Инфоурок Другое КонспектыУрок на тему "Кышкы уеннар" в 4 кл

Урок на тему "Кышкы уеннар" в 4 кл

Скачать материал

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ ИНГЛИЗ ТЕЛЕН ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНҮЛЕ 33 НЧЕ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

 

 

 

 

 

 «КЫШКЫ УЕННАР»

4 НЧЕ СЫЙНЫФ, РУС ТӨРКЕМЕ

  

Түбән Кама шәһәре татар теле һәм әдәбияты укытучыларының

 методик берләшмә утырышында күрсәткән

 ачык дәрес план-конспекты

 

 

 

                                                     Татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

                                                    Әһлиуллина Мәдинә Ибраһим кызы

 

 

 

 

 

 

 

2012 НЧЕ ЕЛ

Дәреснең темасы: “Кышкы уеннар”.

Максатлар:  1. “Кыш”  темасына караган лексиканы искә төшерү, “Кышкы уен” тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар турында сөйли белү күнекмәләре булдыру.

                        2. Укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.  

                        3. Сәламәт яшәү рәвеше, дуслык хисе  тәрбияләү.

Җиһазлау: Р.З.Хәйдәрова. “Татар теле һәм уку китабы”: рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  4нче сыйныфы  өчен дәреслек, компьютер, кышкы уеннар туында слайд-презентация, карточкалар, сюжетлы рәсемнәр.

Дәрес барышы:

 

I. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүген сыйныфта кем дежур? (дежур укучы белән әңгәмә).

Әйдәгез ребусны чишеп, дәресебезнең темасын белик. (Ребус чишү, 1 нче слайд)

-Әйе, укучылар, дәреснең темасы “Кышкы уеннар”( 2 нче слайд). Без сезнең белән “Кышкы уен” текстын укыдык, шул текст буенча күнегүләр эшләрбез, кышкы уеннар турында сөйләшербез. 

II. Белемнәрне  актуальләштерү.  

- Әйдәгез, өй эшен тикшерик. Кыш турында сүзләрне кабатлап килдегезме?

Татарча әйтегез ( слайдтагы сүзтезмәләрне тәрҗемә итү 3,4 нче слайдлар):   сани, лыжи, коньки, каток, кататься на лыжах, кататься на санках, кататься на коньках, снеговик, играют в снежки. Бу сүзләр безгә бүген дәрестә кирәк булыр.Әйдәгез алар белән җөмләләр төзеп әйтик.( 6 нчы слайд) 

 Бер төркем укучыларга өй эшенә башка бирем бирелгән иде. Сез кыш көне нинди уеннар уйнарга яратасыз? Хәзер аларны тыңлыйк.

Укучылар презентацияләрен күрсәтеп, кышкы уеннар турында сөйлиләр:

“ Мин кышын чана, чаңгы шуарга яратам. Без дусларым белән таудан чана шуабыз, ә гаилә белән урманга чаңгы шуарга барабыз. Урманда бик рәхәт!” (7 нче слайд)

“Мин кыш көне дусларым белән хоккей уйнарга яратам. Минем тимераягым, кәшәкәм бар.Миңа хоккейчы  Александр  Овечкин  ошый. Куркаклар хоккей уйнамый!” ( 8 нче слайд)

“ Мин шугалакта тимераякта шуарга яратам. Телевизордан фигуралы шууны карыйм. Миңа Евгений Плющенко ошый.” ( 9 нчы слайд)

“Ә мин “Тау патшасы” уенын яратам. Башта без кар атышып уйныйбыз.Аннан соң тау башына кем беренче менә, шул җиңүче була”. ( 10 нчы слайд)

-         Рәхмәт. Димәк, укучылар сөйләве буенча,  кыш көне нинди уеннар уйнап була? Санап китик әле:(11 нче слайд)

чана  шуарга;

чаңгы шуарга;

тимераякта шуарга;

хоккей уйнарга;

“Тау патшасы” уены уйнарга. 

-         Дөрес. Ә менә без сезнең белән укыган “Кышкы уен” хикәясендә балалар нинди уен уйныйлар? (Кар бабай ясыйлар)   

 

III. Төп өлеш.

Текстны искә төшерик.( 1 укучы укый). Текстны чылбырлап укыйбыз.

Ә хәзер биремнәрне игътибар белән тыңлагыз һәм үтәгез.

1.Кайсы җөмлә текстта бар?

1) Урамда ап-ак кар ява. Урамда яңгыр ява.

2) Урамда кызлар уйныйлар. Урамда малайлар уйныйлар.

3) Малайлар кардан ак аю һәм кар бабай ясыйлар.

Малайлар кардан кыш бабай ясыйлар.

4)    Кар бабайга күмердән борын ясыйлар. Кар бабайга кишердән борын ясыйлар.

 

2.Прослушайте и укажите, что изменено во втором предложении каждой пары:

1) Балалар кардан ак аю ясадылар. Балалар кардан кар бабай ясадылар. 2) Урамда кар ява. Урамда яңгыр ява.

3) Без урманда чана шудык. Без урманда чаңгы шудык.

 

3.Прослушайте и укажите слово, лишнее в логическом ряду: тимераяк, чана,чаңгы, йомшак, кәшәкә, шугалак.

 

 

-         Текст буенча сораулар төзеп,  бер-беребезгә сорау – җавап бирәбез:

Олег  кая чыкты? – Олег урамга чыкты.

Урамда нәрсә ява? – Урамда ап-ак кар ява.

Кар бабайга нәрсәдән борын ясыйлар? – Кар бабайга кишердән борын ясыйлар. Һ.б.

-         Укучылар, балалар кардан нәрсә ясадылар? (Ак аю һәм кар бабай).

Ә кар бабайны ничек ясыйлар соң? ( 1 укучы сөйли, 12 нче слайд)

 Йомшак карны алабыз һәм шарлар ясыйбыз. Беренче шар бик зур була, икенче шар – кечкенәрәк, өченче шар- кечкенә. Күзләрен күмердән ясыйбыз, ә борынын –кишердән. Аяклары һәм куллары бик кечкенә шарлар. Башына эшләпә ясыйбыз. Менә шундый кар бабай.

-         Рәхмәт. Ә малайлар кар бабайны ничек ясадылар? Бирелгән текстка төшеп калган сүзләрне куеп укысак, белербез.( 13 нче слайд)

 

Урамда ап-ак ... ява. Малайлар кардан ... ясыйлар. Алар  ... һәм ... ясыйлар. Кар бабайның күзенә ..., ә борынына ... куялар.

Әлеге текстны 1 зат берлек сан һәм 1зат күплек сан исеменнән уку. 

-         Ә хәзер үзегез кар бабай ясап карагыз әле. (Кисмә фигуралардан кар бабай ясау, пазлы җыю)   

-         Динара һәм Диана безгә кар бабай турында шигырь сөйлиләр.( Г.Рәхим. Мин ясаган кар бабай). Аларны тыңлыйк. Шигырьне тыңлагыз һәм уйлагыз: бу кар бабай нишли белә?( 14 нче слайд)

Ял минуты.     Кар, кар, кар ява, ( 15 нче слайд)    

                         Бураннарны туздыра.

                         Кулларга төшеп эри,

                         Үзе бик тиз туңдыра.

                          Йомшак карны алабыз,

                          Аннан шарлар ясыйбыз.

                               Кар атышып уйныйбыз,

                          Бик күңелле яшибез.

- Ә хәзер кышкы уеннар турында диалоглар төзибез.( Укучылар парлап эшлиләр). Темалар: “Кар бабай ясау”, “Урманга чаңгы шуарга бару”, “Тауга чана шуарга бару”, “Шугалакка бару”, “Урамда уйнау”, “Хоккей уйнау”, “Кышкы көн”, “Яңа ел бәйрәменә бару”.

- Укучылар кыш көне урамда бик рәхәт.Менә бу рәсемнәргә карап сөйлик әле, балалар кыш көне вакытларын ничек үткәрәләр икән? ( Көчле укучыларга сюжетлы рәсемнәр таратыла, рәсем буенча текст төзиләр). Бу укучылар әзерләнә торалар, ә калганнар бер-беребезне уйнарга чакырыйк әле.( 16 нчы слайд) Спроси у друга:

- любит ли он кататься на лыжах;

- играет ли зимой на улице;

- играет ли он в хоккей;

- с кем он любит играть;

- есть ли у него клюшка.

- Яхшы. Әйдәгез рәсем буенча хикәяләр тыңлыйк.( Укучылар сөйли).

- Укучылар, ә кыш көне нинди спорт төрләре белән шөгыльләнергә була? Рәсемнәргә карагыз һәм әйтегез. (17, 18 нче слайдлар)

Ә безнең Түбән Камада кайда һәм  нинди спорт төре белән шөгыльләнергә була ?(19, 20 нче слайд)

( Түбән Кама боз сарае, “Алмаш” чаңгы базасы)

 

IV. Дәресне йомгаклау.

 

Өйгә эш сезгә Түбән Кама боз сарае,  яки “Алмаш” чаңгы базасы турында сөйләргә өйрәнеп килергә, яки “Кышкы уен” текстының эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә. 

 

-         Димәк, укучылар, кыш көне нинди уеннар уйнарга була? Ә нинди спорт төрләре белән шөгыльләнергә була? Ни өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк?

Билгеләр кую. Дәресебез тәмам. Сау булыгыз.

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок на тему "Кышкы уеннар" в 4 кл"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Промышленный дизайнер

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 093 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.09.2016 1831
    • DOCX 23 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Давлетшина Мадина Ибрагимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Давлетшина Мадина Ибрагимовна
    Давлетшина Мадина Ибрагимовна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11697
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Эффективная работа с Wildberries: от создания личного кабинета до выбора продукта

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 19 регионов

Мини-курс

Управление проектами и стоимостная оценка в современном бизнесе

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История и основы галерейного бизнеса

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе