Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«33нче гомуми урта белем бирү
мәктәбе »
5нче сыйныфта
“Сыйфат”
темасына үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе
Төзүче:
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Лысова Алевтина Михайловна
Яр Чаллы 2016
Тема: Сыйфат. 5б кл
Максат:
1) белем
бирү:
укучыларның сыйфат, аның нәрсә белдерүе, сораулары белән таныштыру;
2) күнекмәләр
булдыру:
укучыларның сөйләм телен үстерү, сүзлек запасларын баету, асыл һәм нисби
сыйфатларн билгели белү күнекмәләрен формалаштыру;
3)
тәрбия бирү: укучыларда дөрес сөйләм һәм әхлаклылык тәрбияләү; бердәм
эшләү күнекмәләрен үстерү.
Дәрес тибы: Яңа
материалны өйрәнү.
Кулланылган
технологияләр: проблемалы-диалогик технология,
үстерелешле укыту; ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН, ТАЙМД ПЭА ШЭА, СИМАЛТИНИУС РАУН
ТЭЙБЛ, КУИЗ КУИЗ ТРЭЙД структуралары
Укучыларның
танып-белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь
һәм группалы, индивидуаль.
Көтелгән
нәтиҗәләр:
предмет
буенча: сыйфатларны дөрес билгеләү, сорауларын
ачыклау;
шәхси:
яңа материалны өйрәнүгә, танып - белүгә кызыксыну
күрсәтү;
уку эшчәнлегендә
уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау (дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы
булу, хезмәт сөючән, үз көчеңә ышану).
Универсаль
уку күнекмәләре:
регулятив:
дәрестәге эшнең максатын укытучы ярдәмендә ачыклау;
укытучы тәкъдим иткән алгоритм буенча эшләргә өйрәнү;
танып-белү:
укучыларның һәм укытучының уртак эше буенча нәтиҗәләр ясау;
укытучы җитәкчелегендә эш алгоритмы төзү;
коммуникатив:
әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен
формалаштыру;
бергә эшләү процессында, фикерләр каршылыгы булганда да, сыйныфташлар белән
уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау .
Җиһазлау:
дәреслек, компьютер,проектор, презентация материалы, карточкалар,
Дәрес барышы:
I. Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация
булдыру
1. Уңай психологик халәт тудыру
Укытучы:
Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!
Хәерле көн телик җиребезгә,
Хәерле көн телик hәммәбезгә,
Хәерле көн телик кунакларга,
Хәерле көн телик үзебезгә!
(1-слайд)
Дәрес ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы
белән башлана.
а) - Кем иң озын буйлы, шулар
баса.
- Кыска буйлылар баса.
– Озын чәчлеләр баса.
– Зәңгәр күзлеләр баса.
- Иң тырыш укучылар баса.
- Сары чәчлеләр баса.
(2-слайд)
- Иң уңганнар, иң
булганнар баса. Үзбәя
Менә тагын яңа көн
туды. Тышта ап-ак кар, саф hава. Табигать бик матур, нәкъ сезнең күңелләр
шикелле.
Бер-беребезгә карап
елмаябыз, сәламлибез. Яныбыздагы күршебезгә “биш”не бирәбез, яхшы кәефләр телибез
һәм дәресне башлап җибәрәбез.
Яхшы, нәтиҗәле дәрес булсын.Укучылар, сез үзегезгә бәя куярсыз. Шуңа күрә,
дәрестә тырышырга һәм актив булырга кирәк. Мин сезгә ышанам, сез бик тырышлар.
Ребята, Не
забывайте, что в течение урока вы оцениваете свою работу в листах
индивидуальных достижений.
критерии оценки:
–
цель достигнута-максатыма
ирешәм
–
справляюсь, но есть ошибки –үти алам,әмма хаталарым бар
– ещё нужно
над этим работать-ныклап
эшлисе бар (3-слайд)
Сигналом
о выполнении вами задания будет смайлик.
б) ситуатив
күнегүләр:
-спроси
какое число?
-спроси
какой день недели?
-спроси
какая погода сегодня?
-кого
нет?
-посоветуйте
друзьям быть внимательным на уроке.
-бу
ничәнче дәрес?
-син
ничәнче сыйныфта укыйсың?
ТАЙМД
ПЭА ШЭА. 2 укучы бер-берсенә тулы җаваплар
бирә. Үзбәя
-
Укучылар, бүген безнең дәрескә бик күп кунаклар
килгән. Алар бу сыйныфта нинди укучылар укый икән дип кызыксыналардыр, билгеле.
-Әйдәгез, үзебез
турында сөйлик әле. Без нинди укучылар? (
акыллы, тәрбияле, әдәпле, матур...)
а) Әле генә сәламләшү вакытында без
нинди сүзләр кулландык? (Озын, кыска, зәңгәр, тырыш һ.б.)
Болар нинди сүзләр? (Сыйфатлар.) Димәк,
без бүген дәрестә сыйфатлар турында сөйләшәчәкбез.
б) Нәрсә ул сыйфат? Ул
нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап булып килә? Нинди билгеләрне белдерә?
(4-слайд)
Сыйфат
моделен төзи башлыйбыз Үзбәя
в)
хәзер без бергәләп,телебезгә фонетик зарядка ясыйбыз. (5слайд)
[Ә ] -
әни, әти, әби.
[Ү] - үлән , үгез, бүген.
[Ө] - өй. өрә, өн.
[Җ ]– җил, җир, җәй.
[Ң ]– яңгыр. яңа. чаңгы.
[Һ] – һәйкәл, һәм.
II.
Үтелгәнне ныгыту. Белемнәрне актуальләштерү.
1.
Өй эшен тикшерү.(6-слайд) - 5күнегү, язмача, калын
“къ”,”гъ” тартыклары кергән сүзләрне язып алырга (мәҗбүри)
- ”к”,”г”тартыклары кергән 5сүз уйлап язарга (ярым иҗади)
-”Минем
мәктәбем” темасына хикәя язарга (иҗади) Үзбәя
III Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру
1.“Кыш
җитте” тексты белән эш. (7слайд)
Урамда
ап-ак кар ява. Зәңгәр күкне болыт каплый. Балалар йомшак
карны тәгәрәтеп шар ясыйлар.Кар балаларның алсу битләренә куна.
-укытучы
текстны укып чыга.
-төркемләп
тәрҗемә итү.
-калын
хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сорау кую.
2.-Укучылар,
нинди соравына кайсы сүз төркеме җавап бирә?(сыйфат)
-Димәк,
бүгенге дәреснең темасы нинди? (8слайд)
-............................
-Сыйфат
нәрсәне белдерә?(предметның билгесен)
-Сораулары?
-Дәреснең
максаты нинди? (9слайд)
1.Сыйфат,
аның нәрсә белдерүе, сораулары.
2.Сөйләмдә
сыйфатларны кулланырга өйрәтү. (10слайд)
-Сыйфат исемне
ачыклый. (тексттан мисаллар )(11-12 слайд)
Үзбәя
3.Сыйфатның
моделе. (13 слайд)
-Сыйфатлар предметларның төрле билгеләрен белдерә. Хәзер экранга
карагыз һәм әйтегез. Бу предметның нинди билгеләре? (14-15слайд)
Яшел, кара, ак, зәңгәр (төсе)
Баллы, шикәрле, ачы, тәмле (тәме)
Биек, кечкенә, түгәрәк, озын (күләме,формасы)
Юмарт, усал, юаш, ягымлы (характеры)
Кояшлы, карлы, җилле (табигать күренеше билгеләре)
Юеш, йомшак, каты, куе (физик хәле)
Сыйфатлар кертеп җөмләләр төзү
-Димәк, сыйфатлар предмеларның нинди билгеләрен белдерәләр?
Нәтиҗә чыгару (16-слайд)
Үзбәя
2.
Дәреслек белән эш: 79 нчы бит, 6 нчы күнегү, телдән:
Рәсем буенча дустыгызның
тышкы кыяфәте (күзе, чәче)турында сөйләгез. Аңа мактау сүзләре әйтегез.
3. ”Яшеренгән
предметларны тап” уены. (22-23слайд)
Экранда бирелгән билгеләр буенча “яшеренгән” предметларны
(исемнәрен) табалар. Мәсәлән,
Сары, әче, сусыл. (лимон)
Хәйләкәр, зур койрыклы, җирән. (төлке)
Түгәрәк, татлы, кызыл. (алма)
Җәйге, җылы, кояшлы. (көн)
Куркак, соры, озын колаклы. (куян)
-Димәк, предметларны
дөрес табарга безгә нинди сүзләр ярдәм итте? (нәтиҗә)
Үзбәя
4.
Карсыяшлечзуйома хәрефләреннән файдаланып сыйфатларны
белдергән сүзләр төзергә. (24-25 слайд)
(кара, яшел, әче, зур, йомшак, ак, карлы, соры, кызу, суык)
-Кем күбрәк сүзләр язды шул укый.
5.
КУИЗ
КУИЗ ТРЭЙД. Укучыларның
теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.(26-29слайд)
Тест
сораулары.
. 1. Сыйфат
нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен;
б) предметны;
в) предметның хәрәкәтен.
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
а) нишли? нишләгән?
б) нинди? кайсы?
в) кем? нәрсә?
3. Кайсы сүз артык?
а) яшел; б) кызыл; в) бара;
4. Алма сүзенә кайсы сыйфат туры килми?
а) баллы; б) акыллы; в) кызыл;
5. Кайсы җөмләдә сыйфат юк?
а) Мин бүген бик иртә тордым.
б) Безнең песи иркә һәм хәйләкәр.
в) Айгөл матур күлмәк кигән.
6. Җөмләдә нинди
сыйфат төшеп калган? Бүген көн . булды
Тест җаваплары: 1А; 2Б; 3В- Бара; 4Б; 5А; 6. Салкын- җылы.
Үзбәя
V
Йомгаклау
1.Нәтиҗә
ясау. Сорауларга җавап бирү.
-
Бүген без дәрестә нинди сүз төркемен өйрәндек?
- Ул нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә?
-Нинди
сыйфатлар була?
-
Бик яхшы, булдырдыгыз укучылар!
2.Укучыларның
белемнәрен бәяләү. Үзбәя.
3.Өй
эше бирү, эшләү тәртибен аңлату.
4.Өч
дәрәҗәдә өй эшен тәкъдим итү. (31- слайд)
а
) 8нче күнегү (ситуацияне тәрҗемә итәргә)- (мәҗбүри)
б)
Сорауларга җавап бирегез 2күнегү,78бит (өстәмә эш)
в)“Минем
дустым бар” темасына хикәя язарга. (иҗади эш)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.