Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок География КонспектыУрок "Повесть турында төшенчә"

Урок "Повесть турында төшенчә"

Повесть – хикәягә караганда киң, күләмле, герой яки герой тормышындагы вакыйгаларны сурәтләүче жанр.

Повесть тормыш материалының бер аралыгын яктырта, бер төркем, катлам кешеләрнең тормыш-яшәешен типиклаштыра, әлеге тормышны бер яки берничә кеше язмышы мисалында характерлы сыйфатлары, үзенчәлекләре белән тасвирлый. Мәсәлән Г. Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повесте XX йөз башы татар авылы тормышын искә төшерә, Гомәр, Бәшир агай, Әхмәт, Мазлума язмышлары аша шул заман атмосферасын, көнкүреш, кешеләрнең хыял-өметләрен – барысын да хикәяләп, сөйләп уза. Яки Г. Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр” повесте Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы елларындагы тормыш хакында сөйли, 5 егет, 5 дус үрнәгендә чорның каршылыкларын да, кайгы-шатлыгын да сурәтли.

Әдәбиятыбызның күп гасырлык үсеш тарихына күз салсак, проза әсәрләренең фольклор, дастанга, ягъни үткәндәге язма әдәбиятка нигезләнеп тууын күрербез. Татар мәгърифәтчелек прозасына нигез салучыларның берсе булып К. Насыйри тора. Бу проза Көнчыгыш халыкларының борынгыдан килә торган традицион лагерларын яки язма әсәрләрен татар укучысына тәрҗемә итеп һәм эшкәртеп бирү юлы белән формалаша. Аннан соң гомумән, татар мәгърифәтчелек прозасында борынгы Көнчыгыш әсәрләрен тәрҗемә итү яки алардан файдаланып язу зур урын тота.

Яңа заман прозасы формалашкан вакытта аның хикәяләү манерасы буенча әкияткә якын торуы сурәтләү объектларының уртак булуы белән бәйләнгән. Мәгърифәтчелек прозасындагы кебек, әкияттә дә төп игътибар кешенең хосусый тормышына юнәлдерелә.

Һәр тарихи дәвер үз героен тудыра һәм башка чор әдәбиятларыннан беренче чиратта шушы герое белән аерылып тора. Мәгърифәтчелек реализмы әдәбияты тормышны һәм шәхесне яхшыртуның төп чарасын мәгърифәттә күргән һәм мәгърифәт өчен көрәш байрагын күтәргән укымышлы геройны игътибар үзәгенә ала. Бу герой идеалына беренчеләрдән булып М.Акъегет мөрәҗәгать итә һәм романының үзәк фигурасы Хисаметдин менла образын бирә, аны табигый, мәгърифәтчел рухта яктырта. Хисаметдин менланы заман герое итә торган төп сыйфатларны әдип, мәгърифәткә омтылуыннан тыш, аның шәхес иреге өчен көрәшендә, эшлекле, хезмәт сөючән булуында.

Заман герое мәсьәләсе башка мәгърифәтчеләр әсәрендә дә күрсәтелә. Ш.Мөхәммәдиев һәм З.Һади әсәрләрендә шәхес тәрбия җимеше буларак тәгъдим ителә. Мондый шәхес формалашуның нигезе итеп беренче планга ата-ананың холык-фигыле алына. З.Һади фикеренчә, ата-анасы әдәпле булган бала әдәпле була, ата-анасы әдәпсез булган бала әдәпсез була. Менә ни өчен геройның бала чагы турында сүз башлаганда авторлар аларның ата-аналары белән кызыксына.

Яшь геройларның тәрбияле булып үсүләрендә хәлиткеч роль уйнаган икенче мөһим факторны авторлар гыйлем алуда күрәләр. Биредә сүз Р.Фәхретдиннең “Әсма...”сындагы кебек гыйлемле булуда гына түгел, ә геройларның практик файдасы тиярлек белем алулары турында бара.

Мәгърифәтчеләрнең игътибар үзәгендә торган тагын бер мәсьәлә хатын-кыз язмышына игътибар итүләре күзәтелә. Әдипләр аны төрле яклап яктыртырга алыналар. Еш кына игътибар мөселман дөньясында яшәп килгән хатын-кызга булган мөнәсәбәткә төшә. Әсәрләрдә ул аерым шәхеснең, мохитнең, җәмгыятьнең мораль йөзен ачу чарасына әверелә.

Хатын-кыз яхмышы турында сөйләгәндә күп әсәрләрдә идеаль язмышны күрсәтүгә басым ясала. Табигый камил гаиләдән чыккан, ягъни мәгърифәтле ата-аналар баласы булган шәхес тормышта шушы нигездән рух һәм көч алып үзенең кешелекле теләкләренә һәм максатларына ирешә. Героиняларның шундый иң зур максатлары саф мәхәббәткә корылган бәхетле гаилә кору. Мәхәббәт һәм гаилә җирлегендә аңланган шәхес иреге турында М.Акъегет геройлары уйлана. Хисаметдин менла белән Хәнифә уенча, аларның мәхәббәте шулкадәр тирән һәм көчле, бу аларга бәхетле гаилә гаилә корырга нигез булып тора. Гомумән мәгърифәтче әдипләр игътибар үзәгенә шәхси ирек һәм шәхси бәхет мәсьәләләрен куялар.



Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 501 197 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.10.2020 91
    • DOCX 22 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Назипова Дамира Рафаэлевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Пожаловаться на материал
  • Автор материала

    Назипова Дамира Рафаэлевна
    Назипова Дамира Рафаэлевна
    • На сайте: 4 года и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5685
    • Всего материалов: 31