Тема:
“Минем дустым” темасына хикәя язу
Максатлар:
1.
Дустың турында сөйли, төрле ситуацияләр буенча уенга чакыра белү, дустыңның
уңай һәм тискәре сыйфатлары турында әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү, диалогик, монологик сөйләмгә
чыгу.
2.
Укучыларның хәтерен, игътибарлыкларын, фикерләү сәләтләрен үстерү
3.Дуслыкның
кадерен белергә, дуслардагы уңай сыйфатларны күрергә өйрәтү.
Дәрес тибы: Диалогик-монологик сөйләм дәресе
Җиһазлау: компьютер,
тема буенча презентация өчен
материал, мультфильм, рәсемнәр,
Р.З. Хәйдарова” Татар теле һәм уку
китабы”, 4нче сыйныф өчен дәреслек
Дәрес
барышы
l.Оештыру өлеше.
Уңай
психологк халәт тудыру.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәерле
көн! (Укучылар бер-берсенә, укытучыга хәерле көн телиләр, “Өйрәтәләр
мәктәпләрдә” җырын җырлыйлар)
ll.Белемнәрне
актуальләштерү.
Группаларда
эш
1.-
Башта өйрәнелгән сүзләрнең тәрҗемәсен искә төшерик. Сүзләрнең траскрипциясен
укыйбыз, тәрҗемә итәбез. Калын әйтелешле сүзләрне табабыз.
Тәрбияле,
акыллы, юмарт.
Тырыш,
яхшы, әдәпле.
Тәрбиясез,
игътибарлы, саран.
2.
- Сүзтезмә һәм җөмләләрне тәрҗемә итәбез.
Мой
друг, твой друг, его друг.
Мой
друг ходит в кружок татарского языка.
Его
друг ходит в спортивный кружок.
Твой
друг ходит в танцевальный кружок.
Өй эшен тикшерү
3. Дәреснең
темасын билгеләү
-Укучылар,сез
мультфильм карарга яратасызмы? Хәзер без мультфильм карарбыз, сез
аны аңларга тырышыгыз. (А.Алишның “Чукмар белән Тукмар”әкиятен карау)
-Укучылар,
әкияттә төп геройлар кемнәр?
-
Алар нишлиләр?
-
Сезнеңчә, автор бу әкияте белән нәрсә әйтергә теләгән икән?
-
Димәк, әкият нәрсә турында инде?
-Әкият
дуслык турында.
-
Сез ничек уйлыйсыз без бүген нәрсә турында сөйләшербез, нәрсәгә өйрәнербез
икән?
4.
Төп өлеш
Сорауларга
җавап бирү. Укучылар бер-берсенә сораулар биреп, дуслары турында сорашалар (группаларда
эш).
1.Синең
дустың
бармы?
2.Синең
дустыңның исеме ничек?
3.Дустың
кайда яши?
4.Синең
дустың ничәнче сыйныфта укый?
5.Сез
бергә нишлисез?
6.Сез
кайда дуслаштыгыз?
Диалог төзү: ”Минем
дустым”
-Синең
дустыңның исеме ничек?
-Минем
дустымның исеме -Владик.
-Дустың
кайда яши?
-Минем
дустым шәһәрдә яши.
-Синең
дустың ничәнче сыйныфта укый?
-Минем
дустым 4нче сыйныфта укый.
-Сез
бергә нишлисез?
-Без
бергә уйныйбыз,чаңгы шуабыз,дәрес әзерлибез.
-Сез
кайда дуслаштыгыз?
-Без
лагерьда дуслаштык.
Ял
минуты.”Әпипә”биюен биетү
-Укучылар, сезнең
белән Әнисә исемле кызның дуслашасы килә.Ул бию түгәрәгенә йөри. Сезне
татарча биергә өйрәтергә тели.
-Укучылар,
безгә дуслар ни өчен кирәк?
-Бергә
уйнар өчен, ярдәм итәр өчен....
-Әйдәгез,
хәзер дусларыбызны уйнарга чакырабыз.
Ситуатив
күнегүләр эшләү (группаларда)
1.Тебе хочется
кататься на лыжах. Предложи другу
покататься на лыжах, определите время
и место.
-Дима,әйдә
чаңгы шуабыз.
-Әйдә.Сәгать
ничәдә?
-Сәгать
икедә.Кайда шуабыз?
-Өй
янында.
2.Спроси у друга
играет ли он зимой на улице. Узнай
как он любит играть.
-Син
кыш көне урамда уйныйсыңмы?
-Әйе,уйныйм.
-Ничек
уйнарга яратасың?
-Чаңгы
шуам,хоккей уйныйм.
3.Предложи
другу покататься на коньках.Узнай есть унего коньки.
-Артур,әйдә тимераякта шуабыз. Синең
тимераягың бармы?
-Әйе,минем
тимераягым бар.Әйдә,шуабыз.
4.Узнай у
друга есть ли у них возле школы каток.
-Сезнең
мәктәбегез янында шугалак бармы?
-Мәктәп
янында шугалак бар.
5.Узнай у
друга идет ли он сегодня играть в хоккей.
-Владик,син
бүген хоккей уйнарга барасыңмы?
-Юк,мин
бүген хоккей уйнарга бармыйм.
6.Предложи
другу вместе идти в танцевальный кружок.
-Васелина,әйдә
бергә бию түгәрәгенә барабыз.
-Әйдә.Мин
сине көтәм.
“Дустыңны
макта” уенын уйнау.
-Укучылар, яхшы
дус нинди ул?
-Яхшы
дус тәрбияле, акыллы, юмарт,
тырыш, әдәпле, тыйнак
.
-Әйе,
бик дөрес әйтәсез. Хәзер без бер уен уйныйбыз. Менә бу шарны
бер-берегезгә биреп, дусларыгызны мактагыз. Шар сезнең матур, җылы сүзләрегезне
җыйсын. Бер-беребезне яратып, мактап яшик. Уенны мин башлыйм.
Минем
дустым Дилә яхшы,чөнки ул акыллы.(Уен шулай дәвам итә.)
Дәреслек буенча
эш.
-Укучылар,
дәресләрдә без дуслар турында хикәяләр укыдык. Дәреслекнең13 нче битен
ачыгыз.
-“Сылтау”хикәясендә
кыз нинди?
-Ул,саран,чөнки
песине бирми.
-“Алма”
хикәясен искә төшерәбез. Чулпан нинди кыз?
-Чулпан
юмарт (акыллы, яхшы, тәрбияле) кыз,чөнки алманы сыйныфташларына бирә.
“Минем дустым” темасына хикәя
төзетү. Берничә
укучыны сөйләтү.
4.Өй эше бирү. “Минем дустым” темасына хикәя язып килергә.
5.Дәрескә йомгак
ясау.
-Без
бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
-Дуслык
турында сөйләштек.
-Дус
нинди булырга тиеш?
-Сезгә
дәрес ошадымы? Барысы да аңлашылдымы?
Билгеләр кую һәм
үзбәя.
-Дәрес тәмам. Игътибарыгыз
өчен рәхмәт. Сау булыгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.