Тема:
Алмашлыклар.
класс: 6
Максат. Укучыларны
алмашлыклар белән таныштыру.
А) Аларны башка сүз төркемнәреннән аера
белүләренә ирешү;
Б) балаларның бәйләнешле сөйләм телен,
фикерләү сәләтләрен үстерү юнәлешендәге эшне дәвам итү, табигатьне яратырга,
кошлар дөньясын аңлый белергә өйрәтү;
В) әхлак тәрбиясе, һөнәр юнәлеше бирү.
Җиһазлау.
Таблица, терәк схемалар,индивидуаль биремле карточкалар, урман рәсеме, тест
сораулары, табышмаклар, мәкальләр, хат, индивидуаль карточкалар.
Жиһазлау: компьютер,
экран, проектор, плакат, мәкальләр, тест биремнәре
Дәрес
барышы
1. Оештыру
моменты.
Слайд
Исәнмесез, балалар!
Әйбәт үтсен көнегез,
Фән серен күп белегез.
Җиңел
булсын укулар,
Матур булсын язулар.
Дәфтәр саен биш булсын,
Ерактан көлеп торсын.
2. Фонетик
күнегү. Слайд
Да, да, да- ә мин яшим Туймазыда,
Дә, дә, дә – матур, тату гаиләдә.
Да, да, да- ә укыйм мин алтыда
Тә, тә, тә- матур, якты
мәктәптә.
3. Белемнәрне
актуальләштерү.
1. Укучылар, сез тел белемендә нинди сүз
төркемнәрен беләсез?
2. Шулардан кайсыларын без татар теле
дәресләрендә дә өйрәндек? (исемне, санны, сыйфатны) (алга таба укучыларның
якынча җаваплары җәяләр эчендә бирелеп барачак)
3.
Уен “дөрес һәм
ялгыш фикерләр”
1.
2.
3.
4.
5.
6.
7.
8.
Нәтиҗә.
4.Уку мәсьләсен кую.
Ребус
чишү
-
Укучылар, шулай итеп, без бүген дәрестә
сезнең белән нинди сүз төркемен өйрәнербез? (алмашлык)
- Үзебезнең алдыбызга нинди максат куеп
эшләрбез? (алмашлык сүзенә билгеләмә бирербез, кагыйдәсен чыгарырбыз; аларның
дәрес язылышына игътибар итәрбез, төркемчәләрен билгеләрбез).
- Укучылар, уйлап карагыз әле, “Алмашлык”
сүзе нинди сүздән барлыкка килде икән? (алмаштыру).
- Димәк, алмашлык җөмләдә алмаштыру ролен
үти икән. Ә нинди сүз төркемнәрен алмаштыра алыр соң ул?
5. Уку мәсьәләсен чишү.
(түбәндәге җөмләләр карточкаларга
язылып, укучыларга алдан таратыла)
1.Башкортстан
– бай һәм матур республика.
2.Ул
– минем туган җирем.
3.Шундый
җирдә яшәвем белән горурланам.
1.
Алмашлыкларның
нинди сүз төркемнәрен алмаштырып килүләрен карточкада язылган җөмләләр
ярдәмендә ачыкларбыз. (карточкада язылган җөмләләрне группаларда укып,
алмашлыкларны табу, нинди сүз төркемнәрен алмаштырып килүләрен ачыклау).
2.
Шулай
итеп, бирелгән җөмләләрдә алмашлык исемне, сыйфатны алмаштырып килгән
3.
Укучылар,
әйдәгез, “нәрсә ул алмашлык?” дигән сорауга кагыйдә чыгарып карыйк әле.
(группаларда укучылар кагыйдәне – билгеләмәне үзләре чыгарып карыйлар).
4.
Дөреслеген,
әйдәгез, дәреслектәге кагыйдә белән тикшереп карыйк! (6 нчы класс өчен
дәреслеге, 150 нче бит).

6.Ял минуты.
(Ребуслар чишү)
7.Яңа
материалны ныгыту.
Слайд
1) текст
өстендә эш.
Башкортстан
– безнең туган җиребез.
Республикада 54 район, 21 кала бар. Ә безнең туган шәһәребез – Туймазы. Аңа
нигез салынуга быел 100 ел тула. Ул бик матур. Без аның белән горурланабыз.
А)Сүзлек эше
Нигез –основа
Горурланабыз – гордимся
Б)текстны үзаллы
уку.
В) баладан укыту.
Г) алмашлыкларны
табабыз.
Д) тәрбияви
момент.
2)
«Азагын тап» уены (тактада)
Ныгыту
·
Кеше
сүзен тыңла, ... (үз акылың тот)
·
Ир-егет
үзе өчен туа, ... (иле өчен үлә)
·
Кем
эшләми, ... (шул ашамый)
·
Акыллы
сүзен ... (“мин” дип башламый)
·
Һәр
ялтыраган ... (алтын түгел)
Билге кую.
Дәрескә үзбәя. Дәрестә үзләштергән
белемнәрне бәяләгез дә көндәлекләрегезгә билгеләрне куегыз.
V. Рефлексия.
1. Укучылар, тема буенча дәрескә нинди уку
мәсьәләсе куйган идек? (укучылар үзләре куйган максатларны әйтәләр).
- кагыйдәләр чыгардык һәм алмашлыкларның
гомуми моделен эшләдек).
VI. Өй эше.
1.242
нче күнегү.
2.Алмашлыклар
кертеп Туймазы шәһәре турында җөмләләр төзергә.
3.Әдәбият
дәреслегеннән алмашлыклар кергән 5 җөмлә күчереп язарга.
Өй
эшләренең беренчесе һәркем өчен дә, икенчесе һәм өченчеләре сайлап алу өчен.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.