Предмет
|
Татар әдәбияты
|
Тема
|
Абдулла
Алиш “Килделәр” хикәясе.
|
Планлаштырыл-ган
нәтиҗәләр
|
Шәхескә
кагылышлы: Абдулла
Алишның танылган язучы, каһарман сугышчы булуын аңлау,сугышны башлаучыларга,
фашизмга карата нәфрәт хисе тудыру,сугышның бары үлем, җимерү һәм зур
кайгы-хәсрәт китерүен аңлау.
Метапредмет:
Танып-белү
УУГ: Текстны
аңлау, аның эчтәлегендә ориентлашу, эчтәлек белән бәйле рәвештә объектларны
атый һәм билгели белү, тыңланган материалдан кирәкле информацияне табып аера
белү.
Коммуникатив
УУГ: Сыйныфташлар
һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү,сорауларга җавап
бирә белү, фикерли белү, үз фикереңне төгәл һәм ачык белдерү,эчтәлек сөйләү
күнекмәләрен үстерү.
Регулятив
УУГ: Дәреснең
темасын, максатын формалаштыру, эшчәнлек төрләрен сайлау, укытучы һәм
сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек оештыра белү,үзләштерелгән һәм ныгытырга
кирәкле материалны бәяли белү, эшчәнлеккә үзбәя бирә белү.
Предмет
буенча:
А.Алишның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу, А.Алишның “Килделәр”
хикәясенең эчтәлеген белү, әсәрнең темасын, проблемасын билгели белү.
|
Дәреснең
тибы
|
Яңа
белемнәр үзләштерү
|
Төп
төшенчәләр
|
Тема,
идея, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә
|
Предметара бәйләнеш
|
Тарих,
музыка,татар теле
|
Эшне
оештыру
|
Фронталь, төркемдә, парларда,
индивидуаль
|
Чыганаклар
|
Ф.Ф.
Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина.Татар әдәбияты.5 нче сыйныф. 2
кисәктә. Казан, “Мәгариф-Вакыт”,2014.
Ф.Ф.
Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина. Методик әсбап. Казан,
“Мәгариф-Вакыт”,2014.
А. Алиш
иҗаты турында презентация.
|
Дәрес этаплары
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Укучы эшчәнлеге
|
Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
|
Оештыру
Мотивлаштыру
|
Уңай
психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра. “Солдатлар” җырын тыңлау.
|
Сыйныф эшкә әзерләнә.
Җырны
тыңлыйлар.
|
ШУУГ:укытучыга һәм сыйныфташларыңа
карата хөрмәт хисе булдыру.
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку
эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.
РУУГ: эш урынын оештыру.
Әдәбиятны музыка белән бәйләп карау.
|
Белемнәрне
актуальләштерү
|
А.Алишның тормышы һәм иҗаты белән
кыскача таныштыру (презентация буенча)
|
Укытучы
сөйләгәнне тыңлыйлар.
|
ШУУГ:А.Алишның
танылган язучы, каһарман сугышчы булуын аңлау.
ТБУУГ:информацияне
эшкәртә белү.
КУУГ:укытучы
сөйләгәнне тыңлый белү.
РУУГ:укытучы
һәм сыйныфташларың белән уртак эшчәнлек оештыра белү.
ПУУГ:А.Алишның
тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу.
|
Проблемалы
ситуация булдыру.
Уку мәсьәләсен
кую
|
Проблемалы
ситуация тудыра. Презентациядә А.Алишның моңарчы өйрәнелгән әкиятләреннән
өзекләр укыта, әкиятнең исемен һәм төп геройларын әйттерә, ахырда “Килделәр”
хикәясеннән өзек.
-Бу өзек
сезгә танышмы?
-Ничек
уйлыйсыз бу хикәядә сүз нәрсә турында барыр?
Сугыш
турында әңгәмә.
|
Дәреснең
темасын формалаштыралар
Укучылар
слайдта
А.Алишның
әкиятләреннән өзекләр укыйлар, әкиятнең исемен, геройларын атыйлар.
Фикер
алышалар.
|
ШУУГ:сугышка,
фашизмга карата нәфрәт хисе булдыру.
ТБУУГ:тыңланган
материалдан кирәкле информацияне табып аера белү.
КУУГ:укытучы
һәм укучы арасында хезмәттәшлек булдыру.Үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү.
РУУГ:
мәгълүмати эзләнү методын куллана белү.
ПУУГ:хикәянең
темасын билгели белү.
|
Яңа материалны аңлату
|
А.Алишның
“Килделәр” хикәясен укытучы үрнәк укый.
|
Хикәяне укыйлар,эчтәлеген ачыклыйлар.
Сайлап уку күнегүләре.
|
ТБУУГ:Аңлап
укый белү.
КУУГ:Эчтәлек
сөйләү күнекмәләрен үстерү.
РУУГ:Уку
гамәлләрен башкара белү.
ПУУГ:А.Алишның
“Килделәр” хикәясенең эчтәлеген белү.
|
Белемнәрне
беренчел ныгыту
|
Белемнәрне
беренчел ныгыта.
Гудоклар
үкерә, җир тетри, землянка, үрмәкүчкә охшашлы фашист билгесе –сүзләренең
мәгънәсен
аңлата.
Төп
геройларны таптыра,алар турында сөйләтә.
Дәреслектәге
сорауларга җавап ала.(75 нче бит)
|
Типик
биремнәрне үтиләр.
Аңлашылмаган
сүзләрне ачыклыйлар, геройларны табалар,
аларга бәя бирәләр.
Сорауларга җавап
бирәләр.
|
ШУУГ:Эшне
җаваплы, аңлап башкару.
ТБУУГ:Эчтәлек
белән бәйле рәвештә объектларны, атый һәм билгели белү.
КУУГ:Сорауларга
җавап бирә белү, фикерли белү.
РУУГ:Үз
эшчәнлекләрен планлаштыра һәм оештыра белү.
ПУУГ:Геройларның
характеристикасын төзи белү.
|
Мөстәкыйль эш
|
Әсәрне
мәгънәви кисәкләргә бүлдерә.
|
Хикәя
буенча план төзиләр.
|
ТБУУГ:Гомумиләштерүләр
ясый белү. Белемнәрне структуралаштыру күнекмәсе, ирекле һәм аңлап сөйли
белү.
КУУГ: Үз
фикереңне төгәл һәм ачык белдерү.
РУУГ:Планлаштыру,
бәяләү, үзбәя.
Сыйныфтагы
эшне бәяләү.
ПУУГ:Текст
буенча план төзү.
|
Кабатлау
һәм ныгыту күнегүләре
|
Хикәянең
сюжетын сөйләтә, темасын, авторның укучыларга әйтергә теләгән төп фикерен
таптыра.
|
Хикәянең эчтәлеген үз
сүзләре белән сөйлиләр,темасын ачыклыйлар,
авторның фикерен
табалар.
|
ТБУУГ:Текстны
аңлау, аның эчтәлегендә ориентлашу.
КУУГ:
Аралашу вакытында үз фикереңне формалаштыра белү.
РУУГ:План
буенча эшли белү.
ПУУГ:Әсәрнең
темасын, проблемасын билгели белү.
|
Рефлексия
(дәреснең нәтиҗәләре), бәяләү, үзбәя
|
Өй эше
биремен аңлата.
1.А.Алиш
турында сөйләргә өйрәнергә.
2.“Килделәр”
хикәясенең эчтәлеген сөйләргә.
Рефлексияне
оештыра.
Укучыларның
дәрестәге эшен бәяли.
|
Үзләренең
эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максат һәм нәтиҗәләрне, аларның туры килү
дәрәҗәсен чагыштыралар.
|
ШУУГ:Билгеләнгән
критерийлар буенча үзбәя.
ТБУУГ:Эш
нәтиҗәләрен бәяләү.
КУУГ:Сөйләм
нормаларын исәптә тотып, укытучы, сыйныфташлар белән уку диалогы алып бара
белү.
РУУГ:
Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирү.
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.