Инфоурок Другое КонспектыУрок по татарской литературе на тему" И.Иксанова- якташ шагыйрәм" 10 класс

Урок по татарской литературе на тему" И.Иксанова- якташ шагыйрәм" 10 класс

Скачать материал

Вәгыйзова Рузилә Әхмәт кызы.

Лаеш муниципаль районы Кече Елга гомуми урта белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема:Илсөяр Иксанова-якташ шагыйрәм.

Максат:

1)Укучыларны Илсөяр Иксанова һәм аның иҗаты белән танышу.Иҗатына хас темаларның нечкәлекләрен тоярга өйрәтү.

2)Язучының иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

3) Бәйләнешле сөйләм телен үстерү,сәнгатьле уку өстендә эш алып бару.

Материал һәм җиһазлау:Илсөяр Иксанова”Ышанасы килә” шигырьләр җыентыгы “Казан утлары” , “Ялкын” журналлары , плакатлар , яраткан җырлар.компьютер,проектор,А4 форматындагы кәгазьләр.

Дәрес технологиясе: иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

Дәрес тибы:уку мәсьәләсе кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

А) Психологик уңай халәт тудыру:

Укытучы:Исәнмесез,укучылар!Кәефләрегез ничек?

Исәнмесез,укучылар,

Хәерле көннәр Сезгә,

Зиһен һәм тел ачкычлары,

Телим мин һәммәгезгә.

Матур,кояшлы декабрь иртәсе күңелләрегезгә шатлык, бәхетләр китерсен.Укучылар ,бүген дәресебезгә күп кунаклар килгән.алар бу сыйныфта нинди укучылар укый икән дип кызыксыналардыр.

Тэйк оф-тач даун структурасы.

Әйдәгез аларга үзебез турында сөйлик әле.Без нинди укучылар?

(Матур,ягымлы,әдәпле,белемле,акыллы һәм башкалар)

Әйдәгез,күтәренке күңел белән дәресебезне башлап җибәрик.Һәр дәрестә без белергә тиешле берничә кагыйдә бар.Ниндиләр алар ?

(Укучы слайдтан укый.)

1)Тулы,матур җөмләләр белән сөйлә;

2)Иптәшеңне игътибар белән тыңла,бүлдермә;

3)Кеше фикерен кабатлама.

Укытучы. Ә хәзер, укучылар, сезгә сорау: Лаеш җирендә яшәп, иҗат итүче нинди бөек шәхесләрне беләсез?

Укучы . Иң данлыклы якташым дип, Саралан авылында туган якташыбыз Илсөяр Иксанованы санар идем. Державинодан Фирдәвес Хәйруллина, Имәнкискәдән Минвәли Габдуллин,Асылъяр, Курманаководан Фирдәвес Әхтәмова, Лаештан Мөхәммәт Әблиев, Пәрәүдән Тимур Зиннуровларны зур горурлык белән искә алабыз. Борынгы шагыйребез Кол Гали дә Кашанда туган дигән сүзләр йөри. Д.Заваришин кебекләрнең дә Чырпы һәм безнең район белән бәйләнеше бар . Ә бөек рус шагыйре Г.Р.Державинның тормышы турыдан-туры безнең район белән бәйләнешле.

(2нче слайд күрсәтелә)

Укытучы: Туган төбәгебезгә багышланган нинди җырлар беләсез?

Укучы: Узган ел Лаешта мәдәният йортында эшләүче Мөнир абый “Әй, Лаешым - минем сагышым” дигән җыр язды. Зиннур Гыйбадуллин сүзләренә язылган “Якты Елга” җыры да башта безнең авылга багышлап язылган булган.Вакытлар узу белән никтер аның исеме “Кече Елга”дан “Якты Елга”га әйләнгән.

(Слайдта җыр текстлары күрсәтелә)

Укытучы: Ә хәзер укучылар нәтиҗә чыгарыйк әле.

Укучы: Димәк, Лаеш җире күренекле кешеләргә бай икән. Гүзәл табигатьле Кама, Кашан урманнары да аларның иҗатына йогынты ясагандыр. Күбесенең татарлар булуы безнең өчен аеруча куанычлы.

II.Уку мәсьәләсен чишү:

Укытучы:Укучылар без бүген сезнең белән районыбызның шагыйрәсе Илсөяр Иксанова иҗаты белән танышып китәчәкбез.Шигырьләренең күбесе сезгә таныш. Күптән түгел генә ул безнең мәктәбебездә кунакта булып китте.Аның белән очрашканнан соң кызыксынуыгыз тагын да арткандыр дип уйлыйм.Илсөяр апагыз чыгара торган “Түгәрәк уен” журналына да әти-әниләрегез язылгандыр.Ә хәзер әйдәгез аның шигырь китаплары буенча сәяхәткә чыгыйк.Сезнең яшьлеккә кереп бару чорыгыз.Шуңа күрә аның беренче җыентыгы сезгә күбрәк ошаячак.Җыентыкта миңа иң ошаган шигырь “Кешеләргә ышанасы килә” шигыре.Әйе, яшәеш көннән –көн кырыслана,авырая,кешеләрнең күңеле күз алдында үзгәрә.Бәгырьләр катылана, хисләр салкын корычка әверелә.Бүгенге матбугатны,әдәби әсәрләрне укуы көннән- көн авырая бара.Бер генә мәлгә булса да чын асылыңа кайтасы, табигатьнең бер сулышы булган кеше итеп, янып ярата, хыяллана,соклана белгән кеше итеп тоясы килә.

Яшьлекнең иң ихлас шигырьләре күп дигәндә 16яшькә кадәр языла.Иң кадерлесе дә шулар була.И.Иксанованың “Ышанасы килә” китабы да нәкъ менә шуның өчен күңелгә якын.Барлык кешенең дә яшьлеккә, пакъ хисләргә кайтасы килә.Тулы ай нурына төренгән ялгыз эскертләрне күрәсе,сөйгән ярыңны җитәкләп,тезгә кадәр чык чылаткан болыннарда йөрисе иде.”Ышанасы килә” дигән китап һәркемне яшьлеккә кайтара,мәхәббәтнең чын әрнүе белән сыкрый.Һәркемгә дә беренче мәхәббәт кадерле, якын.Соңгы елларда чыккан “Мин сине яратам” китабы“күренекле кешеләрнең беренче мәхәббәтенә багышланган сөю тарихларын бастырып чыгарды.Ул китап безнең китапханәдә бар.Якташыбыз турында да Илсөяр+ дигән мәкаләне кем тапты?

(Укучының җавабы тыңлана. )

Укытучы: Якташыбызның шигырьләр китабындагы шигырьләрен мин берничә бүлеккә бүлдем.Беренчесе туган якка, балачакка багышлана.Хәзер аларны укучылар башкаруында тыңлап үтик.

Минем җәем” шигыре

Ай калды”

Кайтасы иде” шигыре.

Укытучы:Икенче бүлек:”Әниләр турындагы шигырьләр

Әни” шигыре.

Укытучы: Мәктәп еллары,классташларга багышлана.

Җидегән” шигыре

Укытучы:Туганнарга багышланган шигырьләре

Күбәләк”шигыре.

Укытучы:Тормыш,яшәешкә багышланган шигырьләре

Әллә ничек кенә үтә гомер” шигыре.

Мин тумыштан сагыш белән туган”

Укытучы:Һәр кешенең күңеленә яңа хисләр тудырган чын мәхәббәт турындагы шигырьләр аның иҗатында төп урынны билгели.Мәхәббәт турындагы шигырьләр циклын тәкъдим итәбез.

Укучы:”Хәбәр”

Алыштырдым сине”

Калдырма”

Сагындым”

Син кайттың”

Сиңа атап җырлар”

Көтү”

Физкультминут.

Укытучы:Хәзер әйдәгез, нәтиҗә чыгарыйк.Моның өчен Сингапур структурасына мөрәҗәгать итәбез.Ул МОДЕЛЬ ФРЕЙР дип атала.Өстәлдәге ак битләрне алабыз.Башта икегә,аннан тагын икегә бөклибез.Йомык почмагын бөклибез.Килеп чыккан сызыкларны ручка белән сызып чыгабыз.Килеп чыккан ромбик “Темалар төрлелеге” дип язабыз.Беренче өлешкә “Шагыйрәгә хас темалар”,икенче өлешкә ,”Хас булмаган темалар”,өченче өлешкә “ Язарга кирәкле темалар”,дүртенче өлешкә “Шагыйрә иҗатындагы кимчелекләр “ дип язабыз.Хәзер һәрбер өлеш аерым-аерым тутырыла.5 минут вакытта сез тутырып бетерергә тиешсез.(Нәтиҗә ясала)

Укытучы:Укучылар, хәзер Илсөярнең бугенге заман иҗатына күз ташлыйк.Алар башлангыч иҗатыннан кай ягы белән аерыла?

Яз инде.яз”

Төн”

Юк”

Укучы нәтиҗә чыгара.И.Иксанованың шигырьләре хәзер күпмедер дәрәҗәдә фәлсәфигә әйләнгән.Ул тормыш турында күбрәк уйлана.Ниндидер кайгысы да бар кебек.

Укытучы: Сез бу шигырьләрдә нинди хисләр белән очраштыгыз?

Укучы: Әти-әнигә,сөйгән ярга,туган җиргә мәхәббәт хисе,кызгану,рәнҗү һ,б

Укытучы:Шагыйрь гомере буена иҗат итә.Аның сүзләренә җырлар да язылган.Яңадан-яңа үрләр яулый.Төрле төбәкләрдә була , яңа идеяләр белән яна.”Идел” журналында эшләде. Хәзер халкыбызның гореф-гадәтләренә, тарихына багышланган “Түгәрәк уен” журналын чыгара.Сез очрашуда аның бик киң күңелле , тиз аралашучан кеше икәнлеген белдегез

Укытучы:Якташларыбыздан тагын кемнәрне актив иҗат итүчеләр дип атый аласыз?Бу сорауга җавапны без Финг-райд-раунд-робин структурасы буенча табабыз.Һәрберегез үз төркемнәрендә актив иҗат итүче якташларыбызны яза.Аннары түгәрәк буенча үз җавапларыгызны укыйсыз.Бүтән төркемнәрнекен дә кулланып бердәм җавапны бирәсез.Бер минут вакыт бирелә.(Җавап тыңлана.)


(слайд күрсәтелә)

Укытучы:Әйе ,без авылдашыбыз яшь шагыйрә Гүзәл апа Сафина-Кадыйрованы , күрше Имәнкискә авылыннан Айсылу апа Имамиеваны, яшь драматургыбыз Райлә апа Мөксинованы,атабай авылыннан Булат Ибрагимовны саный алабыз. Гүзәл апабыз да яңа газета чыгару уе белән янып йөри.аның да хыяллары тормышка ашсын.Киләчәктә аларның яңа әсәрләрен күбрәк күрсә идек.

Укытучы:Хәзер якташларыбызга зур уңышлар теләп, дәресебезне төгәллик.Үзебезнең эшчәнлегебезне ничек бәялибез инде.(укучылар үзләренә билгеләр куялар)

Укытучы:Барыбыз да басабыз һәм яхшы билге алган укучыларга салютлар җибәрәбез.

III.Өйгә эш бирү:

1)”Якташ шагыйрәм” Иҗади эш эшләргә.

2)”Шагыйрә сурәтләгән табигать” рәсем ясарга.



Укытучы: Саубулыгыз,укучылар, бу дәрес сезнең күңелегезгә иҗат очкыннарын көйрәтсен! Уңышлар Сезгә!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок по татарской литературе на тему" И.Иксанова- якташ шагыйрәм" 10 класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Нутрициолог

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 653 607 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.11.2015 1021
    • DOCX 24.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Вагизова Рузиля Ахметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Вагизова Рузиля Ахметовна
    Вагизова Рузиля Ахметовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10498
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 151 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 477 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 319 человек

Мини-курс

Принципы эффективного использования аграрных ландшафтов

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы творческой фотографии

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 223 человека из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 29 человек

Мини-курс

Технологии и анализ в медиакоммуникациях

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе