Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Социальному педагогу / Конспекты / Урок на тему : Әмирхан Еники"Әйтелмәгән васыять"

Урок на тему : Әмирхан Еники"Әйтелмәгән васыять"

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Социальному педагогу

Поделитесь материалом с коллегами:

ӘМИРХАН ЕНИКИ

«ӘЙТЕЛМӘГӘН ВАСЫЯТЬ»



Беләзегем-йөзегем киярмен әле үзем...





Тема. Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрендә рухи-әхлак мирасны саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү мәсьәләсенең гәүдәләнеше.

Максат. Ана образына, туган йортка, илгә мәхәббәт хисе тәрбияләү. Милли үзаңны үстерүне дәвам итү, рухи-әхлак мирасны саклауга өндәү. Язучы иҗаты белән горурлану хисен тудыру; язучы шәхесенә ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау. Әмирхан Еники әсәрләреннән китап күргәзмәсе. Язучының портреты. Башкорт халык иҗаты. Өфе. "Китап", 1995.Укучының иҗади эше "Киярмен әле үзем".Татар һәм башкорт халыкларының зәркан сәнгате үрнәкләре.

Халык күңеленә юл салу ансат эш түгел: язучыдан саф вөҗдан, чын гаделлек, искиткеч зур тырышлык һәм батырлык сорый ул.

Әмирхан Еники

Дәрес барышы.

Укытучы дәресне башлап җибәрү алдыннан укучыларга бүгенге дәреснең мөһимлелеген аңлата һәм язучының татар әдәбиятында тоткан урынын билгеләү максатыннан чыгып сораулар куя.

1. Олпат, затлы-зыялы язучының тормышы һәм иҗаты турында нәрсәләр беләсез?

2. Әмирхан Еники үзенең әсәрләрендә нинди проблемалар күтәрә?

1 укучы. Язучының биографиясе безгә таныш. Аның "Бала", "Кем җырлады?" ,"Ана һәм кыз" ,"Матурлык", "Әйтелмәгән васыять" кебек әсәрләре күңелләрдә матур эз калдыра. Яхшы, мәрхәмәтле булырга өнди.

2 укучы. Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" хикәясендә күтәрелгән проблемалар бүгенге татар тормышын да чагылдыра. Аның әсәрләрен берләштерә торган нәрсә-үзәктә әхлакый конфликтлар кору. Татар һәм башкорт халыклары — игезәкләр, дисәк, бер дә ялгышмабыз. Аларның телләре, традицияләре, гореф-гадәтләре бер-берсенә бик ошаган. Хатын-кызның бизәнү әйберләрендә дә , кием-салымнарында да уртак элементлар күп. Безгә бу халыкларның Алтын Урда ханлыгында да, ул таркалгач, Казан ханлыгында да бер-берсе белән аралашып яшәүләре билгеле.

"Йомшак кына җәйге җил исә... Дала йөгерә...

Әнә көмешләнеп дулкынланган кылганнар арасында ак яулык бөркәнгән, алъяпкыч бәйләгән, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган кечкенә буйлы арык кына бер әби кизәк җыеп йөри... Борыннан килгән бер гадәт."

  1. укучы. Башкортостанда татарлар башкортлардан да күп санала. Әмирхан Еники дә Урал ягында туып үскән. Шуңа күрә аңа башкорт халкының яшәү кануннары да бик таныш. "Әйтелмәгән васыять" хикәясендә язучының башкорт халкының гореф-гадәтләренә, реликвия-йолаларына тукталуын күрәбез.

  2. укучы. Әмирхан Еники халык күңелен аңлый белә торган язучы. Иҗаты халыкның күзен ачарга омтылу белән бигрәк тә кадерле.

Укытучы. Хикәядә кемнәрнең тормышы сурәтләнә?

5 укучы. Язучы туфрагыннан аерылган,үзләрен"заманча яшибез" дип, аналарын да оныта язган, манкортлаша башлаган, халыкның җанын аңларга теләмәгән башкорт халкының кайбер вәкилләрен күрсәтеп,туган җирдән, гореф-гадәтләрдән,ата-баба торган авылдан аерылган кешеләрнең "ярлылыгын", мәрхәмәтсез, җансыз булуларын тәнкыйтьли.

Укытучы. Укучылар, хикәя ни өчен "Әйтелмәгән васыять" дип атала?

2 укучы. Әсәрдә символ дәрәҗәснә кадәр күтәрелгән Акъәби образы бирелгән. Ана образы. Ана образы туган ил, туган җир, милләт дигән күп мәгънәләр белән тәнгәл сурәтләнә. Без юкка гына Ватан ана димибез.

"..Акъәбинең өмете зур иде әле, ерак каладагы балаларын бер дә борчыйсы килми иде. Аннары болай да берәрсе кайтып китмәсме дигән өмете дә юк түгел иде. Кайткалыйлар иде әле аның уллары яки кызлыры, инәләрен онытып бетермиләр иде,исән генә була күрсеннәр инде."

6 укучы. Ак-әби башта Аксылу, аннары Аккилен, аннан Акҗиңгә һәм инде соңыннан Акъәби була. Бу исемнәрдәге Ак сүзе бу кешенең ап-ак күңеле, җаны турында сөйли. Ул дүрт бала табып үстерә, балаларына әйтеләсе сүзләр әсәрнең үзәк проблемасы булып торалар Балалары шәһәрдә яшиләр, елына бер генә мәртәбә кайтып әниләрен күрәләр. Ә ике баласы , гомумән Юлкотлыдан ерак яши. Хат та, хэбэр дә җибәрмиләр.

Укытучы. Укучылар Юлкотлының табигате нинди?

4 укучы. Юлкотлы авылы Өфедән ерак урнашмаган. Аның табигате әкият-җырларда сөйләнелә. Ерак түгел изге күл дә бар. Акъәбинең балаларын ире шушы изге күлгә барып коендыра торган булган. Авылның бай табигате кочагында, авылның карты-яше алдында Акъәбинең балалары сабантуй бәйрәмнәрендә күңел ачып, иркен дала һавасын сулап үскәннәр, укыганнар, югары белем алып таралышканнар.

"Юлкотлы дигән кечкенә башкорт авылы сезне үзенең туфрагында үстерде, башкорт халкы сезне бүгенге югарылыкка күтәрде – сез шуны онытмагыз, балаларым, ишетәсезме? Сезнең онытырга хакыгыз юк, аңлыйсызмы? Бу минем күңелем түреннән чыккан йә кайнар, иң зур, иң соңгы васиятем сезгә!"

9 укучы. Хәле начарланган ананы кызы белән кияве Өфегә алып китәләр. Киткәндә әйтелгән "кәфенлегем кала" дигән сүзләр игътибарсыз кала. Бик өметле булмаганга, ананың якты дөнья да калмаячагын аңлагач, юньләп сөйләшмиләр дә. Аны хастаханәгә озаталар.

"...Өч тәүлек үтүгә,төнлә белән Акъәби шул больницада вафат та булды... Күбәләктәй киткән дә барган."

  1. укучы. Ана образы белән язучы туган җир, туган халкың белән бәйләнеш һәм әхлакый матурлык проблемаларын күтәрә.

  2. укучы. Балаларының туган нигездән читләшүләрен күреп ананың җаны әрни, ләкин ул әйтеләсе сүзләрен, васыятен балаларына әйтеп өлгерә алмый. Акъәбинең васыятен безгә язучы җиткерә.

"...үзенең ак ука тоткан, якут каптырмалы сары бәрхет камзулын – Гөлбикәсенә,вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән әдрәс астарлы кашмау белән чәчкабын – Пермьдәге олы кызы Сылубикәсенә, картыннан калган камчат бүрекне улы Суфиянга билгеләп тора. Аннары бик борынгы тәңкәләр һәм төрле төстәге ташлар белән бизәлгән бөяте (хәситәсе) бар, шуны, кабул итсә, марҗа килененә бүләк итәр иде.

Билгеле, кызы – кашмауны,килене бөятене киеп йермәсләр. Ләкин бит аларны бер әсәйләрге генә түгел, әсәйләре кебек бик күп башкорт кызлары, башкорт җиңгәләре кигәннәр."

Укытучы. Укучылар, ана соңгы сулышын алганда кем белән була?

5 укучы. Ул ялгыз була. Үлеме турында телефоннан хәбәр итәләр, әлбәттә ана мөселман гореф-гадәтләре буенча күмелми.

Укытучы. Укучылар, минем кулымда "Башкорт халык авыз иҗаты" дигән китап. Хәзер күмү йоласына багышланган өзекне магнитофон язмасыннан тыңлагыз (372 бит).

Укучылар, васыять күмү йоласын үтәмәү белән генә бетми, шулай бит. Ананың күңелендә балаларына әйтелмәгән сүзләре, теләкләре кала.

11 укучы. Шулай итеп Акъәби үзенең балаларына кыз вакытыннан бирле тагып, киеп йөргән бизәнү әйберләрен, киемнәрен дә васыять итеп калдырырга уйлап кына кала. Балалары һәрвакыт ашыгалар. Үләсе кеше белән каласы кешеләр уртак тел таба алмыйлар .

"Э-э,әйе.. кызым, ишетәсеңме,мин үлгәч, гәүдәмне...

-Эсәем,бәгырем, ярамый сиңа сөйләшергә , – диде кызы, кат-кат башын селкеп. – Хәлең юк тавышың бетә, нигә үзеңне азаплыйсың ...Тыныч кына ят, кирәгеңне генә сора!...

- Мин, кызым, нәкъ менә иң кирәген сорыйм да шул...

- Ярый хәзергә, сөйләшербез, минем барып киләсе җирем бар иде...

"Коеп куйган генерал" улы да анага хөрмәт күрсәтми. Ирексездән, ул анасын җаны-тәне белән яратты микән дип уйлыйсың. Ул ана белән бик рәсми сөйләшә. Ә ана миһербанлы, изге җанлы. Ул балаларына бер дә үпкәләми. Сабыр ана балаларын гаепләми . "Вакытлары юк,ашыгалар"-,дип үзен тынычландыра.

Укытучы. Укучылар, хикәядә күңелгә уелып кала һәм тынычлык бирми аптырата торган вакыйга бар.

7 укучы. Акъәби өчен туган ил-туфрак дигән сүз. Аның үзе белән гомер кичергән, буяулары уңган яшел сандыгы Гөлбикәләр фатирына бик соңарып килеп керә. Ананың чиккән сөлгеләре белән ак кәфенлеге дә кирәксезгә әйләнә. Борынгыдан калган кашмау, җилән, хәтфә камзуллар да, тәңкә һәм беләзекләр дә театр гардеробына тапшырыла. Бары Гөлбикә генә чулпыларын истәлеккә дип ала. Ә улы Суфиянның күзе камчыга төшә. Усал кеше "усал"әйбер ала.

Укытучы. Укучылар, Әмирхан Еники күтәргән проблемаларны ничек чишәр идегез?

6 укучы. Олуг әдибебезнең әсәре халыкның намусын, язмышын, вөҗданын, тугрылыгын тасвирлавы белән әһәмиятле. Без ата-бабадан калган реликвияне сакларга тиешбез.

Укытучы. Укучылар, хәзер без Розалиянең иҗади эше белән танышырбыз.

12 укучы. Минем чыгыш "Киярмен әле үзем" дип атала. Мин үзем, шәхсән әбиемнең йөзеге белән беләзеген бүгенге көндә дә зур горурлык белән киеп йөрим. Бер яктан ул зәркан сәнгате әсәре булса, икенче яктан, безнең гаиләнең әбиләрдән калган зур истәлеге-реликвиясе. Татарлар да башкортлар кебек хәситә, беләзек кигәннәр, чулпылар, чәчкаблар такканнар.

(Укучы үзенең коллекциясе белән таныштыра).

Укытучы. Укучылар, киләчәк сезнең кулда, сез безгә хәтле һәм бездән соң да сакланып калган һәм калачак. Гасырлар буена дәвам итәчәк гореф- гадәтләрне, традицияләрне дәвам итәчәксез. Чөнки сез - безнең киләчәк. Милләт үзенең теле, гореф-гадәтләре, намусы, әдәбияты булганда гына яши ала. Шулай итеп, безнең яраткан язучыбыз үзенең әсәрендә нинди проблеманы күтәрә инде?

4 укучы. Тылсымлы каләм иясе милли рух сагында уяу тора. Халкыбызга хас тормыш-яшәешне, татар һәм башкортның холык-фигьшен, язмышын, күргән кичерешләрен гаять зур осталык белән киләчәк буыннарга да ишеттерергә тели. Миһербанлы, изге җанлы, олы, саф, тыйнак, уңган, садә Акъәби образы күңелләрне үзенә тарта, яхшы күңелле, мәрхәмәтле булырга өнди. Ананың изге бурычы-киләчәк буыннар тәрбияләү, Акьәби изге бурычын намус белән үти, ә балалары әниләренең соңгы васиятен тыңламыйлар. Ә бит бөтен тормыш анадан башлана. Тереклекнең башы анада, милләтнең яшәеше дә ана кулында.

"Ак күңелле, пакъ күңелле әсәебездән мәңгегә аерылдык... Әйе, ул барыбызның да уртак әсәебез иде. Алай гына түгел, мин, һич икеләнмичә, аны башкорт халкының изге җанлы анасы дияр идем..."

Укытучы. ( чулпы чыңы яңгырый) "Колак салып, бер генә мизгел онытылып тыңлап торыгыз: гаҗәеп серле аһәңе белән йөрәкләрне иркәләп көмеш чулпы чыңлый. Ягымлы, сихерле көмеш чыңы... Тарих төпләреннән саркып чыккан бу истәлек-авазда әллә нинди моң, чәч толымнарына көмеш чулпылар үргән, куш беләзек, соклангыч гүзәл ташларын җемелдәтеп челтәрле алкалар таккан Зөләйха, Рәйхан, Гөлҗамаллар моңы бар." (Роза Камалетдинова)

12 укучы."Беләзегем-йөзегем киярмен әле үзем...

Ятка бирер ярым түгел сөярмен әле үзем".

Борынгылык, миллилек, нечкә-нәфис хуш ис кебек бөркелеп торган затлы, зәвыклы муенса-алкаларны, чулпы, беләзекләрне кияргә иде .'"(Роза Камалетдинова)

Укытучы. Укучылар, димәк Әмирхан ага Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясендә татар халкының язмышына да караган мәсьәләләрне дә яктырткан икән.

Әсәрдә милли-рухи кыйммәтләрне белү һәм саклау татарны, башкортны милләт буларак яшәтүнең мөһим чараларыннан берсе итеп карала.

Татарларның мәркәзе Казаныбыз үзенең олуг бәйрәменә хәзерләнә. Чулпы чыңнарын кат-кат ишетәсебез бар әле.



Укучыларның белем дәрәҗәләре бәяләнә. Дәрес тәмамлана.







Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 12.01.2016
Раздел Социальному педагогу
Подраздел Конспекты
Просмотров137
Номер материала ДВ-329916
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх