Инфоурок Начальные классы КонспектыУрок по татарскому языку (Әлифба) на тему "Әлифба бүлеген гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку (Әлифба) на тему "Әлифба бүлеген гомумиләштереп кабатлау"

Скачать материал

Дата:

Дәрес: әдәби укудан ачык дәрес.

Тема: Әлифба бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1. Әлифба бүлеге буенча алган белем- күнекмәләрне тикшерү, гомумиләштереп кабатлау; камилләштерү;

2. Укучыларның дөрес язу күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләмен үстерү.

3. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

 

Җиһазлау: карточкалар, таблица, интерактив такта, презентация, схемалар.

 

Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау.

Метод: сәяхәт- дәрес

 

                                             Дәрес барышы:

I.Дәресне оештыру:

1. Исәнләшү.

2. Эмоциональ уңай халәт тудыру:

- Күзләрне йомдык.  Кабарып торган ап-ак болытларны күз алдына китерәбез. Шул болытларны без самолетыбыз белән ерып барабыз.Биектән караганда ничек матур безнең туган ил! Күз алдына китердегезме? Укучылар, сезнең самолетта очканыгыз бармы?

II. Максат кую һәм теманы ачыклау:

1.     Дәрес темасын ачарга әзерлек.Проблемалы сораулар кую.

-         Бүгенге дәрестә без менә шушы самолетка утырып серле бер илгә сәяхәткә чыгып китәрбез. Ә кая икәнен сез кроссвордны чишкәч белерсез. ( презентация - кроссворд чишү)

-Табышмаклар:

1. Әй кычкырды ул сузып,

Тавыкларын чакыра.

Әти бит ул безнең,дип,

Чебешләре карап тора.

2.     Агач бөгә, кулы юк

Йөри торган юлы юк.

Ачуланса сызгыра,

Тузаннарны туздыра.

3.     Иң тугры дус,

Пар һәм юлдаш,

Таяныч, терәк,

Әгәр янда ул атласа,

Шомланмый йөрәк.

4.     Китаплар эчендә йөгереп

Урыннарын табалар.

Аларны кушып укысаң

Матур сүзләр булалар.

5.     Безне шушы сүз белән

Атап йөртә өлкәннәр.

Ләкин шушы исемне

Алар да бит йөрткәннәр.

6.     Алтын була, көмеш була,

Ләззәт бирә күңелгә.

Колагында һәр кыз бала

Тели тагып йөртергә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-         Вертикаль буенча нинди сүз килеп чыкты? Без бүген Әлифба буенча бөтен белемнәребезне гомумиләштереп кабатларбыз,искә төшерербез, ныгытырбыз.

III. Белемнәрне гомумиләштереп кабатлау:

-         Димәк, әлифба иленә сәяхәткә кузгалдык.Юлыбызны тукталышлар ярдәмендә алып барырбыз.

-         Самолетта очкан арада мин сегә билетлар таратам. Анда сораулар язылган. Сорауларыгызны укып  җавап бирергә әзерләнеп утырыгыз.

1.     Беренче тукталышыбыз- “Авазлар һәм хәрефләр тукталышы”- тактага беркетәм..(интерактив такта белән эш)

-         Бирем:

-         Тартык аваз хәрефләрен аерып күрсәтергә.(веерлар белән күрсәтәләр)

-         Сузык аваз хәрефләрен аерып күрсәтергә.Калынмы, нечкәме?

-         Яңгырау тартык аваз хәрефенә башланган сүзне әйтергә.

-         Саңгырау тартык аваз хәрефенә башланган сүзне әйтергә.

-         Юлга кузгалдык.

2.     Киләсе тукталышыбыз – “Иҗекләр тукталышы”.

(презентация буенча эш)

- Рәсемнәргә карап бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүләргә һәм басымын күрсәтергә.- экранда.

3.     Киләсе тукталышның исемен беләсегез килсә, минем табышмагыма җавап бирегез:

Күренми дә

Тотылмый да

Үзе- хәнҗәр

Үзе-ук

Аннан ачы

Аннан татлы

Аннан хәтәр

Нәрсә юк

Нәрсә ул? (Сүз).

 

- Бик дөрес, без “Сүзләр тукталышы”на килеп җиттек.

Бирем: Сезнең алдыгызда карточкалар ята. Сүзләрдәге күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп чыгарга.( таратыла)

4.     Хәзер уен уйнап алырбыз. Предметларны белдергән сүзләр булса, 1 тапкыр кул чабабыз, предметның билгесен белдерсә- 2 тапкыр, эш-хәлне белдерсә - 3 тапкыр кул чабабыз.

5.     Физкультминутка.

6.     Кузгалдык. Киләсе тукталышка җиттек.

-         Менә моделе. Ул сүзләрдән төзелә. Нинди тукталыш дип уйлыйсыз?

-Без “Җөмләләр тукталышында”.

Төркемнәрдә эш. 3 төркемгә бүлендек. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзергә.

-         Укучылар, җөмләләр җыелмасы нәрсә дип атала? Моделен табып күрсәтегез. Без “Текстлар тукталышында”. Бирем: сезнең алдыгызда текстлар ята.Эчтән генә укып чыгасыз һәм бер сүз белән нәрсә турында сүз баруын әйтәсез. Беренче җөмләне укып күрсәтәсез. ( текст белән эш)

-         Соңгы тукталышыбыз “Сорау- җавап тукталышы” дип атала. Очкычка утыру өчен сез барыгыз да билетлар алдыгыз. Хәзер кулыгызга шул билетларны алыгыз. Андагы сорауга җавапны сез инде дәрес башында ук әзерләп куйдыгыз. Мин сорауларны укый барам, кемдә нинди сорау җавап бирә бара.

IV. Фронталь сораулар:

1.     Татар алфавитында ничә хәреф? (39)

2.     Авазларны нишлибез?

3.     Хәрефләрне нишлибез?

4.     Авазлар нинди 2 төркемгә бүленә?

5.     Сузыклар нинди 2 төркемгә бүленә?

6.     Тартыклар нинди була?

7.     Ике аваз белдерүче хәрефләр.

8.     Нинди хәрефләр сүз башында килми? ( ң, ъ, ь)

9.     Нинди хәрефләр аваз белдерми?

10. Рус алфавитында ничә хәреф?

11. Кеше исемнәре ничек языла?

12. Җөмлә нинди хәрефтән башлана?

13. Җөмлә азагында нинди тыныш билгеләре куела?

14. Беренче иҗектә генә  “ө” хәрефе  языла, калган иҗекләрдә ишетелсә дә  нинди хәреф языла?

15.  Балачагым сүзен иҗекләргә бүл.

16. 4 сүздән торган җөмлә төзе.

17. Мәкаль әйт.

- Сез сорауларга җавап биреп бетердегез. Инде кайту юлына кузгалыйк.

 

V. Йомгаклау:

- Бик күп җирләрдә очып йөргәннән соң, ниһаять, үзебезнең туган җиребезгә, кадерле мәктәбебезгә кайтып төштек.

- Сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы? Кайсы өлешләре ошады?.Кайсы тукталышлар нәрсәсе белән сезне җәлеп итте? Кемнәр бик актив катнаштым дип уйлый? (үзбәя)

- Актив катнашкан укучыларны ачыклап әйтү. ( укытучы бәясе)

- Молодцы! Барыгызга да зур рәхмәт!

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок по татарскому языку (Әлифба) на тему "Әлифба бүлеген гомумиләштереп кабатлау""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Мастер зеленого хозяйства

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 291 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.01.2017 520
    • DOCX 51.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Давлетова Зульфия Фоатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Давлетова Зульфия Фоатовна
    Давлетова Зульфия Фоатовна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 24115
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Основы религиозных культур и светской этики: проблемы и перспективы преподавания в начальной школе

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 207 человек из 54 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 436 человек

Курс профессиональной переподготовки

Подготовка детей к школьному обучению в условиях вариативного дошкольного образования и реализации ФГОС НОО

Учитель по подготовке к школе (педагог)

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 306 человек из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 611 человек

Курс повышения квалификации

Ресурсы библиотерапии в работе с детьми дошкольного и младшего школьного возраста

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Мини-курс

Комплексный подход к работе с детьми с тяжелыми нарушениями развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История и основы галерейного бизнеса

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Привязанность и воспитание

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 75 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 25 человек