нинди генә китабын алсаң да ,ул сине бары тик яхшылыкка гына өйрәтә.

-Укучылар, хәзер өй эшен тикшереп алыйк.

5.Өй эшен тикшерү.

-Сез язган хикәяләр миңа бик ошады. Афәрин, молодцы !

Димәк, балалар, китаплар безне нәрсәгә өйрәтә?

-(Балалар җавабы тыңлана.)

Китаплар безне дус-тату булырга, ярдәмчел, намуслы, тыйнак, акыллы, батыр, шәфкатьле булырга өйрәтә.

- Балалар,бер уен уйнап алыйк. Бу уен «Таны һәм әйт» дип атала..Әйдәгез, бергәләп мин әйткән җөмләләрдән чыгып, кем турында сүз барганын белик..

Башладыкмы?

1.Ул патриот шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнашкан, әсирлектә җәзалап үтерелгән.

2.Туган көне февраль аенда.

3 .Кызын бик яраткан, аңа багышланган шигырьләре бар.

4.Ул балаларны бик яраткан, алар өчен шигырьләр, поэмалар иҗат иткән. Кем икән ул?

5.Слайд.М.Җәлил.

Муса Җәлилнең балалар өчен төрле елларда язылган шигырьләре, поэмасы тупланган китабы бар. Бу китап- « Кечкенә дусларга»

«Кечкенә дусларга.»китабын күрсәтү.

Әйе,без яратып укый торган китаплар арасында татар халкының батыр улы Муса Җәлилнең «Кечкенә дусларга » китабы да бар.

6.Слайд. М.Җәлил.”Кечкенә дусларга”китабы

7. Слайд. МусаҖәлил портреты..

6.- Муса Җәлил, аның тормыш юлы турында сез бик күп беләсез. Әйдәгез, белемнәребезне тикшереп карыйк әле.

Слайдлар.

  1. Муса Җәлил кайда һәм кайчан туган?

  2. Муса беренче белемне кайда ала?

  3. Муса Җәлилнең сугыш вакытында иҗат иткән шигырьләр җыентыгы.

  4. Әтисе сугышка киткәндә аңа 4 яшь була.Ул гомере буена әтисен сагынып яши.

-М Җәлил бик күп шигырьләр, поэмалар иҗат иткән. Ул балаларны яраткан. Алар өчен дә бик матур һәм кызыклы шигырьләр, поэмалар язган.Әйдәгез аның “Күрсәт әле”шигыренә ял итеп алыйк.

7.Ял минуты. Күрсәт әле.

-Күрсәт әле, Камали,

Ничек утын яралар?

-Менә шулай, менә шулай ,

Шулай утын яралар.( балалар утын яру хәрәкәтләре ясыйлар)

-Күрсәт әле, Кәримә,

Ничек чаңгы шуалар?

-Менә шулай, менә шулай,

Шулай чаңгы шуалар( балалар чаңгыда йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек китап укыйлар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай китап укыйлар( балалар парталарга утыралар).

8. Бүген без аның “Кызыл ромашка”шигыре белән танышырбыз.



9. Кызыл ромашка”шигырен укытучы укый.

-Балалар, сезгә аңлашылмаган сүзләр бармы? Сүзлек белән эш.

Укчыга –укчы - җәяүле гаскәрдә утлы ату кораллары белән коралланган хәрби хезмәткәр, (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 608 бит)

-Иртәнге таңда ромашкалар белән нинди гаҗәп хәл була?

-Кызыл ромашка дусларына нәрсәләр сөйли?

-Ромашка кызы моңая, –ди автор. Сез ничек уйлыйсыз?Щллщ ул горурланамы?

- Батыр сугышчы образы аша автор нәрсә әйтергә теләгән -?

-Таң йолдызы Чулпан турында искә ала язучы,ул моның белән нәрсә әйтергә теләде икән?(цмет)

-Гомумән, язучы бу әсәрендә нинди фикер әйтергә теләде ?

-(Укучыларның җаваплары).

-Әйе, туган илгә, халкыңа тугрылыклы булырга, намуслы, батыр булырга өйрәтә. Матурлыкны күрергә, табигатьне яратырга өнди.


10. - Ә хәзер шигырьне чылбырлап укыйбыз.



  • Шигырьне сәхнәдә уйнап буламы? Кемнәр катнаша? Киләсе дәрескә өй эше шигырьне рольләргә бүлеп, сәнгатьле укырга өйрәнергә.

Теләгән укучыларга рәсем ясарга да була.



11.Йомгаклау.

-Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек?

Үзенең туган илен, халкын,ватанын сөюче кеше генә зур уңышларга ирешер, бәхетле булыр.












Выбранный для просмотра документ #U0442#U0443#U0433#U0430#U043d #U044f#U0433#U044b#U043c.#U0441#U0446#U0435#U043d#U0430#U0440#U0438#U0439..doc

библиотека
материалов


Актаныш районы Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч класс укытучысы Муратова Айгөл Фәндәм кызының 2 класста үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.









hello_html_m64d7d37.gif




















Дәрес-кичә

Биредә күренекле кешеләргә багышланган стенд, туган як тарихын чагылдырган китаплар, кул эшләре күргәзмәсе куелган.

Минем туган ягым” . Талгын көй ишетелә.

Алып баручы: Хәерле көн, балалар. Бүген без сезнең белән “Туган ягым” дип исемләнгән дәрескә җыйналдык.

Укучы:

  • Тау буйларыннан саф чишмә

Ургып төшә инешкә.

Бабайлар килеп утырган

Урманлы, сулы төшкә.

Кул сузымы Ак Ителем

Ак елгам җырлап ага.

Су өстендә парлы кошлар –

Аккошлар канат кага.

(Экранда табигать күренешләре чагылдырыла.)

Алып баручы:

- Һәр якның да үз тавышы, үз гүзәллеге, үзенә ятышлы исеме була. Безнең Актаныш төбәге турында да берсеннән- берсе мавыктыргыч риваятьләр сөйлиләр. (риваятькә аңлатма бирелә)

I төркем

- Имеш, Актаныш кайчандыр аккошлар иле булган. Ә аккош табигатьнең йөзек кашы. Бу зиннәтле горур затлар дөньяның иң сөйкемле, иң мәрхәмәтле урынын гына сайлый диләр.

II төркем

- Авыл аша кечкенә инеш аккан. Аның суы шундый саф, чиста булган, хәтта тәбендәге ташлар күренеп торган. Кешеләр бу инешкә сокланганнар.”Ак инеш” , “Акты инеш” дия торган булганнар. Шуннан бу инеш Актанышка әйләнеп, авыл да шулай әйтелә башлаган.

III төркем

Имеш , бер гаиләгәгә ерактан танышлары кунакка килгән. Капка төбендә аны хуҗаның малае каршы ала. Килгән кеше каладан булып аның йөзе ак булган. Малай әтисе янына барып: “Сине ак танышың чакыра”,-дигән. Әтисе янындагылар көлешәләр һәм малайга “Актаныш” дигән кушамат тагалар. Бу малай тегермән буасында су коенганда батып үлә, елганы аның исеме белән атыйлар, авылга да Актаныш дигән исем бирәләр.

Алып баручы:

  • Әйе, укучылар, ул вакытлардан соң күпме гомерләр узган, Актаныш та үскән, зурайган, искиткеч район үзәгенә әйләнгән.

Укучы:

  • Районның үзәге булган Актаныш гүзәл Агыйдел ягыннан күзәткәндә очарга канатларын җәйгән аккошны хәтерләтә. Яшеллеккә төренгән күпкатлы ак биналар менә-менә зәңгәр күккә ашар кебек.(Экранда Актанышның ерактан күренеше чагыла.)

Алып баручы:

-Без бүген туган төбәгебез турында сөйләшәбез. Әйдәгез, бергәләп аның тарихын барлыйбыз, искитмәле табигатен данлыйбыз.

Укучылар :

(слайд)

-Актанышның мәйданы -2037,8 км2

-109 мең882 гектарда авыл хуҗалыгы

-урман-куаклыклар 8,9% җирдә.

-халкы-32 мең 869.

-татарлар-98, 07%

-марилар-1,83%

-Калган өлешен руслар, башкортлар һәм башка халык вәкилләре алып тора. Алар дус булып, аралашып яшәгәннәр

Алып баручы:

-Менә сезнең алда Актанышның картасы төзелде, укучылар, тик нәрсәдер җитми кебек? ( төркемнәрдә уйлыйлар)

Укучылар:

-Безнең авылларның исемнәре күренми.

Алып баручы:

-Әйдәгез, Иске Айман җирлегенә караган авылларны картага урнаштырыйк. ( исемнәр беркетелә)

Укучы:

Матурлары,батырлары белән

Гүзәллеге белән мактаныч.

Гомеремнең ак юл башы булган

Ак каеннар иле Актаныш.


Икмәкле җир – менә кайда хикмәт,

Хәзинәсе туган илемнең.

Актанышның һәр кешесе моңлы,

Үз көе бар хәтта җиленең. (Экранда күренешләр.)

Алып баручы:

-Тукай шигырендә әйтелгәндәй, безнең якларында кыш та вакытында килә, җәй дә вакытында җитә, җилләр дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Укучы:

-Туган ягыбызның үзенчәлеге дә аның табигатендә. Мәгърур Урал таулары итәгеннән ургылып чыккан Агыйдел безнең якларга җиткәч тагын да җәелебрәк, иркенләбрәк ага һәм Камага коя. Ык һәм Сөн елгалары ага.Таулары,җиләкле урманнары, кырлары,болыннары,күлләре... Искитмәле гүзәллек! Безнең якларга килгән кеше моңа сокланмыйча, йөрәгенә дәрт,күңеленә илһам алмыйча китә микән? Табигатен ямьләп кошлары сайрый, җәнлекләре шаяра.

А.Б. Кеше гомере – диңгездзге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора, җирдә үзенең эзен калдырырга омтыла. Безнең райондашларыбыз арасыннан да һәр өлкәдә үзләреннән якты эз калдыручыларны санап китәргә була.


Укучылар: Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев – илебез горурлыгы.

Шагыйрь һәм язучылар,фән эшлеклеләре:

Гамил Афзал, Нур Баян, Риза Ишморат, Мирһади Разов, Вахит Имамов, Илфак Ибраһимов, Зәет Мәҗитов,Солтан Шәрипов, Гәбделхәй Әхәтов, һ.б

А.Б. Әйе, укучылар, без, әлбәттә, барысын да санап чыга алмадык. Райондашларыбыз арасында туган яктан читтә яшәп иҗат итүчеләр дә күп.

Укучылар:

Актанышның юлларына

Кемнәр сипкән вак ташлар

Чит җирләрдә хәл белешеп,

Яшик бергә якташлар.


Бер-беребезгә терәк булсак,

Ятлар безне какмаслар,

Актанышның данын яклап

Гомер итик, якташлар.


А.Б. Актанышның данын еракларга таратып гомер итүчеләр арасында үзебезнең Иске Айман авылы кешеләре дә күп.Әйдәгез, якташларыбызны барлыйк, алар белән горурланыйк. (Слайд)

А.Б. Укучылар, күргәнегезчә, туган ягыбызның сокланырлык табигате, хөрмәт белән искә алырлык тарихы, горурланырлык шәхесләре бар. Бу зур байлык, хәзинә. Ә байлык бит бөртекләп җыела. Димәк, без дә аңа үз өлешебезне кертә алабыз. Безнең авыл хезмәтчәннәре дә иген-кырлардан мул уңыш җыеп, ит, сөт җитештереп тапшыра. Болардан тыш авылыбызның кешеләре сәнгатькә, иҗатка, балаларны төрле яклап үстерүгә күп көч куя.

А.Б. Яши-яши берәүдә үз гомеренә әйләнеп карамыйча булдыра алмый. Менә шул чагында үткәннәр өчен үкенерлек булмасын иде. Җирдә яшәү шул дәрәҗәдә гүзәл, кеше дигән олы исемне йөртү – зур бәхет. Әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга, бер-берегезгә игелекләр генә кылып яшәгез.Илебезнең, Актанышыбызның, авылыбызның киләчәге сезнең кулларда, балалар.

Кара туфрак,яшел чирәм,

Алтын иген. Ипи исе.

Бу - туган җир.

Иң кадерле, иң бөек,

Һәм изге җисем.

А.Б.-Кадерле балалар, бүгенге дәрестә без сезнең белән туган ягыбыз белән танышуны башладык. Алдагы дәресләрдә әле без тагын да күбрәк өйрәнербез.

З.Мәҗитовның “Айманым” шигырен уку.

Биек тауларың да юк,

Юк кара урманнарың.

Бар гап-гади йортларың

Һәм төп-төз урамнарың.


Күңелемнән китмисең

Һәрчак сагына җаным.

Син – тибрәткән бишегем,

Газиз Иске Айманым.


Күптән синнән китсәм дә,

Читтә гомер итсәм дә,

Һәр сукмагын хәтердә,

Төштә күрәм хәзер дә.

Мәрхәмәтле Айманым.


Уемда еш урыймын,

Ура елгаң, болының,

Таллыгын Баҗананың

Ямьле җирем Айманым.


Синдә кардәш ырулар,

Дуслар һәм туганнарм,

Шуларга тарта җаным

Сагынам мин, Айманым.


Укылган әсәр буенча фикер алышу.


Йомгаклау.Өй эше бирү.

Курс профессиональной переподготовки
Учитель начальных классов
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

Урок литературное чтение на татарском языке на тему " Муса Джалиль. Красная ромашка". На уроке можно использовать так же презентацию о поэте.

  • Обучающиеся получат возможность научиться:§читать правильно и выразительно целыми словами вслух и про себя, учитывая индивиду­альный темп чтения;
  • §различать сказку и рассказ по двум основаниям (или одному из двух оснований): особенно­сти построения и основная целевая установка повествования;
  • §характеризовать героев произведений; сравнивать характеры героев разных произведений;
  • §выявлять авторское отношение к герою;
  • §рассказывать о любимом литературном герое;
  • §находить и различать средства художественной выразительности в авторской литературе;
  • §ориентироваться в книге по ее элементам (автор, название, страница «Содержание», иллю­страции).

Использовать приобретенные знания и умения в практической деятельности и повсе­дневной жизни для:

  • §самостоятельного выбора книги и определения ее содержания по элементам книги;
  • §самостоятельногочтениявыбранныхкниг;
  • §высказывания оценочных суждений о героях произведений;
  • §работысословарями.
ВНИМАНИЮ УЧИТЕЛЕЙ: хотите организовать и вести кружок по ментальной арифметике в своей школе? Спрос на данную методику постоянно растёт, а Вам для её освоения достаточно будет пройти один курс повышения квалификации (72 часа) прямо в Вашем личном кабинете на сайте "Инфоурок".

Пройдя курс Вы получите:
- Удостоверение о повышении квалификации;
- Подробный план уроков (150 стр.);
- Задачник для обучающихся (83 стр.);
- Вводную тетрадь «Знакомство со счетами и правилами»;
- БЕСПЛАТНЫЙ доступ к CRM-системе, Личному кабинету для проведения занятий;
- Возможность дополнительного источника дохода (до 60.000 руб. в месяц)!

Пройдите дистанционный курс «Ментальная арифметика» на проекте "Инфоурок"!

Подать заявку

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Тайм-менеджмент - персональная эффективность преподавателя»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Формирование мотивации учебной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья»
Курс повышения квалификации «Методика обучения игре детей с особенностями развития в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Мотивационное сопровождение учебного процесса младших школьников «группы риска» в общеобразовательном учреждении»
Курс повышения квалификации «Содержательные аспекты профессионального и личностного развития педагогических работников в рамках реализации профессионального стандарта»
Курс повышения квалификации «Активизация познавательной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) как стратегия повышения успешной учебной деятельности»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Техники креативного мышления как инструмент формирования общих компетенций по ФГОС»
Курс повышения квалификации «Современные тенденции цифровизации образования»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика преподавания в начальных классах компенсирующего и коррекционно-развивающего вида»
Курс профессиональной переподготовки «Оказание психолого–педагогической помощи лицам с ОВЗ»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.