Инфоурок Другое КонспектыУрок по татарскому языку на тему "Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" (5 класс, татарская группа)

Урок по татарскому языку на тему "Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" (5 класс, татарская группа)

Скачать материал

 Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе

5нче сыйныф. Татар төркеме

 

Максат: 1. Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибен өйрәтү; 2. Яңа алган мәгълуматларны ныгыту; 3. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә эшләү

Җиһазлау: Компьютер, тестлар, “Яңарыш” газетасы

 

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше

        Исәнмесез!

        Исәнмесез! Хәерле көн!

        Кушымчалар куша-куша

Мышный-мышный эшлибез.

     Сүз төзибез һәм язабыз

     Рәхим итеп карагыз!

 

                                                 Актуальләштерү

– Укучылар,  без сезнең белән сүз төзелеше темасын дәвам итәчәкбез. Бүген алдагы дәресләрдә алган белемнәрегез кирәк булачак. Без сүз төзелеше буенча күнегүләр эшләячәкбез. Кагыйдәләрне сез беләсез, өйдә аларны кабатлап килергә кирәк иде. Хәзер сезнең әзерлекне тикшереп карыйк: тест биремнәре эшләгәндә күрсәтә алырсызмы икән белемнәрегезне? Сезнең алдыгызда тестлар, эшлибез. Ә Булат безнең ноутбукта эшләр.

 

         Тестлар

 

1.Сүз төзелеше нәрсәне өйрәнә?

а) мәгънәле һәм мәгънәсез кисәкләрне

б) сүзлек составын

в) сүзнең мәгънәле кисәкләрен

2.Төп лексик мәгънәне нәрсә белдерә?

а) тамыр    

б) кушымча        

в)  сүзлек

3. Үзе генә кулланылмый торган кисәк?

а)  тамыр   

б) нигез     

в) кушымча

4. Ясагыч кушымчалы рәтне билгеләргә:

А. -га, -гә, -ка, -кә

Б. -гы, -ге, -лык, -лек

В. –дан, -лар, -ның, -ны

5. Исемнәрдә килеш кушымчасы нинди кушымчаларга керә?

А. Бәйләгеч

Б. Модальлек

В. Ясагыч

6. Бәйләгеч кушымчалар нинди сүз төркемнәрендә була алалар?

а) исемдә һәм фигыльдә

б) санда һәм сыйфатта

в) алмашлыкларда, рәвешләрдә

 

- Балалар, эшләп бетерсәгез, тестларны алышабыз һәм тикшерәбез. (Слайдта тест сораулары һәм җаваплар чыга). Булат укып бара. Билгеләрне ничек куярга исегезгә төшерәбез.

- Кемнәрнең “3”ле билегесе? “4”ле? “5”ле? Молодцы, бик яхшы эшләгәнсез! Әгәр модальлек кушымчаларын онытасыз икән, кагыйдә дәфтәренә карарга була. Ә бәйләгеч кушымчаларны сез яхшы беләсез, әйдәгез әле искә төшерик:

-         Бәйләгеч кушымчалар нинди сүз төркемендә генә була?

-         Исемдә нәрсә кушымчалары керә?

-         Фигыльдә?

 

Яңа тема аңлату

Проблема кую

  - Яхшы, бик әйбәт, димәк без күнегүләр эшләүгә күчә алабыз. Күнегүләрне без инде алдагы дәресләрдә дә эшләдек. Һәм мин менә нәрсәгә игътибар иттем: сүзнең мәгънәле кисәкләрен шартлы билгеләр белән күрсәткәндә, сез әле күп хата җибәрәсез.  Ә, бәлки, ул кушымчаларның ниндидер бер ялгану тәртибе бардыр? Менә без шул тәртипне тапсак, сезнең хаталар азаер иде. Димәк, бүгенге дәрестә без шул сорауларга җавап эзләрбез. (Тактада: Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе бармы? Булса, ул нинди?)

 

Проблеманы хәл итү

Дәреслекнең 131нче битен ачабыз, 238нче күнегүне табабыз. Сүзнең мәгънәле кисәкләрен шартлы билгеләр белән күрсәтергә кирәк. Икенче төрле әйтсәк нишлибез? (Тамыр һәм кушымчаларга сызабыз) Монда сүзләр күп, әйдәгез төркемнәргә бүленеп эшлик. 1нче төркем беренче багананы эшли, 2нче төркем- икенчене, 3нче төркем – өченчене.  (Өчәр сүз)

  - Тактада сүзләрнең шартлы билгеләрен генә күрсәтәбез. Төркемнән бер кеше тактада эшли, бер кеше тикшерә.

 -  Хәзер тактага игътибар белән карыйбыз һәм күнегүдәге сорауларга җавап бирәбез:

- Ясагыч кушымча нәрсәгә ялгана?

- Ясагыч кушымчадан соң нинди кушымча килгән?

- Бәйләгеч кушымчалар сүзнең кайсы урынында килгәннәр?

Әйтегез әле нәрсәгә игътибар иттегез? Нинди нәтиҗә чыгара алабыз? (Теләсә-ничек ялгана алалармы?)

Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе бар. Алар теләсә-ничек ялгана алмыйлар.

Тактада тәртибен күрсәтәбез нәрсә артыннан нәрсә бара?

- Балалар без сезнең белән сүз төзелешенең моделен ясадык.  Сүзләр безнең шушы модель буенча төзелә.

- Әйтегез әле, ә нигә белергә кирәк кушымчалар ялгану тәртибен?

- Ә тагын беләсезме, сез үзегезнең рус төркемендә укучы дусларыгызга аңлата аласыз. Аларга ул бик зур ярдәм булыр. Аңладыгызмы? Аңлатырсызмы?

 

- Яхшы! Әйдәгез ял итеп алабыз. (Бер укучы алып бара)

Яздым җөмлә, иҗек, сүз

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем – ял итсен,

Ачам күзем – күп күрсен.

Бер ачам да, бер йомам,

Тагын ачам һәм йомам.

Кабат төбим күзләрем

Баш бармагым очына,

Аннан карыйм урамдагы

Биек агач башына.

 

Проблеманы хәл итүнең дөреслеген тикшерү

- Балалар, ә ничек итеп дәлиллибез соң? Ә бәлки алай түгелдер? Ә бәлки чыгарылмалары бардыр?

 - Без сезнең белән кушымчаларны өйрәнгәндә, бик күп сүзләрдә шартлы билгеләр куеп чыктык. Аларда без күрдекме бу тәртипне? Күрдек. Ә без күп сүз карадыкмы? Ә татар телендәге барлык сүзләр белән чагыштырганда, без күп сүз карадыкмы? Димәк, тагын нишләргә кирәк? (Тагын сүзләр карарга кирәк).

- Ә чыгарылмаларга килгәндә. (Чыгарылма – исключение). Мин сезгә сер итеп кенә әйтә алам, бар андый сүзләр. Минем бик сирәк кенә булса да, андый сүзләр очраганым бар. Ләкин мин аларны язып бармаганмын. Карагыз әле, балалар, без бит сезнең белән аларны бергәләп эзли алабыз. Әгәр без аларны табып, бер җиргә тупласак, бу безнең фәнни-эзләнү эше була. (Научно-исследовательская работа). Бу сүзләр беркая да җыелмаган. Балалар эшлибезме шундый эшне? Димәк, безгә нишләргә кирәк? Эзләнергә.

 - Әйдәгез әле, өйдә эшли дә башлыйк. Өйдә 10 сүз алабыз һәм аларның мәгънәле кисәкләрен шартлы билгеләр белән күрсәтәбез. Аннары модель белән чагыштырасыз. Әгәр туры килә икән – без дәлилләдек: модель дөрес ясалган, әгәр туры килми икән – бу чыгарылма. (Өй эшен ничек эшләргә икәне аңлашыламы? Көндәлекләргә кабат язарбыз. Хәзер алга таба эшлибез)

- Без гәзитләрдән сүзләр эзләп карарбыз. Сезнең алдыгызда “Яңарыш” газетасы. Бу газета белән без бик дус яшибез: өйгә дә алдыртабыз, дәрестә дә кулланабыз, бәйгеләрендә дә катнашабыз. Шундый иҗади бәйгеләрнең берсендә катнашып, безнең Ранель 1 урын алды. Кызганыч, ул үзе бүген дәрестә юк, шуның өчен шигырен Гүзәл укып күрсәтер.

 -  Бирем мондый – 2 иң озын сүзне алып, шартлы билгеләр белән мәгънәле кисәкләрен күрсәтәсез. Сорауларыгыз булса, мин булышырмын, эшләп бетерсәгез – тикшерермен.

 - Шәхси эшләр. Карточкаларда шартлы билгеләр бирелгән. Шуларга туры китереп сүзләр язарга.

 Сорауларга җавап бирү.

Үзбәя. Гомуми билгеләрне көндәлеккә кую.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок по татарскому языку на тему "Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" (5 класс, татарская группа)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Консультант по финансам

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 642 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.06.2016 1596
    • DOCX 42.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ишмухаметова Венера Магсумовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5511
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 457 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 281 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Уникальный образ как педагога: основные принципы позиционирования

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 13 регионов

Мини-курс

Развитие коммуникации и речи у детей раннего возраста

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 20 регионов

Мини-курс

Психология общения: эффективное общение и решение конфликтов

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 509 человек из 69 регионов
Сейчас в эфире

Как школьному учителю зарабатывать онлайн?

Перейти к трансляции