Инфоурок Начальные классы КонспектыУрок по ОРКСЭ на тему "Добро и зло".

Урок по ОРКСЭ на тему "Добро и зло".

Скачать материал

Предмет: Россия халыкларының рухи- әхләкый мәдәнияте нигезләре.

Модуль: Дөньяви этика нигезләре.

Дәреслек: М.Т.Студеникин “Дөньяви этика нигезләре”, 4 сыйныф. ООО “Русское слово “, 2012 г. Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер “нәшрияты, 2012 ел.

Сыйныф: 4.

Дәрес тибы: яңа теманы аңлату дәресе.

Укытучы: Рахимуллина Г.М.

Тема: “Яхшылык һәм явызлык”.

Максат: укучыларда “яхшылык” һәм “явызлык” төшенчәләре турында күзаллау формалаштыру.

Бурычлар:

1.һәрвакыт яхшылык эшләргә омтылыш тәрбияләү, үзеңнен кылган эшләреңә бәя бирергә өйрәтү;

2.яхшы күңеллелек, кешелеклелек, бер- береңә һәм әйләнә- тирәдәгеләргә, башка дин вәкилләренә  карата хөрмәт хисе тәрбияләү;

3. үзеңнең башкарган эшләрең өчен җаваплылык тою хисе уяту;

4. төрле чыганаклар белән эшләгәндә уку - танып белү, информацияне куллана белү  күнекмәләрен үстерү.

Методлар: әңгәмә, уен, проблемалы- эзләнү,  күрсәтмәлелек.

Эш формасы: төркемле, фронталь, парлы, индивидуаль.

Җиһазлау: дәреслек, мәкальләр,  “Яхшы эшләр” кәрзине, аңлатмалы сүзлек, плакат, “Елмай” җырының фонограммасы, презентация.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси:

            - әдәплелек нормаларыннан чыгып үзеңнең кылган эшләрең өчен җавап бирә белү хисе тәрбияләү.

Метапредмет:

- уку эшчәнлеген куелган бурычларга нигезләнеп планлаштыра белү;

- кешенең үз- үзен тотышын әхлак нормаларыннан чыгып бәяли белү;

- әңгәмәдәшеңне тыңлый һәм үз фикереңне аңлатып бирә белү.

Предмет:

- «яхшылык һәм явызлык» төшенчәләренең мәгънәсен белү;

- үзеңнең кылган гамәлләреңә бәя бирә белү;

- яхшы һәм начар гамәлләргә мисаллар китерә белү.

 

 

Дәрес барышы

1. Оештыру этабы.

- Хәерле көн, укучылар!

“Елмай” җырының  1 куплеты һәм кушымтасы башкарыла ( Резеда Ахиярова көе, Ренат Харис сүзләре).

Елмай

Уяндыңмы, елмай —
Көнне башла шулай.
Елмай үз-үзеңә,
Әйтәсе сүзеңә,
Тәрәзәдән кергән,
Өйне нурга төргән,
Һәрчак изге көнгә,
Сәлам биргән гөлгә.

Елмай, елмай, елмай,
Елмай, елмай, елмай.
Начало формыКонец формы

-  Бер- беребезгә карап елмайганнан соң күңелләр күтәрелеп китә, сез минем белән килешәсезме?

2. Уку мәсьәләсен кую.

- Хәзер мин сезгә бер хикәят укыйм.

Император һәм күгәрченнәр.

            Кайчандыр кошларны яратучы император яшәгән.Ул малайларның күгәрченнәргә атып уйнауларын белгән һәм әйткән:

            - Кем сарайга кошларны тере килеш алып килә, бер уч дөге алачак.

     Моны ишеткән малайлар кошларны үтерүдән туктаганнар. Алар урманда күп санлы җәтмәләр куйганнар һәм тиздән сарай бүлмәләре күгәрченнәр белән тулган.   

                  Беркөнне император янына күрше патшалыктан бер акыл иясе килгән. Ул күгәрченнәрне күргән һәм сораган:

    - Ни өчен сарайда шулкадәр кош?

     Император җавап биргән:

    – Мин яхшы күңелле һәм мин кошларны малайлардан коткарам. Хәзер инде алар күгәрченнәрне атмыйлар, ә тере килеш миңа китерәләр.

     - Ә кош балаларын кем туйдыра? – дип кызыксынган акыл иясе.

   Нинди кош балаларын? – дип сораган император.

   – Сарай бүлмәләрендә яшәүче кошларның урманда ярдәмчесез килеш балалары калгандыр. Аларны кем туендыра соң?

   – Мин бу хакта уйламадым,- дигән  император. Акыл иясе әйткән:

   - Сезнең күңелегез яхшы, сез кошларны яратасыз, ләкин аларга иң зур явызлыкны кылучы да сез. Сезнең урманнарыгыздагы кош оялары хәзер үле кош балалары белән тулган. Сез биш йөз күгәрченне коткардыгыз, ләкин биш тапкыр күбрәген үтердегез! Яхшылыкны да уйлап эшләргә кирәк.

- Укучылар, мин юкка гына дәресебезне шушы хикәяттән башламадым. Әйдәгез, берничә сорауга җавап эзлик әле.

3. Уку мәсьәләсен чишү.

-  Император  нинди кеше?

- Ә икенче яктан алып карасак?

- Бу хикәяттә төп сүзләр нинди ди уйлыйсыз? (яхшылык һәм явызлык)

- Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?(яхшы һәм начар сыйфатлар)

- Укучылар, тормышта ак белән кара, көн белән төн булган кебек яхшылык белән яманлык та бар.

Слайд 1.Тема

- Шушы темадан чыгып бурычларны билгелик.

- Без нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Слайд 2. Бурычлар

1.Яхшылык һәм явызлыкның нәрсә икәнен тирәнтен ачыклау.

2. Бу сыйфатларны бер- берсеннән аера белергә өйрәнү.

3. Дөрес юлны сайларга өйрәнү: яхшылык юлыннан китәргәме яки начар кеше булыргамы?

4. Яңа тема өстендә эш.

1) Парларда эш. Карточкаларга яхшылыкны һәм начарлыкны аңлаткан  2 шәр сүз язарга.

- Әйдәгез, “Яхшылык”  сүзенең  мәгънәсен ачыклыйк (укучылар укыйлар).

- Ә хәзер аңлатмалы сүзлеккә мөрәҗәгать итик.

Слайд 3. Яхшылык турында

2)Дәреслек белән эш (47,49,  50 битләр).

“Яхшылык” сүзенең билгеләмәсе белән танышу.

- Яхшылык эшләү нәрсә ул? Нинди мисаллар китерә аласыз?

- Ә хәзер “Явызлык” сүзенең  мәгънәсен ачыклыйк (укучылар укыйлар).

- Шулай ук аңлатмалы сүзлектән укыйк.

Слайд 4. Явызлык турында

3)Дәреслек белән эш.

“Явызлык” сүзенең билгеләмәсе белән танышу.

- Явызлык, начарлык  эшләү нәрсә ул? Нинди мисаллар китерә аласыз?

Физкультминут.

Татар халык көе астында укучылар хәрәкәтләнә. Музыка туктагач, укытучы яхшы яки яман сыйфатларны укый, укучылар үзләренең фикерләрен белдерәләр.(дуслык, хөрмәт, ялган, юмарт булу, караклык, ышаныч, акылсызлык, сугышу, өлкәннәргә булышу, шатлык, саранлык, мәрхәмәтлелек).                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                   

5. Яңа белем һәм күнекмәләрне куллану.

1) Төркемнәрдә эш.

1 төркем - “Мәкальләрне төзе һәм мәгънәсен аңлат”.

1. Кешегә яхшылык итсәң, ...үзеңә дә файдасы булыр.

2. Яхшылык иткән кешенең... кадерен бел.

3.  Яманлык канатланып оча,... яхшылык ташбака кебек шуыша.

Нәтиҗә ясау.

- Укучылар, безнең төрле милләт вәкилләренең мәкальләрен дә тыңлап карыйк әле.

Матурлык вакытлы, яхшылык мәңгелек (чуваш мәкале).

Кичектерми ярдәм иткән кеше икеләтә ярдәм итә (удмурт мәкале).

Яхшы эшне эшләргә кирәк, начары үзе дә килеп чыга (мордва мәкале).

- Димәк, төрле дингә караган, төрле милләт кешеләре дә яхшылыкка омтыла, начарлыкка нәфрәтләнә.

Слайд 5. “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз!”

2 төркем – “Сәхнә әсәре күрсәтү”.

 “Беркөнне Яхшылык Яманлыкка кунакка килгән. Яманлык Яхшылыкны чәй эчәргә чакырган, ләкин чәенә шикәр комы урынына тоз салган. Яхшылык чәйне эчкән , бер начар сүз дә әйтмәгән, ә рәхмәтен генә белдергән.

- Ни өчендер сезнең шикәр комыгыз бик баллы түгел. Менә сезгә акча, чәй эчәргә конфет алырсыз.

Яманлыкның бик ачуы чыккан, ләкин акчаны алырга туры килгән.

Шулай итеп, Яхшылык Яманлыкка яхшылык белән җавап биргән”.

Нәтиҗә ясау.

Слайд 6.Яхшылык һәрвакытта явызлыктан көчлерәк”.

3 төркем – “Әкиятләр”.

- Яхшылык һәм явызлык күбрәк кайда очраша?

- Үзегез укыган кайсы китаплардан, әкиятләрдән яхшылык белән яманлыкка  мисаллар китерә аласыз?(геройларны әйтергә)

- Бу әкият геройларын ике төркемгә бүлеп була.Уңай геройларның төп сыйфатларын санагыз.

- Тискәре геройларның сыйфатларын санагыз.

- Әкиятләр нинди максат белән иҗат ителә?

Нәтиҗә ясау.

Слайд 7. “Яхшылык явызлыкны җиңә”.

5. Проблемалы ситуацияләр чишү.

Кайвакыт тормышта төрле вакыйгалар була. Андый чакта кешегә үзенә дөрес юлны сайларга яки башкаларга күрсәтергә кирәк була.

- Менә бу очракларда сез нишләр идегез?

1. Сеңлегез әниегезнең яраткан чокырын ватты һәм песине гаепләде.Сез дөреслекне әйтәчәксезме яки яшереп калдырачаксызмы?

2 Сез автобуста барасыз. Буш урыннар юк. Тукталышта берничә кеше керә.Араларында сумка күтәргән карт әби дә бар. Сез нишләячәксез?

3. Дустыгыз чишенү бүлмәсендә кесәләрдән акча ала. Сез нишләячәксез?

6. Рефлексия.

- Һәр кешенең үз юлы бар: яхшылык юлыннан атларгамы яки начар кеше булыргамы?

- Агачлар да, агач булганчы, орлыктан шытым бирә, әкренләп үсә башлый. Башта ул яшь була. Карап торсаң, алар мул уңыш бирә, карамасаң – кыргыйлана.

- Менә бу ямьсез, кыргый агачны  без ничек яхшырта алабыз?(тактада плакат).

- Әйдәгез, аңа булышыйк. Матур, яхшы сүзләрне язып аңа беркетик.

(Укучылар яхшы сүзләр язылган яфракларны начар агачка ябыштыралар ).

- Менә яхшы сүзләр агачны ничек үзгәртте. Сез дә тирә- яктагы кешеләргә матур сүзләрегезне жәлләмәгез, дурт аяклы дусларыбызны рәнҗетмәгез, табигатебезне саклагыз.

7. Дәресне йомгаклау.

- Яхшы гамәлләрне ничек кылырга? Безгә бары тик игътибарлырак кына булырга кирәк, чөнки тирә- ягыбызда кайгырту һәм ярдәмгә мохтаҗ бик күп кешеләр бар.

(Мультфильм карау).

- Бу мультфильмны караганнан соң сездә нинди тәэсирләр туды?

- Әйдәгез, үзегез эшләгән яхшылык турында сөйләгез һәм йөрәк рәсемен “Яхшы эшләр кәрзине”нә салыгыз.

- Яхшылык эшләгәндә сез үзегезне ничек хис иттегез? Ә сез ярдәм иткән кешеләр нәрсә диделәр?

- Бүгенге дәрестә сез нәрсә турында уйландыгыз?

- Ни өчен явызлык белән көрәшергә кирәк?

- Сез яхшы балалар.Үскән саен күңелегездәге яхшылык, изгелек тә арта барсын, һәрвакыт яхшы гамәлләр генә эшләү теләге булсын.

8. Өй эше.

Слайд 8.

13 ноябрьдә Бөтендөнья Яхшылык көне билгеләп үтелә .

Открытка ясагыз һәм аны берәр игътибарга лаек кешегә бүләк итегез.

Слайд 9.

Һич яхшылык эшли алмасаң  син

Кешеләргә бик-бик теләп тә, -

Яхшы теләк телә,

Ул да кайчак

Зур көч өстәп куя йөрәккә.

                                      (Ф.Яруллин).

- Шушы шигырь юллары белән дәресебезне тәмамлыйбыз, барыгызга да зур рәхмәт.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок по ОРКСЭ на тему "Добро и зло"."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по учету энергопотребления

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Открытый урок , проведённый в 4 классе по ОРКСЭ на тему "Добро и зло".

Цель урока: формирование у учащихся понятий "добро" и "зло".

Задачи: научить детей через различные виды работ и ситуаций быть человечными, ответственными за свои поступки, помогать пожилым людям и заботиться о природе.

Воспитать уважение к людям разных религий.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 258 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.03.2020 247
    • DOCX 32.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Рахимуллина Гузель Миннерашидовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 10 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3336
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Финансовая грамотность для обучающихся начальной школы в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 566 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 476 человек

Курс повышения квалификации

Особенности реализации ФГОС НОО для слепых и слабовидящих детей

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 24 человека

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика обучения информатике в начальной школе

Учитель информатики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 95 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 222 человека

Мини-курс

Психология детства и подросткового возраста

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 106 человек из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 61 человек

Мини-курс

Психологические особенности педагогического общения

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 20 человек

Мини-курс

Разделение имущества при банкротстве: правовые аспекты и мировое соглашение

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе