Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Урок "Минем Әлмәтем" (7 класс)

Урок "Минем Әлмәтем" (7 класс)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Минем Әлмәтем!


Әлмәтем

Һәр дүрт тарафка сузылган юллар

Алып китәргә мине чакыра.

Китсәм дә китәм синнән, Әлмәтем,

Тизрәк әйләнеп кире кайтырга.


Урсал тавының башына кунып,

Болыт соклана безнең калага.

Синнән дә матур нинди җир булсын

Туган каласын сөйгән балага.


Дәртле кешеләр, җырлы кешеләр,

Аларга карап, мин илһам алам.

Картая белмәс, мәңге яшь калам!


Кушымта:

Синдә уздырган көнне сагынып,

Кышыма кайтам, җәемә кайтам,

Нинди киң илем, нинди киң Ватан,

Әлмәтем, сиңа, Зәемә кайтам!


Р.Нәгыймов муз.,

Н.Әхмәдиев шиг.


Һәр каланың үз йөзе, үткән юлы, вазифасы, ниһаять, тормышта һәм җәмгыятьтә тоткан урыны була. Әнә шуларның берсе, яисә барысы бергә аның асылын, үзенчәлеген билгели. Исеме Татарстанда гына түгел, Россиянең барлык өлкә-республикаларында, хәтта якындагы һәм ерактагы чит илләрдә телләрдән төшми торган Әлмәтне генә алыйк. Аның тышкы кыяфәте, беренче карашка, күршеләреннән әлләни аерылып та тормый кебек. Шул ук мәһәбәт ташпулатлар, як-яклап яшеллек белән каймаланган киң-иркен урам-проспектлар, тантаналы мәйданнар...

Җырларда җырланган Зәй буенда калыккан бу һәр ягыннан урман-әрәмәләр, чагыл-кашлаклар, кырлар-үзәннәр белән сөйләнгән. Кайсы якка гына баксан да, сихри бер гүзәллеккә юлыгып, таң каласың. Алай да без гомер бакый табынган табигый матурлык кына да түгел, ниндидер сәер илаһилык бу. Бәй, әнә нидә икән хикмәт! Күзгә ятышлы табигый юмартлык борчак басуына төшкән торналарны хәтерләтүче скваҗиналар белән чуарланган, болай да биек тау түбәләреннән тагын да калкурак булып буровойларның корыч сөңгеләре күккә ашкан. Һәр тараф кырыкмаса кырык төрдәге нефть объектлары белән бизәлгән. Алар киң-иркен ялан-кырларга, үзән-кашлакларга гына сыешмыйча, шәһәр мәхәлләренә үк үтеп кергәннәр, баксан, янәшәңдә үк торалар икән.

Нәкъ әнә шулары һәм аларда эшләүче азамат кешеләр билгели дә инде Әлмәтнең үзенчәлеген. Әйе, каланың вазифасы-халыкны матди байлыкларның иң кәттәсе булган җир мае белән тәэмин итү. Шуннан инде аның тормыштагы урының да аныкларга мөмкин: Әлмәт-эшче кала!

Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” акционерлык җәмгыяте-“кара-алтын” чыгаручыларның төп штабы урнашкан. “Әлмәтнефть”, “Елховнефть”, “Ямашнефть” кебек зур нефть чыгару идарәләре, бораулау эшләре идарәсе һәм “Татнефть”нең тагын 16 идарәсе шулай ук Әлмәт шәһәрендә. “Татнефть” АҖ –дөньядагы иң зур 20 нефть компаниясенең берсе. Нефть чыгару күләме буенча ул Россия нефть компанияләре арасында 4 нче урынны алып тора һәм соңгы 3 елда нефть чыгаруны тотрыкландырган бердәнбер компания. Россия нефть компанияләре арасында “Татнефть” 1996 нчы елда беренче булып дөнья капиталы базарына чыкты һәм Лондон фонд биржасының листингын алуга иреште. Дәрәҗәле күп кенә халыкара бүләкләргә лаек булды. Соңгы елларда чит ил капиталы катнашында алты уртак предприятие төзелде.

Әлмәт шәһәренең промышленносте шактый җыелган. Монда бастырма насослар заводы “Алнас”, без яратып кия торган оекбашлар фабрикасы-“Алсу” эшли.

Әлмәттә 24 тән артык мәктәпләр бар, шулай ук татар гимназиясе эшли. Югары уку йортлары турында әйтеп торасы юк инде. АлНи бөтен Татарстанга нефть өлкәсендә эшләргә белгечләр укытып чыгара. Муниципаль институт булачак укытучылар әзерли. Уфаның филиалы булган ВЭГУ булачак экономист һәм юристлар укыта, ТисбИ, шулай ук бик күп техник училище, колледжлар бар. Ә музыкаль училище бик күп музыка белгечләре чыгара. Шуңа күрә дә калада талантлы җырчылар, музыкантлар, төрле уен коралларында уйнаучылар байтак.

Әлмәт “кара алтын” иле булганлыктан, монда сәламәтлекне ныгытуга зур игътибар бирелә. “Юбилейный” спорт сараенда даими төрле аэробика, каратэ түгәрәкләре, бассейн зшли. Монда кече яшьтәге баладан алып, зурларга кадәр шөгыльләнеп була. Кыш көннәрендә моржлар клубы- “Айсберг” эшли. Гомумән алганда, Әлмәт районы һәм шәһәрендә 25 тән артык шифаханәләр, “Ромашкино”, “ЯН”,”Сәламәтлек” санаторийлары.

Бу факторлар әле биредә гел эшләп кенә торалар дигән сүз түгел. Башкалар сыман ук, әлмәтлеләр дә гөрләтеп бәйрәм итәләр.

Әлмәтебез мәдәният ягынна да төшеп калганнардан түгел. Нефтьчеләр катнашында һәм аларның акчаларына мөһим социаль- мәдәни объектлар төзелде. Шәһәрнең үзәгендә балалар өчен ял паркы, балалар һәм яшүсмерләр өчен үзәк эшли “Макдональдс” исемле Америкадагы шикелле кафе төзелде.

Шәһәрдә татар дәүләт драма театры эшләп тора. Ел саен ул театр сезонын ача. Уңышлы гына чыгышлар ясый. “Нефтьче” мәдәният сарае исә күп милләтләрнең сәнгатен үстерүгә йөз тота. Чөнки Әлмәттә татарлар, руслар, мордва, чувашлар һәм башка бик күп милләт вәкилләре дус яши. Монда “һинд” дуслык клубы, “Дубравушка”рус халык хоры, “Аулак өй” татар кичәләре оештырыла. Бу коллективлар бер-берсе белән аралашып, тату яшиләр. Шуңа күрә дә монда теләсә нинди милләт бәйрәмнәре шау-гөр килеп уза. Сабантуйда хозурлану дисеңме, Пасха, Ураза бәйрәме, Рождество я Нардуган бәйрәме дисеңме-барысы да кызыклы уза. Күптән түгел генә әле Нәүрүз бәйрәме-кышны озату, язны каршы алу көне булып узды. Төрле милләт бәйрәмнәр бердәм үткәнгә күрә, Әлмәттә ислам һәм христиан диннәре дә бертигез үсә. Нефтьчеләр 30 дан артык мәчет һәм чиркәүләр төзеделәр, реставрацияләделәр.

Әлмәтебез күренекле кешеләргә дә бай. Татарстан Премьер-министры Ф.Х.Мөхәммәтшин Әлмәтне иң нык яратучы җитәкчеләрнең берседер, чөнки ул бездә туып үскән, зур дәүләт эшлеклесе булып өлгергән шәхес. Р.Нәгыймовны да монда беләләр. Ул-музыкаль мәктәп белән җитәкчелек иткән шәхес, шулай ук бик күп җырлар авторы.

Мәсәлән: “Әлмәтем”, “Шушы яктан, шушы туфрактан без”.

Шулай ук С.Сөләйманова, К.Булатова, Р.Вәлиуллин, Р.Рәкыйпов, Н.Әхмәдиев, И.Гиматов кебек күренекле язучыларыбыз ... Әлмәт турында шушы кешеләр генә түгел, башка бик күп язучылар да төрле әсәрләр иҗат иткәннәр. Мисал итеп, Гариф Ахуновны китереп була. Ул “Хәзинә”, “Хуҗалар” исемле романнар авторы.

Мактанып әйтү түгел, Әлмәт, чыннан да, уникаль шәһәр. Аның матур, киң урамнарыннан йөрү, Мәйданнары белән хозурлану, олы театр биналарын күрү үзе бер бәхет. Килегез безгә кунакка, шәһәребезне күреп, ял итеп китәрсез!










Автор
Дата добавления 14.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров143
Номер материала ДВ-259691
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх