Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Урок по татарскому языку для 5 класса"Антонимы"

Урок по татарскому языку для 5 класса"Антонимы"

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Дәрес проекты: 5 сыйныфта «Антонимнар» темасын өйрәнү.

Предмет өлкәсе : татар теле

Катнашучы: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Инсафова Лилия Минсәхи кызы

Максат :1. Телебездә антонимнарны дөрес итеп аера белергә өйрәтү. 2.Укучыларның тел байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.

Бурычым:

    1. Бу проектым минем яшь укытучыларга ярдәмлек булыр дип уйлыйм. Максатым-эш тәҗрибәмне хезмәттәшләрем белән уртаклашу.

    2. Татар теле дәресләрендә төп юнәлешем-укучыларны мөстәкыль рәвештә фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга, өйрәнгән лексик берәмлекләрне дөрес итеп билгеләргә, урынлы кулланырга өйрәтү. Дәресемдә укучыларның дәрәҗәләрен тикшерү һәм аларның мөстәкыльлеген үстерү өчен биремнәр бирелгән.

Дәрес төзелеше:

I. Кереш өлеш.

1.Исәнләшү,барлау.

2.Дәреснең темасын һәм максатын аңлату.

3.Актуальләштерү.

I I. Яңа теманы аңлату.

1. “Антоним “сүзенең мәгънәсе.

2.Үзенчәлеге, кулланылышы.

I I I. Эш төрләре.

  1. Күнегүләр эшләү.

  2. Грамматик биремле диктант

  3. Уеннар.

  4. Таблица тутыру.

IV. Йомгаклау.


Җиһазлар:
Компьютер, презентация ,дәреслек, таблица, «Кызыклы грамматика» китабы, “Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел” китабы, сүзлекләр, туп, күтәрү карточкалары,”Антонимнар” лотосы.

Дәреснең тибы: катнаш.











Дәрес барышы.

-Хәерле көн(иртә),укучылар,исәнмесез!

-Әйбәт.

-Тагын ничек әйтергә мөмкин?

-Яхшы,ару гына,матур яшибез.

-Җавапларыгызда нинди сүзләр кулландыгыз?

-Синонимнар.

-Укучылар,әйдәгез синонимнарны искә төшереп алыйк.Аннан соң”Антонимнар”дигән теманы өйрәнүгә керешербез.Без өйрәнгән лексик берәмлекләр сезнең телегезне баетыр.Аларны дөрес итеп билгеләргә,урынлы кулланырга өйрәнү-дәресебезнең төп максаты.

-Нәрсә соң ул синонимнар?Мисаллар китерез.

-Синоним дип бертөрле мәгънәле сүзләргә әйтәләр.

-Кем башкача җавап бирергә тели?

-Алар мәгънә төсмерләре белән аерылырга мөмкин.Мәсәлән,чибәр кыз диләр,нәфис кыз дип әйтмиләр,чибәр,нәфис-үзләре синонимнар.

-Ягез,барысын да җыеп әйтеп карыйк әле.

-Мәгънәләре белән бердәй яки мәгънә төсмерләре белән генә аерыла торган сүзләр синонимнар дип атала.

-Дөрес,мисалларны менә бу таблицага язарсыз. Карточкалар таратыла. IV бүлеге калып торсын.

Cүзләр

Омонимнар

Синонимнар

Антонимнар

Чишмә

Чаба

Ат

Ай туган

Чәч


(төенне)чишмә

(печән)чаба

(мылтык)ат

Айтуган

Орлык чәч


Кизләү

Йөгерә

Ыргыт

Ай чыккан

Тарат


Елга

Туктый

Атма

Ай баткан

Җый


Укучылар,бу таблицаны тулысынча тутырып өчен,тагын бер теманы,лексиканың тагын бер бүлеген өйрәнеп китик.Сез бу темага караган сүзләр белән бик еш очрашасыз.

Слайдта мәкальләр.Менә бу җөмләне укыйк әле.

Яхшы тел-яз кебек,яман тел көз кебек.Бу мәкальдәге яхшы һәм яман сүзләре,сезнеңчә,синонимнарны,омонимнарны?

-Яхшы сүзнең синонимы-әйбәт,яманныкы-начар.Болар синонимнар түгел.

-Бәлки омонимнардыр?

-Юк язылышлары да,әйтелешләре дә охшаш түгел.

-Инде без аларның мәгънәләренә тукталыйк.Бу сүзләр нинди мәгънәләре белдерәләр?

-Киресен,капма-каршысын.

-Тагын бер мәкальне карап китик.Монда да шундый бер-берсенә капма-каршы мәгънәле сүзләрне табарга тырышыгыз.

-Картлар сүзен капчыкка сал,яшьләр сүзен янчыкка сал.

-Картлар-яшләр,капчык-янчык сүзләре.

-Ә хәзер дәреслекләрегезне ачып,бу сүзләрнең кайсы бүлеккә керүләрен укып китик(билгеләмә укыла).

-Күнегүдәге мәкальләрне һәм табышмакларны укып,андагы антонимнарны табыйк.

-Антонимнар белән үзегез җөмләләр уйлагыз.

-Грамматик биремле диктант язарбыз.Әйтелгән сүзләрнең антонимнарын үзегез уйлап язарсыз.

1.Өйгә керсәң(тышка чыксаң),шатлыклы тавыш иде.2.Сүз әкрен генә әйтелсә дә,(каты) әйтелгәндәй тоелды.3.Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә,һәм(үләргә) кыю ир булып .(М.Җәлил).4.Иртән башланган яңгыр(кичен) дә тукталмады.5.Алар караңгылыктан(яктылыкка) килеп чыктылар.

-Хәзер тикшереп чыгыйк.Антонимнарны аерып әйтегез.

-Сез ничек уйлыйсыз,антонимнар ни өчен кирәк?

Дәреслектәге аңлатмалар укыла.

-Туп белән бер уен уйнап алыйк.Туп ыргытучы укучы бер сүз әйтә,кабул итүчесе антонимын әйтә һәм иптәшенә бирә.Мәсәлән,алга-артка,биек-тәбәнәнк,матур-ямьсез,ак-кара,күп-аз, идән-түшәм,керә-чыга һ.б

180 нче күнегү телдән башкарыла,бирем үтәлә.Шигырь сәнгатьле итеп укыла.

Бирелгән җөләләрдән антонимнарны язып алалар.

Өең кысан булса да,күңелең иркен булсын.Иртә килер,кич китәр.Ерак юлны якын итеп килегез.Олыны олы ит,кечене кече ит.Батыр бер үләр,куркак мең үләр.

Сүзне тәмамлап куй” уены. Слайдта парлы сүзләрең бер өлеше язылган. Шуның икенче өлеше антоним булган сүзне табып язарга кирәк. Кем тизрәк язып чыга, шул җиңүче була.

Баш-..., ята-..., асты-..., кичәле-...,караңгылы-...,кереп-..., көн-..., иртә-...,ишекле-...,эсселе-...,чиле-...

Антонимнар” лотосы уены.

Зур карточкаларга сүзләр язылган, ә кечкенә карточкаларга шул сүзләрнең антонимнары язылган. Зур карточка бүлегендәге сүзләр кечкенә карточкада үзләренең антонимнарына туры килерлек булырга тиеш.Кечкенә карточкадагы сүзләрнең антонимнары кем кулындагы зур карточкада булса, шул укучы кечкенә карточканы алып,зур карточка өстенә каплый.Үз кулындагы зур карточкасын алдан каплап бетергән укучы беренче урынны ала.

118 нче биттәге сораулар нигезендә белемнәрен тикшерү.

Өй әше итеп,”Көзге табигать”темасына антонимнар кулланып,миниатюр сочинение язып килергә әйтелә.

Дәрескә йомгак ясала.Билгеләр куела.


Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 21.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров191
Номер материала ДВ-083857
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх