Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Технология / Конспекты / Урок "Металлны чабып кису"

Урок "Металлны чабып кису"



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Технология

Поделитесь материалом с коллегами:

6 класс

Технология

Тема: Металлны чабып кисү

Максат: укучыларны металлны чабып кисү ысуллары белән таныштыру.

Җиһазланыш: слесарь верстагы, зубило, крейцмейсель, чүкеч, үлчәү инструментлары, әзерләнмәләр.

Дәрес барышы

1.Кереш өлеш.

1. Металл һәм эретмәләрнең механик үзлекләрен атагыз.

2. Корыч чуеннан ни белән аерыла?

3. Слесарь пычкысы нинди төп өлешләрдән тора?

11. Яңа теманы аңлату.

Металлны чабып кисү материалны өлешләргә бүлү, артык өлешен алып ташлау, детальләрне ырмау, канау ясау һәм башка максатларда кулланыла. Чабып кисү зубило, крейцмейсель һәм чүкеч ярдәмендә башкарыла.

Зубило – чөй формасындагы кискече булган корыч стержень. Зубило кискеченең очлану почмагы корыч металларны кисү өчен 60 градус, ә төсле металларны кисү өчен 35 – 45 градус булырга тиеш.

Крецмейсель – тар канаулар, ырмаулар ясау өчен кулланыла торган тар зубило.

Зубило һәм крейцмейсель – бәргеч очтан(боек), суга торган өлештән, урта өлештән, эшче өлештән, кискеч кырыйдан тора.

Укытучы инструментларның төп өлешләрен күрсәтә. Аннан – кискәндә гәүдәне тискига карата азрак борып, төз итеп басарга кирәклеген аңлата. Уң иңбашы зубило турысында булырга тиеш. Зубилоны суга торган өске өлеш учтан 15 – 30 мм га чыгып калырлык итеп тоталар.

Чүкеч белән сугу көче, әзерләнмәнең катылыгына һәм калынлыгына карап, төрлечә булырга мөмкин. Зур булмаган тигезсезлекләрне, юка йомычкаларны кул чугыннан сугып алалар. Кул чугыннан сукканда чүкеч кул чугы хәрәкәте хисабына хәрәкәтләнә.

Терсәктән сукканда кул терсәктән бөгелеп йөри һәм бәрү көчлерәк була. Терсәктән сугып артык металлны кисеп алалар, материалны өлешләргә бүләләр.

Кулбаштан сугу калын йомычкаларны кисеп алганда, калын чыбыклар һәм буйларны (полоскаларны) кискәндә кулланыла.

Укытучы сөйли барып, чүкеч белән ничек сугарга кирәген күрсәтә.

Әзерләнмәне 2төрле ысулда: тискида һәм плитада кисәләр.

Тискида кискәндә билгеләү сызыгы тиски ирнәүләре өслегеннән 1,5 – 2мм га астарак калдырып беркетелә. Бу очракта эшләнмәне эшкәрткәннән соң, баш-башларын тигезләп игәүләү өчен запас кала. Зубилоның кискеч кырые кисү яссылыгы белән 30 – 40гр.почмак ясарга тиеш, ә әзерләнмә белән зубило арасындагы почмак 45 – 60 градус булырга тиеш.

Укытучы зубилоның торышын: авышу һәм борылу почмагын күрсәтә.

Плитада кискәндә зубилоны билгеләү сызыгына вертикаль бастыралар һәм аңа чүкеч белән сугалар. Беренче сугудан ук, зубилоны кискеч кырының яртысы киселгән эздә, яртысы билгеләү рискасында булырлык итеп күчерәләр һәм тагын сугалар. Болай итеп күчергәндә зубило тигез куеп барыла, һәм өзлексез кисек барлыкка килә.

Әгәр әзерләнмә 2мм дан калын булмаса, аның астына, зубилоның йөзе тупасланмасын өчен, йомшак корыч пластина куеп, бер яктан кисәләр.

Предприятиеләрдә слесарьлар металлны пневматик һәм электр чүкечләре ярдәмендә кисәләр. Табаклы металлдан штамплаучылар прессларда һәм махсус штампларда әзерләнмәләр ясыйлар. Югары ныклыктагы корычтан эшләнгән әзерләнмәләрне кисү өчен, плазмалы һәм лазерлы кискечләр кулланыла.

111. Практик өлеш.

Укытучы укучыларга эш биргәнче, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлата.

  1. Кискән вакытта саклану күзлекләре киеп һәм ышыклану экраны урнаштырып эшләргә.

  2. Әзерләнмәне тискига ныклап беркетергә.

  3. Төзек эш коралы белән эшләргә.

  4. Эшләүче кеше артында тормаска.

  5. Кисүне тәмамлаганда бәрү көчен киметергә.

Укытучы укучыларга практик эш өчен әзерләнмәләр тарата (остаханәнең мөмкинлекләреннән чыгып):

  • әзерләнмәне урнаштырырга;

  • тискида яки плитада әзерләнмәне чабып кисәргә;

  • размерларны сызым буенча тикшерергә.

11.Дәресне йомгаклау.

- практик эшкә бәя бирергә;

- практик эш вакытында укытучы үзе күргән кимчелекләрне әйтә;

- эш урынын һәм остаханәне җыештырырга.

5.Өй эше. Укырга :43-47 битләр.




57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 07.10.2016
Раздел Технология
Подраздел Конспекты
Просмотров21
Номер материала ДБ-244138
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх