Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Урок на тему " 7 саны. 7 цифры".

Урок на тему " 7 саны. 7 цифры".

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:


Тема: 7 саны һәм цифры

Максат: Максат: 7 саны һәм цифрасын танырга, язарга өйрәтү;

санау,телдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту; уйлау һәм

фикерләү сәләтләрен үстерү; математика фәненә кызыксыну уяту.


Планлаштырылган нәтиҗә:

7 санының составын белү, 7 цифрын яза белү, сан ярдәмендә предмет,күренешләрне сурәтләү; тәҗрибә юлы аша микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәләрен үзләштерү;

сан һәм цифр терминнарын дөрес куллануга ирешү, санау күнекмәсе, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру; үз фикереңне телдән матур итеп әйтә белү, башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.

Материал: Г.В.Дорофеев, Т.Н.Миракова. Математика дәреслеге 1 класс, 1 кисәк; мөстәкыйль эш дәфтәре 1 кисәк; методик ярдәмлек.


Җиһазлау:7 саны белән бәйле презентация, экран, проектор, цифрлар, сигнал карточкалары,төсле карандашлар.

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру. Дәрескә әзерлекне тикшерү, уңай психологик халәт

булдыру.

-Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаешыйк та, бу дәрестә һәрберебезгә уңышлар телик.

-Ә хәзер матур итеп утырыйк һәм математика дәресен башлап җибәрик.

Дәресебезне елмаеп торган кояш белән башлыйбыз. Сез дәрестә тырышып эшләсәгез, ул гел елмаеп торачак. Әгәр инде тырышмасагыз, кояш болыт артына качачак. (Слайд № 1)

II. Актуальләштерү

1. Әйдәгез әле балалар, санау күнекмәләрен ныгытып алыйк, 1-10, 10-1 гә кадәр санап күрсәтик. (Слайд № 2)

2. Телдән исәпләү.

-Укучылар, бирелгән мисалларны исәплибез һәм җавапларын тикшерәбез. Экранга карагыз әле!

1+1 4+1 3+1 3+2

2+1 2+2 5+1 1+2 (Слайд № 3)


3.Ә хәзер “Шаян” мәсьәләләр чишик.

Мин сезгә сораулар, мәсьәләләр бирәм, ә сез карточкалар белән җавапны күрсәтегез.

-Җимлектә 4 чыпчык җим чүпли иде. Аларның берсен мәче тотты. Җимлектә ничә чыпчык калды?

-Ике тычканның ничә колагы бар?

-6 дан 1не алгач ничә кала?

-Тавыкның ничә аягы бар? 2 тавыкның?

-Кош оясыннан 1 томшык күренеп тора. Ояда ничә кош?

-Машинаның ничә тәгәрмәче бар?

-Сезнең класста ничә укучы?

-Читлектә 6 куян бар иде. Аның 3 сен чыгардылар. Читлектә ничә куян калды?

Физкультминутка


III.Уку мәсьәләсен кую

Бүгенге дәрестә без ничәле саны белән танышырбыз икән? Игътибарлы булыгыз.

1V .Уку мәсьәләсен чишү

1.7 саны белән бәйле күренешләрне атау.

Календарь, атнадагы 7 көн белән танышу.

-Бер атнада ничә көн? Аларны әйтегез. Бүген нинди көн? Кичә нинди көн иде? Иртәгә нинди көн булыр?Ни өчен календарьда кайбер көннәр –кара, кайберләре кызыл төс белән күрсәтелгән? Нинди көннәрдә сез ял итәсез? (Слайд № 4)


2.– 7 саны безгә тагын кайда очрый? (Әкиятләрдә). Нинди әкиятләрдә? ( “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” әкиятендә,”Патша кызы һәм җиде батыр” әкиятендә). (Слайд № 5)

3.-7 саны белән бәйле табышмаклар да бар икән.

Табышмакларга җавап бирик әле.


-Бер бүкәндә җиде тишек. (Баш). Әйе, балалар, кеше әйләнә-тирәне башында урнашкан 7 әйбер аша кабул итә икән. ( 2 күз, 2 колак, 2 борын тишеге һәм 1 авыз).


-Җир астында җирән ат,

Аның тиресе җиде кат,

Суярсың да, тунарсың,

Тунаганда еларсың. (Суган).


4. -Искә төшерегез әле балалар, җәй көне җылы яңгыр явып үткәннән соң, матур булып кош чыкса, көянтәгә охшаган нәрсә килеп чыга? (Салават күпере).

-Әйе, әлбәттә салават күпере.

-Барыгызның да күргәне бармы? Ул ничә төсле? (7 төс). (Слайд № 6)

-Кайсыгыз игътибарлырак булды? Бүген без ничә саны һәм цифры белән танышырбыз икән?


(Балалар җавабы: бүген без 7 саны белән танышырбыз, 7 цифрын язарга өйрәнербез).

V.Дәрес материалы өстендә эш

1.- Ә хәзер экранга игътибар итегез. (Слайд № 7)

Саннар рәтендә нинди сан төшеп калган? Аның күршеләре нинди саннар?

123456...8910

2.7 санының составы белән танышу.Ике кубиккка барысы бергә ничә очко төшкән? (Слайд № 8)

3. 7 цифры белән танышу. (Слайд № 9)

- 7 саны язуда менә шушындый математик билге белән күрсәтелә һәм ул 7 цифры дип атала.

-7 цифры нәрсәгә охшаган ? (Чалгыга) ( Слайд №10)

4. 7 цифрын язарга өйрәнү.

7 цифрасын язганда шакмакның өстән уртасыннан чак кына төшеп, дулкынлы сызыкны шакмакның өске уң чатына китерәбез. Авыш таякны аска шакмак уртасы-на төшерәбез һәм уртадан туры сызык сызып куябыз. (Һавада,тактада язып карау)
5. Дәфтәргә язу.

-Күршеңнең дәфтәрен алып тикшер, дөрес итеп язылган 7ле цифрын билгелә.

Физкультминутка.


6. Дәреслек белән эш. № 37 сум акча җыю.

6 – саннарны тәртип буенча язу.


VI.Дәрес материалын ныгыту.

1.“Җиләк җый-аюны сыйла” уены. 7 санының составын ныгыту. (Слайд № 11)

2.Мөстәкыйль эш дәфтәрендәге биремнәрне эшләү; 66 бит.

- №2 – квадрат эчендәге цифрларга туры килерлек итеп, һәр күплеккә җитешмәгән элементларны өстәп язу.

- №3 – төшеп калган саннарны язу.

- №5 –күплектәге элементлар санын чагыштыру; 67 бит.

- №7 – 7 санын һәм төзүчеләрен язу.


VII. Йомгаклау. Рефлексия.

-Бүгенге дәрестә нәрсләр эшләдек?

-Нәрсәгә өйрәндек?

-Дәресебез ахырына якынлашты. Кояшыбыз да елмаеп тора. Димәк, без дәрестә тырышып эшләгәнбез. Кем бик яхшы эшләде? Кем иптәшенә дә булышырга өлгерде? (Слайд №12)


-Ә хәзер, балалар, үз эшегезне бәяләгез. (Барлык сорауларга да дөрес җавап бирдем дип уйлаган балалар кызыл , ә икеләнгән балалар сары алма рәсемен алалар.)
















Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы

Татар Казысыурта мәктәбе укытучысы

Вәлиева Резедә Шәрифулла кызының

1 класста уздырылган

математика дәресе эшкәртмәсе



Тема:

7 саны һәм цифры


hello_html_3ae2168d.gif











2015-2016 уку елы


Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 22.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров167
Номер материала ДВ-178430
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх