Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Урок на тему Н.Гыйматдинова.”Сарбай” 3 сыйныф

Урок на тему Н.Гыйматдинова.”Сарбай” 3 сыйныф

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:



Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

Түбән Өскебаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль

бюджет гомуми белем бирү учреждениесе















Тема : Н.Гыйматдинова.”Сарбай”

3 сыйныф









Галимова Әлфия Мөхәммәтгали кызы





















Әдәби уку

Тема:Н.Гыйматдинова.”Сарбайхикәясе.

Максат:1) Н.Гыйматдинованың “Сарбай” хикәясе белән танышу.

Бурычлар: 1) Автор сурәтләгән әсәрне аңларга,эчтәлек буенча үз фикерләрен җиткерә белергә өйрәтү.2) Кешеләр һәм хайваннар арасындагы якынлык, дуслык булуына төшендерү.3) Кече туганнарыбызга карата ярату кебек хисләр тәрбияләү.


Җиһазлау:Төрле хәлләрдә этләрнең кешеләргә ярдәмен күрсәткән рәсемнәр, кыска шигырь яки хикәяләр.


Материал: Әдәби уку китабы, 3 сыйныф

Предметара бәйләнешләр: рәсем, әйләнә- тирә

Планлаштырылган нәтиҗә: кешеләр һәм хайваннар арасындагы күзгә күренмәс якынлык, дуслык җепләре булуына инандыру

УУГ формалаштыру:

Ш әхси гамәлләр: Табигатькә сак караш, хайваннарны ярату

Регулятив гамәлләр: сорауларга җаваплар эзләгәндә дәреслектән файдалана белү

Танып-белү гамәлләре: гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү, яңа белемнәр табу

Коммуникатив гамәлләр: парларда эшләгәндә үз фикереңне әйтә белү, партнерыңны тыңлый белү, группада эшләгәндә классташлар белән хезмәттәшлек итү, үз фикереңне дәлилләү


Дәрес барышы.

I.Дәресне оештыру,мотивация.

-Кәефләрегез ничек,балалар?

Минеке кояш кебек,ә сезнеке? (Укучылар баш бармак белән күрсәтәләр)

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я,кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә? ( Бер-берләренә карап елмаялар)

регулятив: максат кую;

коммуникатив: укытучы һәм сыйныфташлар белән уку эшчәнлеген планлаштыру

1.Өй эшләрен тикшерү.

II Актуальләштерү.

(коммуникатив: тыңлый белү һәм аралашу күнекмәләре)

1.Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен искә төшерү

- Әйдәле,Акбай! Өйрән син,арт аягың берлә тор;

Аума,аума! Туп-туры тор,төз утыр,яхшы утыр!

- Ник газаплыйсың болай син,мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап,булыр я өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым,шунда ауныйсым килә.

- Ах,җүләр маэмай!Тырыш яшьләй,зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар,эш белү уңайсыз ул!

2.Әсәр эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.

2.”Безнең кече туганнарыбыз” темасына сөйләшү.






III. Бала нинди авырлыклар белән очраша?

-Сарбайның кешеләр шикелле фикер йөртүе,аның табигать күренешләрен аңлый белүе,сабый баланың көчсезлеген аңлавы.

-Диалогларны дөрес уку.

IV. Авырлыктан чыгу юллары.

Әсәрдән өзекләр китереп,хайваннарның кешеләр белән дуслыгын аңлату.

V.Яңа материалны аңлату.

(ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда дәреслектән куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү)

1.Н.Гыйматдинованың иҗаты,тормыш юлы турында укытучы яки алдан хәзерләнгән укучының сөйләве.

2. “ Сарбай” хикәясен уку.

- Хикәяне тулысынча уку.

3.Хикәяне балалар эчтән укыйлар

4 .хикәянең эчтәлеге буенча эш.

а) Сорауларга җавап бирү (парларда эш) -коммуникатив ууг

-Сарбай нинди йортта яши?

-Ул бәйдә торамы ,әллә иректә йөриме?

-Әнисе киткәч, нәни кыз нәрсә эшли?

-Табигатьтәге үзгәрешләр турында Сарбай ничек уйлый?

-Яңгыр ява башлагач,эт кызны ничек итеп коткара?

-Хуҗабикәнең игътибарын ояга юнәлтү өчен,ул нишли?

Физкультминутка : балалар тезелеп баса. Музыка астында беренче кеше хәрәкәтләрне күрсәтеп бии. Музыка туктый. Музыка башлангада икенче кеше хәрәкәтләр күрсәтә башлый һ.б

VI. Белемнәрне беренчел ныгыту .

  1. Сайлап уку күнегүләре;

-әни кырга китә;

-көннең бозылуын күрсәткән өзекне тап;

-кызның кер юуы;

-давыл башланды;

-эт кызны коткара;

-ояда;

-әни кызчыгын эзли;

-Сарбайга рәхмәт;

  1. Рәсем буенча кыскача хикәяләү.

VII. Мөстәкыйль эш.

1 “Әмир белән Әминәгә нинди киңәш бирер идең?” соравына җавап эзләү.

2.”Минем дә этем бар” темасына укучыларның фикерләрен тыңлау.

VIII. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

(Коммуникатив гамәлләр: үз фикереңне әйтә белү, классташлар белән хезмәттәшле итү

1.Этләр турында укылганнарны искә төшерү,кыскача сөйләү.

2. Этләр турында кызыклы мәгълүмәт бирү.

IX.Дәрескә йомгак.Рефлексия.

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

-Бүгенге дәрестә өйрәнгәннәргә бәя бирү. Укучыларның фикерләрен тыңлау.

Өй эше.1) Хикәянең эчтәлеген кыскача сөйләргә, 2)”Минем дүрт аяклы дустым”темасына хикәя төзергә,3) Иҗади эш (рәсем, шигырь , кроссворд)















































Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 02.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров445
Номер материала ДВ-026843
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх