Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Урок на тему:"Республикам,минем Татарстан!"
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Урок на тему:"Республикам,минем Татарстан!"

библиотека
материалов


Рус сыйныфында татар теле дәресе.

Сыйныф:6

Тема: Республикам минем,Татарстан!.

Максат:Татарстан республикасы буенча алдагы сыйныфларда алган белемнәрен искә төше

рү,тулыландыру.

Ишетеп аңлау күнекмәләрен,сөйләм телләрен,диалог төзү күнекмәләрен үстерү.

Укучыларда туган ягыбызга мәхәббәт,кызыксыну уяту.

Дәрес тибы:Белемнәрне ныгыту.

Җиһазлау:татар теле дәреслеге.

карточкалар

кроссворд

тема буенча презинтация

проектор

экран

Дәрес барышы

1)Оештыру өлеше

Сыйныфта уңай эмоциональ хәләт тудыру.

-Исәнмесез,укучылар,барыгызга да хәерле көн.

үген класста кем дежур?(Укучылар дежур укучыга һава торышын сорап берешәр сорау бирәләр).

2)Актуальләштерү.

-Хәзер нинди ел фасылы?(Яз)

-Яз көне көннәр нинди?(Җылы,кар эри,көннәр аяз,тамчы тама)

-Ә Татарстанда климат нинди?(уртача)

-Әйе,укучылар,уртача климат.Кышларын салкын,җәйләре җылы.

Ишетеп аңлау өчен күнегүләр:

-Тыңлагыз да [Ә]авазы кергән сүзләргә кул чабыгыз.

Шәһәр,табигать,герб,гимн,мөстәкыйль,флаг,дәүләт,балалар,бәйрәм,әйбәт.

-Тыңлагыз да икенче җөмләдә нинди сүз үзгәргәнен әйтегез.

Нинди генә агачлар юк безнең урманда.-Нинди генә җиләкләр юк безнең урманда.

Татарстанда күп милләт халыклары яши.-Татарстанда күп милләт кешеләре яши.

-Укучылар,әйдәгез эле,Катяның әзерләп килгән чыгышын тыңлып китик.(Чыгыш Татарстан турында). Игътибар белән тыңлагыз.

3)Төп өлеш.

-Укучылар,әйтегез эле,текстның темасы нәрсә турында булды?(Татарстан турында).

-Текстка нәрсә дип исем бирер идегез.(Татарстан республикасы).

-Әйе,укучылыр,Татарстан Республикасы дип исем бирәбез.

3)Ныгыту.

-Ә сез ничек уйлыйсыз без бүген дәрестә нинди тема турында сөйләшербез?(Татарстан турында).

-Әйе,укучылар,Татарстан республикасы турында сөйләшербез.(Слайд №1)Сезнең үткән сыйныфларда алган белемнәрегезне искә төшереп китәрбез.

-Татарстан республикасының нинди символларын беләсез?(Герб,флаг,гимн).

-Гербта нәрсә сурәтләнгән(Ак барс).

-Ак барс нәрсәне аңлата(дәүләтнең көчен).

-Әйе,укучылар,гербта ак барс сурәтләнгән.(Слайд №2(1))Ул безнең дәүләтебезнең көчле икәнлеген белдерә.

-Тагын нинди символларын беләсез?(Флаг).

-Флагта нинди төсләр бар?(Яшел,ак,кызыл).

-Әйе,укучылар,дөрес (Слайд №2(2))Флагта яшел,ак,кызыл төсләр бар.

-Флагтагы төсләр нәрсәне аңлата?(Яшел төс-табигатебезнең байлыгын,яшеллекне белдерә.Ак төс-тынычлыкны,чисталыкны,белдерә.Кызыл төс-дәүләтебезнең үсешен,алга баруын,энергия,көчен белдерә).

-Тагын нинди символ калды?(Гимн).

-Гимнның композиторы кем?(Рөстәм Яхин).

-Әйе,укучылар,гимнның авторы Рөстәм Яхин (Слайд №2(3)).Әйдәгез әле гимнны тыңлап китик.(Укучылар баса,гимны тыңлыйбыз).

-30нчы август 1990нчы ел.Бу дата турында нәрсә әйтә аласыз?(Слайд№3(1)).Татарстанның суверенитет көне.

-Татарстанда беренче президент кем булды?(Минтимер Шәрип улы Шәймиев,1991-2010ел.)(Слайд №3(2)

-Татарстанның икенче президенты кем?(Рөстәм Нургали улы Миннеханов.(2010нчы елдан).(Слайд№3(3)).

-Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?(Казан) (Слайд№4)Бер.укучы алга чыгып картадан Казанны күрсәтә.

-Укучылар,Казанның нинди истәлекле урыннарын беләсез?(Слайд№5).Картинада Кремль,Сөембикә манарасы,Петропавловск чиркәүе,Кол Шәриф мәчете).

-Татарстан шәһәрләрен карап китик.(Слайд№4)

-Чаллы шәһәрендә нинди завод бар?Анда нинди йөк машинасы чыга?(Камаз)

-Түбән Камада шәһәре турында нәрсә әйтә аласыз?(Химия,шина заводлары эшли).

-Әйе,укучылар,Түбән Камада шиналар чыга.

-Әйтегез әле,без нинди районда яшибез?(Минзәләдә).Тактага бер укучы чыгып картадан күрсәтеп китә.

-Минзәлә турында нәрсә әйтә аласыз.(Минзәлә минераль суы,Аэроклуб,Минзәлә педагогия көллияте,техникум,училище һ.б.).

Физминутка.Татар көенә бераз татарча биеп алабыз.

-Дәфтәрләрегезне ачыгыз,бүгенче числоны языгыз.Китапның 147нче битен ачыгыз,4нче күнегү.

-Биремне бер укучы укый.(Исегезгә төшерегез һәм җөмләләрне дәвам итегез).

1)Татарстанның беренче Президенты- ... .

2)Татарстан гимнының музыкасын ... язган.

3)Татарстан гербының авторы - ... .

4)Татарстан Республикасының бәйрәм көне - ... .

5)Казан-Татарстанның ... .

6)Казанда ... кеше яши.

7)Татарстанда дәүләт телләре -... .

-Күнегүне тикшерәбез.(Берешәр укучы җөмләне укый,тәрҗемә итә).

-Парлы эш.Татарстан темасына диалог төзергә.Бирелгән схема буенча.Слайд №6.Мәсәлән:

-Татарстанда нинди телләр дәүләт телләре?

- Татарстанда татар һәм рус телләре дәүләт телләре.

-Татарстанның нинди шәһәрләрен беләсең?

-Әлмәт,Яр Чаллы,Алабуга,Түбән Кама һ.б.

-Диалогларны тикшерәбез(Укучылар такта алдына чыгып диалогларын укыйлар).

-Хәзер ике төркемгә бүленеп утырыгыз.(Укучыларга бирем язылган карточкалар таратыла).

Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп укыгыз.

Татарстанның үз ...,гербы һәм гимны бар.Татарстанда ...,рус телләре –дәүләт телләре.Татарстанның башкаласы - ... .Татарстан-күпмилләтле ... .

Дәүләт,флагы,татар,Казан.

-БАШКАЛА сүзеннән сүзләр төзеп язарга.(Баш,каш,аш,бал,ак,бала,кала,бака).

Укучылар үз урыннырына утыралар.Кроссворд чишеп алабыз.Төп сүзе ТАТАРСТАН.







Сораулары:1)Беренче Президентның исеме?(Минтимер).

2)Икенче Президентның исеме?(Рөстәм).

3)Татарстанның бер символы.(Флаг).

4)Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?(Казан).

5)Татарстанның иң зур табигый байлыгы нәрсә?(Нефть).

6)Гербта нәрсә сурәтләнгән?(Ак барс).

7)”Шүрәле”поэмасынын кем язган?(Тукай).

8)Яр Чаллы шәһәрендә чыга торган йөк машинасы.(Камаз).

9)Гимнның композиторы кем?(Яхин).

4)Йомгаклау.

-Димәк,укчылар,бүген без нәрсә турында сөйләштек?

-Дәреснең темасы ничек булды?

-Дәрестә нәрсәләр белдегез?

-Нәрсәләргә өйрәндегез?

-Дәрестә нинди эшләр сезгә авырлыклар тудырды?

-Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

-Татарстанның Президенты кем?

-Нинди телләр дәүләт телләре?

5)Өй эше бирү.

-Татарстан республикасы турында сөйләргә әзерләнеп килегез.

-Билге кую.

-Саубулыгыз.




Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-348027

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"