Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Биология / Конспекты / Урок по биологии на тему: Нечкә һәм юан эчәклекнең функцияләре. Сеңү. Бавырның барьерлык роле.Аппендицит.

Урок по биологии на тему: Нечкә һәм юан эчәклекнең функцияләре. Сеңү. Бавырның барьерлык роле.Аппендицит.


  • Биология

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Нечкә һәм юан эчәклекнең

функцияләре. Сеңү. Бавырның барьерлык роле.Аппендицит.

Биология 8 класс

Дәреслек: Д.В. Колесов, Р.Д. Маш, И.Н.Беляев “Биология. Кеше” Тематик һәм дәрес планы . М.: Дрофа, 2009.

Уроки биологии Кирилла и Мефодия. “Человек и его здоровье”, 8 класс


Максат: Эчәклектә ашкайнату, ашказаны асты бизе эшчәнлеге, бавыр, нечкә эчәклектә ашкайнату этаплары белән танышу.

Дәрес тибы: аңлатмалы – әңгәмә.

Җиһазлау: таблицалар, “Ашкайнату системасы төзелеше”, презентация “Эчәклектә ашкайнату, ашказаны асты бизе эшчәнлеге, бавыр, нечкә эчәклектә ашкайнату этаплары” .

Дәрес барышы.

I.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Әйдәгез бер-беребезне сәламлик һәм бүгенге дәрестә уңышлар телик.


Пепсин

Аксымнарны тарката.

Трипсин

Аксымнарны аминокислоталарга кадәр тарката.

Желатиназа

Тоташтыргыч тукымадагы аксымны, желатинны тарката.

Липаза

Эмульгирланган майларны (сөт маен ) тарката .

Химозин

Яшь балаларда сөтнең оюын барлыкка китерә.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1.Таблица ( 3 нче слайд)












2.Фронталь сораштыру (4 нче слайд)

  • Ни өчен организм эшкәртелмәгән азыкны үзләштерә алмый?

  • Ашказаны согы кайда барлыкка килә?

  • Ашкайнатуда хлорид кислотасының роле?

  • Ашказаныннан соң азык эчәклекнең кайсы бүлегенә күчә?

  • Нинди шартларда ашказаны согы ферментлары яхшы эшли?

  • Ашказанында азык эшкәртелүгә алкогольнең һәм никатинның йогынтысы?

III. Яңа материалны аңлату:

Эчәклектә ашкайнату

К

Эчәклек

еше һәм имезүчеләрдә эчәклек – ашкайнату системасының иң озын өлеше. Кешедә 5-6 м, ә күшәүче хайваннарда 25-30 м га кадәр. Аның озынлыгы нинди азык белән туклануга бәйле.



hello_html_m1139ece1.gifhello_html_m31c7bc7f.gifhello_html_m6e520e87.gifhello_html_m28bad579.gif

Уникеилле эчәк

Нечкә эчәк

Юан эчәк

Туры эчәк





(5 нче слайд)



  1. Нечкә эчәклек. Нечкә эчәклекнең төзелеше. Төксемнәр, аларның әһәмияте.

Ашказанында эшкәртелгәннән калган азык, кечкенә порцияләр белән ашкайнату системасының дәвамы – уникеилле эчәккә күчә. Монда махсус юллар аша бавыр һәм үт куыгында ясалган – үт куыгы сыекчасы ярдәмендә ашкайнатылу дәвам итә. Үт сыекчасының артыгы үт куыгында туплана, ә кирәк чакта яңадан эчәлеккә кайта. Икенче каналдан ферментларга бай булган ашказаны асты бизе сыекчасы килә. Күп сандагы вак бизләр нечкә эчәклекнең лайлалы тышчасында урнашкан, аның астында мускуллы, сероз, катламнары бар. (6 нчы слайд). Нечкә эчәклекнең озынлыгы буенча торле ферментлар йогынтысы нәтиҗәсендә аксымнарның, майларның, углеводларның таркалуы ахырына якынлаша.(7 нче слайд)Дәреслек ярдәмендә таблица тутырабыз.

2. Нечкә эчәклектә ашкайнатылу һәм сенү (8 нче слайд)

Ашкайнату согы


Ашкайнату согы ясалуда катнашучы бизләр.

Ашкайнату согының туклыклы матдәләргә тәэсире

Ашказаны асты бизе (понкреатик)

Ашказаны асты бизе.

Органик матдәләрне таркатырга сәләтле ферментлар рәтен үз өчен ала (крахмал, аксым, майларны тарката).

Үт куыгы (ферментлар катнашмый)

Бавыр

Эчәклек һәм ашказаны асты бизе белән берлектә майларны таркатучы һәм ашказаны асты бизендә сок бүленеп чыгуга булыша.

Эчәклек согы

Нечкә эчәкнең бизле тышчасы

Органик туклыклы матдәләрне таркатучы күп ферментлар табылган ( аксым, май, углеводлар) алар ашкайнатуның төгәлләнүенә китерә.


Нечкә эчәклек ашкайнату трактының үзәк өлеше, анда интенсив рәвештә туклыклы матдәләрнең канга сеңүе бара. Нечкә эчәкнең стенкасы лайлалы тышча. лайлалы тышча асты тукымасы, мускул һәм сероз тышча катламнарыннан тора Күп санлы төксемнәре һәм җыерчыклары нечкә эчәклекнең мәйданы артуга булышлык итә. Төксемнәрнең озынлыгы 1 мм га җитә, эчке өслеге мәйданы диаметры -0,65 м2 , төксемнәр исәбенә эчәклекнең мәйданы 4-5 м га кадәр зурая. (9нчы слайд). Электрон микроскоп ярдәмендә һәр төксемдә урнашкан микротөксемнәрнең төзелешен өйрәнергә мөмкинлек ачылды. 1-2 мкм. ( микрон 0,001 мм) ә диаметры 10 -15 тапкыр кечерәк. Микротөксемнәр һәр төксемнең өслегендә 1500-3000 кадәр. Исәпләүләр күрсәткәнчә лайлалы тышчаның гомуми мәйданы 500 м2 тәшкил итә.

  • Ә хәзер нечкә эчәкнең ни өчен шул чаклы озын булуын карап китәрбез.

Кеше эчәклегенең озынлыгы уртача 5-6 м. Олы кешенең эчәклеге гәүдәсененнән 5-6 тапкыр, ә балаларның – 6 тапкыр озынрак. Эчәклек озынрак булган саен, азык озынрак юл үтә, димәк, туклыклы матдәләрне яхшырак эшкәртә һәм сеңдерә ала. Моннан тыш, эчәклектә оптималь хәрәкәтне, аның озак вакыт булуын …нечкә эчәкнең перистальтик (дулкын сыман) хәрәкәте тәэмин итә.(10 нчы слайд). Нечкә эчәклекнең мускул тышчасы тышкы буй, ә эчке түгәрәк катламнан тора. Мускул тышчаның кыскарулары нәтиҗәсендә эчәклектәге азык боламыгының хәрәкәте юан эчәклеккә юнәлә. (11нче слайд)Ашказанында һәм эчәклектә маятниксыман хәрәкәтләр ясалу аркасында кыскарган өлештән иркен өлешкә күчү хәрәкәтләре ясала.

Нечкә эчәклектә ашкайнатылуның тагын бер үзенчәлеге – туклыклы матдәләрнең таркалып бетүе һәм лайлалы катлам аша канга сеңүе. Бу күренешне беренче булып рус галиме Уголев Александр Михайлович өйрәнә һәм тирәлек аша ашкайнатылу дип атый.( 12нче слайд). Тышчаның мембраналарында төрле ферментлар азык кайкасы белән аралаша. Бу күренеш – СЕҢҮ дип атала.

-Аксым, май, углеводлар кайнатылганда нинди матдәләр барлыкка килә соң?

Сеңү – катлаулы физиологик процесс.(13нче слайд). Монда фильтрлану, диффузия, осмос күренешләре зур эш башкара. Сеңү органнары булып, әлбәттә, төксемнәр тора. Төксемнәр арасында шома мускул күзәнәкләре урын алган. Ашкайнату вакытында алар кыскаралар , ә кан һәм лимфа тамырларының матдәләре кысылып гомуми зур кан, лимфа тамырларына тоташа. Төксемнәр насос сыман суырып, кабара, туклыклы матдәләрне үзләштерәләр. Алар минутына 4-6 тапкыр кыскаралар.Канга су һәм анда эрегән минерал тозлар, аминокислоталар, углеводларның таркалу продуктлары сеңә.(14нче слайд) Майлар таркалганда барлыкка килгән май каислоталары суда эремәгәнгә күрә сеңдерелә алмыйлар. Нечкә эчәклектә алар башта май кислоталарының тозларына әверелә, аннан үт согы ярдәмендә яхшы таркалалар һәм канга сеңәләр. Майлар таркалудан барлыкка килгән глицерин яхшы эри. Нечкә эчәклек өслеге аша узып глицерин һәм май кислоталары кешегә генә хас булган май барлыкка китерәләр.


Ике капма-каршы колонкаларны мәгънәләре буенча тоташтырыгыз.(15нче слайд)


hello_html_m36f9cf91.gifhello_html_580d8fc4.gif Углеводлар Глицерин

hello_html_67c38387.gif Аминокислоталар

Аксымнар Глюкоза

hello_html_a1a6b28.gif Май кислоталары

Майлар


Кайбер матдәләр нечкә эчәктә генә түгел ашкайнатуның башка өлешләрендә дә үзләштереләләр.

Авыз куышлыгында – су һәм дарулар.

Ашказанында – су, алкоголь, тозлар.

Юан эчәклектә – су, углеводлар.

Нәтиҗә:

  1. Нечкә эчәклек – ашкайнатуның үзәк өлеше, күп процессларның төгәлләнү күзәтелә.

  2. Нечкә эчәклекнең тәзелеше аның функцияләренә туры килә.( озынлыгы эш моторикасы. төксемнәр)

  3. Нечкә эчәклектә ашкайнату 3 этаптан тора:

а)Авыз куышлыгында

б) Мембрана аша.

в) Сеңү

  1. Эчәклек согында күп төрле ферментлар бар – 5 группа:

а) аксымнарны

б) майларны

в) крахмалны

г)шикәрне

д)ашказаны асты бизе.

Бавыр – умырткалылар организмында үт бүлеп чыгара һәм матдәләр алмашуга бәйләнешле башка кайбер процессларны башкара торган эчке орган. Бавыр диафрагма астында, ашказанының уң ягында урнашкан(16нчы слайд) .

Ашкайнатуда бавыр зур роль уйный. Бавыр нечкә эчәккә үзенә бер төрле сыекча — ашкайнату өчен кирәкле үт бүлеп чыгара.(17нче слайд) Аның үт юллары нечкә эчәкнең беренче элмәгенә ачыла, корсак ярысының җыерчасында урнашкан. Бавыр - иң авыр эчке орган. Аның авырлыгы уртача 1,5 кг тәшкил итә.

Бавыр май, углевод, аксым, минераль матдәләр алмашы өчен җавап бирә, кан оешуда катнашучы матдәләрне эшләп чыгара.

Ашкайнату процессында хасил булган глюкоза эчәк стеналары аша канга сеңә һәм кан бавырга белән килә, ә аннан организмның барлык тукымаларына китә. Организм артык углеводларны бавырда гликоген рәвешендә туплый. Бавыр күзәнәкләрендә гликоген 5% ка кадәр җитә. Бер ашаудан икенче ашауга кадәр арада күзәнәкләрдә глюкоза сарыф ителгән саен запас гликоген глюкозага әверелә. Бу матдәләр алмашы кеше организмында гормон инсулин дигән ярдәмендә бара. Инсулин ашказаны асты бизендә җитештерелә, ә аның эшчәнлеге бозылганда шикәр авыруы барлыкка килә.

Бавырдагы махсус ферментлар алкогольне 1 кг кеше авырлыгына 0,1 г/сәг. тизлегендә 90 процентка су һәм углекислый газга тарката.

Бавырның иң еш очрый торган авырулары – цирроз һәм төрле гепатитлар. Гепатит – ул бавырның ялкынсынуы. Бүгенге көндә вируслы гепатитның 6 төре: А, B, С, D, Е Г билгеле һәм. Эчәк (А,Е) һәм парентераль (В, С, В, Ф) гепатитлары була. Дөньяда 600 миллионнан артык кеше һәм В С хроник гепатитларыннан интегә.

Нечкә эчәклектә кайнатылмый калган азык массалары юан (18нче слайд) эчәклекнең башы – сукыр эчәккә күчә. Юан эчәк төксемнәрсез, лайлалы өслектән тора.Анда бай бактериаль флора(19-20 нчы слайд). Алар углеводларның эчүен һәм аксымнарның эчерүен тәэмин итә. Соңгы аминокислоталар һәм аксымнарның сеңүе нәтиҗәсендә агулы матдәләр (индол, скатол, фенол һ.б.) барлыкка килә. Бу матдәләрнең канга сеңүе организмның агулануын китереп чыгарырга мөмкин.Бу матдәләрне бавыр эшкәртә.Юан эчәклектә башлыча су сеңдерү глюкоза, дару препаратлары сеңү үтә, азык массасы 130-150 г га кадәр кими. Юан эчәк стенкасы мускуллары кыскару нәтиҗәсендә тизәк массасы формалаша. Бу рефлектор процесс тизәк массаларының тынычсызландыруына җавап реакциясе – дефекация дип атала. Аның үзәге арка миенең сигез күз өлешендә урнашкан.

Юан эчәкнең өлешләре. Сукыр эчәк – аппендикс.Дәреслек белән эш. (22нче слайд)

Т

A.Аксымнар.

B.Майлар.

C.Углеводлар.

D.Ашказаны.

E.Уникеле эчәклек.

F.Нечкә эчәклек.

G.Юан эчәклек.

H.Бавыр.

I.Сөләгәй.

J.Глюкоза.

K.Глицерин.

L.Аминокислоталар.

M.Ашказаны сыекчасы.

N.Үт сыекчасы.

O.Тел.

P.Сеңү.

Q.Минераль тозлар.

R.Су.

S.Аппендикс.

ест

I. туры китерегез.

1.Ашказанында кайнатыла

2.Майларның эшкәртелү урыны.

3.Организмдагы иң зур биз.

4.Тар суалчансыман үсенте.

5.Май тамчыларын тарката.

6.азык кайнатылуның төп процессы уза.

7.Канга ашказанында ук күчәләр.

8.Эчәклектән кан тамырларына

туклыклыматдәләр күчү процессы.

9.Азыкны чылата, лайлалы тышчадан

зарарлы һәм чит матдәләрне юдыра.

10.Аксымнарның таркалу продукты.

11.Нечкә эчәклектә таркалучы матдә.

12.Эремә хәлендә канга сеңә.

13.Майларның таркалу продукты.

14.Ферментлар тәэсирендә

азыктагы крахмал нәрсәгә таркала?

15.Азыкның сыйфатын билгеләүдә катнаша.

16.Азык җыелу һәм кайнатылу урыны.

17.Үтә күренмәле сыеклык, 0,25 %ын

Хлорид кислотасы тәшкил итә.

18.Аксымнарның таркалу продукты.









II. Рәсемдә күрсәтелгән ашкайнату органнарының исемнәрен язарга.

hello_html_m540e3674.png


hello_html_m3ad2e73a.png


IV.Йомгаклау

Өйрәнелгән материалны ныгыту өчен терминологик диктант

1.Ашкайнату һәм сулыш системалары кисешкән орган - (Авыз куышлыгы)

2. Трахия артына урнашкан, күкрәк өлешеннән корсакка күчүче орган - (Үңәч)

3.Аксым катализатор - (Фермент)

4.Аксым таркатучы ашказаны ферменты - (Пепсин)
5.Бавыр бүлеп чыгарган сыекча - (Үт)
6.Сукыр эчәк өлеше -
(Аппендикс)

7.Крахмал таркалудан барлыкка килә - (Глюкоза)

8.Азыкның эчәклек буйлап дулкынсыман хәрәкәте - (Перистальтик)

V. Өйгә эш. § 33 Индивидуаль эш : “




Автор
Дата добавления 13.03.2016
Раздел Биология
Подраздел Конспекты
Просмотров151
Номер материала ДВ-524842
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх