Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Урок по литературе "Идегэй" дастан
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Урок по литературе "Идегэй" дастан

библиотека
материалов


Тема. “Идегәй” дастаны буенча дәрес.

Максат. 1. Дастанда сурәтләнгән тарихи шәхесләр алдында торган төп проблемаларны, геройлар арасында килеп чыккан каршылыкларның төп сәбәпләрен ачыклау.

2. Дастан белән эшләү күнекмәләрен үстерү.

3. “Идегәй” дастанының татар әдәбиятында тоткан урынын, аның әһәмиятен ачыклау.

4. Укучыларда татар халкының үткәненә, тарихи шәхесләренә карата ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау. “Идегәй” дастаны, дастаннан алынган төрле өзекләр, “Татарстан” журналы (1992 ел, 1-2 нче саннар), “Идел” журналы (1991 ел, 8-9

нчы саннар), Р. Фәхретдиновның “Аксак Тимер, Туктамыш һәм Идегәй” мәкаләсе (“Ватаным Татарстан”, 1995 ел, 18 нче февраль саны), Алтын Урда дәүләте картасы (14 нче гасыр), “И Идел-йорт...” җыры язмасы (А. Фәйзрахманов башкаруында), укучылар әзерләгән материаллар (алар ел саен арта баралар, чөнки тарихи материаллар күп басыла).

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Дәреснең темасы әйтелә, максатлары ачыклана. Һәр укучы алдында дәрес өчен кирәкле материаллар. Игътибар тактада язылган сорауларга юнәлтелә.

Сораулар.

  1. Дастанда сурәтләнгән тарихи чорның үзенчәлеге.

  2. Дастанның төп геройлары (Туктамыш хан, Идегәй) һәм калган геройлар турында мәгълүмат, аларның тарихта тоткан урыннары.

  3. Идегәй һәм аның улы Норадын. Идегәйнең ялгышлары.

  4. Дастанда яхшылык һәм яманлыкның чагылышы.

  5. Әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны.

Искәрмә. Дәрестә мөмкин кадәр күбрәк укучының чыгышы тыңлана. Тиешле урыннарда укытучы кайбер төзәтмәләр кертергә яки тулыландырырга мөмкин. Дәрес планында укучыларның фәнни мәкаләләрдән алган мисаллары күрсәтелмәде, бары тик аларның үз фикерләре һәм дәреслектән алган өзекләр генә бирелде.

Дәрес “И Идел-йорт...” җырының язмасы белән башланып китә. 1 нче сорауга җавап бирергә карта янына чыккан укучы сөйләгәндә шул җыр башкарыла.

Укучы. (Алга таба да бик күп укучыларның чыгышлары тыңланыр, без аларның барысын да “Укучы”сүзе белән билгеләп китәргә булдык). “И Идел-йорт, Идел-йорт, Идел эче имин йорт...” Әйе, Себердән алып Азов диңгезенә кадәр сузылган гаять зур территориядә Алтын Урда дәүләте яшәгән (картадан күрсәтә). Аның данлы-шанлы вакытлары булган. Вак-вак кенәзлекләргә таркалган Рус дәүләтенең берләшүенә, аның алга таба үсешенә дә көчле этәргеч биргән ул. XIV гасыр ахырларында бу куәтле дәүләт бик нык какшый. Морзаларның, ханнарның сугыш-талашлардан башлары чыкмый, алар үзәк хакимияткә көчәергә ирек бирмиләр: сәүдә юллары өзелә, дәүләт көчсезләнә.

Төньяк-көнбатышта Литва, Рус дәүләтләре бай җирләрне тартып алырга уңайлы вакыт кына көтеп торалар. Көнъяктан Алтын Урдага Аксак Тимер теш кайрый. Исеме дастаннарга кереп калган Идегәй нәкъ шул чорда яшәгән.

Укытучы. Идегәй турында нинди фикерләр әйтергә телисез?

Укучы. Дастанда Идегәй Котлыкыя улы дип бирелә, әмма тарихи чыганакларда аның Балтача улы булуы билгеле. Фарсы язучысы Хафиз Абру хезмәтендә аның әтисе Балынмак исеме белән телгә алынган. Дастанда без Идегәйнең Җантимер тарафыннан (ул Туктамыш ханның киңәшчесе, Котлыкыяның дусты итеп бирелә) коткарылуын күргән идек. (Укучы дастанның шул турыда язылган өзеген искә төшерә). Үз улы Кобогылны корбан итеп, Котлыкыяның бердәнбер улы Идегәйне коткарып калырга аны нәрсә этәрде икән соң? Мин моңа болайрак җавап бирер идем. Мондый адымга бары тик ватанпәрвәрләр генә бара ала. Җантимер үз баласын ничек кенә өзелеп яратмасын, беренче чиратта аны ил язмышы борчый. Котлыкыя һәм аның баласы юк ителә икән, затлы нәсел дә юкка чыга дигән сүз. Ханнар нәселеннән булмаса да, ил язмышында әһәмиятле урынны алып торган әмир баласы яшәргә тиеш. Кобогыл исеме белән Туктамыш хан сараенда үскән Идегәйнең исеме, чыннан да, Алтын Урда тарихында ханнар исемнәре белән янәшә тора.

Укучы. Минем фикеремчә, Идегәй – гаять каршылыклы шәхес. Җучи нәселеннән килмәгәнлектән, аның Алтын Урда тәхетенә утырырга хакы булмый. Шуңа да карамастан Идегәй – “таҗсыз хан” – күндәм ханнарны тәхеткә утыртып, Алтын Урданың чын хуҗасына әйләнергә тели. Ул 1397-1411 елларда (15 ел буена) ил белән идарә итә. Искиткеч кыю йөрәкле, хәрби осталыгы югары дәрәҗәдә булган Идегәй чорында дәүләт тагын бер мәртәбә үзенең көчен күрсәтеп ала. Моңа 1409 елдагы Мәскәү белән булган сугышны мисал итеп китерергә була. Идегәй бер яктан илне ныгыту өчен көрәшә, икенче яктан исә үзе үк илне таркатуда катнаша. Туктамыш тарафыннан эзәрлекләнгән Идегәй Алтын Урданың дошманы Аксак Тимер янына качып китә. Алай гына да түгел, аның Алтын Урдага сугыш белән килүенә каршы төшәсе урында үзе дә Аксак Тимер белән бергә Туктамышка каршы чыга. Ханнан үч алу теләге ил язмышыннан өстен чыга. Көчле сәясәтче саналган Идегәйнең моны аңлый алмавына ышанасы килми. Ни генә булмасын, халык үз героен аңлый. Дастанда бу вакыйгалардан соң аның бик үкенүен күрәбез: ул таланган илен күреп әрни, аның никадәр газиз булуын тоя. (Идел-йорт турындагы өзек укыла).

Укучы. Әтисенең үтерелүе аркасында, ул Туктамыш ханга гомер буе үч саклый. Алтын Урда ханына каршы сәясәт үткәрүенә төп сәбәпне тирәннәнрәк эзләргә кирәк. Мин моның сәбәбен Р.Фәхретдиновның “Аксак Тимер, Туктамыш һәм Идегәй” мәкаләсеннән таптым. Галим фикеренчә, Идегәй үзендә ил белән идарә итәрлек сәяси сәләтне тойган һәм ул дәүләт белән идарә итәргә омтылган, ләкин хан буларак түгел, чөнки ханнар нәселеннән түгел. Ул моның өчен үзенә буйсынган күндәм ханнардан файдаланырга уйлаган. Алдагы укучы әйткәнчә, Идегәй моны эшли алган: озак еллар дәвамында, тәхеткә утырмыйча гына, ил белән идарә иткән.

Укытучы. Бу фикер, чыннан да, расланган, укучы белән килешәбез. Идегәй хакында игътибарга лаеклы тагын нинди фикерләр әйтә аласыз?

Укучы. Ибне Гарабша тарафыннан Идегәй болайрак сурәтләнгән: “Ул кара кучкыл йөзле, урта буйлы, тыгыз һәм таза тәнле, батыр, куркыныч кыяфәтле, зур акылга ия, юмарт, ачык елмаюлы, тапкыр һәм зирәк кеше иде.”

Чыгышы белән монгол булса да, соңыннан татарлашкан “мангыт” кабиләсеннән, ә мангытлар нугай татарларының төп этник нигезен тәшкил итәләр.

Укучы. Идегәй – каршылыклы шәхес дигән идек. Алтын Урда дәүләтен саклап калырга теләсә дә, үзе үк аның таркалуына зур өлеш кертә. Мин аны татар дәүләтчелегенең көзгесе сыман итеп күз алдына китерәм.

Укучы. Идегәйне көчле шәхес дип уйласак та, мин аның үз мәнфәгатьләрен ил мәнфәгатьләреннән өстен куюын аңлап бетерә алмыйм. Ничек инде үз илеңнең дошманыннан (Аксак Тимердән) ярдәм сорарга, аңа ышанырга була? Ил язмышы хәл ителгән чорда ул, вакытлыча булса да үзе турында уйламыйча, Туктамыш белән бергә булырга тиеш иде, минемчә. Аның ялгышлары илгә бик кыйммәткә төшкән.

Укытучы. Әйе, галимнәр дә мәсьәләнең бу ягына шулайрак бәя бирәләр. Еракта калган тарихи вакыйгалар нинди генә булмасын, Идегәйне халкы бик яраткан, дастанда без аның турында бары тик җылы фикерләр генә укыдык. Димәк, Идегәй, беренче чиратта, халкына хезмәт иткән, аны хөрмәтләгән булырга тиеш. Ә менә Туктамыш хан турында сез ниләр әйтә аласыз?

Укучы. Мин Туктамыш ханны начар яктан искә ала алмыйм. Ул Алтын Урданың бөек ханы булган, аны саклап калу өчен тырышкан, көрәшкән. Дөрес, дастанда ул тискәре характеда бирелгән. Мин моңа гаҗәпләнмим, чөнки дастан – халык авыз иҗаты әсәре, ә халыкның үз ханнарын бик үк яратып бетермәве сер түгел. Халык вакыйгаларның өске ягын гына күрә, ә төп серләрне белеп тә бетермәскә мөмкин.

Укучы. Мин синең белән килешәм. Туктамыш ханга үз илендә идарә итү бик җиңел булмаган, чөнки тәхет өчен көрәшкән үз якыннары – татарлар ук аңа каршы чыкканнар. Ә бит әле аңа урыс иле дә, Аксак Тимер дә гел куркыныч тудырып торганнар. Туктамышка үз иленең бердәмлеген, бәйсезлеген саклау белән бергә, төрле каршылыкларны да җиңеп чыгу өчен көрәшергә туры килгән. Ул гадел көрәштә һәлак булган.

Укытучы. Миңа сезнең фикер йөртә белүегез ошый. Нинди дә булса нәтиҗәгә килгәнче, тагын бер сорауга тукталыйк. Идегәй белән Туктамыш арасындагы каршылык бердәнбер каршылык түгел. Идегәй һәм аның улы Норадын арасында да каршылыклар булганлыгы билгеле. Әйдәгез, бу ике герой турында да берничә сүз әйтеп китегез.

Укучы. Дастанда Норадын Идегәйнең улы дип бирелсә дә, кайбер галимнәр аны Ырыс ханның кече улы дип язып чыктылар. Туктамыш Ырыс ханны җиңгәч, аның улын Идегәйгә тәрбиягә бирә. Димәк, Норадын ханнар нәселеннән була. Туктамышны үтергәннән соң, Норадын әтисеннән үзен тәхеткә утыртуын сорый. Идегәй ризалашмагач, ул аны илдән үк куып җибәрә. Бу ата белән ул арасында каршылык китереп чыгара. Норадын Туктамышның улы Кадыйрбирде тарафыннан үтерелгәч, Идегәйнең кайгысы чиксез булуын күрәбез. Ул моның үчен ала, ягъни Кадыйрбирдене үтерә. Моннан шундый нәтиҗә чыгарып була: һәр кылган яманлык икенче бер яманлыкны китереп чыгара. Кадыйрбирде үлсә дә, аның якыннары Идегәйне юк итәләр. (Дастанның бу турыда язган өзеге укыла). Үч артыннан үч, көч артыннан көч хәрәкәткә килә. Башлар да китә, илләр дә юкка чыга.

Укучы. Минемчә, дастан тирән мәгънәгә ия. Һәр геройның эш-хәрәкәтеннән соң тулы нәтиҗә ясарга була. Дастанда татар халкының чын йөзе чагылыш таба. Бердәмлеккә ирешәсе урында – тарткалашу, бер-береңә юл куймау һәм шуның нәтиҗәсендә дошманнарга юл ачу, ил тикле илне алдыннан әйткән сүзләре укыла.)югалту. Татарның төп фаҗигасе шунда түгелме соң? (Дастаннан Идегәйнең үләр алдыннан әйткән сүзләре укыла.)

Укучы. Мин дә шулай уйлыйм. Өстәп шуны да әйтергә телим: Идегәйнең язмышы, татар иле Алтын Урданың таркалуы безнең халкыбызга сабак булырга тиеш. Мондый хаталарны һич тә кабатларга ярамый. Кызганыч, татар халкы моны оныта, һаман саен бер үк тырмага китереп баса тора. Идегәй дә, Туктамыш хан да ерак тарихтан аваз салалардыр сыман: татар халкы, безнең хаталарны кабатламагыз, татар илен-көнен күз карасыдай саклагыз.

Укытучы. Укучылар, безгә дастан турында төп нәтиҗәне чыгарыр вакыт җитте. Әйтегез әле, “Идегәй” дастанының тарихи әһәмияте нидән гыйбәрәт?

Укучы. Дастанның төп әһәмияте шунда: ул халыкларны, милләтләрне үз үткәненә әйләнеп карарга чакыра, мең елдан да артык тарихы булган татар халкын горур булырга, дус һәм бердәм булырга чакыра.

Укытучы. Дөрес, укучылар, бөек тарихлы халык без. Безгә үткәнебез белән горурланырга, булган ялгышлардан сабак та ала белергә кирәк.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 17.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1680
Номер материала ДВ-165381
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх