Инфоурок Другое КонспектыУрок на тему: "Түгәрәк мәйданы"

Урок на тему: "Түгәрәк мәйданы"

Скачать материал

Тема :”Түгәрәк мәйданы

Класс: 6

Максат:

-Әйләнә озынлыгы һәм түгәрәк мәйданы исәпләү формулаларын  чыгару

- π- саны белән таныштыру

- геометрик сызымнарның матурлыгын күрергә, сызым приборлары белән төгәл эшләргә, мәсьәләләрне дөрес һәм төгәл итеп чишәргә өйрәтү.

Җиһазлау: компьютер,таблицалар , тарату өчен материал.

                                    Дәрес барышы.

I. Бүгенге дәреснең темасы:  ”Әйләнә озынлыгы һәм түгәрәк мәйданы”

Без сезнең белән :”Әйләнә озынлыгы һәм түгәрәк мәйданы” исәпләү формулалары чыгарырбыз, борынгы сан белән танышырбыз. Үлчәү приборлары белән төгәл һәм дөрес эшләвегезне тикшерербез.

II. Слайдлар белән эшләү

1 слайд

Телдән исәпләгез

1.4² ; а*а; (¾)³; (-7)²; 9² ;(-2/5)² ; r*r

2.  Түгәрәкләгез: 3,14159265.

Унмеңнәргә кадәр, меңнәргә кадәр, йөзләргә кадәр, уннарга кадәр, бөтенгә кадәр.

2 слайд. Сызымга карап сорауларга җавап бирегез

1 Әйләнәнең үзәген әйтегез

2. АВ кисемтәсе нәрсә була?

3. ОВ кисемтәсе нәрсә була?

4. Сызымда тагын диаметрлар бармы?                                                     

5. Сызымда тагын радиуслар бармы?

6. ML кисемтәсе нәрсә дип атала?

7. Сызымда тагын хордалар бармы?

8. Диаметр турында нәрсә әйтә аласыз ( Диаметр- иң зур хорда)

9. Хорда радиусны үлчәп буламы?

10. Сызымда тагын нәрсәне үлчәп була?(Әйләнә озынлыгы)

11.  Әйләнә нинди геометрик фигураны тәшкил итә?(түгәрәк)

12. Тагын нәрсә исәпләп була? (Түгәрәк мәйданы)

III. Тикшеренү эше

Таратма материал. 1 вариант: түгәрәк, r = 3 см

                                 2 вариант: түгәрәк, r =  4,5 см

 

Бүген без әйләнә озынлыгын һәм түгәрәк мәйданың исәпләргә өйрәнербез. Моның өчен әйләнә озынлыгы һәм түгәрәк мәйданы исәпләү формулалары чыгарырбыз. Дәфтәрләрне ачабыз, язабыз.

      число, класс эше, тема.

   Сезнең өстәлләрегездә түгәрәкләр. Һәрберегез кулыгызга түгәрәкләр алыгыз. Һәм игътибар белән карагыз. Анда нәрсәләр тамгаланган.

  (Үзәк, диаметр, радиус, вариант һәм җеп)

 Ничек  уйлыйсыз, җеп нәрсә өчен кирәк? (Әйләнә озынлыгын үлчәү өчен). Дөрес, җеп түгәрәк чиге, әйләнә озынлыгын үлчәү өчен кирәк. Әйдәгез, җеп белән әйләнә озынлыгын үлчик. Хәзер җепне турайтабыз да аның озынлыгын линейка  өстенә салып үлчибез.  Аның кыйммәтен дәфтәргә язабыз. С =

    Линейка ярдәмендә түгәрәкнең АВ диаметрын үлчәп дәфтәргә язабыз:  d =

 Әйләнә озынлыгының диаметрга чагыштырмасын  C/d  ны исәплибез һәм дәфтәргә язабыз    

   Нинди чагыштырмалар барлыкка килде.

 Барыгыз да  чагыштырмалары таптыгыз. Дәфтәрләрегезгә  язып куегыз.

 Әгәр, балалар, тагын да төгәлрәк үлчи торган приборлар белән үлчәсәк C/d. чагыштырмасын 3,14....  дип исәпләп чыгарыр идек. Бу санны математиклар П(пи) дип билгеләгәннәр

IV. Тарихи  мәгълүмат. ( укучы таныштыра).

  П саны- чиксез унарлы вакланмалы. П- әйләнә сүзенең грекчадан беренче хәрефе. Иң беренче болай билгеләүне 1706 елда инглиз математигы Джонс керткән. 1736 елдан Эйлернең бер эшеннән соң бөек математик, физик, астроном гомуми кулланышка кергән

 П- саның тагын да төгәлрәк исәпләү 1988 елда  булган,япон галиме Ясума  Канеда өтердән соң 400 миллион төгәл цифр исәпләгән. Мәктәп математика курсында π=3,14. Дәфтәрләрегезгә язып куегыз. Беренче 4 цифрын хәтердә калдырып була.

 Что    я   знаю     о   круге

π= 3,    1     4          1     5

С/d=π   яки С=2πR

Билгеләмә. Әйләнә озынлыгы диаметрның π гә тапкырчыгышына тигез

V.                Түгәрәк мәйданы          

3 слайд   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

Түгәрәк мәйданы исәпләү формуласын чыгарыйк. Игътибар белән сызымга карагыз. Нәрсә күрәсез?   r радиуслы түгәрәк.     ABCD квадратының ягы озынлыгы  2r га тигез    Димәк   мәйдан  S=2r*2r= 4r²  EOF   өчпочмагының мәйданы  EBFO квадраты мәйданыннан 2 тапкыр кечкенә, димәк,   EFKM квадратының мәйданы   ABCD квадраты мәйданыннан 2  тапкыр кечкенә, яки       S= 2r²

2r²  <  S түгәрәк <  4

    S түгәрәк=3r²

Математиклар исбатлаган, S түгәрәк =πr² моны без югары сыйныфларда исбатлыйбыз, ә хәзергә , S түгәрәк =πr²  дип дәфтәрдәрегезгә язып куегыз һәм мәсьәләләр чишкәндә шулай кулланыгыз.

Билгеләмә. Түгәрәк мәйданы π санын радиусныә квадратына тапкырлаганга тигез.

VI.       Практик эш.

Түгәрәк мәйданын исәплик(укучыларда шул ук таратма материал, укытучыда 7,75 см радиуслы түгәрәк)

Бу эшне дөрес итеп дәфтәргә теркәүгә игътибар итегез.

Бирелә: π=3,14;r=7,75 см

Табарга:    S түг.

Чишү: S= πr ²;  s= 3,14*7,75²   =188,5825 см²

Җавап: 18,6 см²

           ( 1 вариант: S=28,26см  ²;2 вариант: S=63,59см²)

VII Ял минуты- шаян мәсьәлә.

(Укучы клоун маскасында)

         Минем балыкка бару тарихым. Мин ул көнне  иртәнге 4 килограммда тордым. Яхшы итеп ашадым, 1 километр сөт эчтем. Аннан күлгә киттем. Ара бик якын түгел, 5 граду иде. Иртән тиләс, температура бары 10 сәгать җылы иде. Шуәа күрә мин бик кызу- 6 литр тизлек белән бардым.  Килеп җиттем, кармакны очкындырдым. 20 сантиметр да вакыт үмтәде беренче балык та эләкте.Балык бик зур- озынлыгы 50 минут, авырлыгы 3 километр сәгать. Уха бик шәп булды.

Балалар мин дөрес сөйләдемме. Алайса, сез мине дөресләп тибәрегез. Мин тагын бер кат сөйлим, сез төзәтә барыгыз.

 

VIII. Мәсьәләләр чишү

Дәреслекләрдән № 669,670,671,675 не чишәбез.

Игътибар белән мәсьәләнең шартын укып чыгыгыз.(Укучы тактада эшли)

Бирелә: π=3,14  С=40,8 м

Табарга: d ,S     C=π*d      d=c/π        d= 40,8/3,14= 13,4 м

S=πr²    r=d/2; r=13,6/2=6,8 м

S=3,14*6,8²  = 138,72

Җавап: 13,6 м, 138,72 м²

IX. Өй эше

П.8.4.№ 682,684

X. Дәресне йомгаклау. Билгеләр

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 008 098 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.09.2022 56
    • DOCX 2.2 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мингалеева Гульназ Шакирзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 5 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 962
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой