Максат: 1. Саннар турындагы
белемнәрне: төркемчәләрен, ясалышын, язылышын гомумиләштереп ныгыту;
2. Балаларның
бәйләнешле сөйләм телен, саннарны сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту, фикерләү сәләтен үстерү;
3. Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер,
мультимедиа проекторы, карточкалар
Дәрес төре: Белемнәрне
камилләштерү, ныгыту.
Эпиграф.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда куп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Г. Тука.й
Дәрес барышы.
I.
Оештыру.
1.
Исәнләшү. Уңай психологик хәләт
тудыру.
Хәерле көн, дуслар, сезгә!
Хәерле көн һәммәгезгә,
Татар телен өйрәнүдә
Уңыш юлдаш булсын сезгә
Гел бишлеләр алып торыйк
Өлкәннәрне сөендерик.
Шушы изге теләк белән
Хәзер дәрескә керешик.
2. Укучыларны дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру. Бүген безнеү дәреснең
темасы: Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Без
саннарның төркемчәләрен, ясалышын, язылышын
кабатларбыз.
3. II.
Өй эшен тикшерү.
Өй эшен тикшерәбез. Сезгә саннарның төрле төркемчәләрен кулланып “Сыйныф
бүлмәсендә” темасына хикәя язарга бирелгән иде. Хикәяләрне тыңлап китик.
II. Актуальләштерү.
Ә
хәзер сан темасын ничек үзләштерүегезне сораулар ярдәмендә тикшереп китик.
1.
Фронталь сораштыру.
Сорауларга
телдән җавап бирегез. (1 нче слайд.)
·
Нинди сүз төркеме сан дип атала?
·
Санның ничә төркемчәсе бар?
·
Һәр төркемчә турында сөйләргә. Мисаллар
китерергә.
III. Белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, ныгыту.
1. Дәреслек белән
эш.
324 нче күнегү. (140 бит) Бирем: Сәнгатьле
укыгыз. Саннарны саналмышлары белән күчереп языгыз, төркемчәләрен әйтегез. Беренче җөмләне телдән тикшерәбез, калганнарын – язып
эшләрсез.
2. Мәкальләр өстендә эш. Индивидуаль бирем. Өстәл кырыена
карточкалар куелган. Мәкальләрне укыгыз, саннарны табып, төркемчәләрен билгеләгез.
Нәтиҗә: - Бу мәкальләр безне нәрсәгә өйрәтәләр?
Әйе,
алар акыллы, тәрбияле булырга, туган илебезне яратырга, ялганламаска, әти
-әнине хөрмәт итәргә, белемгә омтылырга өйрәтәләр.
3. «Кем
тизрәк?» уены. Башваткычлар чишү. Төркемләп эшләү.
Бирелгән
башваткычларның жавапларын табыгыз.
- Кайсы төркем алданрак эшләп бетерер?
4.
Такта янында эш. Хәзер балалар саннарның язылышын ныгытырбыз. Бирем: цифрларны
сүзләр белән язарга. Һәр укучы өчәр сүз яза.
6, 100,
11, 21, 200, 1216, 7, 2008, 70, 82, 43, 5-6, 15, 896, 12.
Нәтиҗә:
Кушма саннар (11 -19) кушылып ясала, тамыр саннар бер кисәктән тора, тезмә
саннар, тамыр саннардан тезелеп, аерым языла.
5. Дәреслек
белән эш.
334 нче күнегү. 144
бит. Телдән эшләү.
- Кайбер саннарның
синонимик вариантлары була. Ягъни сөйләмдә ике варианты да кулланыла. Әйдәгез,
шушы сүзләр белән танышып китик.
60
секунд, 60 минут, 24 сәгать, 7 көн, 10 көн, 4 (яки 5) атна, 3 ай, 12 ай, 365 көн, 52 атна, 100 ел;
Үрнәк: 60 секунд — бер минут, ...
6.
Физкультминутка. Күзләргә
зарядка. (Слайд.). Музыка астында.
Сезгә миннән шул теләк:
Көн дә зарядка
ясагыз
Булырсыз сау -
сәламәт.
7.
Рәсемнәр белән эш.
Сез беләсез, узган ел гаилә елы иде, ә быелгы ел
призедентыбыз тарафыннан спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип атала. Бу
өлкәдә шәһәребездә дә бик күп чаралар үткәрелә.
Без хәзер рәсемнәр буенча саннарны кертеп спорт
темасына җөмләләр төзербез
8.
Фёдор Симашов турында әңгәмә. ( слайд.)
Үзебезнең Зәй ягына дан китергән атаклы чаңгычыбыз Фёдор Симашовны барыгыз да
беләсездер? Аның хөрмәтенә әледән - әле спорт ярышлары үткәрелә. Аның спорт
нәтиҗәләрен карап китик. Слайд белән танышу.
Нәтиҗә: Һәр кеше нинди дә булса юнәлештә үзен таба. Моның өчен
барыбызга да белемле булырга кирәк.
9.
Карточкалар белән эшләү. Индивидуаль
биремнәр.
Без туган телебезнең байлыгына алдагы күнегүдә
ышанырбыз.
Гадәттә
йомырканы ун йомырка, утыз йомырка дип түгел, ә «бер дистә йомырка, өч дистә йомырка» дип
саныйлар. Башка әйберләрне дә сан сүзләренә төрле
сүзләр өстәп саныйлар. Хәзер нокталар урынына үзегез сүзләр куеп әйтегез
инде:
1)
Ике литр ... (нәрсә?), өч
кило ... (нәрсә?), биш метр
..., биш төп ..., ун
баш ..., алты кисәк ..., бер пачка ..., сигез кап ..., ике тартма..., утыз капчык ..., ике таба ... .
Үрнәк:
бер дистә йомырка.
Җавапны карточкаларга языгыз.
10. Тест биремнәрен үтәү. (Тестлар һәр партага таратыла.) (Слайд)
Хәзер белемнәрне туплап тест
эшләп алабыз. Хәзер имтиханнарны ЕГЭ (БДИ) формасында бирәләр һәм анда
тестлар кулланыла. Без дә имтиханга әзерләнүне дәвам итик әле.
1. Саннар
— а) предметның исәбен, санын;
— б) предметның эшен;
— в) предметның билгесен белдерә.
2. Сан ачыклаган исем
— а) аныкланмыш;
— б) сыйфатланмыш;
— в) саналмыш
дип атала.
3.
Саналмышы төшеп калган саннар
— а) исемгә
күчә;
— б) исемләшми;
— в) исемләшә.
4.
Сан төркемчәләре
— а) өч;
— б) дүрт;
— в) биш.
5.
Җыю саннарын билгеләгез:
— а) борау,
игәү,сорау;
— б) тау, дәү,
бау;
— в) алтау,
җидәү, тугызау.
6. Бүлем саннарын билгеләгез:
— а) алтышар,
җидешәр, унар;
— б) атышыр,
җиңәр, уңар;
— в) ашар,
җитешер, уңдырыр.
7. Чама саннарын билгеләгез:
— а) ун тирәсе,
алтылап, җидедән артык;
— б) җиде
бугай, сигез кебек, биш шикелле;
— в) өй
тирәсе, алтышар, кемнәр артык.
8. Кайсы төркемгә бер сан «ялгыш» кергән?
—а)
тәртип саннары: беренчесе, унынчы, өченче; —б) бүлем
саннары: өчәрләп, алтышар, утызар; — в) чама саннары: унлап, ике-өч, алты.
10. Августның унберендә яңгыр яуды җөмләсендәге
билгеләнгән сүз
—а)
рәвеш;
— б) исемләшкән
сан;
— в) исем.
Тестлар
слайд ярдәмендә тикшерелә.
IV.
Йомгаклау.
- Без бүген нинди теманы кабатладык?
- Санның нинди төркемчәләре бар?
- Санны ачыклап килгән исем ничек дип
атала?
V. Өйгә эш.
“Йолдызлы
малай” хикәясеннән саннар кергән 5 җөмлә язып алырга.
VI.
Билгеләр кую.
Тестлар.
Саннарны гомумиләштереп кабатлау.
1. Саннар
— а) предметның исәбен, санын;
— б) предметның эшен;
— в) предметның билгесен белдерә.
2. Сан ачыклаган исем
— а) аныкланмыш;
— б) сыйфатланмыш;
— в) саналмыш
дип атала.
3.
Саналмышы төшеп калган саннар
— а) исемгә
күчә;
— б) исемләшми;
— в) исемләшә.
4.
Сан төркемчәләре
— а) өч;
— б) дүрт;
— в) биш.
6.
Җыю саннарын билгеләгез:
— а) борау,
игәү, сорау;
— б) тау, дәү,
бау;
— в) алтау,
җидәү, тугызау.
6. Бүлем саннарын билгеләгез:
— а) алтышар,
җидешәр, унар;
— б) атышыр,
җиңәр, уңар;
— в) ашар,
җитешер, уңдырыр.
7. Чама саннарын билгеләгез:
— а) ун тирәсе,
алтылап, җидедән артык;
— б) җиде
бугай, сигез кебек, биш шикелле;
— в) өй
тирәсе, алтышар, кемнәр артык.
8. Кайсы төркемгә бер сан «ялгыш» кергән?
—а)
тәртип саннары: беренче, унынчы, өченче;
—б)
бүлем саннары: өчәр, алтышар, утызар;
— в) чама саннары: унлап, ике-өч,
алты.
9.
Августның унберендә яңгыр
яуды җөмләсендәге билгеләнгән сүз
—а)
рәвеш;
— б) исемләшкән
сан;
— в) исем.
1) Ике литр ... (нәрсә?), өч
кило ... (нәрсә?), биш метр
..., биш төп ..., ун
баш ..., алты кисәк ..., бер пачка ..., сигез кап ..., ике тартма..., утыз капчык ..., ике таба ... .
Үрнәк:
бер дистә йомырка.
2)
Ике литр ... (нәрсә?), өч
кило ... (нәрсә?), биш метр
..., биш төп ..., ун
баш ..., алты кисәк ..., бер пачка ..., сигез кап ..., ике тартма..., утыз капчык ..., ике таба ... .
Үрнәк:
бер дистә йомырка.
3)
Ике литр ... (нәрсә?), өч
кило ... (нәрсә?), биш метр
..., биш төп ..., ун
баш ..., алты кисәк ..., бер пачка ..., сигез кап ..., ике тартма..., утыз капчык ..., ике таба ... .
Үрнәк:
бер дистә йомырка.
4)
Ике литр ... (нәрсә?), өч
кило ... (нәрсә?), биш метр
..., биш төп ..., ун
баш ..., алты кисәк ..., бер пачка ..., сигез кап ..., ике тартма..., утыз капчык ..., ике таба ... .
Үрнәк:
бер дистә йомырка.
5)
Ике литр ... (нәрсә?), өч
кило ... (нәрсә?), биш метр
..., биш төп ..., ун
баш ..., алты кисәк ..., бер пачка ..., сигез кап ..., ике тартма..., утыз капчык ..., ике таба ... .
Үрнәк:
бер дистә йомырка.
6)
Ике литр ... (нәрсә?), өч
кило ... (нәрсә?), биш метр
..., биш төп ..., ун
баш ..., алты кисәк ..., бер пачка ..., сигез кап ..., ике тартма..., утыз капчык ..., ике таба ... .
Үрнәк:
бер дистә йомырка.
7)
Ике литр ... (нәрсә?), өч
кило ... (нәрсә?), биш метр
..., биш төп ..., ун
баш ..., алты кисәк ..., бер пачка ..., сигез кап ..., ике тартма..., утыз капчык ..., ике таба ... .
Үрнәк:
бер дистә йомырка.
8)
Ике литр ... (нәрсә?), өч
кило ... (нәрсә?), биш метр
..., биш төп ..., ун
баш ..., алты кисәк ..., бер пачка ..., сигез кап ..., ике тартма..., утыз капчык ..., ике таба ... .
Үрнәк:
бер дистә йомырка.
9)
Ике литр ... (нәрсә?), өч
кило ... (нәрсә?), биш метр
..., биш төп ..., ун
баш ..., алты кисәк ..., бер пачка ..., сигез кап ..., ике тартма..., утыз капчык ..., ике таба ... .
Үрнәк:
бер дистә йомырка.
10) Ике литр ... (нәрсә?), өч кило ... (нәрсә?), биш
метр ..., биш төп ..., ун
баш ..., алты кисәк ..., бер пачка ..., сигез кап ..., ике тартма..., утыз капчык ..., ике таба ... .
Үрнәк:
бер дистә йомырка.
11) Ике литр ... (нәрсә?), өч кило ... (нәрсә?), биш
метр ..., биш төп ..., ун
баш ..., алты кисәк ..., бер пачка ..., сигез кап ..., ике тартма..., утыз капчык ..., ике таба ... .
Үрнәк:
бер дистә йомырка.
12) Ике литр ... (нәрсә?), өч кило ... (нәрсә?), биш
метр ..., биш төп ..., ун
баш ..., алты кисәк ..., бер пачка ..., сигез кап ..., ике тартма..., утыз капчык ..., ике таба ... .
Үрнәк:
бер дистә йомырка.
13) Ике литр ... (нәрсә?), өч кило ... (нәрсә?), биш
метр ..., биш төп ..., ун
баш ..., алты кисәк ..., бер пачка ..., сигез кап ..., ике тартма..., утыз капчык ..., ике таба ... .
Үрнәк:
бер дистә йомырка.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.