1164524
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 1.410 руб.;
- курсы повышения квалификации от 430 руб.
Московские документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 90%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО до конца апреля!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана ООО "Столичный учебный центр", г.Москва)

ИнфоурокНачальные классыДругие методич. материалыУрок на тему :Әгәр юлың хәерле булсын дисәң. (Әйләнә-тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләре фәненнән ачык дәрес)

Урок на тему :Әгәр юлың хәерле булсын дисәң. (Әйләнә-тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләре фәненнән ачык дәрес)

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.



Әгәр юлың хәерле булсын дисәң.

(Әйләнә-тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләре фәненнән ачык дәрес)

Эшләде: Азнакай шәһәре

9 нчы гомуми урта

белем бирү мәктәбе

I категорияле башлангыч

сыйныфлар укытучысы

Баһманова Раушан Ракитовна


Максат:1) Балаларны юлда һәм урамда һәрвакыт зиһенне туплап, игътибарлы

Һәм сак йөрергә өйрәтү;

2) китап белән эшләргә, иптәшләреңнең җавапларын һәм чыгышла-

рын рецензияли, тулыландыра белергә өйрәтү;

3) бер-береңә карата игътибарлылык, сакчыллык тәрбияләү.

Җиһазлау: юл билгеләре, дәреслек, дәфтәр, презентация, Р.Гобәйдуллин

Һәркем белергә тиеш” шигыре, “Сабак алдылар” Элвир Сафин

хикәясе, “Салават күпере” журналыннан алынды, “Сагынам сине

абыем” хикәясе, “салават күпере журналы 2005 нче ел 1сан.


Класс: 3

Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты.


- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысез!

- Хәерле иртә, балалар!

- Имин үтсен көнегез!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек.


2. Актуальләштерү.(2 слайд)

-Табышмак әйтү.

Мин аны күптән беләм!

Кызыл күзен ача ул,

Туктарга бит куша ул.

Яшеле болай әйтә:

-Кузгал, юлга, дус, әйдә!

Ул нәрсә? (светофор)-3 слайд.

-Димәк бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-Әйе, без бүгенге дәрестә кайбер юл кагыйдәләрен искә төшереп үтәрбез, юлда һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышып китербез.

3. Яңа тема өстендә эш.

-Укучылар, ә сез нинди юл йөрү кагыйдәләрен беләсез? Әйтеп үтегез әле. (укучыларның җаваплары тыңланыла)

-Бик яхшы, балалар. Сез юл кагыйдәләрен бик дөрес әөттегез. Хәзер мин сезгә юл билгеләре күрсәтәм, аларны кайда күргәнегез бар? Нәрсәне аңлаталар?

-Бу нинди билге?-4 слайд. (“Җәяүле юлы”, ул урамны аркылы чыгу өчен куела, бигрәктә шәһәрдә мәктәп яннарында, машина күп йөри торган урыннарга куела).

-Бу билге нәрсәне аңлата?-5 слайд (“Тыю билгесе” урам чатларына яки тыкрыкларга һ.б. урыннарга керергә ярамаганлыкны аңлата).

-Бу билге нәрсәне аңлата?-6 слайд (“Җәяүлеләргә йөрү тыела” яки бу урында җәяүлеләр йөрергә тиеш түгел дигәнне аңлата)

- Укучылар менә бу 7слайдта юлда йөрү кагыйдәләре бирелгән. Ләкин анда хаталар җибәрелгән. Шул хаталарны табыгыз әле.

-Машина юлыннан йөрергә ярый.

-Юлны тиешле-махсус урыннан гына чыгарга ярый.

-Юлны светофорның сары уты янгач кына чыгарга .

-Машиналар йөргән җирдә чана шуарга ярый.

-Автомобильгә бары тик тротуар ягыннан утырырга һәм чыгарга ярый.

-Юлга чыккач йөгерү һәм туктап тору катгый тыела.

(Укучылар дөрес кагыйдәләрне сайлап алалар, группаларда эшлиләр, шуның нәтиҗәсендә балаларның дәреснең максатына ирешү дәрәҗәсе тикшерелә.)

-Кеше каядыр барырга җыенса, дуслары һәм туганнары аңа һәрвакыт “Хәерле юл!” диләр. әмма бу теләк тормышка ашсын өчен, үзеңә тырышлык куярга кирәк. Чөнки теләсә нинди юлда, хәтта ул бары тик өйдән мәктәпкә хәтле генә булса да, хәтәр хәлләр сагалый. Алрга дучар булмас өчен, юлда һәрвакыт, зиһенне туплап, игътибарлы һәм сак йөрергә кирәк. Һәр юл куркыныч тудыра. Кеше өйдән чыга. Аның максаты билгеләнгән урынга тизрәк барып җитү. Ни өчендер кайбер кешеләр тиешле урыннарына билгеләнгән вакытка барып җитә алмыйлар, ә больницага эләгәләр. Ни өчен мондый хәлләр килеп чыга дип уйлыйсыз? (укучыларның җаваплары тыңланыла.

-Ә хәзер укучылар безгә Айдар “Салават күпере” журналында басылган хикәяне укып китәр. Ул “Сагынам сине, абыем” дип атала.(8 слайд)

Абыем, сиңа хат язам. Беләм, ул сиңа барып җитмәс. Син аны беркайчан да укымаячаксың. Мин хатны күңелемнән язам. Барыбызга да гыйбрәт булсын өчен язам.

Ул елны җәй бик яңгырлы булды. Синең велосипедың озак вакыт ватык килеш чормада ятты. Күп ялварганнан соң, әтием аны төзәтеп бирде. Бик сапгынган идең шул, абыем, велосипедыңны. Шунда ук чыгып чаптың. Көн буена өйгә кайтмадың. Басуларда йөргәнсең икән. Кайткач, әнием белән икебезгә яшел борчак бирдең. Сыйланыгыз, дидең. Юлда күргәннәреңне, сөйләшеп калыйм әле, дигән кебек, ашыга-ашыга безгә җиткердең. Аннары сыерны алып кайтырга чыгып киттең. Артыңнан әнием: “Улым, сак йөр, олы юлга чыкма”,-дип калды. Син чыгып киттең. Һәм кире әйләнеп кайтмадың. Яраткан велосипедың һәм юл 9 яшеңдә бездән тартып алды үзеңне.

Бик сагынам сине, Рузил абыем. Өйдә кеше югында фотоларыңны карап елыйм. Мәктәптә малайлар тисәләр, их, абыем булса, диеп әрнеп куям. Иптәш кызларымның абыйлары белән көлешеп уйнаганнарын күрсәм дә елыйсым килә.

Башкалар юлда карап йөрсеннәр инде. Әти-әниләренең, туганнарының йөрәгенә мәңгелек яра салынмасын.

-Ә хәзер 2 нче хикәяне тыңлап үтик. Аны безгә Альберт укыр. Ул “сабак алдылар” дип атала.(9 слайд)

Беренче сыйныфта укучы Алия белән Гөлгенә исемле ике кыз урамнан узып баручы “КамАЗ” машинасын күрәләр. Машина әкрен генә сигналын кычкырта-кычкырта бара. Шулчак Алия йөгереп барып, машина артына тотына, әле җитмәсә, Гөлгенәне дә үз янына чакыра. Гөлгенә башта икеләнеп тора. Аннары йөгереп барып, машина арбасы артына ябыша. “КамАЗ” бара, аның артына асылынып ике кыз бара. Карап торырга куркыныч хәл. “КамАЗ” шоферы бик сизгер кеше икән, ул бу хәлне күреп, машинасын туктата һәм, кызларны ачуланып, куып җибәрә.

Әлбәттә, без дә бу кызларга аларның начар эшләвен, болай ярамаганын аңлаттык. Әгәр дә шофер абый күрмәсә, бу хәл фаҗига белән тәмамланырга да мөмкин иде бит.

Икенче көнне мәктәптә бу хәл турында укытучыларыбыз да белде, алар юл йөрү кагыйдәләрен яңадан бер тапкыр аңлаттылар.

Аянычлы хәлләр, гыйбрәтле вакыйгаларны мисалга китерделәр. Алия белән Гөлгенә аңлады. Бу вакытта аларның оялудан битләре кызарды, күзләре яшьләнде.

Зур шәһәрләрдә генә түгел, кеп-кечкенә авылда да юл йөрү кагыйдәсен төгәл үтәргә кирәк. Без моны истән чыгармыйбыз.

- Балалар, менә ике хикәя белән таныштык. Бу хикәяләрнең сез үзегезгә нинди уңай якларын алдыгыз һәм балаларның нинди начар сыйфатларын күрдегез? (укучыларның җаваплары тыңланыла.)

-Димәк, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аянычлы хәлләр китереп чыгара икән. Шуңа күрә, авылда яшәсәктә безгә юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк икәнлеген без аңларга тиешбез.

-Ял итү күнегүе.

-Хәзер мин сезгә Р.Гобәйдуллинның “Һәркем белергә тиеш” дигән шигырен укып китәм.(10 слайд)

Кырмыска түмгәгемени,

Ай-һай күпме машина!

Юлны кисеп чыгулары

Сыймый минем башыма.

Уңнан-сулдан чаба алар,

Юлга чыгарлык түгел.

Светофорсыз һәм ГАИсыз

Һич тә чыгарлык түгел.

Менә янда ямь-яшел ут,

Туктады машиналар.

Карты-яше каршы якка

Чыгарга ашыгалар.

Күп тә үтми сары янды-

Игътибар!” дигән билге.

Тагын кызыл янар, шофер

Газына басар инде.

Бу вакытта җәяүлегә

Туктап торырга кирәк.

Юлны имин чыгар өчен

План корырга кирәк.

Менә тагын сары янар,

Кузгалма әле, сабыр ит.

Яшел билге янгач кына

Юлны кисү ярый бит.


Юл чатында бик еш кына

Буйлы таягын болгап,

Милиция абый тора,

Юлга каравыл булып.

Машиналар бәрелмәсен,

Имгәнмәсен кешеләр.

Кагыйдәне кемнәр боза-

Милиция тикшерә.

Юл йөрүнең законнарын

һәркем белергә тиеш.

Кабаланмый, игътибарлы

Һәм сак йөрергә тиеш.

Алла гына саклап йөртсен”,-

Дип озата әнием.

Борчылма, юл кагыйдәсен

Яхшы беләм мин”,-димен.

Бисмилла”ны әйтеп чыгам,

Укып сәфәр догасын.

Оныттырма берүк, димен,

Ходаем, юл кагыйдәсен.

-Шигырьдән чыгып нинди нәтиҗә ясар идегез?( укучыларның җаваплары тыңланыла.)

4. Дәреслек белән эш.

Әгәр син юлга чыксаң” текстын укыту.(8 бит)

-Хәзерге заман җәяүле кешесе нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз?(җыйнак, игътибарлы,сак)

-Ә хәзер әйдәгез әле җәяүлеләрнең тантаналы антын төзик. Шушы антны туганнарыгызга бирерсез.(тарату һәм хор белән укыту)

Әти һәм әни, әби һәм бабай!

Бары тик юл кырыеннан гына йөрергә, машина юлыннан йөрмәскә, юлны тиешле урыныннан гына һәм светофорның яшел уты янганда гына, беркайчанда кызыл ут янганда юлны аркылы чыкмаска ант итәм!

-“Уйлап кара!” биреме өстендә эшләү.(12 бит)

-Алисә һәм Җәүһәрнең тарихын ничек дәвам итәргә булыр иде.( укучыларның җаваплары тыңланыла.)

-Җыйнак булу нәрсә дигәнне аңлата? (үз-үзеңә ышану, берничә секунд эчендә дөрес карар кабул итә белү)

5. Дәфтәрләрдә эш.

6. Белемнәрне тикшерү.

-Тест эшләтү.(11 слайд)

1. Юлда машиналар һәм җәяүлеләр юлның кайсы ягыннан йөриләр?

А) сул

Б) уң

2. Әгәр кеше машина эчендә утырса, сәяхәт итсә-ул кем була?

Е) пассажир

Ж) шофер

3. Җәяүлеләр йөрү өчен махсус ясалган юл ничек атала?

Л) тротуар

Н) шоссе

4. “Җәяүле юлы “ билгесе нинди

Г) зәңгәр квадрат, ак өчпочмак эченә кеше ясалган,

Д) кеше ясалган кызыл өчпочмак.

5.Юлны аркылы чыкканда башта кайсы якка карарга?

М) уңга

Е) сулга

6. Ничә яшьтән шәһәр урамнарында велосипедта йөрергә ярый?

В) 10 яшьтән

Ч) 14 яшьтән.

-Әгәр дә сорауларга дөрес җавап биргән булсагыз, сүз килеп чыгарга тиеш.

Ул нинди сүз? (белгеч)

7.Нәтиҗә ясау. (12 слайд)

-Бүгенге дәрестән сез үзегез өчен нинди файдалы киңәшләр алдыгыз.

-Дәреснең кайсы өлеше сезгә ныграк ошады?

-Дәрестән нинди кирәкле материаллар алдыгыз?

8.Өй эше.(13 слайд) 8-12 битне укырга,

12 бит 1,2 биремне үтәргә.


Общая информация

Номер материала: ДВ-572033

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Возрастные особенности детей младшего школьного возраста»
Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС второго поколения»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация инклюзивного обучения в сфере образования»
Курс повышения квалификации «Теория и практика инклюзивного обучения в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Формирование мотивации учебной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья»
Курс повышения квалификации «Методика обучения игре детей с особенностями развития в рамках реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Тьюторское сопровождение обучающихся в системе инклюзивного образования»
Курс повышения квалификации «Активизация познавательной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) как стратегия повышения успешной учебной деятельности»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Применение методов арт-терапии в работе со старшими дошкольниками и младшими школьниками»
Курс повышения квалификации «Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.