Инфоурок / Другое / Конспекты / Урок по татарскому языку в 8классе на тему "Синтетик иярчен кушма җөмләләр".
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Урок по татарскому языку в 8классе на тему "Синтетик иярчен кушма җөмләләр".

библиотека
материалов



Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

Азбаба урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе













Тема: “Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”

( 8нче сыйныф)













Дәрес конспектын төзүче:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы









Азбаба,2013



Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.(2 -3мин.)

Укытучы өчен максат:балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру.Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат:дәрескә игътибар булдыру.

-Исәнмесез,укучылар!Утырыгыз!

Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә,

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

Менә яңа көн туды.Һәр яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез арта.Без моның белән бик бәхетлебез.Иртәнге таң җилләре безгә аяз көннәр,имин эш көннәре алып килсен.Күтәренке рух,күңелле кәеф белән дәресебезне башлыйбыз(елмаю).

(бу урында тәртип буенча дежур укучы рапорты тыңлана)

-Бүген 30 нчы ноябрь. Җомга көн. Урамда көз фасылының соңгы көне. Без татар теле дәресенә әзерләндек.Сыйныфта Җәләлиев Рөстәм юк,ул авырый.Калганнар дәрескә әзер.Өй эше ”Синтетик иярченле кушма җөмләләр турында өйрәнергә” һәм “Ш.Галиев,Р.Миңнуллин,Х.Сарьян,Ә.Еникиләрнең әниләр турындагы әсәрләреннән ике-өч синтетик иярченле кушма җөмләләр язып килергә” иде.

-Укучылар , сезнең барыгызны да исән-имин күрүемә мин бик шат. Дәрестә яңа теманы үзләштерүдә зур уңышлар һәм җиңеллекләр телим үзегезгә.

  1. Өй эшен тикшерү.(3-4мин.)

Укытучы өчен максат:Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау.

Укучылар өчен максат:Үткән теманы үзләштерү дәрәҗәсен,ягъни өй эше дөреслеген тикшерү.

-Укучылар, сез үзегезгә бирелгән сорауларга дөрес җавап бирсәгез, дәрестә алга таба уңышка ирешерсез. Шуңа күрә өй эшен тикшерү максатыннан, мин сезгә тест биремнәре тәкъдим итәм.(Һәр балага тест биремнәре таратыла. Укучылар биремнәр белән танышалар, аңлашылмаган төшенчәләр , сүзләр булганда сорыйлар).Балалар, барыгыз да биремнәр белән таныштымы? Биремнәрнең бөтенесе дә аңлашыламы? Хәзер сез нәрсә эшләргә тиеш?

-Без бирелгән сорауларга бер дөрес җавапны гына сайларга тиеш. (Тест шул кәгазь битләрендә эшләнә).(Слайдта тест сораулары бирелә)





ТЕСТ

Һәр сорауга бер дөрес җавапны гына билгеләгез!

1.Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә ничек атала?

а)тезмә кушма җөмлә;

ә ) иярченле кушма җөмлә;

б)теркәгечле тезмә кушма җөмлә.

2.Иярченле кушма җөмләләр төзелеше ягыннан түбәндәге төрләргә бүленәләр:

а)аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләр;

ә)иярчен ия,хәбәр,аергыч,тәмамлык,хәл җөмләләр;

б)бары тик синтетик кына була.

3. Иярченле кушма җөмләләр мәгънәләре буенча түбәндәге төрләргә бүленәләр:

а)иярчен ия һәм иярчен хәбәр;
ә)аналитик һәм синтетик;
б)иярчен ия,хәбәр,тәмамлык,аергыч,хәл,аныклагыч.

4. Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә компонентларны бәйләүче чаралар:

а)иярчен җөмләнең хәбәре составында торалар;
ә)иярчен җөмләнең хәбәре составында тормыйлар;
б) баш җөмләдә киләләр.

5. Синтетик иярчен җөмләләр кайсы телләргә хас:

а)татар теленә һәм рус теленә;
ә) төрки телләргә,шул исәптән татар теленә дә;
б) рус теленә.

6.Синтетик бәйләүче чараларга керми:

а)килеш кушымчалары,фигыль формалары;
ә) бәйлек һәм бәйлек сүзләр;
б) мөнәсәбәтле сүзләр;

в)янәшә тору.

7.”Ана җиргә яңа тормыш алып килгәнгә,кешелек утын сүндермичә,буыннарны буыннарга тоташтырганга,без аналарга мәхәббәтле,игътибарлы,ихтирамлы булырга тиешбез”җөмләсенә кайсы схема туры килә:

а)(...-гәнгә),(...-ганга),[ ].
ә)(...-ганга),[ ].
б)(...-гәнгә),(...-мичә),(...-ганга),[ ].



-Укучылар, әгәр дә җавап бирү төгәлләнсә, янәшәдәге иптәшегез белән эшләрегезне алмаштырып, тест җавапларының дөреслеген тикшерик. (парларда тикшерү.) Инде ахыргы нәтиҗәне ясау өчен, слайдка игътибар итегез. (Слайдта дөрес җаваплар күрсәтелә.) Балалар,кемнең бер хатасы да юк-бишле, 1 хатага дүртле, 2-3хатага өчле билгесе куябыз.

( Слайдта дөрес җаваплар күрсәтелә: 1-ә, 2-а, 3-б, 4-а, 5-ә,6-б,7-ә. Парларда билгеләр куела, эшләр хуҗаларына кайтарыла.)

(Укытучы өйгә эшнең үтәлеш дәрәҗәсен билгеләп китә.)

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. (15 мин.)

Укытучы өчен максат: синтетик иярченле кушма җөмләләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү,бу төр җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәсе бирү.

Укучы өчен максат: универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын,чараларын эзләү,табу,сынап карау,нәтиҗә ясау.

-Инде мин сезнең алдагы слайдка күз салуыгызны үтенәм. Монда Роберт Миңнуллинның “Әнкәмнең догалары” шигыреннән өзек бирелгән. Кемнең кычкырып укып күрсәтәсе килә?

-Ташлама,Әнкәй,ташлама

Мине изге догаңнан.

Ташласаң изге догаңнан,

Мин бәхетле булалмам.

(Иң газиз кеше-Әни турында әңгәмә үткәрү)

-Укучылар,бу шигырь кемгә багышлана?

-(Әниләргә)

-Әни,ана төшенчәсен кем ничек аңлый?

-...(җаваплар тыңлана)

-Ни өчен без әниләрне изге затлар дибез?

-...(җаваплар тыңлана)

-Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?

-...(җаваплар тыңлана)

-Әдәбиятыбызда да Аналар темасы бик күп шагыйрьләр,язучылар иҗатында чагылыш таба.Мәсәлән,Р.Миңнуллин,С.Хәким,Ш.Галиев,Ә.Еники,Х.Сарьян,Ш.Хөсәенов,Т.Миңнуллин һ.б.күп кенә әдипләребез үз иҗатларында әлеге теманы яктырткан.

Сезгә дә өй эшенең бер өлеше итеп әлеге әдипләрнең әсәрләреннән синтетик иярченле кушма җөмләләр язып килергә иде.Һәрберегез үзегезнең мисалларны укып китегез әле.

-...(җаваплар тыңлана)

-Халык авыз иҗатында да Ана темасы зур урын алып тора.Укучылар,әниләр турында сөйләшүебезне төгәлләп,слайдтагы язылган мәкальләр белән танышып чыгыйк әле. ....,укысын әле.

-1)Ана-шәфкать диңгезе.

2)Ана- кояш җылысы.

3)Ата-анага ни күрсәтсәң,үзең дә шуны күрерсең.

4)Ана күңеле балада,

Бала күңеле далада.

5)Туган ана-бер,

Туган ил-бер.

6)Ана назын тоеп яшәү-зур бәхет ул.

-Әйе,сезгә дә киңәшем шул:һәрчак әниләрегезне шатландырып,куандырып торыгыз,ныклы терәге булыгыз!Аларның йөзләренннән елмаю бервакытта да китмәсен!Әниләребезнең изге догасы һәрберебезне хәвеф-хәтәрләрдән,ялгышлардан сакласын иде.

-Алга таба без слайдта язылган шигырьдәге калын хәреф белән бирелгән җөмләне тикшерербез.Калын хәреф белән бирелгән җөмләне укыгыз әле!

-Ташласаң,изге догаңнан,

Мин бәхетле булалмам.

-Бу җөмләне инверсия тәртибеннән,ягъни кире тәртиптән уңайга үзгәртәбез һәм җөмләгә синтаксик анализ ясыйбыз.

-Изге догаңнан ташласаң,мин бәхетле булалмам.

-Хәзер бу җөмләгә синтаксик анализ ясыйбыз.

-1че җөмлә-Изге догаңнан ташласаң(иярчен җөмлә)

2че җөмлә-Мин бәхетле булалмам(баш җөмлә).

Гади җөмләләр үзара ияртү юлы белән бәйләнгән,шуңа күрә иярченле кушма җөмлә була.

-Төзелеше ягыннан төрен билгелик.

-Бу синтетик җөмлә,чөнки бәйләүче чара хәбәр составында урнашкан.

-Мәгънәсе ягыннан нинди җөмлә икән?

-Шарт җөмлә.

-Моны каян белдегез?

-Хәбәрлек составында булган –саң кушымчасына карап.

-Әйе,бик дөрес.Хәзер иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасындагы тыныш билгесенә игътибар итик әле.

-Өтер куела.

-Тагын бер кат үзегез язып килгән җөмләләрне карагыз әле.Нинди тыныш билгеләре куелу очраклары күзәтелде?

-...(җаваплар тыңлана).

-Кагыйдәне формалаштырып карыйк әле?

-Синтетик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына өтер куелырга мөмкин.

-Әйе,игътибар итик әле.Иярчен җөмлә үзе ияреп килгән сүздән кайда урнашкан?

-Алда,еракта.

-Әйе.Хәзер слайдка карыйбыз,кагыйдәне укыйбыз.

-“Үзе бәйләнгән сүздән ерак торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән өтер белән аерыла.”

-Әйе,хәзер алдагы җөмләне карыйбыз.

-Мин тәрәзәләрне саф һава керсен өчен ачтым.

-Баш җөмлә белән иярчен җөмләне билгелибез.

-Баш җөмлә-Мин тәрәзәләрне ачтым.Иярчен җөмлә-Саф һава керсен өчен.

-Иярчен җөмлә кайсы сүзгә ияреп килгән?

-Ачтым сүзенә.

-Ачтым сүзе белән иярчен җөмлә ничек урнашкан?

-Янәшә.

-Әйе.Нинди тыныш билгесе куелган?

-Куелмаган.

-Әйдәгез,кагыйдәне формалаштырып карыйбыз.Кайсы очракта бернинди дә тыныш билгесе куелмый икән?

-......

-Слайдтагы кагыйдәне укыйбыз.

-”Бәйләүче чара янәшә тору булганда бернинди тыныш билгесе куелмый.Шулай ук үзе ияргән сүз белән янәшә торган синтетик иярчен җөмлә дә баш җөмләдән бернинди билге белән дә аерылмый”.

-Хәзер алдагы җөмләне карыйбыз.

Өеңә барсам-эштән кайтмагансың,

Эшеңә барсам-әле син килмәгән.(Х.Туфан)

Иярчен җөмләне һәм баш җөмләне билгелибез.

-Баш җөмләләр:Эштән кайтмагансың,Әле син килмәгән.Иярчен җөмләләр:Өеңә барсам,Эшеңә барсам.

-Иярчен җөмләләр төзелеше ягыннан нинди?

-Синтетик,чөнки бәйләүче чара –сам кушымчасы хәбәр составында урнашкан.

-Мәгънәсе буенча да ачыклап карыйк әле.

-Иярчен шарт җөмлә.

-Әйе,дөрес.Без караган беренче җөмләдә дә иярчен җөмлә мәгънәсе буенча шарт җөмлә иде,үзе ияргән сүздән дә ерак урнашкан иде,ләкин ул очракта өтер куелган иде.Әгәр дә иярчен шарт һәм кире җөмләләр баш җөмләдәге эш яки хәлгә контраст булган эшне белдереп килсәләр,баш җөмләдән сызык белән аерылалар икән.Ләкин бу сирәк очрый торган күренеш.

Димәк,синтетик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына нинди тыныш билгеләре куела?

-Өтер,сызык куелырга,яисә бөтенләй тыныш билгесе куелмаска да мөмкин.(Нәтиҗәне схема ярдәмендә күрсәтергә)

а)Өтер куела:

(...-куш.),[...б.сүз.].

(...дип),[...б.сүз.].

ә) Тыныш билгесе куелмый:

(...)[б.сүз... ].

б)Сызык куела(каршы тору):

(с.и шарт,кире җ.)-[ ].

-Хәзер дәфтәрләрне ачабыз,бүгенге числоны һәм сыйныф эше дип язабыз.

Әлеге схемаларны язып куябыз.

-...

-Дәреслектә бирелгән кагыйдә белән танышып китик әле.

-.......(52нче биттәге кагыйдә укыла).

Физкульминутка. (күзләргә ял)



IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.(18-20 мин.)

Үстерү максаты: укучыларның чагыштыру,анализ ясый белү,кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү,синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тиешле тыныш билгеләрен куя белү,укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

1.Слайдта язылган җөмләләрне телдән тикшерү(укучыларга да таратыла)

-Хәзер слайдка карыйбыз,монда язылган җөмләләрне телдән тикшерәбез,тыныш билгеләре куелышын аңлатабыз.

1.Ата-аналарыгыз аяк өстендә торганда,сез утырып тормагыз.

2.Алар бәрәңгене әнисе ачуланмаслык кадәр генә алдылар.

3.Әти-әниегез утырып торган вакытыгызда килсәләр,ачык йөз белән торып каршылагыз!

4.Ата-аналарыгыз сезгә нәрсә бирсәләр дә,һәрвакыт риза булыгыз.

5.Бу начар өйнең эчендә икмәге юк ярлы бар.

6.Ата-аналарыгыз һәрвакыт сезнең өчен тырышканга күрә,сез дә аларның бу яхшылыкларын камил кылып кайтарыгыз.

(укучылар җөмләләрне тикшерәләр)



2.Карточкалар белән эш.

1нче вариант.

Җөмләләрне тыныш билгесе куелмаслык итеп үзгәртеп язарга.

1)Төн караңгы булса да,бәрәңге арасындагы сукмак күренә иде.

2)Сезнең якта көн дә кояш чыга,

Алсу йөзең кебек елмаеп.

3)Илчеләр килеп җитәр-җитмәс,ишекләр ачылды.

2нче вариант.

Җөмләләрне тыныш билгесе куелырлык итеп үзгәртеп язарга.

1)Күңелләрем сине язгы сулар ургып аккан чакта юксына.

2)Әнием,сирәк язасың дип үпкәлисең.

3)Басудагы һәр эшне агроном кушканча эшлибез.

3.Схемалар буенча җөмләләр төзергә (Бу эш вакытның күпме калуына карап бирелә).

(...-гач),[ ].

[...(...-га күрә)...].

( )[ ].

V. Йомгаклау.(3 мин.)

Слайдта бирелгән схемалар нигезендә укучылар кагыйдәләрне әйтәләр,нәтиҗә ясыйлар.

а)Өтер куела:

(...-куш.),[...б.сүз.].

(...дип),[...б.сүз.].

ә) Тыныш билгесе куелмый:

(...)[б.сүз... ].

в)Сызык куела(каршы тору):

(с.и шарт,кире җ.)-[ ].

VI.Өй эше бирү.(2 мин.)

-Укучылар, һәрвакыттагыча, мин сезгә 2 төрле өй эше тәкъдим итәм. Көндәлекләрегезгә язып куегыз.

1.52нче биттәге кагыйдә,55нче биттәге сораулар.

2.Төрле ситуацияләр язылган карточкалар буенча синтетик иярченле кушма җөмләләр уйлап язарга(ситуацияләр: «Сиңа көтелмәгән бүләк тапшырдылар…», «Син көчле яңгырга эләктең…», «Сине староста итеп сайладылар…», «Син кызыклы китап укыдың…», «Син бүген бик бәхетле…»).



-Инде дәрестә алган билгеләрегезне йомгаклап, гомумән дәрес өчен билге куяр вакыт җитте....,.... сезгә “5” билгесе,....,.... “4” билгесе куям.Балалар, бүгенге дәрестә сезнең эшчәнлектән мин бик канәгать калдым. Булдырдыгыз, өй эшләрен дә барыгыз да эшләп килер дип уйлыйм. Дәресебез тәмам. Чыгарга мөмкин.Сау булыгыз.





Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-065605

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"