Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Урок "Җөмләнең тиңдәш кисәкләре"

Урок "Җөмләнең тиңдәш кисәкләре"

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема:Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

Дәрес тибы: яңа белем бирү.

Төп максатлар:

1.Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен  мөстәкыйль рәвештә үзләштерү.

2.Тиңдәш кисәкләрне  биремнәрдә куллану күнекмәләрен бирү.

3.Үз эшчәнлекләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен ныгыту.

ТБУУГ:

- фикерләүне үстерү; -максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

аерым сорауларга җавап бирә белү;

РУУГ:уку хезмәрендә үзенә максат куя, бурычларны билгели белү;эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; уку хезмәтеңә бәя бирә белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

КУУГ:ңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый; әңгәмәдәшең белән контакны башлый, дәвам итә, тәмамлый белүДәрестә кулланылган материал

Тарату материалы:укыту эшчәнлеген оештыру өчен биремнәр; белемнәрен тикшерү өчен биремнәр.

Дәрес барышы.

1.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Исәнмесез, саумысыз!

Хәерле көн, дисәм мин.

Хәерле көн диябез.

Кәефләрегез ничек соң?

Кояшлы көн кебек,

Тукай телен , анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Минем дә кәефләрем бик яхшы.Мин сезгә бугенге дәрестә уңышлар телим

2.Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлеген оештыруда шәхси кыенлыкларны билгеләү

-Укучылар, бүген безгә кунак килде.Бу кем?

-Бу “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыре геройлары.Бу шигырьне кем язган?(Габдулла Тукай язган)

- Сез,ничек уйлыйсыйсыз?.Малай ни өчен урамга йөгереп чыкмый?(чөнки ул дәрес  әзерли, эше бик күп).

-Ә безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Малай кебек тырышып укырга, язарга кирәк).

-Укучылар, без дә  малай кебек тырыша алабызмы?(Әйе, тырыша алабыз.)

-  Нинди мәкаль бар әле? (Тырышкан табар, ташка кадак кагар.)

-Әйдәгез әле, без бу мәкальне тикшереп үтик. Бу төре буенча нинди җөмлә? (хикәя җөмлә, җәенке җөмлә) Ни өчен? (Чөнки җөмлә ахырында нокта куелган һәм тыныч тавыш белән әйтелә).

-Бик дөрес.Тагын без җөмләләрне ничек тикшерә алабыз? (Җөмләнең баш кисәкләрен таба беләбез) Бу җөмләдә баш кисәкләр  кадак – ия,  тырышкан, табар –хәбәрләр).

-Әйе, бик дөрес, булдырдыгыз.

-Укучылар, бу җөмләне тагын кайсы яктан тикшереп була?Уйлап карагыз әле. Без җөмләнең төрен билгели алдык, җөмлә кисәкләре буенча тикшердек. Тагын бер кат сораулар ярдәмендә ачыклап карыйк , әле. Табар – нишләр?, кагар- нишләр?.Бер үк сорауга җавап булып киләләр.Бу нинди җөмлә кисәкләре икәнлеген белдегезме? (Юк, белә алмадык).

3.Авырлыкны табу һәм аннан чыгу юллары.

- Сез нәрсәне эшли алмадыгыз?(Без сүзләргә сорау куйдык, ләкин нинди җөмлә кисәкләре икәнлеген аера алмадык.)

-Ә ни өчен белмисез?(Чөнки әле бу тема безнең өчен бик авыр).

4.Проектны төзү һәм аннан чыгу юллары

-Хәзер безгә нәрсә эшләргә кирәк? Хәзер безгә план төзергә, максат куярга кирәк.

-Хәзер  сүзләрнең бер үк сорауга җавап булып килгән булуларын һәм нинди җөмлә кисәкләре икәнлеген аерырга өйрәнәбез.

-Укучылар,  теманы әйтеп карагыз.(Бүгенге дәреснең темасы”Җөмләнең тиңдәш кисәкләре”

-Хәзер алдагы эшебезнең планын төзибез.Тактада план киселгән кәгазьләр.Сез тактада планыбызның адымнарын күрәсез.Алар буталып беткән.Бу сүзләрне билгеле бер тәртипкә керергә кирәк.

1.Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен табарга.      

2.Сораулар ярдәмендә җөмлә кисәкләрен аера белергә    

3. Мөстәкыйль эшләү һәм үз эшчәнлекләрен тикшерү

-Укучылар,без план буенча нәрсә эшлибез?

5.Проектны тормышка ашыру.

-Укучылар, план буенча, сез үзегез яңа белемне үзләштерәсез.Эш нәтиҗәле килеп чыксын өчен төркемнәрдә эшлисез.                   

-Төркемнәрдә бер үк сорауга җавап булып килгән сүзләрне табасыз.Алар нинди сүзләр(кишер, суган) Нинди сорауга җавап булып киләләр? (Нәрсә?   соравына.)Бу тиңдәш исемнәр.(уйныйм,көләм) Бу сүзләр нинди сорауга җавап булып киләләр.нишлим? соравына җавап булып киләләр.

-Шулай итеп тиңдәш кисәкләр нәрсә белән аерылалар? Сүз төркемнәре буенча аерылалар.Аларны ничек аерып була? ( сораулар ярдәмендә)

6. Тышкы сөйләмне беренчел ныгыту

-Укучылар. Сез нинди нәтиҗәгә килдегез?(Җөмләләрне тикшереп карарга була)

-Ә ничек?(Сораулар ярдәмендә)

-Хәзер нишлибез?(күнегүләрдә ныгытабыз)

-Ял итү

7.Мөстәкыйль эшләү һәм үз эшчәнлекләрен тикшерү.

-291 нче күнегү, тиңдәш кисәкләр кулланып җавап язарга.

-Балалар , барыгызда эшли алдымы? Нинди кыенлыклар туды?Ни өчен? Сез нинди нәтиҗә ясый аласыз?Ә кемнең бер авырлыкта тумады.

Билгеләр куйдыру.

-Укучылар, булдырдыгыз.

- кагыйдәне укып, аңлашу

-293 нче күнегү, тыныш билгеләрен аңлат. 2 зат исеменнән язарга

- 292 нче күнегү, тәрҗемә ит, тиңдәш кисәкләрне әйтергә

8.Белемнәрен системалаштыру һәм кабатлау.

-Укучылар, хәзер мин сезгә  “Су анасы “” әкиятеннән өзек бирәм. Анда сүзләр төшереп калдырылган.Төшереп калдырган сүзләрне куеп язабыз һәм тиңдәш кисәкләрне табабыз.

Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, ... ,
... , ..., ..., башым белән суны сөзәм.

Һәр кеше үз эшен яклый.   

9.Уку эшчәнлеге буенча  рефлексия

-Бүген без дәрестә нәрсә эшләдек?Нинди максат куйдык?Максатка ирештекме?Кем үзе өчен яңа белем ала алды?Нинди авырлыклар булды?

-Хәзер үзегезгә бәя бирәсез.

*Мин барысын да аңладым , эшли һәм дустыма ярдәм итә алам.(5 ле куела).

*Мин аңладым, эшли алам “4”ле куела.

*Мин аңладым, тик сорауларым калды “3” ле куела.

Өй эше.

112 нче бит, 295 нче күнегү, рәсем буенча тиңдәш кисәкләр кертеп хикәя язарга.

Автор
Дата добавления 29.09.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров7
Номер материала ДБ-224212
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх