Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Урок по окружающему миру и по чтению на тему "Кошларым - дусларым" (3 класс).
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Урок по окружающему миру и по чтению на тему "Кошларым - дусларым" (3 класс).

библиотека
материалов





МБББУ “Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе”.











Тема: Кошларым-дусларым.


Әйләнә- тирә - уку дәресләре буенча интеграль дәрес.

3 класс
























Укытучы: Гильфанова Фануса Магсумзяновна.




Максат:

1.Укучыларны безнең якларда кышлаучы һәм яз көне күчеп килүче

кошлар белән ныграк таныштыру. Күреп һәм тавышы буенча танырга өйрәтү.


2.Кошларның корткычларны бетерүдә әһәмиятен аңлату.


3.Кошларны саклау, аларга ярдәм итү.


Материал: «Мәгариф»журналы»,

«Ачык дәрес» газетасы. Кошлар турында атлас. Табышмаклар китабы.

Җиһазлау: компьютер, кош рәсемнәре, проектр, кош тавышлары.



1.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.


Балалар,әйдәгез матур итеп утырыйк.


2.Уку мәсьәләсе кую.

Хәзер мин сезгә бер шигырь укып китәм. Шигырь нәрсә турында булыр?


Бозларын кузгатты-

Яз җитте,яз җитте!

Киң җәелеп су акты,

Су ерып,боз үтте.

Көн ямьле,көн аяз

Сайрый яз кошлары

Кадерле безгә яз,

Без бит яз дуслары.


Әйе,бик дөрес,яз турында,кошлар турында


3.Уку мәсьәләсен чишү.

Димәк, бүген сүзебез кошлар турында барыр. . Без сезнең белән яз турында , кошлар турында нинди дәресләрдә сөйләштек әле? (әйләнә-тирә, уку дәресләрендә). Ә бүген без менә шушы ике дәресне берләштереп йомгаклау дәресе үткәрербез.




1 бирем.Сез кошлар турында нәрсәләр беләсез?(алар кортларны чүпли,матур итеп сайрый)


Инде безнең җылы якка киткән кошлар кайттылар. Алар шатланып сайрыйлар,сызгыралар,күңелле җырлар җырлыйлар,оя ясап бала да чыгарырлар.

Иң беренче нинди кошлар кайтты? (кара каргалар). Аннан соң сыерчыклар,тургайлар… Болар язның беренче хәбәрчеләре.

(Слайдларда берәм – берәм кошлар күрсәтелә. Һәр кошка кыскача мәгълүмәт бирелә. )


  • Яз хәбәрен алып килүче кара каргалар авыл хуҗалыгы өчен зур файда китерәләр.Бер кара карга җәенә чама белән сигез меңгә якын бөҗәк ашый.


  • Сыерчыкларны без яз җырчысы дип тә атыйбыз.Чөнки алар бик матур җырлыйлар.Бу кошлар бер көнгә 300-350 тапкыр бөҗәк алып кайта.Шулай итеп сыерчыклар да табигатьне зарарлы бөҗәкләрдән чистарталар.


  • Карлыгач - чебен-черки, бөҗәкләр белән туклана.Оясын балчыктан ясый. Әйдәгез әле Альбинаның карлыгач турында шигырен тыңлап алыйк.


  • Тагы бер кош турында әйтергә кирәк. Сез аны йомыркасын башка кош оясына салучы буларак беләсез.

Күке. Әйе, бик дөрес. Әмма аның да хезмәте зур. Ул агач яфракларын ашаучы йонлач кортларны ашап, урманны корудан саклый. Күке сәгатенә 100дән артык шундый корт ашый икән . Аның белән бер кош та ярыша алмый. Димәк, күке иң күп корт ашаучы кош.

  • Тургай , оясын җиргә ясый, ә үзе көне буе һавада җырлый. Басуларны бөҗәкләрдән арындыруда бик зур өлеш кертә.

  • Сандугач үзенең җыры белән безне таң калдыра. Шулай ук агачтагы бөҗәкләр белән туклана.

Әле санап киткән кошлар көз көне җылы якларга китеп,көннәр җылыткач, яз көне безнең якларга кайтучы кошлар булды . Аларны күчмә кошлар диләр.

  • Песнәк-кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр белән туклана.Бер пар песнәк кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан чистарта,миллионнарча бөҗәкләрне юк итә.

  • Карабүрек-безнең як табигатен бизәп торучы кошларның берсе.Ул яз,җәен урманда яши,ә кышын бакчаларга,паркларга очып килә,агач орлыклары,җиләк-җимеш калдыклары белән туена.


  • Тагы бер бик зур файда китерүче кошыбыз бар. Аны сез үзегез дә беләсез. Я,әйтегез әле,нинди кош булыр?

Бик дөрес-ул тукран.Тукран нинди файда китерә,ул нишли? Менә ни өчен тукранны урман докторы диләр? Ул үзенең үткен томшыгы белән агач кәүсәләрен тикшерә,ябыштыручы озын теле белән кайры астыннан кортларны чүпли.


  • Саескан-урман аланлыкларында,бакчаларда,басу-кырларда яши. Бөҗәкләр, суалчаннар белән туклана.

Ә менә бу кошлар-бездә торучылар. Аларны - кышлаучы кошлар дип йөртәләр.Бу кошлар кыш көне кешеләр яши торган урыннарга якынрак киләләр, азык калдыклары белән тукланалар. Ә сез аларга ничек ярдәм итәсез?

Җимлекләр элеп,аңа ярмалар,ипи валчыклары салабыз.


2 бирем.

Әйдәгез табышмак уены уйнап алабыз. Мин сезгә табышмаклар әйтәм.

Сез җавапларны кычкырып әйтмисез.Бездә кышлаучы кош булса зәңгәр түгәрәк ,ә күчмә кош булса кызыл түгәрәк күрсәтерсез. Шуннан соң гына исемен әйтерсез.

Кулы юк

Балчык ташый,

Балтасы юк,

Өй ясый.

(карлыгач)(к.т.)


Кара-кара түбәтәй кигән

Ап-актыр яңаклары.

Яшкелт-сары түшләре

Карасу канатлары.

(песнәк)(з.т.)


Бер кошым бар: тынмый,

Агачка оя кормый;

Өе - җирдә,

Җыры күктә.

( тургай )(к.т.)


Колга башында йорты

Эчендә тора җырчы.

(сыерчык)(к.т.)


Җәй такылдый бу чүкеч

Кыш такылдый бу чүкеч

Ничек чыдый бу чүкеч.

(тукран)(з.т.)


Борыны озын,боты озын

Камышлыкта көнозын.

Сазлык җирләрдә йөри

«Тату торыйк»дип сөйли.

(торна)(к.т.)


Тап-тап табагач

Табагачта бер агач

Койрыгы бер колач.

(саескан)(з.т.)


3 бирем. Физкультминутка “Очты, очты...”


4 бирем.

Буталган хәрефләрдән кош исеме табу.


Сандугач с д н а г ч а у

Тургай т а г р й у

Сыерчык с р ы к е ч ы

Карлыгач

Чыпчык Дөньяда сан ягыннан иң күп таралган кош ул чыпчык.

Рәхмәт укучылар!


Әйдәгез,хәзер тактадагы кош рәсемнәренә карагыз әле. Аларны таныйсызмы? Мин сезгә биремнәр бирәм,сез чыгып шул кошны күрcәтерсез , кош рәсемен алып урыннарыгызга утырырсыз.


1.Яз җырчысы (сыерчык)

Табигатькә ямь өстәп

Матур итеп сайрыйлар.

Сыерчыклар кайттылар.

Алар язны мактыйлар.

Сыерчыгым, кошкаем

Сайра-сайра өздереп,

Тирә- якка ямь биреп,

Яз килгәнен сиздереп.


2.Урман докторы (тукран)


Тукран һәр агач саен

Тук-тук сугып карый,

Кошчыкның очлы борыны

Кирәкле эшкә ярый.

Агач корытучы кортларны,

Эзләп, чокып бетерә,

Урман докторы” булып ул

Илгә файда китерә.


3.Сазлыкта яши (торна)

Торналар килде

Кар сулары аккан чакта,

Тезелешеп җылы яктан

Торналар кайтты безгә,

Канатлар какты безгә.

Кычкырдылар: “Торыйк-торыйк,

Сезнең белән дуслар булыйк,

Көзгә чаклы бергә торыйк!

Торыйк-торыйк, торыйк-торыйк!”


4.Ялтыравык әйберләргә кызыгучы кош (саескан)


Җылы яктан очып кайттылар

Көзен киткән кошлар, кошкайлар.

Җырлый-җырлый оя сайлыйлар

Безнең якын дускайлар.


5.Иң матур сайраучы кош (сандугач)


Бар нәрсә йокыга талгач,

Бакчалар тынып калгач,

Куактан - куакка кунып,

Сайрый сары сандугач.


5 бирем. Ә хәзер кош рәсемнәрегезнең артын карагыз әле. Анда сезнең кошларыгызга карата шигырьләр язылган. Шул шигырьләрне башта гөжелдәп 2 тапкыр, аннары тыныч тавыш белән 1 тапкыр укып чыгыгыз.


Шигырьләрне кычкырып уку.


6 бирем. Хәзер кошларны күреп танырбыз дип уйлыйм. Ә тавышларын таныйбыз микән?

Кош тавышларын тыңлау. Нинди кош икәнен әйтү.

Ә хәзер сүзне Гөльярга бирәбез. Ул үзенең яраткан кошы турында сөйләргә әзерләнеп килгән.

Сыерчык турында презентация карау.


4. Рефлексив бәяләү этабы.

Укытучы.

-Менә дәресебез ахырына да якынлашты.Без дәрестә бүген нәрсә белән таныштык, нинди яңалык белдек?

Балалар.

-Күчмә һәм кышлаучы кошлар турында күп яңа мәгълүмат алдык.Кошлар турында табышмаклар чиштек.


5. Йомгаклау.

Күргәнегезчә,укучылар, һәр кош үзенең көченнән килгәнчә урман һәм авыл хуҗалыгы өчен бик зур файда китерә,корткычлардан,пычранудан саклый.Матур сайраулары белән күңелебезне күтәрә.Шуңа күрә һәрберебез аларга ярдәм итик. Аларны саклыйк.


6.Үзбәя.

-Укучылар, кем үзен дәрестә бик яхшы катнаштым дип исәпли, алар түгәрәкләренең кызыл ягын күрсәтә. Кем дәрестә әле тиешенчә җавап бирмәдем дип уйлый, алар зәңгәр ягын күрсәтә.



7 .Калган вакытта үзегез теләгән кошның рәсемен ясый башлыйсыз. Өйдә ясап бетереп , аның турында сөйләргә әзерләнеп киләсез.










Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 26.01.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров213
Номер материала ДВ-381223
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх