Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Урок по татарскому языку в 6 классе

Урок по татарскому языку в 6 классе


  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:

Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ











Тема: Үткән заман хикәя фигыль.

(“Сингапур укыту методының” кайбер алымнарын файдаланып үткәрелгән 6 класста татар теле дәресе)

























Эшнең авторы: Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы,

беренче категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы








Максат:

1. Үткән заман хикәя фигыль, аның ике төре, ясалышы, зат- сан белән төрләнеше турында белешмә бирү.

2. Аларны танып белү күнекмәләре булдыру, файдалана белергә өйрәтү.

3. Укучыларда белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Дәрес тибы. Катнаш.

Материал. Татар теле. 6 нчы класс.- Казан: “Мәгариф”нәшрияты, 2006

Җиһазлау. Таблица, плакат – схема, тест,


Дәрес барышы.

I. Классны дәрескә оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

1. Укучы рапорты.

II. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру, уку мәсьәләсен кую.

  1. Өй эшләрен тикшерү.

  2. Уңышлы эшләрне билгеләү. (Релли Робин) Фигыльләрне билгеләү, ясалышын, төрләнешен, мәгънә төрләрен, җөмләдә нинди кисәк булып килүен ачыклау.

  3. Укучылар, эшегездә үткән яки киләчәк заманда эшләнгән эшне, хәлне яки хәрәкәтне белдерүче фигыльләр юкмы?

  4. Бу фигыльләр эшнең кайвакытта үтәлгәнен белдерә?

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1. Ә хәзер плакат – схемага карыйбыз ( тема һәм схема каплана)

Укучылар, җөмләләрне укыгыз, фигыльләрне табыгыз? (тәгәрәде, күрмәдем, баскан.)

- Нинди сорауларга җавап бирәләр?( Нишләде? Нишләдем? Нишләгән?)

- Алар кайчан эшләнгән эш яки хәрәкәтне, хәлне белдерәләр?

- Үткәндә булган эш яки хәрәкәтне, хәлне белдерәләр.

- Шулай булгач, болар нинди фигыльләр?

- Әйе, үткән заман хикәя фигыль. Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез? (Үткән заман хикәя фигыль турында.)

- Ә хәзер үткән заман хикәя фигыльнең төгәл мәгънәсен чыгарып карыйк инде.

- Үткән заман хикәя фигыль сөйләп торган вакыттан алда булган эш, хәл, хәрәкәтне белдерә.

- Әйе, бик дөрес, ә хәзер дәфтәрләргә число һәм теманы язып куегыз.

2. Укучылар, әйтегез әле, бу төр фигыльләр нигез фигыльгә нинди кушымчалар ялганып ясалалар? (тәгәрәде, күрмәдем,баскан.)

Димәк, үткән заман хикәя фигыльләр –ды,- де,- ты,-те; -кан, -кән, -гән, -ган кушымчалары кушып ясалалар.

3. Ул фигыльләр җөмләдә нинди кисәк булып киләләр?

- Хәбәр.

4. Капланган схема ачыла. Ә хәзер плакат – схемага карыйбыз.

Үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар?

  • Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре бар: билгеле үткән заман хикәя фигыль, билгесез үткән заман хикәя фигыль.

5. Бу фигыльләр ничек ясала һәм нинди сорауларга җавап була?

- алды, китте, аңлады, яшәрде, саубуллашты, ярдәм итте.

  • алган, киткән, аңлаган, яшәргән, саубуллашкан, ярдәм иткән.

6. Үткән заман хикәя фигыль ни өчен ике төрдә килгән? Нинди аермасы бар?(Таймд Пэа Шэа)

Әйдәгез, югарыда китерелгән фигыльләрне җөмлә эчендә әйтеп карыйк.

Ул китап алды. Ул китап алган.

7. Калган фигыльләр нинди кушымчалар ярдәмендә ясалганнар?

  • ды, - де; -ты, -те; - ган, - гән; -кан, - кән.

8. Ул фигыльләрнең нинди аермасы бар соң?

Тактага ике укучы чыга. Бирелгән җөмләләрне тутырып язалар, фигыльләрнең астына сызалар.

Ул мәктәпкә вакытында . . . ( килде ).

Ә Сания алданрак . . . ( килгән ).

9. Беренче фигыль нинди эш хәлне белдерә?

  • Сөйләүченең үзе белеп әйткәнен, үзе катнашкан эш яки хәлне белдерә.

10. Ә икенче җөмләдәге килгән фигыль нинди эш - хәлне белдерә?

- Үзе күрмичә, ишетү буенча гына хәбәр итүне белдерә.

Сөйләүче үзе катнашкан, күргән яки яхшы белгән эш, хәл, хәрәкәт турында хәбәр иткәндә - ды, - де; - ты, - те; кушымчасы кушып ясала, сөйләүче үзе катнашмаган, күрмәгән яисә анык белмәгән эш, хәл,хәрәкәт турында башка чыганакларга таянып (ишетеп) хәбәр иткәндә, -ган,-гән; -кан, -кән кушымчалары кушып ясала.

- Димәк, билгеле үткән заман хикәя фигыль белән билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең аермасы бар. Алар мәгънә төсмерләре белән бер-берсеннән аерылалар.

11. Ә хәзер тактадагы мисалларны укыйбыз. Бу форма турында нәрсә әйтә аласыз?


Аңлады – аңламады Аңлаган – аңламаган

Ярдәм итте – ярдәм итмәде Ярдәм иткән – ярдәм итмәгән

Барды – бармады Барган – бармаган


  • Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре дә юклыкта килә ала.


12. Мисалларны укыгыз һәм аларның нәрсә белән төрләнгәнен ачыклагыз?


Аңладым –аңладык Аңлаганмын – аңлаганбыз

Аңладың – аңладыгыз Аңлагансың – аңлагансыз

Аңлады – аңладылар Аңлаган –аңлаганнар

  • Зат – сан белән төрләнгәннәр.

!3. Әйе, дөрес. Ә хәзер әйтегез инде: билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар алган?

  • Кыска кушымчалар.

Ә билгесез үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ала?

  • Тулы зат кушымчалары ала.

14. Укучылар, әйтегез әле, үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар?

  • Ике.

15. Алар икесе дә нинди эш хәлләрне белдерәләр?

- Сөйләп торган вакыттан алда булган эш - хәлләрне белдерәләр.

16. Нәрсәләр белән төрләнәләр?

- Зат – сан белән төрләнәләр, юклыкта һәм барлыкта киләләр.

17. Димәк, билгеле үткән заман хикәя фигыль белән билгесез үткән заман хикәя фигыльнең аермасы бармы?

  • Бар.

Алар бер –берсеннән нәрсә белән аерылалар?

  • Алар бер –берсеннән мәгънә төсмерләре белән аерылалар.

IV. Күнекмәләр өстендә эш.

  1. 110 нчы күнегүне язмача эшләү. Бирелгән фигыльләрдән билгеле һәм билгесез үткән заман төрләрен ясап язарга.

  2. Тактага ике укчы чыга. Яз фигыленнән билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль ясагыз, зат – сан белән төрләндерегез.

  3. Уйлап әйт “ уены. (Клок Баддис)Түбәндәге боерык фигыльләрдән үткән заман хикәя фигыльнең ике төрен ясагыз, шулар белән 3-4 җөмлә уйлап әйтегез.

Әйт, кара, күр, уйла, төзәт, аша, ки, сал, бир, бас, утыр.

4. Тест.

V. Рефлексия.

Укучылар, без сезнең белән нинди тема өйрәндек?Аның ничә төре бар? Алар нәрсәләр белән төрләнәләр? Тема аңлашылдымы? Авырлыклар булдымы?

Димәк, бу теманы үзләштереп белем алдыгыз, үткән заман хикәя фигыльне үз сөйләмегездә урынлы файдалана алырсыз дип уйлыйм.

VI. Үзбәя.

VII. Өй эше өч вариантта бирелә.

1. Үткән заман хикәя фигыльнең ике төрен ясап язарга.

2. Җөмләләр уйлап язарга.

3. ”Көзге эшләр” темасына кечкенә күләмле инша язарга.






Автор
Дата добавления 25.12.2015
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров133
Номер материала ДВ-284729
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх