Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Урок по татарскому языку (5 класс)

Урок по татарскому языку (5 класс)

Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

К ОПЛАТЕ ЗА ОДНОГО УЧЕНИКА: ВСЕГО 28 РУБ.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татар теле 5 сыйныф

Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен):«Сүз ясалу ысуллары», «кушымча ялгау ысулы» төшенчәләрен аңлату, ясагыч кушымчалар белән ясалган сүзләрне аера белү, төрле сүз төркемнәре ясый торган кушымчалар белән яңа сүзләр ясаукүнекмәләре формалаштыру;

(укучы өчен): универсаль уку гамәлләренең беренче төрен тормышка ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.

Үстерү максаты: укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты: укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, әйләнә-тирә дөньяга, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга карата хөрмәт хисе, Г.Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 5нче сыйныф/ Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В.Һадиева. Казан:” мәгариф-Вакыт “ нәшрияты, 2015.

Дәрес планы

I.Оештыру моменты

1.Укучыларны сәламләү.

2.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү,дежур укучы рапортын тыңлау.

3.Уңай психологик халәт формалаштыру һәм дәресне башлау.

II.Өй эшен тикшерү

1.Укучыларга өй эшен тикшерү максатыннан тест биремнәре тарату.

2.Җавапларны парларда тикшерү.

3.Нәтиҗә ясау.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1.Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. Уку мәсьәләсен кую.

  1. Шигъри өзекне уку. Астына сызылгын сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү.

  2. Уку мәсьәләсен формалаштыру.

2.Яңа теманы аңлату.

  1. Г.Тукай шигырләреннән алынган өзекләрдән билгеләнгән сүзләрне язып алу һәм тикшерү.

  2. Төрле сүз төркемнәренә ясагыч кушымчалар ялганып ясалган сүзләр буенча нәтиҗә ясау.

  3. Кагыйдә формалаштыру.

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Дәреслек белән эш. 321 нче күнегү.

2. Физкульминут ясау

3.Вариантлап биремле карточкалардан эшләү.

4. Вариантларны алмашып, парларда биремнәр үтәлешенең дөреслеген тикшерү.

VI.Өй эше бирү.

1. 324 нче күнегү

2.Бүгенге темага кагылышлы сүзләр кергән ( ясагыч кушымчалы сүзләр булган ) 5 мәкаль язып килергә.

3. Кагыйдә үзенчәлекләрен чагылдырган әкият иҗат ит.

VII. Йомгаклау.1.Укучыларның дәрестәге эшчәнлегенә бәя.



Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

Укытучы өчен максат:балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру.Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат:дәрескә игътибар булдыру.

- Саумы,кояш,саумы,көн!

Дусларым,хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек,

Бәхет һәм яшәү дәрте.

Уе изге баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк,дусларым

Хуш,хәерле сәгатьтә!

(бу урында тәртип буенча дежур укучы рапорты тыңлана)

- Бүген 22 нче апрель. Урамда яз фасылының матур бер көне. Без татар теле дәресенә әзерләндек. Сыйныфта барыбыз да бар. Дәрескә бөтенебез дә әзер. Өй эше “ Тамыр һәм нигез, кушымча төрләре, тамыр нигез һәм ясалма нигез турында кагыйдәләрне искә төшереп килергә иде.

-Укучылар, сезнең барыгызны да исән-имин күрүемә мин бик шат. Дәрестә яңа теманы үзләштерүдә зур уңышлар һәм җиңеллекләр телим үзегезгә.

  1. Өй эшен тикшерү.

Укытучы өчен максат:Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау.

Укучылар өчен максат:Үткән теманы үзләштерү дәрәҗәсен,ягъни өй эше дөреслеген тикшерү.

-Укучылар, сез үзегезгә бирелгән сорауларга дөрес җавап бирсәгез, дәрестә алга таба уңышка ирешерсез. Шуңа күрә өй эшен тикшерү максатыннан, мин сезгә тест биремнәре тәкъдим итәм.(Һәр балага тест биремнәре таратыла. Укучылар биремнәр белән танышалар, аңлашылмаган төшенчәләр, сүзләр булганда сорыйлар).Балалар, барыгыз да биремнәр белән таныштымы? Биремнәрнең бөтенесе дә аңлашыламы? Хәзер сез нәрсә эшләргә тиеш?

-Без бирелгән сорауларга бер дөрес җавапны гына сайларга тиеш.

-Укучылар, әгәр дә җавап бирү төгәлләнсә, янәшәдәге иптәшегез белән эшләрегезне алмаштырып, тест җавапларының дөреслеген тикшерик. (парларда тикшерү). Балалар,кемнең бер хатасы да юк-бишле, 1 хатага дүртле, 2-3хатага өчле билгесе куябыз.

(Укытучы өйгә эшнең үтәлеш дәрәҗәсен билгеләп китә.)

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1.Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. Уку мәсьәләсен кую.

Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә!

Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;

Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,-

Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.(Г.Тукай)

Алга таба без үзебез укыган шигырьдә асларына сызылган сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерербез. Мин һәр төркемнән бер укучының такта яныны чыгуын, ә башка укучыларның әлеге биремнәрне урыннарда башкаруын сорыйм.Дәфтәрләргә бүгенге числоны,сыйныф эше дип язып куегыз. Аннан соң сүзләрнең төзелешен тикшерегез. Өч укучы такта янында эшлиләр.

Кышкы- сүзнең тамыры- кыш, сүз ясагыч кушымча –кы, сүзнең нигезе- кышкы, ясалма нигезле сүз.

Шатлыксүзенең тамыры – шат, -лык – сүз ясагыч кушымча, сүзнең нигезе – шатлык , ясалма нигезле сүз.

Уңайсызлыксүзенең тамыры – уңай, - сыз- сүз ясагыч кушымча, -лык- сүз ясагыч кушымча, сүзнең нигезе – уңайсызлык – ясалма нигез.



-Укучылар, без бергәләп нинди зур теманы үзләштерә башладык, искә төшерик әле .

-Без татар теленең сүз төзелеше һәм сүз ясалышы бүлеген өйрәнә башладык. Сүз төзелеше бүлеге сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен өйрәнә.

-Балалар, әйдәгез бергәләп, бүгенге дәресебездә үзебез өчен максат куйыйк. Моның өчен тактадагы сүзләргә тагын бер кат карагыз.

- Тамырга яки нигезгә сүз ясагыч кушымчалар өстәгәч, сүзнең лексик мәгънәсе үзгәрдеме?

-Әйе, үзгәрде, яңа лексик мәгънәле сүзләр барлыкка килде.

- Димәк, татр телендә яңа сүзләр ничек ( нинди юллар белән ) ясала икән?

- Ясагыч кушымчалар ялганып.

- Яңа сүзләрне кушымча ялгап ясап була икән. Бүген без шуны күрдек.Дәресебезнең темасы нинди булыр инде

Көтелгән җавап үрнәге:

- Бүгенге дәрестә сүзләрнең ясалыш юлларын өйрәнербез.

-Бик дөрес, балалар, бүгенге дәресебез, сүзләрнең ясалыш ысулларына, ясагыч кушымча ялгау ысулына багышлана. Бергәләп формалаштырган максатыбызга ирешү өчен, без төрле күнегүләр башкарырбыз, чагыштырып нәтиҗәләр ясарбыз, үзебез чыгарган кагыйдәләрне дәреслектәге билгеләмәлмәр белән чагыштырырбыз, дөресләрбез.

Ә хәзер дәфтәрләргә теманы язып куйыйк.

2.Яңа теманы аңлату.

1.Шигырләрдән билгеләп куелган сүзләрне күчереп язабыз, төзелешен тикшерәбез, ясалыш ысулларын, нинди сүз төркеме ясалуын аңлатабыз.Шигырьнең исемен, авторын билгелибез.

1) Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,

Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып.

(Г.Тукай “ Су анасы”)

2) Бик матур бер җәйге көн: өстәлянында бер Сабый

Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.

( Г.Тукай “ Эш беткәч уйнарга ярый”)

3) Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;

Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн.

( Г.Тукай “ Эш”)

4) Сабит алты яшендә , инде гаклы башында;

Ялгыз иркә бала ул әткәләре кашында.

Шуңа күрә шаян ул, бик күп уйный наянул;

Күңеллелек, көлкеләр таба әллә каян ул

( Г.Тукай “ Сабитның укырга өйрәнүе”)



- Кара хәреф белән бирелгәнсүзләрнең төзелеше ягыннан тикшерү, ясалыш ысулын билгеләү, ясагыч кушымча ялгау ысулы белән нинди сүз төркемнәре ясалуы буенча нәтиҗә ясау.

1) җәйге ( кушымча ялгау ысулы белән исемнән сыйфат ясалган, -ге кушымчасы тамырга ялганган)

2) Эшлә(кушымча ялгау ысулы белән исемнән фигыль ясалган, -лә кушымчасы тамырга ялганган)

3) Күңеллелек ( кушымча ялгану ысулы белән –ле кушымчасы ярдәмендә исемнән сыйфат ясалган, -лек кушымчасы ярдәмендә сыйфаттан исем ясалган) Димәк, укучылар сүз ясагыч кушымчалар сүзнең нинди өлешләренә ялганалар икән?

- сүзнең тамырына яки нигезенә

- Укучылар, шигырләрне ни өчен шушы авторныкын сайлаганмын икән, моның берәр сере юкмы?

- Тиздән Г.Тукайның 130 еллык юбилее якынлаша. Татарстаныбыз мәктәпләрендә , шул исәптән безнең мәктәбебездә дә шагыйрь иҗатвна багышланган төрле чаралар үткәрелә.





V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Дәреслек белән эш.

- 321нче күнегүне эшләү. Таблицада бирелгән ясагыч кушымчаларны кулланып, яңа сүзләр төзеп язу.

Мәгънәле кисәкләргә бүленешен күрсәтү. Бирем буенча эшләү.

1 нче төркем

-даш/-дәш – партадаш, сердәш

-таш/-тәш-- якташ, яшьтәш

-чы/-че – юлчы, эшче

-ма/ -мә – юллама( путевка), бүлмә (комната), җәймә ( простыня )

-лык/-лек – корылык, яшеллек

-ыш/-еш – узыш, йөреш

-ак/-әк – торак(йорт), бүләк

-гыч/-геч – кыргыч, элгеч

-кыч/-кеч- кыскыч, кискеч

-гак/-гәк - төргәк

Нәтиҗә чыгарыла. Беренче баганада исем дип язабыз. Исем ясагыч кушымчалар бирелгән.

2 нче төркем

-лы/-ле – баллы, ямьле

-сыз/ сез – тозсыз, күңелсез

-гы/-ге/ -кы/-ке – язгы, көзге, кышкы, көлке

-чыл/-чел – кунакчыл, ярдәмчел

-чан/- чән – тормышчан, эшчән

-лык/ -лек – кышлык ( печән), түбәлек ( калай)

-ынкы/-енке – басынкы, җәенке

-нак/ -нәк- җыйнак, үрнәк

-ма/- мә- сайланма ( әсәр), бәрмә ( уен коралы)

Нәтиҗә.Икенче баганада сыйфат дип язабыз, сыйфат ясагыч кушымчалар бирелгән.

3 нче төркем

-ла/-лә – уйла, эшлә

-лан/-лән –куллан, төрлән

-лаш/-ләш – дуслаш, серләш

-ар/-әр/ -р – агар, яшәр

-а/-ә/- -ай/-әй – аша, яшә, зурай, күбәй

-гар/-гәр – сугар, җилгәр.

-сын/- сен – буйсын, күзсен

-ылда/-елдә – мырылда, җемелдә

Нәтиҗә. Өченче баганада фигыль дип язабыз, фигыль ясагыч кушымчалар бирелгән.

Төркемнәрдә эшләр тикшерелә. Нәтиҗәләр чыгарыла.

2. Физкультминут ясау (хәрәкәтләр белән)

Бездә дуслык”

Бер-кулларны алга сузабыз.

Ике-кулларны күтәрәбез.

Өч-кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт-кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч-бездә дуслык,бездә көч.



2нче бирем . Бирелгән сүзләрне ясалышы ягыннан нинди сүз төркеме икәнлеген аерып таблицага тутырырга кирәк.

( исемнәр, сыйфатлар, фигыльләр)

1 вариант өчен сүзләр: әзерлә, җырчы, дуслык, оялчан, сана, моңлы

2 вариант өчен сүзләр:язгы, көрәк, хыяллану, якташ, кадерле, дәвала



1 вариант

2 вариант



VI.Өй эше бирү.

-Укучылар, һәрвакыттагыча, мин сезгә 3 төрле өй эше тәкъдим итәм. Көндәлекләрегезгә язып куегыз.

1. 324 нче күнегүне эшлә.

2. Бүгенге темага кагылышлы ( ясагыч кушымча ялганып ясалган сүзләр кергән )5 мәкаль яки табышмак табып яз.

3. Кагыйдә үзенчәлекләрен чагылдырган әкият иҗат ит.

VII. Йомгаклау.-Инде дәрестә үзебез чыгарган кагыйдәне һәркем эчтән генә исенә төшерсен.Укучылар, без күнегүләрдән соң ясаган нәтиҗәләр дөрес булганмы? Дәреслектәге кагыйдә безнекеннән аерылмыймы?

IX. Йомгаклау.

Инде дәрестә алган билгеләрегезне йомгаклап, гомумән дәрес өчен билге куяр вакыт җитте. Ягез , кемнәр ничәле алыр икән. (укучыларның үзбәяләре тыңлана, кирәк булса, төзәтмәләр кертелә. Билгеләр көндәлекләргә төшерелә.)

- Укучылар , бүгенге дәрестә кемгә авыр булды? (....)

- Ә кемнәр алдагы дәрестә тагын да тырышып эшләргә сүз бирә? (...)

- Бүген үзләштергән белемнәр сезгә киләчәктә кирәк булырмы?





























































Тест

1. Ясагыч кушымчасы булган сүзләр рәтен билгелә.

а) агачлык, дуслаш, кибетче

ә) урманнар, китабым, табигать

2. Модальлеккушымчасыбулган сүзләр рәтен билгелә.

а) хуҗасы, яфрагын, тәрәзәдә

ә) саргылт, унынчы, йөгерә

3. Бәйләгеч кушымчасы булган сүзләр рәтен билгелә.

а) әнкәй, китапчык, алтышар

ә) күлмәгем, мәктәптә, авылыбыз

4) Тамыр нигезле сүзләр рәтен билгелә.

а) йортта, урманнарга, тауларыбыз

ә) биючеләр, яңалык, күңелле

5) Ясалма нигезле сүзләр рәтен билгелә.

а) күңелдә, чиләкләр, яфраклары

ә) яңгырлы, эшчән, шатлык

Тест

1. Ясагыч кушымчасы булган сүзләр рәтен билгелә.

а) агачлык, дуслаш, кибетче

ә) урманнар, китабым, табигать

2. Модальлеккушымчасыбулган сүзләр рәтен билгелә.

а) хуҗасы, яфрагын, тәрәзәдә

ә) саргылт, унынчы, йөгерә

3. Бәйләгеч кушымчасы булган сүзләр рәтен билгелә.

ә) әнкәй, китапчык, алтышар

ә) күлмәгем, мәктәптә, авылыбыз

4) Тамыр нигезле сүзләр рәтен билгелә.

а) йортта, урманнарга, тауларыбыз

ә) биючеләр, яңалык, күңелле

5) Ясалма нигезле сүзләр рәтен билгелә.

а) күңелдә, чиләкләр, яфраклары

ә) яңгырлы, эшчән, шатлык





Тестларны бәяләү

Хатасы булмаса – 5

1 хатасы булса - 4

2-3 хатасы булса - 3



























Тестларны бәяләү

Хатасы булмаса – 5

1 хатасы булса - 4

2 - 3 хатасы булса - 3













































Дөрес җаваплар

1. а

2. ә

3. ә

4. а

5.ә




























1 вариант өчен сүзләр: әзерлә, җырчы, дуслык, оялчан, сана, моңлы

1 вариант

Фигыль
















1 вариант өчен сүзләр: әзерлә, җырчы, дуслык, оялчан, сана, моңлы

1 вариант

Фигыль
























1 вариант өчен сүзләр: әзерлә, җырчы, дуслык, оялчан, сана, моңлы

1 вариант

Фигыль


















2 вариант өчен сүзләр:язгы, көрәк, хыяллану, якташ, кадерле, дәвала



2 вариант

Фигыль
















2 вариант өчен сүзләр:язгы, көрәк, хыяллану, якташ, кадерле, дәвала



2 вариант

Фигыль


















2 вариант өчен сүзләр:язгы, көрәк, хыяллану, якташ, кадерле, дәвала

2 вариант

Фигыль
















Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy



Автор
Дата добавления 29.08.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров136
Номер материала ДБ-169627
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх