Тема: Абдулла Алиш- балалар язучысы
Максат:
-Абдулла Алишның тормыш юлы һәм ижаты буенча белемнәрне ныгыту, йомгаклау дәресе;
- Әкиятләрнең тәрбияви әһәмиятен билгеләү;
- Балаларның танып белү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, үзаллы фикер йөртергә өйрәтү;
- Туган телгә сөю тәрбияләү.
Җиһазландыру: Абдулла Алиш портреты, китаплар күргәзмәсе, фотостенд, плакатлар, мультимедия проекторы, презентация.
Дәрес барышы:
I. Оештыру.
II. Кереш әңгәмә:
Бүген безнең Абдулла Алиш иҗатын йомгаклау дәресе.
1. -Абдулла Алиш – кем ул? Аның турында нәрсәләр беләсез?
(слайдлар күрсәтелә, укытучы өстәмәләр кертеп сөйли)
Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә Спас районы Көек авылында дөньяга килә. Муса Җәлилнең көрәштәш дусты.
Әтисе Габделбари абзый улына беренче хәреф танырга өйрәтсә, укымышлы, сәләтле ана Газизә апа, үзе бәетләр, шигырьләр язып, нәни Абдулланы иҗатка рухландыра. Абдулла Янбакты мәдрәсәсендә генә укып калмый, 1923—1927 елларда Спас шәһәрендәге рус мәктәбендә белем ала, аның беренче шигырьләре шунда языла.
1927 елдан Казанга килеп, җир төзелеше техникумын тәмамласа да, Абдулла әдәбиятка, язу эшенә тартыла, балалар журналында («Ялкын») аның әкиятләре, очерклары дөньяга чыга.
2.- Сез аның нинди әкиятләрен,хикәяләрен укыганыгыз бар?
Балалар язучысы А.Алиш әкият жанрын үстерүгә зур игътибар бирә. Ул бу хакта болай дип яза: “Чорыбызның үткәне, киләчәге, бөек легенда булып киләчәк буынга барып җитсен!” А. Алиш әкият остасы булып танылып китә (егерме бишләп әкиятнең авторы ул): «Сертотмас үрдәк», «Нечкәбил», «Куян кызы», «Койрыклар», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык» һәм тагын башка күп кенә әкиятләр иҗат итә. Әкиятләрендә эш ярату, тырышлык, батырлык, тапкырлык, олыларның сүзен тыңлау, аларга хөрмәт белән карау, туган илне ярату, әгәр аңа дошманнар ташланса, туган ил өчен батырларча көрәшү, кирәк булса, шул изге көрәштә җаныңны да кызганмау аеруча калку итеп күрсәтелә.
Язучы балаларны табигать дөньясын, җир-су үсемлекләр, ерткыч һәм йорт хайваннары, кошлар, җәнлекләр белән таныштыра, аларның әһәмияте, халык өчен файдалы яки файдасыз булуы турында кызыксынып укырлык итеп тасвирлый, балаларның танып белү сәләтен үстерә. Язучының балалар тормышын матур чагылдырган җыйнак хикәяләре дә («Бозлар акканда», «Тургайлар очканда», «Отряд умартасы», «Кадерле бүләк», «Беренче дәрес» һ. төрледән-төрле вакыйгалары белән яратып укыла, укучы күңелен кузгатып җибәрә.
3.-Абдулла Алиш Муса Җәлилнең көрәштәш дусты. Бу хакта нәрсәләр беләсез?
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, А. Алиш фронтка китә. Каты сугышларда чолганышта калып, әсир төшә. Седльтсе лагеренда күмәк качу оештыру турында уйлый башлый. Концлагерьларның берсендә Муса Җәлил белән очрашкач, аның планнары үзгәрә. Ул Җәлил җитәкләгән яшерен оешмага керә һәм фашистларга каршы көрәш башлап җибәрә.
Мәгьлүм ки, А. Алиш туган илгә әйләнеп кайта алмады. 1944 елның августында аны фашистлар, Җәлил белән бергә, Совет хәрби әсирләренең яшерен оешмасы эшендә катнашканы өчен Плетцензее төрмәсендә немец фашистлары тарафыннан җәзалап үтерәләр. (Җәлилчеләр).
1996 елда Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендә Алиш исемендәге бүләк булдырыла.
III. Презентация күрсәтү.
Хәзер без аның тормыш юлы турында истәлекләр карап китәбез.
-Тактада Абдулла Алишның әтисе Габделбари абзый һәм әнисе Газизә апа
-А.Алиш гаиләсе белән. Хатыны Оркыя,улы Айваз һәм Алмаз
-Спаста укыганда туганы Газиз Алишев
- Апасы Закирә, аның кызы Илсөяр
- А.Алиш туганнары һәм якыннары белән
- Спасс шәһәрендә А.Алиш укыган мәктәп
- Казан җир төзү техникумында редколлегия членнары
-Алиш эшләгән “Пионер каләме” журналы
- Язучылар белән бергә А.Алиш. Г.Әпсәләмов, Г.Гобәй, А.Алиш, М.Әмир һәм Ә.Исхак
-А.Алиш Казанның Үзәк пионер клубында әдәбият түгәрәге утырышында
-Фронттан җибәргән соңгы хаты
-Алишның Берлин төрмәсендә язган хушлашу хаты
- Әнисенең улына багышлап язылган шигырь-бәетләре
-1996 елда Татарстан язучылар берлеге идарәсе карары белән Абдулла Алиш исемендәге бүләк булдырылды
IV. Сөйләм теле үстерү. Әкияттә кунакта.
“Абдулла Алиш әкиятләрен беләсезме?”
Алиш әкиятләре буенча фикер алышу.
1._ Сертотмас нинди хайваннар белән очраша, аларга нинди сыйфатлар хас?
-Ни өчен йорт хайваннары хуҗаны эзләргә үрдәкне җибәрәләр?
-Хайваннарның кайсысы үрдәкне тиз генә алдауга ирешә?
-Хуҗа кешенең тапкырлыгы сезгә ошадымы? Аның төлкегә биргән сабагы белән килешәсезме?
2.- Нечкәбилне кыскача характерлагыз.
- Әкияттә бал кортларының файдасы һәм кешенең аларга ярдәме ничек чагылыш тапкан?
3.-Эт белән мәченең дошманлыгы нидән башлана?
- Ни өчен куян койрык алырга үзе бармый?
- Хайваннарга койрык ни өчен кирәк?
4.- Әкиятләрдән без нинди фәхем алабыз? Тәрбияви әһәмиятен билгеләгез.
V. Белемнәрне ныгыту. “Уйла, эзлә, тап” уены.
1) А. Алишның әнисе
2) Куян кызын дәвалаучы табиб.
3) А.Алишның әтисе.
4) Чукмарның дусты.
5) Сертотмас үрдәкнең соңгы очрашуы кем белән?
6) А.Алиш әкиятендәге тырыш бал корты.
7) Күп сөйләшүче үрдәкнең кушаматы.
8) Язучының туган авылындагы елга исеме.
9) Нечкәбилнең азыгы.
10) Куян кызының аяк киеме.
11) Бал кортының ялкау дусты.
VI. Йомгаклау.
Дөрес җавап бирүчеләргә йолдыз бирелә, билге куела.
1. Абдулла Алишның тулы исеме?
2. Алиш туган авыл һәм район атамасы.
3. Ни өчен Абдулла Алишны балалар язучысы дибез?
4. Язучы булып китүдә аңа кемнәрнең тәэсире булган?
5.Апасының исеме ничек? (Закирә)
6. Апасының кызының исеме ничек? (Илсөяр)
7. Алишның хатынының исеме (Рокыя)
8. Абдулла Алишның улларының исеме (Алмаз, Айваз).
9. А.Алиш кайда һәм ничек үлә? (Берлинның Плетцензее төрмәсендә фашист палачлары тарафыннан җәзалап үтерелә)
10. Абдулла Алиш исемендәге бүләк кемнәргә бирелә? (Ул балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларга һәм иҗат коллективларына бирелә).
VII. Өйгә эш. Каләмнәрне сынап, әкият уйлап язарга.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.