Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Урок по татарской литературе " Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары"

Урок по татарской литературе " Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль

бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Азнакай шәһәре 2нче урта белем бирү мәктәбе”








Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең

актуаль проблемалары.





Эшне башкаручы: беренче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Алтынбаева Светлана Сәгыйдулла кызы








2012-2013нче уку елы


Мин үз эшемә эпиграф итеп Гомәр Бәширов сүзләрен алдым:

"Халыкның тормыш тәҗрибәсен, фәлсәфәсен, гореф-гадәтен,

фәнен, тарихын, ниһаять, һәрбер халыкның халык булуын

мең еллар буенча саклап килүче бетмәс-төкәнмәс бер байлыгы

бар. Ул – аның теле. Телнең шундый соклангыч сыйфатлары,

шундый гаҗәеп хасиятләре һәм куәте бар ки, уйлыйсың да

хәйран каласың” .

Милләт язмышы, туган телебез язмышы - әдәбиятта күптән чагылыш тапкан тема. Татар әдәбиятында милли проблемалар белән сугарылган әсәрләр күп. Милләт мәнфәгатләрен кайгырткан, аның үткәнен, бүгенгесен бөтен барлыгы белән чагылдырган әдипләрнең иҗаты да онытылмый. Туган телебез — татар теле мәсьәләсе — хәзерге вакытта иң актуаль, иң җитди сәяси-иҗтимагый проблема булып тора. Без беләбез, тел булмаса — хәтер юк, хәтер булмаса — тарих юк, тарих булмаса — халык юк.

Мин фәнни-эзләнү эшемнең темасын “Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары” дип атадым. Ул күбрәк фәлсәфи уйланулар характерында язылган. Төп максатым – Гаяз Исхакыйның тел, милләт язмышы, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге хакындагы әсәрләре белән танышып, аларга бүгенге көн күзлегеннән бәя бирү, ул күтәргән проблемаларының актуальлеген дәлилләү.

Бу максатны тормышка ашыру өчен без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучылар белән Гаяз Исхакыйның әсәрләре, китаплары, газета-журналда чыккан мәкаләләре белән танышабыз һәм бүгенге көн белән чагыштырып, билгеле бер нәтиҗә ясыйбыз.

Һәр кешенең тормышы – үзенә бер тарих. Берәүләрнең ул, үз көенә генә аккан елга кебек, тыныч кына, сиздермичә уза. Ә икенчеләрнеке ярсу тау елгасына охшаган: юлында очраган вак-төяк нәрсәгә игътибар итмичә, каядыр ашкына, гел алга омтыла. Г. Исхакый – татар тарихында әнә шул тау елгасы төсле көчле, кырыс, җиңелмәс көрәшче, олы әдип һәм бөек шәхес буларак урын алган кеше.

Талантлы прозаик, драматург, публицист, җәмгыять эшлеклесе —– Мөхәммәтгаяз Гыйлаҗетдин улы Исхакый – Гаяз Исхакый, җитмеш алты еллык гомеренең алтмыш елын татар халкының милли азатлык хәрәкәтенә багышлаган, илле җиде елын иҗатка биргән, илле биш елын татар милли матбугатын үстерүгә тоткан, үзеннән соң гаять зур һәм бай мирас калдырган, җисемнәре туган илдән еракта калып, исемнәре һәм иҗатлары яңадан үз халкына әйләнеп кайткан күренекле әдип ул. Егерменче гасырның беренче яртысында ул татар, гомумән, төрки халыкларының киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты итеп санаган милләт агаларыбызның күренеклесе иде. Һәрчак халкының милли үзаңын үстерүне күздә тоткан. Гаяз Исхакый- татарның сирәк очрый торган бөек таланты, милли әдәбият классигы һәм горурлыгы, аның әдәби мирасы-халыкның милли хәзинәсе, рухи байлыгы.

Татар милләтен ирекле итеп күрү Г. Исхакыйның төп хыялы булган. Ул гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмаска өндәгән, рухи яктан көчле итеп тәрбияләргә теләгән. Мондый кешеләрне милләтнең каһарманы дип атыйлар. Татар милләте күпме изелүләргә дучар ителеп тә, бүген исән-сау икән, ул Г. Исхакый кебек бөек шәхесләренә бурычлы.

Гаяз Исхакый үзенең иҗатында татар милләтенең язмышы өчен борчылып кына калмыйча, ничек милләт буларак сакланып калырга икәнлеген дә күрсәтә. Чөнки милли үзаңы югары булган кеше генә шәхес булып формалаша ала. Шушы фикерләрен халыкка тизрәк җиткерүнең иң кулай юлы итеп автор сәхнә әсәрләре иҗат итүне сайлый.

2011нче елда “Казан” Татарстан Китап Нәшриятында басылган , Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” нигезендә укучыларга Гаяз Исхакый иҗатыннан 5нче сыйныфта - “Кәҗүл читек”, 10нчы сыйныфта - «Ул әле өйләнмәгән иде», “Кәләпүшче кыз” әсәрләрен өйрәнү каралган. «Сөннәтче бабай», «Җан Баевич»,“Зөләйха” әсәрләре программадан төшеп калган.

Бөек фикер иясе, милли юлбашчы үзенең күп кенә әсәрләрендә татар халкының үткәндәге яшәү рәвешенә күзәтү ясый, киләчәге турында уйланып, аның аерым милләт сыйфатында сакланып калу чараларын эзли. Бу әсәрләр үзәген милләт темасы тәшкил итә. Г. Исхакый үз татарлыгын саклап калу, милләтең белән горурлану, аны ярату проблемаларын күтәрә. Шул сәбәпле, әдипнең иҗаты укучыларда шулкадәрле кызыксыну уята, алар өстәмә рәвештә аның әсәрләрен укуны, иҗаты белән танышуны дәвам итәләр.

Гаяз Исхакыйның иҗатын өйрәнүне тормыш юлын күзәтүдән башлау, аның йөргән юлларында тукталу – әсәрләренең идея-эчтәлеген аңлауда иң уңышлы алым дип саныйм. Чөнки әдип белән бергә атлаганда гына аның уй-кичерешләрен сиземләп калырга мөмкин. Монда проект – дәресләр – иң кулай очрак.

1980 еллар ахырында гына әдипнең мирасы халыкка кире кайтарыла. . Әсәрләре озак еллар буе бикләнеп тотылса һәм эшчәнлеге бозып аңлатылса да, дөреслек җиңде, әдип акланды. Бай тарихлы иҗаты укучыларга кире кайтты. Исхакый халкыбызны «өсте-башы бөтен, ашы-суы иркен, йөзе-күзе күркәм, көе - җыры көчле, сүзе - сазы татлы, кыйланышы килешле, җайлы, йөреше-барышы тугъры итеп» күрергә теләде. Мондый изге эшкә гомереңне багышлау өчен туган халкыңның үткәндәге фаҗигаләрен яхшы белергә, аның бүгенге хәле өчен йөрәген сызланырга, шушы хәлдән чыгуның иң дөрес, иң туры юлларын табарга кирәк иде. Гаяз Исхакый шушы эшкә юл күрсәтүче күренекле сәяси эшлекле, оста оештыручы, зур әдип булды.

Язучы иҗатын шартлы рәвештә 4 чорга бүлеп өйрәнергә мөмкин: 1) 1897-1904нче елларны үз эченә алган мәгърифәтчелек дәвере; 2) «таңчылык» баскычы - инкыйлаби идеяләр белән мавыккан 1905-10нчы еллар; 3) милли бердәмлек идеяләренә өстенлек биргән 1911-18нче еллар; 4) мөһаҗирлек дәвере - татарларның милли дәүләтчелеген торгызу идеологиясен актив рәвештә алга сөргән 1918-54нче еллар. Гаяз Исхакый фикеренчә, җәмгыятьнең социаль-икътисади һәм рухи тәрәккыятен тәэмин итүдә һәм кешене тәрбияләүдә төп чара булып Акыл, Гыйлем һәм Сүз сәнгате тора.

Татар классик әдибе, сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе, ялкынлы публицисты, милләт хадиме Г.Исхакыйның уй-фикерләре бүген дә кызыклы, актуальлеген югалтмаган.

Хатын-кызны хөрмәт итмәгән, аны шәхес итеп һәм балалар тәрбиячесе булуын танымаган һәм бу нәфис затларның рухи үсеше һәм камилләшүе өчен уңай шартлар тудыра алмаган милләтнең киләчәге бик караңгы, өметсез булуын искәртә Гаяз Исакый.

Шулай ук хатын-кызны санга сукмаган, аны бары тик физиологик теләкләр канәгатьләндерү объекты итеп кенә санаган җәмгыять тә, Гаяз Исхакый раслаганча, инкыйраз өчен яхшы зәмин тудырырга булыша. Татар милләтен шундый хата адым-гамәлдән аралау максатында иҗат ителгән “Кәләпүшче кыз” повесте мотивы, кызганычка каршы, бүгенге көнгә кадәр әһәмиятен югалтмаган.

Камәр төсле кулдан-кулга йөргән яшь кызларның фаҗигасен йөрәге аша үткәргән Исхакый, җан әрнүенә түзә алмыйча, әсәр алдыннан татар милләтенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбур була: “Укучым! Мине бу хикәяне язудан максудым – Камәр кеби булуның ахыры ни булачагын күрсәтеп, милләтемнең туташларын шул кара бәхетләрдән коткарыр өчен, аларга Камәр булудан нинди авырлыклар барлыгын белдереп, үзләрен саклар өчен бер тәнбиһдер”.

Кәләпүшче кыз” повесте шул чор татар әдәбиятына хас мәгърифәтчелек реализмы методы белән язылган. Г. Исхакый, югарыда искәрткәнчә, бу фаҗигале язуының максатын яшь кызларга “үзләрен саклар өчен бер кисәтү” дип күрсәтсә дә, ул күздә тоткан мәгънә тагын да зуррак һәм киңрәк. Әдип йомшак күңелле Габдеррәшит белән бала җанлы Кәримәнең сөекле кызлары, бала күңелле Камәрнең тормыш төбенә тәгәрәве өчен җаваплылыкны шулай ук татар җәмәгатьчелегенә дә йөкли.

Милләтләрнең гамьсезлеге, битарафлыгы нәтиҗәсендә Камәр әнә шулай һәлакәт сукмагына чыга һәм ахыр чиктә зур фаҗига белән мәңгелек йортка китеп тә бара. Г. Исхакый татар әхлагына үтеп керә башлаган инкыйраз күренешләрен – җенси азгынлыкны, гамьсезлекне, битарафлыкны, фахишәлекне фаш итә, һәм үсеп килүче яшь буынны мондый яманлыклардан , пычраклыклардан нык сакланырга чакыра.

Үзенең әсәрләрендә Г. Исхакый безгә иң кадерле нәрсә - ул безнең милләтебез, туган телебез, динебез дип аңлата.

Аның иҗатында милләткә хезмәт итү, халыкчанлык, катнаш никах, гаилә, мәхәббәт, милли гореф-гадәтләр темалары яктыртыла.

Менә, мәсәлән, без 10нчы сыйныфта өйрәнелә торган «Ул әле өйләнмәгән иде» дигән әсәрендә шактый катлаулы һәм бәхәсле мәсьәлә — катнаш никах, гаилә, мәхәббәт, милләтнең югала баруына чаң сугу — темалары; гаилә, милләт, төрле диннәр проблемалары күтәрелә. Бу әсәрендә Гаяз Исхакый урыслашып юкка чыгу куркынычы зур булуын аңлата, төрле дәлилләр китерә, соңга калу ихтималы бар дип кисәтә. Әсәрдә ул төп геройлар итеп Шәмсетдинне һәм Аннаны ала, бу ике герой белән ул бик күп темаларны яктырта.

Гаяз Исхакый бу әсәрдә катнаш никах проблемасын күтәрә һәм милләтнең бетүен дә шуларда күрә. Әсәрда язучы Аннаны гаепләми, чөнки аның өчен дә үз милләте кадерле.Укучылар фикеренчә , бу әсәрдә көчле мәхәббәт хисләре юк, чөнки алар бер-берсен яратмыйлар, аларга бергә яшәү уңайлы гына.Язучыны хатын-кыз язмышы да нык борчый, "Һәр милләтнең яртысы хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучы − хатыннар, һәммә милләтнең телен саклаучылар идеге (икәнлеге) һәркемгә мәгълүм", − ди ул Аның геройлары милли менталитет һәм дини традицияләр кысаларыннан чыгу талпынышы да ясап карыйлар.

Төрле милләт вәкилләре бергә гаилә корганда, яңа гаилә алдында каршылыклар аеруча күп булачак. Бу очракта халыкның дини ышануларын да, гореф-гадәтләрен дә истән чыгарырга ярамый. Гаяз Исхакыйның әсәрләре кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга, үз телебезне хөрмәт итәргә, гореф-гадәтләребезне сакларга чакыра. Гаяз Исхакыйның әсәрләре һәрбер кешенең йөрәгендә, уйларында эз калдырырлык. Әдибебез күтәргән проблемалар көннән-көн катлаулана, актуальләнә генә бара. Татар милләте үзен югалта кебек, катнаш гаиләдә балалар татар буларак тулы тәрбия ала алмыйлар, аннан да бигрәк, татар гаиләләрендә дә күп бала урыслашып бара.

Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре була. Диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде.

Менә без дә бар, без дә эшлибез, безнең дә милли тормышка, халык булып яшәргә хакыбыз бар” , - дип яза Г. Исхакый

Г. Исхакыйның әсәрләре – татар халкының милли хәзинәсе, аның әдәби мирасы – чын мәгънәсендә, рухи байлыгы. Кайсы гына әсәрен алсак та, аларда тормыш фәлсәфәсе ярылып ята, кешенең иң матур рухи сыйфатлары мактала.

Әйе, Г.Исхакый кебек бөек шәхесләр белән татар милләтенең һәр вәкиле горурланадыр!

«Җан Баевич » комедиясендә Гаяз Исхакый үз милләтеңне хөрмәт итмәүне, сакламауны сурәтли.

Укучылар фикеренчә, син татар булып тугансың икән, татар булып үскәнсең икән, урыска беркайчан да әйләнмисең. Урыс булырга тырышу-ахмаклык. Бу фикерне Г. Исхакый Җан Баевич белән булган вакыйгалар ярдәмендә күрсәтә.

Җан Баевич урыс була алмады, тик акчаларын гына бетерде. Аның акылсызлыгы белән башкалар гына файдаланды”,- дип фикер йөртәләр укучылар.

Гомеренең соңгы елларын читтә үткәрергә туры килсә дә, ул үз халкы өчен кайгырып яшәгән, үз халкы өчен ахыргача иҗат иткән. Аның әсәрләрен укыган кеше татар халкының нинди бөек икәнлеген күрә, бу халыкка ихтирамы арта. Г. Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәре шуңа ачык мисал булып тора.

Гаяз Исхакыйның әсәрләре кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга , үз телебезне хөрмәт итәргә, гореф-гадәтләребезне сакларга чакыра. Төрле милләт вәкилләре бергә гаилә корганда, яңа гаилә алдында каршылыклар аеруча күп булачак. Бу очракта халыкның дини ышануларын да, гореф-гадәтләрен дә истән чыгарырга ярамый. Татар халкы һәрвакыт үзенең йолаларына тугры шул. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга, буыннан буынга җиткерергә иде аларны.

Язучының әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйбыз, һәм киләчәк буыннаар да укырлар. Чөнки аларда милләт, дин язмышы проблемалары күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Димәк, татар халкының рухи тормышы сүнми, милләт югалмый икән, аның дине дә, теле дә югалмаячак!

Г.Исхакый – татарның сирәк очый торган бөек таланты, милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы. Аның әдәби мирасында озак вакытлар колониаль хәлдә яшәгән халыкның уянуы, киң мәйданга чыгуы, азатлык өчен көрәш юлында җиңү-югалтулары, максат-омтылышлары чагылган.

«Зөләйха» романтик трагедиясендә мөселман татарларны көчләп чукындыру һәм урыслаштыру сәясәте күрсәтелә. Аның геройлары - рухи яктан нык, илаһи гаделлек, азатлык, изгелек, кешелеклелек идеалларының тормышка ашачагына ышанган кешеләр. Зөләйха ахырга кадәр кешелек дәрәҗәсен, милли-дини хасиятләрне саклап калырга тырыша.

Гаяз Исхакыйның һәрбер әсәрендә бик зур мәгънә ята. Бу әсәрләр - барлык укучыларга да рухи азык. Аның әсәрләре кешене тәрбияли, әхлакый яктан ныгыта торган. Хәзерге заман кешеләре өчен дә актуаль, бүгенге көндә дә язучыларның төп темалары булып катнаш никахлар, дорфалык, тәртипсезлек, милләтнең бетүе, искелек белән яңалык көрәше тора. Ә Гаяз Исхакый бу проблемаларны инде күптән күргән һәм моңа битараф кала алмаган. Ә инде аның сәхнәдә уйналган әсәрләрен карап, кешеләр беркайчан да тирән уй-кичерешләрсез таралмыйлар. Аның әсәрләре буенча куелган спектакльне караган һәр кеше күңелендә ирексездән үз теленә, үз милләтенә, үз диненә соклану теләге уяна. Гаяз Исхакый – бөек әдип.Ул үз каләме белән көчле! Гаяз Исхакый безгә еллар үтеп тә югалмас, алтыннарга тиң зур мирас калдыра.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Г. Исхакый − милләтебезнең олы сакчысы. Аның үзенең шәхси тормышы ук шуны күрсәтеп тора. Эмиграциягә кадәр үк 8 томлык әсәрләре булган әдип Ватаныннан еракта да теленә, иленә, халкына, диненә әз генә дә хыянәт итмәгән. Милләт язмышы − Г. Исхакыйның яшәү принцибы. Ф. Әмирханның дөрес бәяләвенчә, ул һаман да "сүнә белми торган ялкын" булып калды. Татарда Исхакыйдай фидакарьләр, белемле, замана белән бергә атлаучы зыялы яшьләр, акыл-нәсихәт бирә алырдай аксакаллар аз түгел. Аларның әсәрләре безгә, яшь буынга эш сөючән, кунакчыл, белемгә омтылучы, туган төбәгебезне, халкыбызны, Ватаныбызны яратучы, үз халкыбыз белән горурланучы бала булып тәрбияләнергә мөмкинлек бирә, иҗади эшкә дә дәртләндерә, теләк уята. Милләтпәрвәр аксакалларыбыз, аларның дәвамчылары - милли рухлы яшьләребез булганда, аларда гаиләдә үк нигез салынган милли тәрбия, милли үзаң булса, дәүләтебез яшәячәк әле. Дәүләтебез-мөстәкыйль, телебез-татар, киләчәгебез матур һәм якты булыр. Бары тик бергә булыйк, иңне-иңгә куеп яшик!

9



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 26.08.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров614
Номер материала ДA-017051
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх