Инфоурок Другое Другие методич. материалыУрок по татарской литературе на тему "Без эш сөябез"

Урок по татарской литературе на тему "Без эш сөябез"

Скачать материал

Түбән Кама муниципаль районы

29 нчы гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Без эш сөябез” тексты

(3 нче сыйныф өчен әдәби уку дәресе. Хәйдәрова Р.З. дәреслеге буенча коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелде)

 

 

 

 

 

                                            Эшне башкарды:

                                                                               татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                  Садриева Әнисә Хөсәен кызы

 

 

 

 

 

 

 

Тема: “Без эш сөябез” тексты

Максат:

1)    Белем бирү максаты: “Без эш сөябез” темасына караган лексик берәмлекләрне ныгыту, сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү, диалогик сөйләм төзи алуга ирешү.

2)    Үстерешле максат: Укучыларның фикерләү сәләтен, ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкларын үстерү.

3)    Тәрбияви максат:  Хезмәткә карата хөрмәт хисе тәрбияләү, укучыларга өйдәге хезмәттә үз өлешеңне кертү, ата-аналарга ярдәм итү кирәклеген төшендерү.

Дәрес тибы: ЛКК

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, дәреслек, сюжетлы рәсемнәр, карточкалар, күргәзмә материаллар, диалогны сәхнәләштерү өчен кирәкле әйберләр (түбәтәй, чүкеч, кадак, урындык; яулык, уклау, алъяпкыч, савыт-саба).

Метод һәм алымнар: өлешчә эзләнү методы, иллюстратив метод, компетентлы якын килү ысулы, әңгәмә, репродуктив метод, иҗади эш алымы.

Дәрес барышы.

I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

1.     Исәнләшү.

2.     Дежур укучының сөйләве.

II. Актуальләштерү (үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү)

-         Укучылар, әйдәгез рәсемнәргә игътибар итик әле. (Слайдта әти, әни, бабай, әби, малай, кыз рәсемнәре)

(Рәсемнәргә карап, сорауларга җавап бирү)

-Бу кем?

-Бу –әти һ. б. ш.

-Укучылар,  бу сүзләрне нәрсә берләштерә? (Гаилә)

- Дөрес, укучылар, бу сүзләр бөтенесе дә гаилә темасына карый. Ә хәзер әйдәгез әле, үзебезнең гаиләбез турында сөйләшик. Сезнең өстәлләрдә сораулар язылган карточкалар ята, шушы карточкалар ярдәмендә “Мин- сиңа, син-миңа” уенын уйнап алырбыз. (Беренче төркемдәге укучы икенче төркемгә сорау бирә, шул  укучы җавап бирә.)

-Сезнең гаиләдә ничә кеше?

- ............................................

- Сезнең гаиләдә кемнәр бар?

- ...........................................

- Синең әниеңнең исеме ничек?

- ..............................................

- Ә әтиеңнең исеме ничек?

- ............................................

- Сезнең гаилә дусмы?

- .........................................

-Балалар, без сезнең белән гаилә турында бик матур шигырь дә өйрәнгән идек. Әйдәгез, шул шигырьне тыңлап китик. (Г. Тукай “Безнең гаилә”)

- Укучылар, искә төшерик әле, без үткән дәрестә гаилә, гаиләдәге эш турында нинди текст укыдык? (“Без эш сөябез”)

- Шул текстны  искә төшереп алыйк әле.

III. Аудирование.

-Найдите в тексте предложения, в которых говорится о том, что:

- семья очень большая;

- семья очень дружная и все любят труд;

- папа чинит стул;

- дедушка помогает ему.

IV.  Текст өстендә эшне дәвам итү.

- Ә хәзер шундый сорауга җавап бирегез әле: тексттагы гаилә ял көнен ничек үткәрә? (Слайдтагы рәсемнәргә карап, сорауларга җавап бирү)

- Бабай нишли? (бабай әтигә булыша)

-Әти нишли? (әти урындык төзәтә)

-Әти нәрсә белән урындык төзәтә? (чүкеч белән)

- Ә әни нишли? (тегә)

-Әни нәрсә тегә? (күлмәк)

- Апа нишли? (кер юа)

- Аня нишли? (чигә)

-Аня нәрсә чигә? (чәчәк)

- Әби нишли? (бәйли)

- Әби нәрсә бәйли? (оекбаш)

- Ә сез, укучылар, бәйли, чигә беләсезме?

-Сезне кем бәйләргә, чигәргә өйрәтте? (әнием, әбием)

- Чыннан да, укучылар, сез  әниләр, әбиләр ярдәме белән бик матур әйберләр бәйләгәнсез икән. Без ул әйберләрдән күргәзмә оештырдык. Сез зур үскәч тә, киләчәк тормышыгызда бу һөнәрегез кирәк булачак. Аны онытмагыз! Ял көннәрендә бәйләргә, чигәргә тырышыгыз.

V. Физкультминут

                                 Без инде хәзер зурлар

                                    Нык эшли безнең куллар,

                                    Без идәннәр юабыз,

                                    Керләрне дә уабыз,

                                    Тузаннарны сөртәбез,

                                  Гөлләргә су сибәбез,

                                 Аннан утырып ял итәбез.

VI. Өй эшен тикшерү моменты.

- Балалар, ә сез ял көнен ничек үткәрәсез? Әйдәгез әле, хәзер өйгә бирелгән эшләрне тикшереп алыйк.

-Өй эше нинди иде? (1. 62 нче бит 1 нче күнегү(дөрес тәрҗемәне тап һәм шушы сүзләр белән 3 җөмлә төзе). 2. “Безнең гаилә?” темасына караган 4 җөмлә язарга)

VII. Ситуатив күнегүләр эшләү.

- Укучылар, сез, чыннан да сез ял көннәрендә телевизор карап, компьютерда уйнап кына утырмыйсыз икән,  ә өйдә әти-әниләрегезгә булышасыз икән. Моны йорт иясе (домовой) да күреп калган, һәм үзенең сорауларын җибәргән. Укучылар, сез бу сорауларны укып карыйсыгыз киләме? Нинди сораулар икән алар? (карточкадагы сорауларны укыйлар, тәрҗемә итәләр һәм сорауга җавап бирәләр)

·       Спроси у Димы, как он помогает маме. (Дима син әниеңә ничек булышасың? – Мин тузан сөртәм, чәчәкләргә су сибәм.)

·       Твоя сестренка хорошо помыла посуду. Похвали ее. (Лена, син савыт-сабаны яхшы юдың. Син  яхшы кыз.Син тырыш кыз)

·       Как ты спросишь у друга, выносит ли он мусор. (Коля, син чүп чыгарасыңмы? – Әйе, чыгарам)

·       Докажи нашим гостям, что ты хороший помощник. (Мин яхшы булышчы, чөнки  мин савыт-саба юам, тузан сөртәм, идән юам.)

-Яхшы, җавапларыгыз өчен рәхмәт, укучылар. Бик дөрес, матур җаваплар бирдегез.

 

-Укучылар, эш эшләгәндә без нинди дә булса бер инструмент кулланабыз. Ә сез  эш коралларын беләсезме икән (Знаете ли вы, какие инструменты используются при работе?) Әйдәгез әле, малайларны тикшереп карыйк, ә кызлар бәяләр. (А девочки будут оценивать)

-Тактага эш кораллары рәсемнәре эленгән, ә өстәлләрдә сүзләр язылган карточкалар бар. Сез рәсемгә туры килгән сүзне, дөрес әйтеп, үз урынына куярга тиеш буласыз. (Правильно произносите слова и подберите правильный ответ к этим рисункам)

(чүкеч, кадак, пычкы, көрәк, отверка, тырма)

-         Кызлар, малайлар бу эшне дөрес эшләделәрме? Сез нинди бәя бирәсез?

-         Ә хәзер кызларны сынап карыйк. Малайлар бәя бирер. Сезгә шундый бирем: рәсемнәргә карап , җөмләләр әйтергә. (Вы должны посмотреть на эти рисунки и составить предложения)

(энә белән җеп, кайчы, чынаяк,  кәстрүл, таба, себерке, уклау)

-         Малайлар, нинди бәя бирәсез кызларга?

-         Укучылар беренче рәттәге инструментлар белән кемнәр эшли? (чүкеч, кадак, пычкы, көрәк, отверка, тырма)

-         Дөрес, балалар, бу эш коралларын әтиләр куллана. Ә икенче рәттәге

-         рәсемнәрдә сурәтләнгән предметларны кемнәр күбрәк куллана? (энә белән җеп, кайчы, чынаяк,  кәстрүл, таба, себерке, уклау)

-         Әйе, укучылар, әниләр.

VIII. Диалогик сөйләмгә чыгу

– Ә хәзер шушы эш коралларын һәм әйберләрне кулланып, диалог төзеп

карыйк. (1 нче төркемгә-кәләпүш, чүкеч, кадак, урындык; 2 нче төркем-яулык,

алъяпкыч, савыт-саба, уклау)

 

-         Төркемнәрдә үзара сөйләшеп, гөжләшеп алыгыз.

Көтелгән диалог үрнәкләре.

Әти-малай диалогы.

-Улым, мин урындык төзәтәм, булыш әле.

-Ярар, әти.

-Миңа чүкеч, кадаклар бир әле?

-Әти менә чүкеч, менә кадаклар.

- Икенче төркем нинди бәя бирәсез?

Әни-кыз диалогы.

-Кызым, миңа булыш әле.

-Ярар, әни. Мин савыт-саба юам.

-Яхшы, кызым, алайса мин камыр җәям.

- Беренче төркем нинди бәя бирәсез?

IX. Рефлекция өлеше.

-Булдырдыгыз, укучылар, ә хәзер әйтегез әле, без бүген нәрсә турында сөйләштек? (гаилә, әти-әниләргә булышу турында сөйләштек)

- Дәрестә нәрсәләр эшләдек? (сорауларга җавап бирдек, уеннар уйнадык, шигырь сөйләдек, җөмләләр төзедек, диалогта катнаштык)

- Укучылар, шушы эшләрдән чыгып, бүгенге дәрескә нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Әти-әниләргә, әби-бабайларга һәрвакыт булышырга, ялкау булмаска  кирәк)

X. Өй эшен бирү өлеше.

1. 63 нче биттә бирелгән сүзләр белән (савыт-саба,ата-ана)җөмләләр төзергә.

2. “Мин өйдә ничек булышам?” дигән темага кечкенә хикәя язарга

XI. Билге кую.

-         Сез үзегезгә нинди билгеләр куйдыгыз?

-         Укучылар, үз билгеләрегез белән сез килешәсезме?

 

-         Көндәлекләрегезне бирерсез.

-         Дәрес тәмам, сау булыгыз. Бүгенге дәрес өчен рәхмәт.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок по татарской литературе на тему "Без эш сөябез""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Землеустроитель

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 271 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.10.2015 827
    • DOCX 50 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Садриева Аниса Хусаиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Садриева Аниса Хусаиновна
    Садриева Аниса Хусаиновна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7340
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Налогообложение реализации и доходов физических лиц

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Управление и менеджмент в спортивной сфере

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Педагогические идеи выдающихся педагогов и критиков

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе