Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Урок по теме "Доброта не лежит на земле"

Урок по теме "Доброта не лежит на земле"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Сибгатуллина Фәридә Зиннәтулла кызы

Чистай муниципаль районы

1 нче гимназия” сенең

югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы


Изгелек –кояш нурына тиң.

Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан

бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас”

(Ризаэддин Фәхреддин)


Максаты: укылган хикәяләр буенча изгелек, игелеклелек төшенчәләрен аңлату, бер-берләренә,кешеләргә карата шәфкатьле ,мәрхәмәтле булырга өйрәтү, изгелектән яманлыкны аера белү күнекмәләрен формалаштыру. Явызлык яманлыкка карата килешмәүчән караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Р.Фәхреддин әсәрләреннән күргәзмә: “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы. В.Осееваның “Бер әби , шунда”, “Ут, су һәм намус” әкияте, “Өч кыз” әкияте.

Мәкальләр : “Яхшы сүз - җан азыгы”, “Ана – шәфкать диңгезе”, “Ата – анага игелек итмәгән, үзе дә игелек күрмәс”.


Дәрес барышы


  1. Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

  2. Белемнәрне тигезләү

-Сез бик күп әдәпле сүзләр беләсез. Менә шуларның берничәсе кроссвордта да бар.


И С Ә Н М Е С Е З 1. Күрешкәндә әйтелә

торган сүз.

Х У Ш Ы Г Ы З 2. Саубуллашканда әйтелә

торган сүз.

Г А Ф У И Т Е Г Е З 3. Кешегә каты бәрелгәч

әйтелә торган сүз.

Х Ә Е Р Л Е И Р Т Ә 4. Иртә белән торгач әйтелә

торган сүз.

С Ә Л А М 5. Дустың белән исәнләшү

сүзе.

Х Ә Е Р Л Е К Ө Н 6. Көндез өйгә кайтып кергәч

әйтелә торган сүз.

К О Т Л Ы Й М 7. Тәбрикләү сүзе.


  • Вертикаль баганада нинди сүз яшеренгән.( ИЗГЕЛЕК ).

  • Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез. (Изгелек).


  1. Өй эшен тикшерү.

  • Өч кыз” әкиятенең эчтәлеген сөйләтү.

Төркемнәрдә тикшерү.

  • Бу өч кыз турында сез нәрсә әйтә аласыз?

  • Ни өчен олы һәм уртанчы кызлары әниләре янына бармаганнар?

  • Сез ничек уйлыйсыз, әгәр тиен килгәндә аларның эшләре булмаса, әниләре янына барырлар идеме? /Юк башка сәбәп табарлар иде, алар үзләре турында гына уйлыйлар/.

  • Кече кызы эшен ташлап, әнисе янына йөгергән. Сез ничек уйлыйсыз, ул: “Минем камырым бар, ипи пешерергә кирәк” – дип борчылырмы? /Аның эше калса да, күңеленнән әнисенә булышканга шатланыр иде, аңа бик рәхат булыр иде./

  • Тиен аңа нәрсә диде? / “Гомерең буе игелек күр”/.

  • Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?


Нәтиҗә: Изгелек эшләү – якыннарыңны, туганнарыңны хөрмәт итү, яхшылыкларың өчен рәхатлек тою. Изгелекле булу өчен намуслы , шәфкатьле булырга кирәк. Ә олы кызлары – шәфкатьсез, явыз, ярдәмсез. Яхшылык кешеләргә яхшылык булып кайта, ә бу кызларга явызлыклары үзләренә явызлык булып кайтты. Тактадагы мәкальдәгечә : “Ата-анага игелек итмәгән – үзе дә игелек күрмәс”.

Р.Фәхреддин сүзләрен мисал итеп китерәбез: “Сезгә иң якын кешеләр ата-аналарыгыздыр. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхат табар, тормышыгыз гүзәл булыр”.


4. Изгелек –кояшка тиң.

а ) Укытучы сүзе:

Халыкларны сөю һәм алар өчен теләктәш булу, тиешле эш

гамәлләрне кылып, кирәкмәгән эшләрдән тыелып тору, кешеләргә

изгелек яхшылык кылу, ярдәм итү, явызлыкларга изгелек белән

каршы булу, сүздән бигрәк гамәл белән яхшылык күрсәтү кирәк”. ( Р.

Фәхреддин).

Төркемнәрдә эш.

  • Әкияттәге кечкенә кыз нигәдер сөйләшмәде. Сез ничек уйлыйсыз, ул кешеләр белән ничек сөйләшер иде? /Ягымлы, әдәпле, тәмле телле, ачык йөз белән./

  • Изгелекне нәрсәгә тиңләргә була? /Кояшка/

Нәтиҗә: Әйе, изгелекне кояш нурларына тиңләргә була. Бер-береңә ярдәм итешеп яшәү, кояш кебек елмаеп сөйләшү, күңелләрне күтәреп җибәрә. Шуңа күрә дә ачык йөзле, тәмле сүзле булырга кирәк.


б) Намуслы булу.

Бер әби шунда” хикәясен уку.

Төркемнәрдә фикерләү.

/ Тактада рәсемнәр/

  • Бу рәсемнәр хикәянең кайсы өлешенә туры килә?

  • Кыз нигә гаҗәпләнгән?

  • Малай ничек җавап биргән?

  • Малай нинди?

  • Малай әбигә игътибар итмәсә, күңеле тыныч булыр идеме? /Аңа оят булыр иде/

  • Бу малай нинди? /Намуслы/

  • Нәрсә соң ул намуслы булу?

Нәтиҗә: Намуслы булу – үз гаебе, үз хатасы өчен ояла белү, аларны төзәтә белү. Үз тәртибен, үз эшләрен бәяли белү.


в) Вөҗданлы булу.

Ут, су һәм намус” әкиятен уку.

Төркемнәрдә эш.

  • Нәрсә ул вөҗдан? /Вөҗданлы булу, намуслы булу. Үзең эшләгән

гамәлгә үзеңне гаепле хис итү, газаплану/

  • Намуссыз кешеләр нинди була? /Куркак,ялганчы, икейөзле,

шәфкатьсез /.

Нәтиҗә: Намуслы һәм дөресен сөйләүче кеше һәрвакытта да үзе эшләргә тырыша һәм башкаларның да хезмәтен хөрмәт итә.

Р.Фәхреддиннең “Балаларга үгет-насыйхәт” китабыннан өзекләр.

Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим – шәфкать күрсәтер”.

Олыларны хөрмәт итү – савап китерер, дөнья тормышыбызның тынычлыгын арттырыр”

Каты күңеллеләр, башкаларга золым вә газап кылучылар дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле була алмаслар”.


г) Әни- шәфкать диңгезе.

Төркемнәрдә эш.

- Дөньяда иң изге, иң игелекле кеше кем ул? /Әни/

- Әниләр гомер буена безнең җан юлдашыбыз, терәгебез, киңәшчебез,

яклаучыбыз . Бу сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?

Нәтиҗә: Әниләр – изге җан ияләре. Алардан башка җир йөзендә тормыш юк. Әнинең мәхәббәтеннән дә олы мәхәббәт юк, әнинең яратуыннан күңелләр эреп китә.


д) Кешеләргә изгелек эшләү.

Төркемнәрдә эш.

  • Сез ничек уйлыйсыз тормышта кешеләргә карата гына яхшылык

эшләргә кирәкме?

  • Ә хайваннарга ничек изгелек эшләп була?

  • Күп кенә укучылар песиләрне, этләрне кыерсыта, кошларга таш ата. Алар дөрес эшлиләрме?

Нәтиҗә: Битарафлык, булышмау, ярдәм итмәү- ул үзе явызлык эшләү. Изгелек тормышны, яшәүне саклый, ә явызлык җимерә.


е) Яхшылык, изгелек җирдә ятмый.

- Сезгә кемнең дә булса яхшылык эшләгәне бармы ?

- Үзегез изгелек эшләгәнегез бармы ? Өстәлдәге серле

яфракчыкларга үзегезнең нинди яхшылыклар эшләвегез турында

языгыз. /Укучылар язып бирәләр/

  • Яфракчыктагы сүзләрне укып зур агач үстереп чыгарабыз.

Йомгаклау: Менә укучылар, без бүген сезнең белән , үзебезнең күңелләрдән, җылы сүзләрдән, яхшы эшләрдән туган “Изгелек” агачы үстердек. Күңелләрегездә бу агачны шиңдермичә саклагыз, һәрвакыт игелекле, мәрхәмәтле, намуслы, вөҗданлы, гадел булыгыз!

Белемнәрне бәяләү

Өйгә эш: Изгелек, яхшылык турында сеңелләрегезгә, энеләрегезгә сөйләгез

Бүгенге дәресемне мин галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән бетерәсем килә:

Мөселман булган кеше өчен иң мөһим нәрсәләрнең берсе - әдәп. Әгәр кешеләрдә әдәп булмаса, дөнья тормышының тәртибе бозылыр иде. Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим – шәфкать күрсәтер. Әдәп – кешеләрне ямьсез эшләрдән туктата, ялгышлардан саклый.

Кеше эшләгән хаталарыннан оялмаса, башкалардан тартынмаса, аны начар эшләреннән туктатып булмас иде. Ул вакытта инде тынычлык бетәр, тормышның тәме китәр иде.

Балалар, ягымлы сүзләрне кулланыгыз. Инсафлы, ягымлы, йомшак күңелле булсагыз, сезне мәктәптә дә, өйдә дә яратырлар.”










Автор
Дата добавления 30.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров103
Номер материала ДВ-395797
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх