Инфоурок Начальные классы КонспектыУрок по татарской литературе на тему "Яз билгеләре"

Урок по татарской литературе на тему "Яз билгеләре"

Скачать материал

«Яз билгеләре»

рус мәктәпләрендә укучы рус телле укучылар өчен уку дәресе, 2нче сыйныф

Рәзинә ИСМӘГЫЙЛОВА,

Казан шәһәре Идел буе районы 127 нче урта мәктәбенең беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: 1.Укучыларның яз билгеләре турында белемнәрне гомумиләштерү.     Өйрәнелгән лексик, грамматик  материалны  сөйләмдә куллана    белүне  камилләштерү.

2. Укучыларның   уйлау сәләтләрен, танып белү активлыгын үстерү. Диалогик һәм монологик сөйләм телләрен үстерү.

3. Укучыларда туган як табигатен саклау һәм ярату хисе тәрбияләү.

 ДӘРЕС ТИБЫ :  белем­нәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.

 ҖИҺАЗЛАУ:  проектор, ноутбук, презентация, таратма карточкалар, таймер.

ДӘРЕСЛЕК: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова,  “Күңелле татар теле”, 2013

МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: практикум   дәрес, биремнәр  үтәү.

 КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- МЭНЭДЖ МЭТ

- СТЁ ЗЕ КЛАСС

- ТИК - ТЭК – ТОУ

- КОНТИНИУС РАУНД РОБИН

-  ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп).

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше:

1) Уңай психологик халәт  булдыру.          

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Каршыда утырган һәм янәшәдә утырган укучыларны сәламләү.

Укучыларның йөзгә- йөз партнерлар белән исәнләшүләре:

- Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

Укучыларның җилкәгә- җилкә  партнерлар белән исәнләшүләре:

- Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

         2) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

 II. Актуальләштерү:

         1) Фонетик күнегү башкару. (слайдтан укыла)

Ка- кар-кара- карга

Кара  карга  кунган  карга.

  2) Өй эшен тикшерү.

- Үткән дәрестә нинди проблема куелган иде.

- Без  Язсылуны коткару өчен,  яз билгеләрен өйрәнергә тиеш идек. 

- Өй эшен  СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасы белән тикшерербез.

 СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасы белән эшләү. (Һәр укучыга битләр бирелә һәм укучылар өйрәнеп килгән яз билгеләрен язалар (2 минут). Вакыт беткәч, соңгы язудан соң  горизонталь сызык сызалар.Укытучы сигналы буенча укучылар басалар, урындыкларны әйбәтләп куялар һәм үзләренә пар табып, җавапларын  тикшеләләр. Җаваплары туры килсә, туры килгән җавап янына v билгесе куела. Әгәр ул җавап булмаса, сызыктан соң өстәп языла. Билгеләнгән вакыт (3 минут) үткәч, укучылар урыннарына утыралар.)

    - Икенче өстәлдәге  дүртенче номерлы укучы  җавапларны укый.

   - Беренче өстәлдәге икенче номерлы укучы  үзенең җавапларын укый.

   - Яхшы, укучылар, яз билгеләрен беләсез икән. Димәк, без Язсылуга булыша  алырбызмы?

III. Төп өлеш.

1.  -Хат ташучы мәктәпкә килгәндә миңа хат бирде. Язсылу безгә хат язган .  Хатны укыйбызмы?

- Исәнмесез, кадерле дусларым! (слайд)

Карлы – буранлы кыштан соң,

Килдем сезне сагынып.

Өч матур кызымны алып.

-         Нинди өч кыз икән соң ул?

- Хәзер табышмакларны укып, аларның җавапларын табарга кирәк.

Тамчы тама кыектан,    Слайд

Турылап та кыеклап.

Тамчы тама тып та тып:

“Булмый язны туктатып!”

Төнлә суык шарт та шарт.

Кайсы ай мин?...    (Март!)

 

Ага юлдан гөрләвек, Слайд

Кар эчендә күлдәвек,

Агачларда бөреләр

Җиләк кебек эреләр.

Тауда үлән терелә.

Кайсы айда?...    (Апрельда!)

 

Шау чәчәктә агачлар –   Слайд

Чияләр, алмагачлар.

Ак болыт төшкән кебек

Шомыртлар ап – ак күбек.

Тынмый кошлар сайравы.

 Кайсы ай мин?...   (Май ае!)    

(Л.Лерон “Язсылу”)

2.      Яз турында  җөмләләр  төзү.

(Сүзләр: Җылы, яз, кояш, кошлар, кар, матур, яфрак, көн, агач.)

- Алдагы эшне без ТИК - ТЭК – ТОУ(крестики нолики) структурасы  ярдәмендә үтиячәкбез.     

- Моның өчен сезнең өстәлләрегездә карточкалар куелган .

- Өченче  номерлы  партнер  әлеге  битләрне  өстәлнең  уртасына , тәртип буенча  3х3  рәвешендә  урнаштыра.

- Сез хәзер сүзләрдән  2  җөмлә төзергә тиеш буласыз. Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь, яки вертикаль, яки диагональ буенча.

- Башка сүзләр өстәргә ярый.

- Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз. Сезгә моның өчен  3 минут вакыт бирелә.  Вакыт башланды.(Таймер куела).

- Вакытыгыз бетте.

- Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәменә  командада бер-берегезгә чират буенча  җөмләләрегезне укыйсыз.

-Беренче булып дүртенче номерлы укучы үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез.  Аннары икенче җөмләне укыйсыз.

- Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә. Вакыт китте (Таймер куела)

- Молодцы.  Минем  беренче  өстәлдәге  3 нче  номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың?  Җөмләне тактага яз.  Җөмләдә хаталар булса,  төзәтелә. 

- Ә хәзер икенче  өстәлдәге 1 нче  номерлы  укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың?  (Берничә  укучының җөмләләре укыла һәм тактага языла.)

Ял минуты. ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН – ( “встать –сесть” обучающая структура для получения информации о классе). Яз билгеләре булса басасыз.

Кар ява, тамчы тама, кояш җылыта, кошлар җылы якка китә, үлән үсә, кар эри.

IV. Ныгыту.

1.      Дөрес тәрҗемәне тап. (слайд)

кояш                                тает

эри                                   трава

үлән                                 капает

 кыздыра                         цветок

тамчы                              растет

яфрак                               солнце

чәчәк                               лист

үсә                                   греет

2.      Ситуатив күнегүләр

Спроси у друга:

             любит ли он весну;

            - тепло ли на улице.

5. Рефлексия:

1. Ничек уйлыйсыз, Язсылуга булыша алдыкмы?

2. Укытучы сүзе:

- Әйе, укучылар, һәр ел фасылы үзенчә матур. Безнең  туган ягыбызның табигате бик төрле. Һәр кеше үзенең туган җирен, туган ягын яратырга һәм сакларга тиеш. Бу һәрберебезнең бурычы.

3. Дәрестә актив катнашучыларга билгеләр кую.

4. Өй эше.  Рәсемнәр ясарга,  хикәя төзергә.

   Дәрес бетте. Сау булыгыз.

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок по татарской литературе на тему "Яз билгеләре""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по гимнастике

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 478 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.09.2016 922
    • DOCX 25.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Исмагилова Разина Гильмегаяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 3740
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Инклюзивное образование в начальной школе

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 159 человек

Курс повышения квалификации

Особенности введения и реализации обновленного ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1105 человек из 81 региона
  • Этот курс уже прошли 19 288 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Особенности реализации ФГОС НОО для слепых и слабовидящих детей

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Мини-курс

Рациональность и творчество в педагогике

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Маркетинг и продажи: стратегии и инструменты для успешного бизнеса

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методология и организация образовательного процесса по информатике

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе