Дәрес этаплары һәм
максатлары
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге
|
Хезмәттәшлек
нәтиҗәсе
(УУГ формалаштыру)
|
Ресурслар
|
I.
Оештыру-мотивлаштыру
өлеше.
Укытучының максаты:
Укучыларны уку
хезмәтенә хәзерләү.
Уңай психологик
халәт булдыру
Балаларның
игътибарларын туплау.
Укучыларның
максаты:
дәрескә әзерлекне
барлау, белем алуга омтылыш булдыру
|
Укучыларны эшкә
хәзерләү.
-Хәерле көн,
укучылыр!
Ничек сезнең
кәефләр?
Кәефләр яхшы булса,
Яхшы үтәр дәресләр!
-Барыгыз да дәрескә
әзерме?
-Эш урыннарыгыз
тәртиптәме?
Дәресебезне күңелле
истәлекләр минутыннан башлыйбыз. Күзләребезне йомып, кемгәдер яхшылык эшләп,
шатлык китерүебезне күз алдына китерәбез.Елмайдык, барыбызга да бик рәхәт
булып китте. Безнең шушы яхшы кәефләребез көн буена саклансын иде.
|
Укытучы белән
диалог. Әзерлекне тикшерү (дәреслек, дәфтәр, җилпәзә, линейка, карандаш,
ручка)
Бер-берләренә
елмаялар.
|
ШУУГ: математика фәне белән кызыксыну
КУУГ: бер-береңә
дустанә мөнәсәбәттә булу
|
Слайд
|
II. Актуальләштерү.
Укытучының
максаты:
10 эчендә саннар
рәтен,санның алдыннан һәм артыннан торган санны искә төшерү, балаларның актив
булуларына ирешү
Укучыларның
максаты:
Биремнәргә тиз һәм
хатасыз җавап бирү, үзеңнең һәм иптәшеңнең җавабын тикшерергә, иптәшеңне
тыңларга өйрәнү
|
1. Матур
язуга күнегү
.--Бүген безнең дәресебезгә бик күп кунаклар
килгән. Алар белән бергә 1 саны да килгән. Әйдәгез, без аны бик матур итеп
языйк.
Язганда дөрес
утыруга игътибар итә
Укучылар
язган арада урман җәнлекләреннән килгән хатны экранга куя.
-Укучылар, карагыз
әле, безгә монда ниндидер хат килгән. Укып карыйк әле.
-Ярдәм итәбезме,
балалар?
2. Телдән
исәпләү
10 га кадәр һәм кирегә
санау;
-5тән соң килгән
санны күрсәтегез; 8дән соң; 4 тән соң;
-3тән алда килгән
сан; 10 нан алда; 2дән алда;
5санының күршеләре;
7нең?
3. ТЭЙК ОФ-ТАЧ
ДАУН (басарга-утырырга)
-Кемнең барлык
җаваплары да дөрес булды?
-цифрлар ярдәмендә саннарны
язалар
-өстәлдә 4алма,
2груша. Өстәлдә 6 яшелчә
-1дистә –ул 10 була
-6га 1не кушкач 7
була
10 – ул берурынлы
сан
4.Логик
фикерләүгә мәсьәләләр чишү.
-Кем көчлерәк ырылдый:
юлбарысмы, үгезме?
-Елганы кем тизрәк
йөзеп чыга: чебиме, үрдәк бәбкәсеме?
-Чүлдә, сусыз җирдә
ак аюлар ничек яши?
|
Укучылар 1 санын
язалар, иң матур язылганы астына сызалар. Бер-берсенең язганын карыйлар.
Хатны укыйлар:
Кадерле балалар! Без
урман мәктәбенә укырга барганда, безне Убырлы карчык белән Шүрәле тоткарлады.
Алар безгә төрле биремнәр әзерләгәннәр, ләкин без әле кечкенә, боларны
белмибез. Зинһар өчен безгә ярдәм итегез!
-Әйе!
2.Саннарны санлы
кисемтәдә таба баралар
Җилпәзәләр
белән эш: җавапларны күрсәтү.
3. Дөрес җавап
булса – басалар, дөрес булмаса – утыралар
Җавапларны
аңлаталар
-Үгез ырылдамый
-Чеби йөзә белми
-Чүлдә ак аюлар
яшәми
|
РУУГ: үз эшеңне
контрольгә алу
ШУУГ: әкият
геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү
ТБУУГ: төп
математик төшенчәләрне аера белү
РУУГ: үз белем
дәрәҗәңне ачыклау
|
Слайд
(1 санының язылышы)
Слайд (хат һәм
рәсем)
Санлы кисемтә
Санлы веерлар
Слайд
|
III. Яңа тема өйрәнүгә әзерлек.
Укытучының
максаты:
“Яңа ачышлар ясау”
өчен кирәк булган материалны кабатлау: санга берне кушкач аның артындагы
сан килеп чыгу кагыйдәсен искә төшерү, укучыларның индивидуаль
эшчәнлегендә туган кыенлыкларны ачыклау.
Укучыларның
максаты:
кушу һәм алу
гамәлләренең компонентларын белүне ныгыту
|
Бирелгән язмалар
арасыннан тиешлесен сайлап алыгыз:1) Илсур, Марат һәм Динә
Өч песнәккә җим
сибә.
Килде тагын бер
песнәк,
Ничә песнәк булды,
әйт?
2) Дүрт бәбкәсен
ияртеп
Суда йөзә бер
үрдәк.
Әйтеп бирегез
тизрәк,
Барысы ничә
үрдәк?
– Бу язмалар ничек
атала?
– Санга
1 не кушкач, нинди сан килеп чыга
(кагыйдә)?
– Кушу гамәленең
компонентларын атап, суммаларның кыйммәтләрен табыгыз.
|
Укучылар математик
язмалар төзиләр:
3+1 4+1
-Сумма
Кагыйдәне
әйтәләр, парларда кабатлыйлар
Кушу гамәленең
компонентларын атап, суммаларның кыйммәтләрен табалар :
3+1=4
4+1=5
|
КУУГ: үз фикереңне
тулы әйтә белү
ТБУУГ: рәсемне
математик телгә күчерү, үзеңнең белем системасында ориентлаша белү
|
Аңлатмалар тактада
язылган :
3+1
4+1
3-1
4-1
5-1 7-1
|
IV. Проблемаларны формалаштыру һәм кую.Дәрес темасын ачыклау.
Укытучының
максаты:
яңа белем алуга
ихтыяҗ тудыру
Укучыларның
максаты:
рәсемгә туры килгән
язманы таба белү, белем алуга омтылыш булдыру
|
Дәреснең темасын
ачыклаганда юнәлеш бирү
-Ә бу язмалар ни
өчен туры килми? Алар ничек атала?
3-1 4-1 5-1
7-1
-Аермаларны укыгыз,
һәр санның нәрсә белдерүен әйтегез.
-Бу аермаларның
үзенчәлеге нәрсәдә икән? Парларда тикшерегез.
-Димәк, дәреснең
темасы нинди булыр?
|
Дәреснең темасын
ачыклыйлар
Җаваплар
-Аерма
Аермаларны укыйлар,
компонентларның исемнәрен әйтәләр.
-Киметүчеләре 1гә
тигез.
-1 санын алу. Безгә
Кимүче 1 булганда аерманы табу кагыйдәсен чыгарырга кирәк. Аның өчен кимүчесе
1 булган очракларны тикшерербез
|
ТБУУГ: проблеманы
кую һәм аны чишү
РУУГ: проблеманы
чишү юлларын эзләү, элек алган белемнәргә нигезләнү
|
|
V. Яңа белемнәр
ачу
Укытучының максаты:
мөстәкыйль фикер
йөртеп, анализлый, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү
Укучыларның
максаты:
Математик язмаларда
кимүче, киметүче, аерманы күзәтү, нәтиҗә ясау
|
Математик язмаларда
кимүче, киметүче, аерманы күзәтү, нәтиҗә ясауга юнәлеш бирү
-3тән 1не алгач нинди сан чыга? 4тән 1 не алгач? 5 тән 1не алгач нинди
сан чыга? Ул саннар рәтендә 5нең кайсы ягында урнашкан? 7дән 1не алгач?
-
-Димәк 1не алу кагыйдәсе
нинди булыр?
|
Схемаларга карап,
тактада һәм дәфтәрдә язмалар төзиләр. Кимүче белән аерманы чагыштырып,
нәтиҗә ясыйлар (кимүченең астына кызыл, аермага зәңгәр карандаш белән
сызалар)
3 - 1 = 2 6–
1 =
4- 1 = 3 7–
1 = 6
Бирелгән саннан
1не алу нәтиҗәсе булып аның алдыннан килгән сан тора.
|
РУУГ: укучылар
тарафыннан белгән яки әлегә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү
ТБУУГ: төп
билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, билгеләрне табу
максатыннан чыгып анализлау һәм нәтиҗә чыгару.
|
Төсле акбурлар,
карандашлар
Санлы кисемтә
Слайд (кагыйдә)
|
VI. Өйрәнгәннәрне
ныгыту
Укытучының
максаты:
Алган белем һәм
күнекмәләрне ныгыту, һәр укучының эшне аңлап башкаруына ирешү
Укучыларның
максаты:
эшне мөстәкыйль башкаруга
ирешү, үзеңнең һәм иптәшеңнең эшенең дөреслеген тикшереп бару
|
1.Фронталь эшне
оештыру, 1гә киметү төшенчәсен ныгытуга ярдәм итү.
-Ә хәзер “Ромашка”
уены уйнап алырбыз. Чәчәк таҗындагы саннан 1не алырга һәм аны санлы
кисемтәдә күрсәтергә
Таҗларның берсе
серле
– Бирелгән саннан 1 не алгач, нинди
сан килеп чыга? Нәтиҗә ясагыз. Парларда бер-берегезгә кабатлагыз.
Нәтиҗә: Бирелгән
саннан 1 не алгач, тәртип буенча бу санга
кадәр килгән сан
килеп чыга.
-Серле таҗ кемдә
иде? Нинди сере бар?
|
Һәр укучы такта
янына чыгып, чәчәк таҗына язылган саннан 1не ала, санлы лентада күрсәтә,
калган укучылар да үзендәге лентада карап бара
0 дән 1не алып
булмый, чөнки 0 1дән кечкенә. Кимүче киметүчедән зур яки аңа тигез булырга
тиеш.
|
КУУГ: үз җавабыңны
башкалар аңларлык итеп әйтү
ТБУУГ:
фикер алышуда
катнашу,
җавапларны дәлилли
белү
|
Таҗына 0-10 га
кадәр саннар язылган ромашка чәчәге,
санлы кисемтә һәм
линейкалар
|
|
2.Дәреслек белән эш
14 б., №1,
- Биремне укыгыз.
- Бу номердагы аңлатмалар
ничек атала?
- Киметүчесе 1 гә тигез
булган аермаларны табыгыз. Алар ничәү? (6)
- Бирелгән саннан 1
не алу кагыйдәсен әйтегез.
Тиешле аңлатмаларны
аерып алырга ярдәм итү, күрсәтмәләр бирү.
14 б., № 2.
- Биремне укыгыз.
- Санны 1 гә киметү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Тиешле рәсемне сайлап күрсәтегез.
- Рәсем буенча хикәя төзегез.
- Чишелешне языгыз, яңа кагыйдәне кулланып, аерманың
кыйммәтен табыгыз. 6 – 1 =5
- Аерманың астына
гади карандаш белән, ә аерма кыйммәтенең астына яшел карандаш белән сызыгыз.
Укучыларның
эшләрен күзәтә
|
Төрле мисаллар
арасыннан өйрәнгән мисалларны аеру.
Укучылар парлап
эшлиләр, бер-берсенә аңлаталар
|
ТБУУГ: төп
билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.
ТБУУГ: рәсемне математик
телгә күчерү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.
КУУГ: күршең белән
хезмәттәшлек итү
|
|
VII.Белемнәрне
тикшерү
Укытучының
максаты:
Белемнәрне тикшерү
Укучыларның
максаты:үзеңнең белем
дәрәҗәсен ачыклау, алган белемнәрне куллану
|
1.Карточкалар
буенча мөстәкыйль
эш оештыру.
Күршегез белән
дәфтәрләрегезне алмашыгыз, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерегез, эшкә бәя бирегез
2. Тест
биремнәрен аңлату.
|
Карточкаларда
бирелгән мисалларны чишәләр.
Дәфтәрләрне алмашу,
биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү
2. Тест
эшләү.
|
РУУГ: үз эшчәнлегеңне
контрольгә алу
РУУГ: үзеңнең белем
дәрәҗәсен ачыклау
|
Карточкалар (ике
вариантта), слайд (җаваплар)
Слайд, тест
биремнәре язылган битләр
|
VIII. Дәресне
йомгаклау. Рефлексия
Укытучының
максаты:
Дәрестә алган
белемнәрне гомумиләштерү, рефлексив кабатлау
Укучыларның
максаты:
дәрестә башкарган
эшләргә нәтиҗә ясау, үзбәя
|
- Бүгенге дәрес
сезгә ошадымы? Нәрсә белдегез? Ничек белдегез?
Менә, без тырышып
эшләгәч, Шүрәле белән Убырлы да җәнлекләрне җибәргәннәр.Җәнлекләр сезгә
рәхмәт әйтеп хат җибәргәннәр, ә Убырлы белән Шүрәле, сездән үрнәк алып, гел
яхшы гына булырга, башка җәнлекләрне кыерсытмаска сүз биргәннәр.
Һәр укучыга йөз чырае белән карточка бирелә. Аның авызын
ясарга кирәк
дәрестә
кызык булды, яңа кагыйдәне истә калдырдым.
дәрестә кызык
булды, кагыйдәне истә калдырмадым, өйдә өйрәнермен.
дәрестә кызык булмады,
кагыйдәне истә калдырмадым.
- Рәхмәт, укучылар,
тырыштыгыз! Дәрес тәмам. Сау булыгыз!
|
Җаваплар
Хатны укыйлар.
|
РУУГ: үз эшчәнлегеңне бәяләү
|
Смайликлар
Слайд:
Рәхмәт, балалар,
коткардыгыз!
Слайд
Слайд
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.